7
  • Презентации
  • 2 сыйныф татар теле дәресенә презентация Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

2 сыйныф татар теле дәресенә презентация Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Татар теле дәресләрендә предметлы белем бирү тирәлеге булдыру Яшел Үзән район...
Татар теле дәресләрендә предметлы белем бирү тирәлеге булдыру Яшел Үзән районы А.Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем мәктәбе укытучылары: Әдиятуллина А.Р. Зәйнуллина Л.Ф. Зиннәтуллина Р.Г. Казан, 2014 нче ел
2
Максат 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәкле...
Максат 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклегенә төшендерү, Бурычлар 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен аерып тану, дөрес язу, сөйләмдә куллана белү, 2.Хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру күнекмәләрен ныгыту, 3.Алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү, 4.Үз исемең белән горурлану хисләре тәрбияләү.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Планлаштырылган нәтиҗә: 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефт...
Планлаштырылган нәтиҗә: 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген аңлау, 2. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен дөрес яза белү, 3. Үз исемеңнең мәгънәсен белү.
4
Дәреснең структурасы: Дәрес этаплары УУГ I.Оештыру.Эшкәкызыксынутудыру. КУУГШ...
Дәреснең структурасы: Дәрес этаплары УУГ I.Оештыру.Эшкәкызыксынутудыру. КУУГШУУГ II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. ТБУУГРУУГКУУГ III. Уку мәсьәләсен кую. ТБУУГРУУГКУУГ IV. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. ТБУУГРУУГКУУГ V. Яңа белемнәрне ныгыту. ТБУУГРУУГКУУГШУУГ VI. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү. ТБУУГРУУГКУУГШУУГ VII. Рефлексия. Уку эшчәнлеген йомгаклау. РУУГШУУГ
5
Ресурслар: 1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә б...
Ресурслар: 1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк, 24-26 б. 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 44 б. 3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 4. Презентация Power Point - “Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” 6. Тарату һәм күрсәтмә материаллар: карточкалар, тест, «Аңлатмалы сүзлек».
6
Биремнәр 1. Матур язу күнегүе. Аа Алсу – зур кыз. Нәтиҗә: үрнәк белән чагышты...
Биремнәр 1. Матур язу күнегүе. Аа Алсу – зур кыз. Нәтиҗә: үрнәк белән чагыштырып, матур итеп язу. 2.Алсу сүзе белән җөмләләр төзегез. - Җөмләләрне укыгыз. - Нәрсәгә игътибар иттегез? Нәтиҗә: Бер үк сүз төрлечә язылырга мөмкин. (РУУГ) 2. Карточкалар белән эш. Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең берсе –юл хәрефтән, ә икенчесе баш хәрефтән языла. Партадашың белән фикерләш. (ТБУУГ, КУУГ) Йолдыз күктә җемелдәгән йолдызларга карап соклана. Иркә бик иркә кыз булып үсеп килә. Бакчадагы резеда чәчәкләренә Резеда көн саен су сибә. Нәтиҗә:Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.
7
3. Дидактик уен Хәрефләрне җил очырган.Фамилияләрне телдән алфавит тәртибендә...
3. Дидактик уен Хәрефләрне җил очырган.Фамилияләрне телдән алфавит тәртибендә әйтегез. Рәфыйков, Әминов, Хәсәнов, Мәхмүтов, Әмирханов, Тинчурин. Нәтиҗә: Әминов, Әмирханов,Мәхмүтов, Рәфыйков, Тинчурин, Хәсәнов. (ТБУУГ, КУУГ, РУУГ) 4. Парлап эшчәнлеккә карточкалар таратыла. Җөмләләрне тутырып язарга. Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . Безнең укытучыларның фамилияләре … Нәтиҗә: Фамилияләр баш хәрефтән языла. (ТБУУГ, КУУГ, РУУГ, ШУУГ)
8
5 . Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме? Индивидуаль эш. Әңгәмә. М. Юнысның “Шәмдәл...
5 . Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме? Индивидуаль эш. Әңгәмә. М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” исемле китабында менә мондый фикер таптым: “Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең. Һәр начарлык, һәр начар эш исемгә сеңеп кала шикелле. Исемгә йогарлык начарлык эшләүдән сакланырга кирәк. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул синең йөзең, ата- анаңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул- синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”. - Байрак югарылыкта тора, исемнәр баш хәреф белән языла. Күрәсезме, нинди бәйләнеш? - Үз исемегезне яратасызмы? Кайларда ишетәсегез килә? -Кеше исемнәре ни өчен баш хәреф белән языла? Нәтиҗә: Кеше үз исеме белән горурланырга тиеш. (ТУУГ, КУУГ)
9
Тест. 1.Артык сүзне тап. а)Наил ә)Дилбәр б)Зилә 2. Кайсы сүз кеше исеме генә...
Тест. 1.Артык сүзне тап. а)Наил ә)Дилбәр б)Зилә 2. Кайсы сүз кеше исеме генә була ала а)Роза ә)Алсу б) Гөлназ 3.Дөрес җөмләне сайлап ал. а) Кеше исемнәре баш хәреф белән языла. ә) Кеше исемнәре юл хәреф белән языла. б) Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакытта да баш хәреф белән языла. Нәтиҗә: Исем һәм фамилияләр баш хәрефтән языла (ШУУГ, РУУГ).
10
Предметлы белем бирү тирәлеген булдыруның нәтиҗәлелеге. Дәрестә кулланылган т...
Предметлы белем бирү тирәлеген булдыруның нәтиҗәлелеге. Дәрестә кулланылган таратма материаллар, схемалар, интерактив, информацион-коммуникатив биремнәр предметлы белем бирү тирәлеген формалаштырырга ярдәм итә.
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию