Презентация для родительского собрания
Автор публикации: Гимаева Ф.Х.
Дата публикации: 18.09.2016
Краткое описание:
1
Әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән. Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.
2
Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган. Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз!
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны, бүрене очраткан. Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.
4
Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан. Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.
5
Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән. Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыль рәвештә чыгарга өйрәтегез.