7

Укучылар өчен кагыйдәләр җыентыгы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
2
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушым...
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә Сүз. Җөмлә Текст Җөмлә төрләре Сүзтезмә Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Аваз һәм хәреф О хәрефе Ө хәрефе Э, е хәрефләре Тартык авазлар һәм хәрефләр В...
Аваз һәм хәреф О хәрефе Ө хәрефе Э, е хәрефләре Тартык авазлар һәм хәрефләр В хәрефе К хәрефе Г хәрефе Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүзгә аваз – хәреф анализы Сузык авазлар һәм хәрефләр Е хәрефе Я хәрефе Ю хәрефе Й хәрефе Ь хәрефе Ъ хәрефе Х, һ хәрефләре
4
Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Татар телендә килешләр Исемнең килеш белә...
Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Татар телендә килешләр Исемнең килеш белән төрләнеше ( берлек сан) Исемнең килеш белән төрләнеше ( күплек сан) Сыйфат Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Сыйфат дәрәҗәләре Зат алмашлыклары Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Фигыль Боерык фигыльнең зат-сан формалары Хикәя фигыльнең заман формалары Сүз төркемнәре Исемнең берлек һәм күплек санда килүе
5
Алфавит Аа а Лл эль Хх ха Әә ә Мм эм Һһ һэ Б б бэ Нн эн Цц цэ Вв вэ ң эң Чч ч...
Алфавит Аа а Лл эль Хх ха Әә ә Мм эм Һһ һэ Б б бэ Нн эн Цц цэ Вв вэ ң эң Чч чэ Гг гэ Оо о Шш ша Дд дэ Өө ө Щщ ща Ее, Ёё йы, йо Пп пэ ъ калынлык һәм Жж жэ Рр эр аеру билгесе Җҗ җэ Сс эс Ыы ы Зз зэ Тт тэ ь нечкәлек һәм Ии и Уу у аеру билгесе Йй кыска и Үү ү Ээ э Кк ка Фф эф Юю йу Яя йа Алфавитта һәр хәрефнең билгеле урыны һәм исеме бар.
6
Аваз һәм хәреф Сүзләр авазлардан төзелә Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез. Язуд...
Аваз һәм хәреф Сүзләр авазлардан төзелә Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез. Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә. Хәрефне язабыз һәм күрәбез.   [ алма] алма [кишэр] кишер
7
Сузык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 12 сузык аваз бар. Калын сузык авазл...
Сузык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 12 сузык аваз бар. Калын сузык авазлар : [а ] [о] [у] [ ы] [ы] [о] Нечкә сузык авазлар : [ә ] [ө ] [ү] [э] [э] [и] парлы парсыз [ы], [э], [о] авазлары рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла [посылка] [экран] [ кино] Сузык авазлар тавыштан гына торалар. А - а - а! У - у - у! Ы – ы –ы! О – о - о! Ә - ә - ә! Ү ү - ү! Э - э – э ! Ө – ө – ө! Сузык авазлар язуда а, ә, о, ө, у, ү, ы, э, и хәрефләре белән белдерелә
8
О хәрефе О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла: ор – лык,...
О хәрефе О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла: ор – лык, йол – дыз, тор – мыш. Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла: ки – но, па – ро – воз, про – жек – тор. Татар сүзләренең беренче иҗегендә [о] авазы булганда, икенче иҗектәге [ы] авазы “о” лаштырып әйтелә: языла – болын, әйтелә – [ болон]. Дөрес яз! болын герой болыт метро йолдыз кино йокы пароход орлык эшелон тормыш мотор
9
Ө хәрефе Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Сүзнең беренче иҗегендә...
Ө хәрефе Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Сүзнең беренче иҗегендә [ө] авазы килгәндә, икенче иҗектәге [э] авазы “ ө” ләштереп әйтелә. языла – төрле, әйтелә – [ төрлө] языла – дөрес , әйтелә – [ дөрөс] Дөрес яз! сөтле төрле бөртек көндез сөлге төркем көзге йөзек төлке көлке дөрес төзек көчле төтен төзелеш
10
Э,е хәрефләре Язуда [э] авазын белдерү өчен, сүз башында – э хәрефе, башка ур...
Э,е хәрефләре Язуда [э] авазын белдерү өчен, сүз башында – э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эзле, элекке, элемтәче Э, е хәрефләре нечкә сузыкларны күрсәтә. Татар теленең үз сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э] авазын белдерәләр: [эскэрт] , [эшчэ] , [кэшэ] . Рус телендә ул сузыбрак әйтелә торган [э] авазын белдерә: [этаж] , [эстафэта] , [элэктрон] . Истә калдыр! сүз башында сүз уртасында сүз ахырында эш эз эл эт эч элгеч эремчек эрелек элемтә элек эссе энҗе эре элемтәче кеше
11
Тартык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 28 тартык аваз бар. Яңгырау тартык...
Тартык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 28 тартык аваз бар. Яңгырау тартык авазлар: [б],[в], [г],[гъ],[д],[ж],[җ],[з] [л],[м],[н],[ң],[й],[р],[w] Cаңгырау тартык авазлар: [п],[ф],[к],[къ],[т],[ш],[ч],[с] [ц],[щ],[х],[һ],[’] (һәмзә) парлы парсыз [ц],[щ] авазлары рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла Тартык авазлар язуда б, п, в, ф, г, к, д, т, ж, ш, җ, ч, з, с, л, м, н, ң, й, р, ц, щ, х, һ хәрефләре белән белдерелә [гъ],[къ],[w],[’] авазлары өчен махсус хәрефләр юк. Гата – [гъата] кар – [къар] ватан – [wатан] дәү – [дәw] мәсьәлә – [мәс’әлә] Тартык авзлар тавыш һәм шаудан яки шаудан гына торалар
12
В хәрефе В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. Татар һәм гарәп...
В хәрефе В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе [w] авазын белдерә. Калын сүзләрдә [w] авазы [у] авазына якын әйтелә: авыл [аwыл], ватан [wатан]. Нечкә сүзләрдә [w] авазы [ү] авазына якын әйтелә: вәгъдә [wәгъдә], гөрләвек [гөрләwэк], Вәсимә [wәсимә] Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: завод, вагон, ветеран Сүзләрне дөрес әйтегез! авыл [аwыл] тавыш [таwыш] аваз [аwаз] җавап [ җаwап] авыр [аwыр] һава [һаwа] вакыт [wакъыт] ява [йаwа] ватан [wатан] ава [аwа] валчык [wалчыкъ] сава [саwа] давыл [ даwыл] хайван [ хайwан] савыт [саwыт] әвәләү [ әwәләү] тавык [таwык] Вәсилә [ wәсилә] кавын [ каwын] Вәсимә [wәсимә]
13
К хәрефе К хәрефе язуда ике авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул каты у...
К хәрефе К хәрефе язуда ике авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул каты укыла. Моны сүздәге сузык авазга карап беләбез. колак- [о], [а] – калын сузыклар, шуңа күрә [ къолакъ] дип әйтелә. Нечкә сүзләрдә к йомшак укыла: [көз], [көрәк], [кәбэстә], [кирәк], [кэрпэ], [күмәч]. Сүзләрне дөрес әйтегез! калкулык кәлтә карта кунак күбәләк куртка коңгыз көрәк компьютер кырмыска керфек кефир
14
Г хәрефе Татар телендә г хәрефе ике авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә у...
Г хәрефе Татар телендә г хәрефе ике авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул каты [гъ] авазын белдерә: суган [сугъан] , колга [къолгъа]. Нечкә сүзләрдә г хәрефе йомшак [г] авазын белдерә: [гөл], [тигэз]. Дөрес укы һәм дөрес яз! гадәт [ гъәдәт ] газиз [гъәзиз] гайрәт [гъәйрәт] гаскәр [гъәскәр] гаҗәп [ гъәҗәп ] галәмәт [гъәләмәт] галәм [гъәләм ] гарәп [гъәрәп] гадел [гъәдел ] гаеп [гъәйэп] Гарәп теленнән кергән сүзләрдәге а хәрефе г хәрефен [гъ] авазы итеп укырга кирәклекне күрсәтә. Мондый сүзләрдә а хәрефе [ә] дип укыла. Татар сүзләре агым боргыч гүзәл гөрләү Гарәп теленнән кергән сүзләр гадәт газиз вәгъдә мәгънә Рус сүзләре газ гармун грамм герб
15
Х,һ хәрефләре Сүзләрне дөрес укы һәм дөрес яз! х	 һ хат хәл хушлашу хөрмә хал...
Х,һ хәрефләре Сүзләрне дөрес укы һәм дөрес яз! х һ хат хәл хушлашу хөрмә халык хәтер хезмәт пөхтә рөхсәт бәхет Хәмит Хәдичә һава һәйкәл һөнәр һәркем һаман һуш һәммә шәһәр зиһен җиһаз Һәҗәр Фәһимә
16
Й хәрефе Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: йомры, йөз...
Й хәрефе Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: йомры, йөз, сөйләм, бабай. Йо, йө сүз башында гына языла: йомран, йомгак, йомырка, йөткерү, йөгереш,йөрү. Йо – калын әйтелешле сүзләрдә, йө – нечкә әйтелешле сүзләрдә языла. Дөрес яз! йолдыз йөзек бәйрәм май йомшак йөзү тыйнак туй йозак йөрәк койма җәй
17
Е хәрефе Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [йы] [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. К...
Е хәрефе Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [йы] [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул [йы] дип укыла: ел [ йыл], куе [ку-йы] . Нечкә сүзләрдә [йэ] дип укыла: биек [би-йэк], егет [йэ-гэт]/ Дөрес языгыз һәм дөрес әйтегез! е [йы] е [йэ] языла укыла языла укыла ел [ йыл] ефәк [йэфәк] ерак [йыракъ] егет [йэгэт] елга [йылгъа] тиен [тийэн] елан [ йылан] кием [кийэм] быел [быйыл] биек [бийэк] каен [ къайын] төен [төйөн] ертык [йыртыкъ] егерме [йэгэрмэ] еш [йыш] бөер [бөйөр] каеш [къайыш[ төер [төйөр]
18
Я хәрефе Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылмаларына билге булып йөри. Калын сүзлә...
Я хәрефе Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылмаларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә я хәрефе [йа] дип укыла: язу [йазу], якты [йакты]. Нечкә сүзләрдә я хәрефе [йә] дип укыла: яшел [йәшел], ярдәм [йәрдәм]. Дөрес языгыз һәм дөрес әйтегез! я [йа] [я йә] языла укыла языла укыла ябалак [йабалакъ] янәшә [йәнәшә] ягулык [йагулыкъ] яшел [йәшэл] язу [йазу] яшелчә [йәшэлчә] яка [йакъа] яшен [йәшэн] яңгыр [йаңгъыр] ярдәм [йәрдәм]
19
Ю хәрефе Ю хәрефе - йу йү аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ю хәрефе...
Ю хәрефе Ю хәрефе - йу йү аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ю хәрефе [йу] дип укыла: юлдаш [йулдаш ], юан [йуан]. Нечкә сүзләрдә ю хәрефе [йү] дип укыла: юкә [йүкә], юеш [ йүэш]. Дөрес әйтегез һәм дөрес языгыз! юка [йукъа] юаш [йуаш] тою [тойу] юкә [йүкә] ютәл [йүтәл ] төю [төйү]
20
ь хәрефе Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен сүз ахырында ь хәрефе языла:...
ь хәрефе Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен сүз ахырында ь хәрефе языла: ямь, яшь, япь, юнь һ.б., ь хәрефе иҗекләрнең нечкә укылышын да күрсәтә: ятьмә, ямьле һ.б. , Гарәп теленнән кергән сүзләрдә ь билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла: сәгать, табигать, шагыйрь шигырь һ.б. , Нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны белдерә: дөнья [дөнйа], көньяк [көнйакъ], берьюлы [берйулы], бишьеллык [бишйыллыкъ]
21
ъ хәрефе Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, язуда иҗе...
ъ хәрефе Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, язуда иҗек ахырында ъ хәрефе куела: мәгълүм, игълан, тәкъдим, икътисад һ.б. ъ хәрефе, калын иҗектән соң я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк [арйакъ], кулъяулык [къулйаулыкъ] Исеңдә тот! ъ калынлыкны белдерә ъ аеруны белдерә нәкъ вәгъдә мәгънә мәгълүм игътибар тәкъдим ашъяулык кулъяулык унъеллык елъязма аръяк алъяпкыч
22
Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүз иҗекләргә бүленә. Сүздә ничә сузык ава...
Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүз иҗекләргә бүленә. Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була. бү – рә - нә Сүз юлдан – юлга иҗекләп күчерелә. Бер генә хәрефне юл азагында калдырырга яки яңа юлга күчерергә ярамый. кү – гәр – чен сан – ду – гач оя Й, ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда торган хәреф янында кала көй – мә игъ –ти –бар мәсь - әлә
23
Сүзгә аваз – хәреф анализы Сүзне әйт: [ йылгъа] Сүзне иҗекләргә бүл: ел – га....
Сүзгә аваз – хәреф анализы Сүзне әйт: [ йылгъа] Сүзне иҗекләргә бүл: ел – га. Сүздә ничә хәреф, ничә аваз бар? 4 хәреф, 5 аваз Хәрефләрне яз: е, л, г, а Авазларны яз: [й], [ы], [л],[гъ],[а] Сузык һәм тартык авазларны аерып яз: [ы], [а],[й],[л],[гъ] Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерып яз: [й], [л], [гъ] – яңгырау тартыклар, саңгырау тартыклар юк. Хәреф саны белән аваз саны туры килми, чөнки е хәреф [й] һәм [ы] авазлары кушылмасын белдерә. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килү – килмәвен әйт: сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми, чөнки е хәрефе ике аваз кушымасын белдерә.
24
Сүз төзелеше Сүз тамырдан яисә тамыр һәм кушымчалардан тора. Тамыр һәм кушымч...
Сүз төзелеше Сүз тамырдан яисә тамыр һәм кушымчалардан тора. Тамыр һәм кушымча сүзнең мәгънәле кисәкләре дип йөртелә. Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә, мәгънәле кисәкләргә таркалмый авыл - төп мәгънә Кушымча сүзнең мәгънәсен яки формасын үзгәртә, аерым кулланылмый. авыл – даш – сүзнең мәгънәсе үзгәргән авыл – га – сүзнең формасы үзгәргән Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Тамырдаш сүзләр арасында мәгънә бәйләнеше була җиләк җиләк – ле җиләк - лек тамырдаш сүзләр Тамырдаш сүзләрне охшаш яңгырашлы сүзләр белән бутама! Мәсәлән : бала, балавыз сүзләре тамырдаш түгел.
25
Кушымчаларның төрләре Сүз С Сүз ясагыч кушымча яңа сүз ясый Сүз төрләндергеч...
Кушымчаларның төрләре Сүз С Сүз ясагыч кушымча яңа сүз ясый Сүз төрләндергеч кушымча сүзнең формасын үзгәртә. --- -чы/-че, -лык/ -лек, -даш/ -дәш, - таш/ - тәш, -гыч/ - геч, -кыч/ - кеч, гы/ -ге, - кы/ - ке, сыз/ - сез, -лы/ - ле, ла/ - лә һ.б. лл лар/ - ләр, - нар/ - нәр, кай/ - кәй, - чык/- чек, сыл/ - сел, - рак/ - рәк, ынчы/ - енче, га/ - гә, - ка/ - кә, ар/ - әр һ.б. авыл - даш авыл - лар Бер тамырга берьюлы берничә кушымча ялганырга мөмкин: авыл – даш- лар –ым - ны
26
Сүз ясалышы. гөмбә тамыр сүз гөмбәче ясалма сүз Тамыр сүз – ясагыч кушымчасы...
Сүз ясалышы. гөмбә тамыр сүз гөмбәче ясалма сүз Тамыр сүз – ясагыч кушымчасы булмаган сүз. Тамырына ясагыч кушымча ялганган сүзләр: кушма, парлы, тезмә сүзләр – ясалма сүзләр. Кушма сүз ике сүз кушылып ясала, кушылып языла: төньяк, аккош, алъяпкыч Парлы сүз ике сүз теркәлеп ясала, бер мәгънә белдерә, сызыкча аша языла: әти – әни, уен – көлке, аклы - каралы Тезмә сүз ике яки берничә сүз тезелеп ясала, бер мәгънә белдерә аерым языла: катылык билгесе, кура җиләге, үги ана яфрагы
27
Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем – предметны, төшенчәне атаучы , аны...
Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем – предметны, төшенчәне атаучы , аның исемен әйтеп бирүче сүз төркеме. Предмет – чынбарлыктагы әйбер, күренеш. Сәнгать, хезмәт, Ватан , табигать, әдәп, әһәмият, таләп һ.б.- предметлаштырылып бирелгән төшенчәләр. Исем - кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә Исемнәр ике төркемгә бүленәләр Бер төрдән булган предметларны берсен башка-ларыннан аеру өчен бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Бер төрдән булган предмет- ларның барысы өчен дә уртак исем уртаклык исем дип атала.
28
Исемнең берлек һәм күплектә килүе. Шаулап тора яшел урманнар, Җәелгәннәр тезм...
Исемнең берлек һәм күплектә килүе. Шаулап тора яшел урманнар, Җәелгәннәр тезмә тын таулар, Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә, Тирбәләләр гөлләр җилләрдә... Нефть табыла шушы җирләрдә. ( Нури Арсланов.) Берлек санда исем бер предметны белдерә Күплектә исем күп предметны белдерә бала юл кеше төзүче урман тиен җиң миң балалар юллар кешеләр төзүчеләр урманнар тиеннәр җиңнәр миңнәр
29
Татар телендә килешләр Татар телендә 6 килеш бар. Килешләр	 Сораулар	 Кушымча...
Татар телендә килешләр Татар телендә 6 килеш бар. Килешләр Сораулар Кушымчалар калын нечкә Баш килеш кем? нәрсә? --- ---- Иялек килеш кемнең? нәрсәнең? - ның - нең Юнәлеш килеше кемгә? нәрсәгә? - га, - ка - гә, - кә Төшем килеше кемне? нәрсәне? - ны - не Чыгыш килеше кемнән? нәрсәдән? кайдан? -нан, - дан, - тан - нән, - дән, - тән Урын – вакыт килеше кемдә? нәрсәдә? кайда? - да, - та - дә, - тә
30
Исемнең килеш белән төрләнеше Берлек сан Килешләр	Сузык авазга беткән исемнәр...
Исемнең килеш белән төрләнеше Берлек сан Килешләр Сузык авазга беткән исемнәр Тартык авазга беткән исемнәр калын нечкә калын нечкә Баш килеш дөнья кеше герб шәм Иялек килеше дөнья-ның кеше-нең герб-ның шәм-нең Юнәлеш килеше дөнья-га кеше-гә герб-ка шәм-гә Төшем килеше дөнья-ны кеше-не герб-ны шәм-не Чыгыш килеше дөнья-дан кеше-дән герб-тан шәм-нән Урын –вакыт килеше дөнья-да кеше- дә герб-та шәм-дә
31
Исемнең килеш белән төрләнеше Күплек сан Килешләр	Сузык авазга беткән исемнәр...
Исемнең килеш белән төрләнеше Күплек сан Килешләр Сузык авазга беткән исемнәр Тартык авазга беткән исемнәр калын нечкә калын нечкә Баш килеш апа-лар әби-ләр урам-нар җиң-нәр Иялек килеше апа-лар-ның әби-ләр-нең урам-нар-ның җиң-нәр-нең Юнәлеш килеше апа-лар-га әби-ләр-гә урам-нар-га җиң-нәр-гә Төшем килеше апа-лар-ны әби-ләр-не урам-нар-ны җиң-нәр-не Чыгыш килеше апа-лар-дан әби-ләр- дән урам-нар-дан җиң-нәр-дән Урын –вакыт килеше апа-лар-да әби-ләр- дә урам-нар-да җиң-нәр-дә
32
Фигыль Фигыль - предметның эш- гамәлен, хәл – торышын белдерүче сүз төркеме....
Фигыль Фигыль - предметның эш- гамәлен, хәл – торышын белдерүче сүз төркеме. Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә. нишли? - килә, нишләде? - килде, нишләгән? – килгән нишләр? – килер, нишләячәк? – киләчәк. Фигыль ике төркемчәгә бүленә: 1. хикәя фигыль - эшнең үтәлү-үтәлмәвен хәбәр итә. 2.боерык фигыль- эшкә кушуны , эштән тыюны, боеру, өндәүне, үтенүне белдерә.
33
Боерык фигыльнең зат-сан формалары Барлык формасы Юклык формасы Затлар	 Сан...
Боерык фигыльнең зат-сан формалары Барлык формасы Юклык формасы Затлар Сан Фигыльләр калын төрләнеш нечкә төрләнеш калын төрләнеш нечкә төрләнеш 1 зат Берлектә ----- ------ ----- ------ 2 зат макта кис макта-ма кис-мә 3 зат макта-сын кис-сен макта-ма-сын кис-мә-сен 1зат Күплектә ------ ----- ------ ------ 2 зат макта-гыз кис-егез макта-ма-гыз кис-мә-гез 3 зат макта-сын-нар кис-сен-нәр макта-ма-сын-нар кис-мә-сен-нәр
34
Хикәя фигыльнең заман формалары Ү ъъъъ К Үткән заман хикәя фигыль Хәзерге зам...
Хикәя фигыльнең заман формалары Ү ъъъъ К Үткән заман хикәя фигыль Хәзерге заман хикәя фигыль Киләчәк заман хикәя фигыль -ды/-де, - ты/ - те - ган/ -гән, - кан/ - кән - а/ - ә, - ый/ - и -ар/-әр, -ыр/ -ер, -р -ачак/-әчәк, -ячак/ -ячәк оч-ты, өлгер-де оч-кан, өлгер-гән укы-ды, эшлә-де укы-ган, эшлә-гән оч-а, өлгер-ә ук-ый, эшл-и оч-ар, өлгер-ер оч-ачак, өлгер- әчәк укы-р, эшлә- р укы- ячак, эшлә-ячәк Урманда тәмле җиләкләр өлгерде. өлгергән. Урманда тәмле җиләкләр өлгерә. Урманда тәмле җиләкләр өлгерер. өлгерәчәк.
35
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан эш – хәлн...
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан эш – хәлне сөйләүче эш – хәлне сөйләмдә эш-хәлне сөйләмдә үзе башкара катнашучы кеше башкара катнашмаучы кеше яки предмет баш- кара 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат бара-м эшли-м бара-сың эшли-сең бара эшли Күплек сан 1 нче зат 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат бара-быз бара-сыз бара - лар эшли- без эшли – сез эшли - ләр
36
Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан 1 нче зат 2...
Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат хыялланды-м хыялланды –ң хыялланды хыялланган – мын хыялланган – сың хыялланган ишетте – м ишетте- ң ишетте ишеткән – мен ишеткән – сең ишеткән Күплек сан 1нче зат 2 нче зат 3 нче зат хыялланды – к хыялланды –гыз хыялланды –лар хыялланган-быз хыялланган-сыз хыялланган-нар ишетте-к ишетте-гез ишетте-ләр ишеткән-без ишеткән-сез ишеткән-нәр
37
Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан 1 нче зат...
Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат барыр-мын барыр-сың бар-ыр сикерер-мен сикерер-сең сикер-ер барачак-мын барачак-сың бар-ачак сикерәчәк-мен сикерәчәк-сең сикер-әчәк Күплек сан 1нче зат 2 нче зат 3 нче зат барыр-быз барыр-сыз барыр-лар сикерер-без сикерер-сез сикерер-ләр барачак-быз барачак-сыз барачак-лар сикерәчәк-без сикерәчәк-сез сикерәчәк-ләр
38
Сыйфат Сыйфат предметның билгесен белдерә. Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җ...
Сыйфат Сыйфат предметның билгесен белдерә. Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә. Билге төс тәм форма күләм масса холык-фигыль яшел баллы түгәрәк озын җиңел усал Нинди? Кайсы?
39
Сыйфат дәрәҗәләре Төп дәрәҗә	Чагыштыру дәрәҗәсе	Артыклык дәрәҗәсе	Кимлек дәрә...
Сыйфат дәрәҗәләре Төп дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе Предметның га- дәттәге билгесен башка предмет- ның шундый ук билгесе белән ча- гыштырмыйча белдерә. Бер предмет- тагы билгенең башка пред- меттагы шундый ук билгедән ар- тыграк булуын белдерә. Бер предметтагы билгенең шундый ук предметтагы билгедән бик артык, иң югары дәрәҗәдә икән- леген белдерә. Предмет билгесенең гадәттәгедән ким, азрак булуын белдерә ----- -рак/-рәк иң, дөм, кып-, зәп-, ямь-, ап-, сап-, тип-, тап-, һ.б гылт/-гелт, -кылт/- келт, су, сыл/-сел, елҗем,һ.б. кызыл алма кызылрак алма кып-кызыл алма кызгылт алма
40
Зат алмашлыклары Зат алмашлыклары сөйләмдә исемнәрне алмаштыра. мин 1 нче зат...
Зат алмашлыклары Зат алмашлыклары сөйләмдә исемнәрне алмаштыра. мин 1 нче зат сөйләүче үзе без син 2 нче зат тыңлаучы, әңгәмәдәш сез ул 3 нче зат сөйләүдә катнашмаучы алар
41
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Килешләр	 1 нче зат	 2нче зат	 3 нч...
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Килешләр 1 нче зат 2нче зат 3 нче зат берлек күплек берлек күплек берлек күплек Баш килеш мин без син сез ул алар Иялек килеше минем безнең синең сезнең аның аларның Юнәлеш килеше миңа безгә сиңа сезгә аңа аларга Төшем килеше мине безне сине сезне аны аларны Чыгыш килеше миннән бездән синнән сездән аннан алардан Урын –вакыт килеше миндә бездә синдә сездә анда аларда
42
Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр Бәйлекләр- җөмләдә сүзләрне бер – берсенә бәйләр...
Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр Бәйлекләр- җөмләдә сүзләрне бер – берсенә бәйләр өчен хезмәт итә. Аларның мәгънәсен аңлатып булмый, алар, кушымчалар кебек, үзләреннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала: яшәр өчен, нурлары белән, тәпиләр аша Бәйлек сүзләр дә сүзләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар. (су) астына, ( су) астыннан, (су) астында – бәйлек сүзләр
43
Кисәкчә Кисәкчә сүзгә мәгънә төсмере бирә сөйли ич һичкем язгандыр өйрәндеңме...
Кисәкчә Кисәкчә сүзгә мәгънә төсмере бирә сөйли ич һичкем язгандыр өйрәндеңме ямь- яшел раслау кире кагу икеләнү сорау көчәйтү мәгънә төсмере Кисәкчә я сүз алдыннан, я сүз артыннан килә. 1) Аерым: бик ягымлы, дөм сукыр, син генә, торгач ук, өйрәнгән ич, аңладым лабаса, бир инде, барлы да һ.б. 2) Кушылып: һичнәрсә, ашадыңмы, усалдыр, һичкайчан, һичбер, һичничек, йоклачы, күрсәнә, тордыңмыни һ.б. 3) Сызыкча аша: чем-кара, чуп-чуар, яп-якты, өр – яңа, кып-кызыл, һ.б.
44
Сүз. Җөмлә Сүзләр: элә, җимлек, Марат, кош. Бу сүзләрне тиешле тәртипкә куеп...
Сүз. Җөмлә Сүзләр: элә, җимлек, Марат, кош. Бу сүзләрне тиешле тәртипкә куеп һәм үзгәртеп, җөмләләр төзеп була. 1. Марат кошларга җимлек элә. 2.Марат, кошларга җимлек элдеңме? 3.Марат, кошларга җимлек эл! Җөмлә сүзләрдән төзелә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмлә хәбәр итә, сорау куя, боера, теләкне белдерә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора: Кыш. Салкын.Иртә.
45
Җөмлә төрләре Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына нокта (.) куела. Мөнир...
Җөмлә төрләре Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына нокта (.) куела. Мөнир урманнан кич кенә кайтты. Сорауны эченә алган җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела. -Кая бардың, Мөнир? Көчле тойгыны, өндәүне бел-дергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела. Андый җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелә. - Их, урман ямьле дә соң, әни!
46
Сүзтезмә Сүзтезмә- предметларның, эш-хәрәкәтенең мәгънәсен төгәлрәк итеп атый...
Сүзтезмә Сүзтезмә- предметларның, эш-хәрәкәтенең мәгънәсен төгәлрәк итеп атый. Мәсәлән, тау – аерым сүз, гомумән, теләсә нинди тау булырга мөмкин, биек тау – сүзтезмә, тауны башка таулардан аерып атый. Сүзтезмә ике яки берничә мөстәкыйль сүздән- иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән тора. Иярүче сүз ияртүче сүзне ачыклый. Ияртүче сүздән иярүче сүзгә сорау куела: нинди? нәрсәне? батыр егет Ватанны ярату сыйфат исем исем фигыль
47
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Ия һәм хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре Ия э...
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Ия һәм хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре Ия эшне үтәүчене белдерә, Хәбәр ия турында хәбәр итә кем? нәрсә? нишли? нишләде? нишләгән? сорауларына җавап бирә. нишләр? ул нинди? һ.б. сорауларга җавап бирә. Баш кисәкләрне иярчен кисәкләр ачыклый. Иярчен кисәкләр нинди? ничек? нәрсәне? кайчан? һ.б сорауларга җавап бирә. Кайда? Нинди? Урамда җылы яңгыр ява.
48
Текст Роман Хикәя Әкият Мәзәк Шигырь Диктант Сочинение Укучының җавабы Текст...
Текст Роман Хикәя Әкият Мәзәк Шигырь Диктант Сочинение Укучының җавабы Текст Текст, гадәттә, өч өлештән тора: башлам өлеше төп өлеш ахыры өлеше Эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан бербөтен булып оешкан тоташ сөйләм текст дип атала. Текстта һәр җөмлә үзеннән алда килгән җөмләдәге фикерне дәвам итә. Тема – текстның төп эчтәлеге. Ул текстның исемендә күренә. Текстның төп фикере – авторның текстта әйтергә теләгән сүзе.
49
Кулланылган әдәбият: Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен тата...
Кулланылган әдәбият: Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теленнән таблицалар, 2 А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле.1-2 кисәкләр. 2 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2007. 3. А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле.1-2 кисәкләр. 3 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2009. 4. Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева Татар теле.1-2 кисәкләр. 4 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2010
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию