7

Презентация Милләтемнең сүнмәс йолдызы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем, йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Бу исем безне...
Тукай! Нинди бөек исем! Бу исем, йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне Тукай шигырьләре, Тукай әкиятләре, Тукай җырлары каршы ала.
2
Габдулла Тукай 1886 ел, 26 апрель 1913 ел, 15 апрель Ачып кердек белем ишеген...
Габдулла Тукай 1886 ел, 26 апрель 1913 ел, 15 апрель Ачып кердек белем ишеген. Тукай аша, туган тел аша.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә...
Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел, һәрвакытта ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган, аның гүзәллегенә дан җырлаган.
4
К у ш л а в ы ч Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 нчы елның апр...
К у ш л а в ы ч Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 нчы елның апрелендә Казан губернасындагы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Кушлавыч авылы әтисе Мөхәммәтгариф мулла әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф йорты
5
Өчиле 1890, 1892, 1911 1890 – әтисе вафат булгач, тол калган Мәмдүдә апа нәни...
Өчиле 1890, 1892, 1911 1890 – әтисе вафат булгач, тол калган Мәмдүдә апа нәни улы белән атасы йортына кайта. 1892 – әнисе үлеп, тома ятим калгач, бабасы Зиннәтулла үзләренә алып кайта. Зиннәтулла бабасы Габдулланы бик яраткан, гаиләсе ишле һәм бик ярлы булу аркасында гына ул аны асрамага биргән. “Бер дә бирмәс идем , дөньясы шул”, - дип, елап озаткан ул аны Кырлайга.
6
«Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным»,- ди Тукай. Апу...
«Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным»,- ди Тукай. Апушның Өчиледән Кырлайга килүе Сәгъди абзыйның йорты Сәгъди абзыйның йорты Кырлай 1892 - 1895 Кырлай ятимгә мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.
7
Уральск 1895 - 1907 Уральск шәһәрендә Тукайның 12 ел гомере уза.
Уральск 1895 - 1907 Уральск шәһәрендә Тукайның 12 ел гомере уза.
8
И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан! 1907 елда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында...
И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан! 1907 елда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Казан 1890 – 1892 1907 - 1913 Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты ...
9
Тукайның соңгы көннәре Тукайны соңгы юлга озату Клячкин шифаханәсе Г.Тукай ка...
Тукайның соңгы көннәре Тукайны соңгы юлга озату Клячкин шифаханәсе Г.Тукай кабере Клячкин шифаханәсендә 1913 ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән.
10
Син, аз гына яшәп, ил күгеннән Якты йолдыз булып атылдың. Ак эз сызып үтте ил...
Син, аз гына яшәп, ил күгеннән Якты йолдыз булып атылдың. Ак эз сызып үтте ил күңелендә Синең шигырең, моңың, акылың.
11
Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренең тематикасы Туган тел Һәм туган...
Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренең тематикасы Туган тел Һәм туган илгә мәхәббәт темасы («Туган тел», «Туган авыл», «Бишек җыры», «Бәйрәм бүген»), Туган - як табигате һәм ел фасылларына карата, Кош – кортлар, хайваннар турында («Шаян песи», «Безнең гаилә», «Гали белән кәҗә», «Ялкау малай»), Аң – белем тематикасы («Сабыйга»), Хезмәт темасы («Кызыклы шәкерт», «Эшкә өндәу»), Әдәп, әхлак темасы.
12
Тукай сүзләренә язылган җырлар 15. Үтенеч (М.Мозаффаров көе) 16. Танса кичәс...
Тукай сүзләренә язылган җырлар 15. Үтенеч (М.Мозаффаров көе) 16. Танса кичәсе (Җ.Фәйзи көе) 17. Шагыйрь (Р.Яхин көе) 18. Бер рәсемгә (М.Мозаффаров көе) 19. Иртә (З.Хәбибуллин көе) 20. Карлыгач (З.Хәбибуллин көе) 21. Чыршы (И. Шәмсетдинов көе) 22. Кошларга (З.Хәбибуллин көе) 23. Бишек җыры (Татар халык көе Ш.Шәрифуллин эшкәртүендә) 24. Кызыклы шәкерт (Хөснуллин көе) 25. Гали белән кәҗә (М.Латыйпов көе) 26. Ак бабай (Ш.Шәрифуллин көе) 27. Кышка бер сүз (Р.Еникеев көе) 30. Туган җиремә (М.Мозаффаров көе) 31. Җәйге җилләр (Ф Әхмәдиев көе) Туган тел (Халык көе) Әллүки (Халык көе) Тәфтиләү (Халык көе) Зиләйлүк (Халык көе) Туган авыл (Халык көе) Пар ат (Халык көе, З.Хәбибуллин эшкәртүендә) Бичара куян (Халык көе) Бала белән күбәләк (З.Хәбибуллин көе) Бишек җыры (И.Шәмсетдинов) Җир йокысы (Х.Әхмәдиев) Күңел йолдызы (Р.Яхин көе) Кем белер кадереңне? (Р.Яхин көе) Хатыннар хөррияте (Б.Мөлеков көе) Егет илә кыз (Б.Мөлеков көе)
13
Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән балетлар “Шүрәле” – Ә.Фәйзи либретто...
Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән балетлар “Шүрәле” – Ә.Фәйзи либреттосы, Ф. Яруллин музыкасы, “Кисекбаш” – Ә.Фәйзи либреттосы, Р.Гобәйдуллин музыкасы, “Су анасы” (Алтын тарак) – И.В.Смирнов либреттосы, Ә.Бакиров музыкасы.
14
Тукай образы матур әдәбиятта Әхмәт Фәйзи. “Тукай”, “Тукай Җаекта”; Хәсән Туф...
Тукай образы матур әдәбиятта Әхмәт Фәйзи. “Тукай”, “Тукай Җаекта”, Хәсән Туфан. «Чәчәкләр китерегез Тукайга», Шәукәт Галиев. «Тукайга», Рәдиф Гатауллин. «Тукай Казанына», Мостай Кәрим. «Тукайга», Сибгать Хәким. Тукай турында поэмалар.
15
Тукай образы музыкада “Тукай маршы” – З.Яруллин; “Тукай”. Симфоник поэма – М...
Тукай образы музыкада “Тукай маршы” – З.Яруллин, “Тукай”. Симфоник поэма – М.Мозаффаров, “Кырлай”. Симфоник поэма – Н.Җиһанов
16
Тукай җыры безнең белән килде, Җыры ялкын аның бүген дә. Тукай ул бит безнең...
Тукай җыры безнең белән килде, Җыры ялкын аның бүген дә. Тукай ул бит безнең якты йолдыз Поэзиянең аяз күгендә. М.Кәрим. Тукай турында замандашлары
17
«Тукаев шикелле тиз арада «халык шагыйре» булып киткән кеше таба алмыйбыз». Г...
«Тукаев шикелле тиз арада «халык шагыйре» булып киткән кеше таба алмыйбыз». Гали Рәхим «Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды». Фатих Әмирхан
18
…Тукайның васыяте булган, диләр: шигырьләреннән килер акчага бер ятим бала ү...
…Тукайның васыяте булган, диләр: шигырьләреннән килер акчага бер ятим бала үстерүләрен теләгән имеш. Ул чак бу теләк үтәлми кала. Безнең көннәрдә шагыйрьнең нияте тормышка аша: шигърият дигән гүзәл дөньяда Тукай меңләгән бала үстерә! Шәүкәт Галиев
19
Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре, сөекле улы. Ләкин аны фәкать т...
Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре, сөекле улы. Ләкин аны фәкать татар халкының гына шагыйре дип әйтү дәрес булмас иде.. Тукай – үз заманында ук башка халыклар арасында да билгеле һәм танылган шагыйрь булды. Әйе, Габдулла Тукай үзенең фәлсәфи шигырьләре, йөзләрчә мәкалә, фельетоннары белән бөтен дөньяга танылды. Аның әсәрләре йөзләрчә телгә тәрҗемә ителгән.
20
Тукай белән бәйле истәлекле урыннар Печән базары Болгар Шәрыкъ клубы Саклый м...
Тукай белән бәйле истәлекле урыннар Печән базары Болгар Шәрыкъ клубы Саклый мәңге истәлегең Син яшәп киткән урын. Нур булып кала йөрәктә Һәр синең язган җырың.
21
Г.Тукай исемендәге филармония Тукай мәйданы Казанда Муса Җәлил исемендәге Тат...
Г.Тукай исемендәге филармония Тукай мәйданы Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында
22
Кырлайда Казанда Уральскта ТУКАЙ МУЗЕЙЛАРЫ
Кырлайда Казанда Уральскта ТУКАЙ МУЗЕЙЛАРЫ
23
КАЗАНДА ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ Санкт – Петербургта Тукайга һәйкәл Кырлайда әдәби-мемор...
КАЗАНДА ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ Санкт – Петербургта Тукайга һәйкәл Кырлайда әдәби-мемориаль музей каршында Әстерханда Тукай һәйкәле
24
. Барда авылында Тукай һәйкәле
. Барда авылында Тукай һәйкәле
25
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйр...
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген, Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын: «Ул киенгәндер!» — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп, һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын: «Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен: Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Бәйрәм бүген! Г.Тукай шигыре Татар халык көе 2016- Тукайга 130 ел
26
Халык гомере – мәңгелек, диләр, Ә син ,Тукай, халык куйнында. Илең белән мәң...
Халык гомере – мәңгелек, диләр, Ә син ,Тукай, халык куйнында. Илең белән мәңге бергә син Мәңгелекнең олы юлында. Әй, шагыйрем, - моңнар дәрьясы! Үткен, уйчан, кыю карашың. Дулкынланып, Идел анабыздай, Гасырларга җырлап барасың. М.Хөсәен
27
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !!!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !!!
28
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию