- Презентации
- Презентация Мәңгелек сәяхәт -Тукай
Презентация Мәңгелек сәяхәт -Тукай
Автор публикации: Кильдебаева С.С.
Дата публикации: 29.03.2016
Краткое описание:
1
Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем, йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне Тукай шигырьләре, Тукай әкиятләре, Тукай җырлары каршы ала.
2
Габдулла Тукай 1886 ел, 26 апрель- 1913 ел, 15 апрель Ачып кердек белем ишеген Тукай аша, туган тел аша.
0
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел, һәрвакытта ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган, аның гүзәллегенә дан җырлаган.
4
К у ш л а в ы ч Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 нчы елның апрелендә Казан губернасындагы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Кушлавыч авылы әтисе Мөхәммәтгариф мулла әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф йорты
5
Өчиле 1890, 1892, 1911 1890 – әтисе вафат булгач, тол калган Мәмдүдә апа нәни улы белән атасы йортына кайта. 1892 – әнисе үлеп, тома ятим калгач, бабасы Зиннәтулла үзләренә алып кайта. Зиннәтулла бабасы Габдулланы бик яраткан, гаиләсе ишле һәм бик ярлы булу аркасында гына ул аны асрамага биргән. “Бер дә бирмәс идем , дөньясы шул”, - дип, елап озаткан ул аны Кырлайга.
6
«Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным»,- ди Тукай. Апушның Өчиледән Кырлайга килүе Сәгъди абзыйның йорты Сәгъди абзыйның йорты Кырлай 1892 - 1895 Кырлай ятимгә мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.
7
Уральск 1895 - 1907 Уральск шәһәрендә Тукайның унике ел гомере уза.
8
Уральск шәһәрендә Тукай музее Уральск һәһәрендә Тукай урамы Уральскта Тукайга куелган бюст Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны: 1905 - «Әлгасрелҗәдид» журналында шигырьләре басыла, «Фикер» газетасында Тукай фактик редактор, 1906- сатирик журнал «Уклар»да Тукай фактик редактор, Ул шигърият диңгезенә чума. Уральск шагыйре Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.
9
И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан! 1907 елда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. «Әльислахъ» газетасын Фатих Әмирхан белән бергәлектә чыгаралар. Казан 1890 – 1892 1907 - 1913 Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты..
10
Әстерхан 1911 Биредә аны дуслары каршы ала. С.Рәмиев: “Әй, Тукай-җан!”- дип кочагына ала. Тукай Әстерхан укымышлылары белән Әстерханда Тукай Һәйкәле
11
Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне, Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне. Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм, Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм”. Г.Тукай. “Авылда авырып яту”, 1912. Өчиле 1911
12
Петербург Петербургтан Тукайның “акылы хәйран” була. Петербургның татар мәктәбе укучылары шагыйрь абыйларын күрергә киләләр, чәчәкләр һәм маэмай сурәте төшерелгән бик матур кара савыты бүләк итәләр. Шәһәр белән танышу, музей, театрларга барулар матур хыял булып кына кала. Әгәр авыруы көчәймәсә барыр иде дә бит...
13
Тукай урамындагы мәчет Уфа 1912 Чокырлы-чакырлы Уфа урамнарын узуын тасвирлап, Тукай: “Эчәкләрем, такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде”, - ди.
14
Троицк 1912
15
Тукайның соңгы көннәре Тукайны соңгы юлга озату Клячкин шифаханәсе Г.Тукай кабере Клячкин шифаханәсендә 1913 ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән.
16
Сөекле Тукаебызның туган иле белән, ил буйлап таралып яшәүче газиз халкы, укучылары белән танышып йөргән сәяхәте тәмамлана. Әмма шагыйрьнең сәяхәте халкыбыз күңелендә дәвам итә. Тукай–мәңгелек сәяхәттә!
17
Тукай белән бәйле истәлекле урыннар Печән базары Болгар Шәрыкъ клубы Саклый мәңге истәлегең Син яшәп киткән урын. Нур булып кала йөрәктә Һәр синең язган җырың.
18
Г.Тукай исемендәге филармония Тукай мәйданы Казанда Тукай музее Кырлайда Тукай музее
19
Казанда Тукай һәйкәле Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Кырлайда әдәби-мемориаль музей каршында Санкт – Петербургта Тукайга һәйкәл
20
. Барда авылында Тукай һәйкәле
21
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген, Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын: «Ул киенгәндер!» — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп, һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын: «Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен: Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Бәйрәм бүген! Г.Тукай шигыре Татар халык көе 2016- Тукайга 130 ел
22
Халык гомере – мәңгелек, диләр, Ә син ,Тукай, халык куйнында. Илең белән мәңге бергә син Мәңгелекнең олы юлында. Әй, шагыйрем, - моңнар дәрьясы! Үткен, уйчан, кыю карашың. Дулкынланып, Идел анабыздай, Гасырларга җырлап барасың. М.Хөсәен
23
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !!!
24