7

Презентация Авылымның экологик хәле! 2 сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Тикшерү-проект эше Авылымның экологик хәле Эшне башкарды: 	 	Татарстан Респ...
Тикшерү-проект эше Авылымның экологик хәле Эшне башкарды: Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Габделхай Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбе 2 сыйныф укучысы Хазиева Л.М. Фәнни җитәкче: югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Шиабутдинова НГ. 2016 ел
2
Эчтәлек:   I. Кереш өлеш-----------------------------------------------------...
Эчтәлек:   I. Кереш өлеш------------------------------------------------------------------------------------------- 3 II. Төп өлеш --------------------------------------------------------------------------------------- 4 2.1.Югары Тәкермән авылының экологик хәле турында мәгълүмат туплау,очрашулар уздыру ------------------------------------------ 4 2.2.Тәҗрибәләр үткәрү -------------------------------------------------------------- 5 2.3. Авыл халкы, мәктәп укучылары белән сораштырулар уздыру ---- 6 III. Йомгаклау ------------------------------------------------------------------------------------------- 6 3.1. Нәтиҗә--------------------------------------------------------------------------------- 6   Кулланган әдәбият исемлеге --------------------------------------------------------------------- 7   Кушымта -------------------------------------------------------------------------------------------------- 8
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Кереш өлеш. Экологик проблемалар,табигатьнең пычрануы турындагы сүзләрне без...
Кереш өлеш. Экологик проблемалар,табигатьнең пычрануы турындагы сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә.Чыннан да планетабызның экологик торышы көннән-көн начарая.Җирдә төче су запасы кими,ә без эчә торган суның ,сулый торган һаваның сыйфаты бик түбән. Зур шәһәрләрне завод-фабрикалар, машиналардан чыккан газлар каплап алган. Кешеләр үзләре үк эчкән суларны,сулаган һаваны пычраталар,шуның белән алар үзләренә зур зыян салалар. Табигатьтә еш кына экологик бәла-казалар булып тора.Аларны булдырмас өчен,кешелек дөрес юлны сайлап алырга һәм бу эшне һәркем үзеннән башларга тиеш.
4
Без укытучым Наилә апа белән шушы проблеманы тикшерергә булдык. Тикшерүнең тө...
Без укытучым Наилә апа белән шушы проблеманы тикшерергә булдык. Тикшерүнең төп максаты: безнең авыл, аның тирәсенең чисталыгы,рөхсәт ителгән чүплекләрнең булу-булмавы һәм тәкермәнлеләрнең бу мәсьәләгә карашларын өйрәнү. Тикшерү бурычы: 1.Авылыбыздагы экологик проблемаларны өйрәнү. 2.Мәктәп укучыларын һәм авыл кешеләрен проблема белән ныграк таныштыру. 3.Бу мәсьәләнең чишелешен табу. 4. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә,сокланырга өйрәтү. 5.Табигатькә, туган якка мәхәббәт, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру.
5
Тикшерү мәсьәләләре: 1.Бу проблема буенча күбрәк мәгълүмат туплау. 2.Социолог...
Тикшерү мәсьәләләре: 1.Бу проблема буенча күбрәк мәгълүмат туплау. 2.Социологик сораштыру үткәрү. 3.Гади генә экологик тәҗрибә үткәрү. 4.Экологик проблема буенча нәтиҗә чыгару. Кулланган методлар: 1.Бу проблема буенча әдәбият белән танышу. 2.Күзәтүләр һәм тикшерүләр алып бару. 3.Күзәтүләрне фотога төшерү. Җиһазлау: Шәхси компьютер. Модем. Интернетка тоташтыру челтәре. Фотоаппарат. Компьютер программалары: MS Office, Paint, Adobe Photoshop, Adobe Flash, • Кечкенә көрәкләр, линейка, кар өчен чиләк, бүрәнкә, фильтр.
6
Тикшерү вакыты: Тикшерү эшләре 2015 елның сентябрь аеннан алып 2015 ел декабр...
Тикшерү вакыты: Тикшерү эшләре 2015 елның сентябрь аеннан алып 2015 ел декабрь аена кадәр үткәрелде. Көтелгән нәтиҗәләр: Проектны эшләп бетергәннән соң түбәндәге күнекмәләрне алдык: Шәхси күнекмәләр: -Төркем белән эшләү, - төркемдә төрле вазыйфалар үтәү,башкаларның фикере белән исәпләшү, -мөстәкыйль һәм иҗади эшчәнлек, Метапредмет күнекмәләр: – төрле информацияләр,аларның чыганакларын табу,сайлап алу,анализлау, -үзеңнең эшчәнлек дәрәҗәсен дөрес бәяләү, - килеп чыккан кыенлыклардан чыгу юллары табу, - үзеңнең фикереңне телдән һәм язмача рәсмиләштерү,шулай ук ИКТ чаралар куллана белү, - үз фикереңне төгәл,ачык,эзлекле итеп җиткерә белү, Предмет күнекмәләр : - алган белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана белү, - белешмә әдәбияттан һәм төрле чыганаклардан файдалана белү, - туган як табигатен, аның чисталыгын саклау мәсьәләсендә барлык авылдашларымның игътибарын җәлеп итү, - эшләнгән эш буенча презентация ясау.
7
Төп өлеш. Югары Тәкермән авылының экологик хәле турында мәгълүмат туплау,очра...
Төп өлеш. Югары Тәкермән авылының экологик хәле турында мәгълүмат туплау,очрашулар уздыру. Сыйныф сәгатендә без республикабызда булган экологик бәла-казалар турында сөйләштек һәм Тәкермән җирле үзидарәсенә караган авылларның чисталыгына кагылдык.Шулвакытта бездә авылыбызга кагылган экологик проблемаларны тикшерү уе барлыкка килде.Без авыл кешеләре белән аралаштык,сораштыру үткәрдек,мәктәп китапханәсендә ,интернетта темага кагылышлы әдәбият белән таныштык.
8
“Авылдагы чисталык һәм тәртип “ темасына ата-аналар белән түгәрәк өстәл,сыйн...
“Авылдагы чисталык һәм тәртип “ темасына ата-аналар белән түгәрәк өстәл,сыйныф сәгатьләре,рәсем конкурслары үткәрдек.
9
Шулай ук җирле үзидарә башлыгы Шәрипова Алия апа белән очраштык. Алия апа без...
Шулай ук җирле үзидарә башлыгы Шәрипова Алия апа белән очраштык. Алия апа безне күп кенә кызыклы мәгълүмат белән таныштырды.Ул: “Минзәлә районы буенча “Чиста шәһәр”оешмасы белән килешү төзелде.Һәр атнада шимбә көнне Минзәлә шәһәреннән махсус машина килеп чүпләрне алып китә.Шулай ук 1апрельдән башлап өмәләр оештыра башладык.Һәр хуҗалык,һәр оешма үз территориясен,үз ишегалдын чүпләрдән арындырырга тиеш.”Иң матур бакча” конкурсын уздыру да традициягә әйләнеп бара.Элекке елларда ком базы тирәсендә бик ямьсез чүплек бар иде. Без ул чүплекне бетердек.Анда хәзер чүп түгәргә ярамый.Күңелне борчыган мәсәләләр дә бар әле. Кайбер тәрбиясез кешеләр чүпне авылдан чыга торган юл кырына ташлап китәләр...”, дип сүзен төгәлләде. Алия апаның сүзен без дә фотолар белән дәлилләдек.
10
2.2. Тәҗрибәләр үткәрү . Шулай ук мәктәп яныннан,үзебез яши торган йорт тирәс...
2.2. Тәҗрибәләр үткәрү . Шулай ук мәктәп яныннан,үзебез яши торган йорт тирәсеннән кар алып кереп ,чисталыгын тикшердек. Карны тәлинкәләргә салып ,эретергә куйдык.Кар эрегәч,барлыкка килгән суны фильтр аша үткәрдек. Фильтрның өстендә пычрак таплар бар иде. Бу тәҗрибә аша без карның төсе ак булса да,бик пычрак икәнен ачыкладык.
11
Безнең авыл Яр Чаллы шәһәренә якын урнашканлыктан заводтан чыккан начар газла...
Безнең авыл Яр Чаллы шәһәренә якын урнашканлыктан заводтан чыккан начар газлар, шулай ук Тогай чүплегенең вакыт-вакыт янып китүе,(ул да безгә якын),машиналарның күп булуы карның пычрануына китергән.
12
13
1 атна буена мәктәптә һәр сыйныф бүлмәсеннән чыккан чүпләрне күзәттек. Чүп чи...
1 атна буена мәктәптә һәр сыйныф бүлмәсеннән чыккан чүпләрне күзәттек. Чүп чиләкләрендә күпчелек конфет кәгазьләре (23 данә),дәфтәр битләре (32 данә) иде.Укытучылар белән киңәшләштек тә тотылган кәгазьләрне макулатурага тапшырырга булдык.
14
Авылыбыз янында бик матур буа бар.Соңгы елларда буада балык бик үрчеде. Җәй җ...
Авылыбыз янында бик матур буа бар.Соңгы елларда буада балык бик үрчеде. Җәй җитүгә тирә-як авыллардан,Чаллы шәһәреннән ял итәргә,балык тотарга бик күп кешеләр кайта.Алардан соң яр буйлары чүплекләргә әйләнеп кала.Без сыйныфыбыз белән бергәләп берничә тапкыр чистарттык һәм “Чүпләмәскә!” дигән язулар элдек. Ял итүчеләр калдырган кәгазь,консерва банкалары,сок савытлары ,агулы мина кебек,әллә ни хәтле җирләрне,һаваны агулап яталар. Мәсәлән,табигатьтә кәгазь таркалу өчен 2-10 ел, консерва банкалары- 80 ел, полиэтилен пакет – 200 ел, пластмасса – 500 ел, пыяла – 1000 ел кирәк.
15
Интернет материалларын өйрәнгәннән соң,үзебез өчен күп кирәкле мәгълүмат ачык...
Интернет материалларын өйрәнгәннән соң,үзебез өчен күп кирәкле мәгълүмат ачыкладык: зур шәһәрләрдә чүпне юкка чыгару елдан-ел проблемага әйләнә. Россиядә 1 елга 7 миллиард тонна көнкүреш калдыгы барлыкка килә. Ә безнең Тәкермән авылында 1012 кеше яши, һәр кеше елга 100 кг чүп барлыкка китерсә,101 мең 200 кг дигән сүз. 2.3.Авыл халкы, мәктәп укчылары белән сораштырулар уздыру . Үзебезнең эшне язганда,авылда һәм мәктәп күләмендә сораштыру уздырдык. Авыл халкының 43 %,укучыларның 27% ы экология фәне турында бик аз белә, бары тик 23% авыл халкы һәм 19 % укучы гына авылыбызның экологик хәле турында борчылуларын белдерделәр. Сораштыру нәтиҗәләре - авыл халкы - укучылар       60% 60% 50% 50% 40% 40% 30% 30% 20% 20% 10% 10%   43% 27%   23% 19%
16
III. Йомгаклау 3.1. Нәтиҗә. Проектны төгәлләгәннән соң, үзебез яшәгән төбәктә...
III. Йомгаклау 3.1. Нәтиҗә. Проектны төгәлләгәннән соң, үзебез яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, табигатьне сакларга, әйләнә-тирә күренешләрне күзәтергә, игътибарлы булырга, экологик проблемалар белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга кирәклегенә төшендек. Нәтиҗә: Әйләнә-тирә мөхитне пычрату кешенең үз сәламәтлегенә зыян салу белән бер.Ашар өчен -ризык,эчәр өчен –су,сулар өчен -һава чиста булмаса,яшәүнең мәгънәсе калмый.Теоретик материалны өйрәнеп,үзебез җыйганнарын анализлаганнан соң, түбәндәгеләрне тәкъдим итәбез: 1. Авыл халкын да җәлеп итеп, авыл урамнарын чистарту десантлары оештырырга. 2. Авылны, аның тирә-ягын чүптән арындыру эшендә җирле үзидарә белән берлектә эш итәргә, 3. Авыл халкы һәм укучылар арасында көнкүреш калдыкларын “Чиста шәһәр” оешмасына тапшырырга кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга. Авылыбызның төзеклеген,матурлыгын,чисталыгын саклауны үзебезнең изге бурычыбыз дип саныйм. Шул сәбәпле алдыбызга максат һәм бурычлар куеп,бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз.
17
Туган авылыбыз...
Туган авылыбыз...
18
Чыгышымны авылдаш шагыйребез Марс Шабаевның шигыре белән тәмамлыйсым килә. Яр...
Чыгышымны авылдаш шагыйребез Марс Шабаевның шигыре белән тәмамлыйсым килә. Яратыгыз минем авылымны, Гади авылымны, Кешеләр! Гади авыл.Җир шарында күптер Минем Тәкермәнем ишеләр.
19
Кулланган әдәбият исемлеге Аничев К. В. Проблемы окружающей среды, энергии и...
Кулланган әдәбият исемлеге Аничев К. В. Проблемы окружающей среды, энергии и природных ресурсов. – М.: «Прогресс».- 1974. 2. Новиков Ю.В. Охрана окружающей среды.- М.: «Высшая школа»- 1987 Экология. – М.: «Дрофа»-2000 3. Берлянт А. М. Новая энциклопедия школьника. Земля.- М.: «Росмэн»- 2003 4. Михеев А.В., В.М. Галушин, Н.А. Гладков, А.А. Иноземцев. Охрана природы, М.: «Просвещение», 1981 г. 5. Новиков Ю.В. Природа и человек, М.: «Просвещение», 1991 г. Интернет - ресурслар http://www.nakanune.tv/photo/goroda/limbjajaxa http://fotki.yandex.ru http://ru.freepik.com/free-photos-vectors/pollution http://b2b-rent.ru/paper/type/branch? http://ucoz-social.uc http://www.weblancer.net/users/ellahe/portfolio http://gorod.oskoluno.ru/novostishkoli.htm http://fotki.yandex.ru/users/tskorodum/view
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию