7

Презентация проект эше: Курай

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Проект эше: «Курай ясау» Башкарды: Галәвиев Рамазан Илхам улы 7 нчы сыйныф ук...
Проект эше: «Курай ясау» Башкарды: Галәвиев Рамазан Илхам улы 7 нчы сыйныф укучысы Җитәкчесе: Мөбәрәкҗанов Рәфис Раиф улы
2
Максат: - татар халкының милли уен коралы курайны популярлаштыру, башка милл...
Максат: - татар халкының милли уен коралы курайны популярлаштыру, башка милләт халыкларына җиткерү, - яшьләрдә татар сәнгатенә карата милли хис тәрбияләү, - курай ясауны табышлы керем чыганагы итү.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Курай тарихы Әти-бабаларыбыз зур урманнарның күләгәле урыннарында, биек агачл...
Курай тарихы Әти-бабаларыбыз зур урманнарның күләгәле урыннарында, биек агачлар арасында үсә торган “кура” дигән көпшә үсемлекне борын-борын заманнардан ук белгәннәр. Аны август аеның ахырларында үткен пәке белән кисеп алып, тезелеп үскән вак-вак яфраклы ботакларыннан арындырганнар һәм өйнең коры җирендә, түшәм астында киштәдә язга кадәр киптерә торган булганнар. Шул көпшәдән курай ясап җыеннарда,сабан туйларында,бәйрәм мәҗлесләрендә, аулак өйләрдә, кара мунчаларда, күп очракларда усал динчеләрдән кача-поса гына уйнаганнар. Ә көтүчеләр җәйге табигать кочагында, сахраларда моңланып, шул курайны сайратканнар.
4
Урманда үсә торган курадан гына ясалган курай бик тиз ярылып яки сынып ватыл...
Урманда үсә торган курадан гына ясалган курай бик тиз ярылып яки сынып ватыла торган булган. Шуңа күрә, тора-бара, аны иске җиз ләгән яки чиләк калаеннан ясау ысулын тапканнар. Дөрес, җиз яки цинкланган калайдан көпшә ясау шактый авыр эш. Аны тимерче яки слесарь гына башкарып чыга ала. Безнең бу бик гади һәм моңлы уен коралыбыз - курай соңгы елларда халкыбызда яңадан зур кызыксыну тудырды. Ул хәзер кара мунчаларда түгел, культура сарайларында, үзешчән түгәрәкләрдә, зур сәхнәләрдә яңгырый, ул милли оркестрга кушылып сайрый, ул чын мәгънәсендә үзенең икенче яшьлеген кичерә. Бездә хәзер бик күп төрле синтетик яки металл көпшәләр бар. Аларның берсе – дюралюминий курай ясау өчен аеруча кулай булып чыкты. Ул үзенең җиңеллеге белән хәтта тавышка да тәэсир итә. Әмма безнең халык телендә борынгыдан килгән «җиз курай» дигән әйтем бар
5
“Сүс чыбыркы билемдә, Җиз кураем телемдә...” “Курайчылар курай, һай, уйнамас...
“Сүс чыбыркы билемдә, Җиз кураем телемдә...” “Курайчылар курай, һай, уйнамас, Җиз курайлары ла булмаса.”
6
Хәзерге татар курае үзенең төзелеше һәм уйнау алымнары белән флейтага бик якы...
Хәзерге татар курае үзенең төзелеше һәм уйнау алымнары белән флейтага бик якын, тик тавыш алу җайланмасы гына башка. Димәк, курайны дөрес уйнарга өйрәнсәң, флейта, габой, фагот яки саксафон кебек музыка уен коралларына күчү дә күпкә җиңеләя.
7
Курай бик зәвыклы, матур тавышлы, кирәкле әйбер, арзан, экологик чиста матери...
Курай бик зәвыклы, матур тавышлы, кирәкле әйбер, арзан, экологик чиста материалдан эшлэнэ . Күпчелек эш кул инструментлары ярдәмендә башкарыла, шуңа күрә куркыныч операцияләр юк. Иҗади эзләнергә мөмкинлек бар.
8
Эш барышы: Курай ясау өчен 29 см. озынлыкта көпшә кисеп алабыз. Тавыш тәрәзә...
Эш барышы: Курай ясау өчен 29 см. озынлыкта көпшә кисеп алабыз. Тавыш тәрәзәсе ясыйбыз. 5мм.зурлыкта тишек тишәбез һәм аны 6х6 миллиметрлы дүрткел тишеккә әйләндерәбез. Тавыш тәрәзәсенең каршы ягына размерларын төгәл итеп һава тишемнәре тишәбез.
9
Тишемнәр әзер булгач көпшәне наждак кәгазе белән чистартабыз. Эбонит материа...
Тишемнәр әзер булгач көпшәне наждак кәгазе белән чистартабыз. Эбонит материалдан көпшәнең башына тыгыз сыешлы итеп 15мм озынлыкта бөке эшләп киертәбез. Әзер курайны өреп тавышын сынап, көйләп карау.
10
Курайны үзең ясау бик кызыклы, мавыктыргыч, уйлау сәләтен, төгәллекне арттыра...
Курайны үзең ясау бик кызыклы, мавыктыргыч, уйлау сәләтен, төгәллекне арттыра торган эш. Аны ясау өчен күп материал кирәкми, күпчелек операцияләр кул инструментлары ярдәмендә башкарыла, сәламәтлеккә куркыныч тудыручы очраклар күзәтелми.
11
Игътибарыгыз өчен рэхмэт!
Игътибарыгыз өчен рэхмэт!
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию