- Презентации
- Презентация по литературному чтению (тат.) на тему Абдулла Алиш (4 класс)
Презентация по литературному чтению (тат.) на тему Абдулла Алиш (4 класс)
Автор публикации: Сафиуллина Н.Г.
Дата публикации: 29.09.2016
Краткое описание:
1
Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты
2
Максат: А.Алиш турында мәгълүмат бирү, язучы иҗатына мәхәббәт уяту. Җиһазлау: А.Алиш портреты, дәреслек, методик ярдәмлек, презентация, А.Алиш китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе...
0
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
(1908-1944) Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев)
4
Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Нурулла шул авылның мулласы булып, әтисе Габделбари, солдат хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, ата йортында күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән – иген иккән, умарта караган. Абдулланың әнисе Газизә дә авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган.
5
Абдулла Алишның әнисе Газизә һәм әтисе Габделбари Алишевлар. 1914 нче ел
6
Куйбышев районы Көек авылында Алишлар йорты
7
А.Алиш (сулда) һәм Г.Алишев – Спас педагогия техникумы каршындагы җидееллык мәктәпнең 6кл. укучылары, 1925 Спас шәһәре А.Алиш укыган мәктәп (1922-1927)
8
А.Алиш - пионервожатый. Болгар шәһәре
9
Казан җир төзү техникумының редколлегия әгьзалары.1929 ел (сулда А.Алиш)
10
А.Алиш “Техника” һәм “Пионер” каләме җурналларының сәркатибе, 1932-1933 ел
11
Абдулла Алиш үзенең гаиләсе белән. 1941 нче ел
12
Абдулла Алишның әнисе оныклары белән. 1959 нчы ел
13
Рокыя ханым уллары Алмаз һәм Айваз белән
14
15
16
А.Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр - әкиятләр. А.Алиш ике дистәдән артык әкият яза, аларны “Нечкәбил”, “Әкиятләр”, “Ана әкиятләре” исемнәре белән нәшер итә.
17
18
А.Алиш зурлар, төрле яшь-тәге мәктәп балалары өчен иҗат итсә дә, аның төп иҗат юнәлеше мәктәпкәчә яшьтә-ге балаларны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Автор алар өчен нинди генә әсәр иҗат итсә дә, әкиятме ул, тел күнекмә-ләреме, кош-корт, җәнлек-ләр яшәешен шигъри телгә күчереп, алар турында кы-зыклы да, файдалы да тө-шенчәләр бирә алды, чын-барлык һәм фантазияне ты-гыз үреп, уңышка иреште. Әкиятләре аша Алиш балалар-ны табигать һәм тормыш-көнкү-реш шартлары белән танышты-ра, кечкенәдән үк бала харак-терында уңай сыйфатлар фор-малаштыру бурычын куеп, алар-ны төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөр-мәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм баш-ка күркәм сыйфатларны булды-рырга тырыша.
19
Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Бала-ларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзен-чәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлы-лыкка, батырлыкка чакыра.
20
21
22
Балалар язучысы, әкиятләр остасы А.Алиш әкият жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул бу хакта болай дип яза: “Чорыбызның үткәне, киләчәге, бөек легенда булып киләчәк буынга барып җитсен!”
23
Абдулла Алиш әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аерата калку итеп күрсәтелә. Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә.
24
Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә ахры кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә. А.Алиш
25
Берлиндагы А.Алиш һәм аның иптәшләре җәзалап үтерелгән Плетцензее төрмәсе
26
Плетцензее төрмәсендәге тәмуг йорты - җәзалап үтерү барагының тышкы күренеше.
27
28
Җәлилчеләр
29
“Туган илем, барлык рухым сиңа, Барысы синең өчен!...” А.Алиш
30
Көек авылында Абдулла Алиш музее һәм аңа куелган һәйкәл
31
32
33
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!