7
  • Презентации
  • Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган презентация.

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган презентация.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
2
Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс...
Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай, Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай! ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ 1886-1913
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы Мәмдүдә - Габдулланың анасы. Габдуллаҗан Мө...
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы Мәмдүдә - Габдулланың анасы. Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.
4
Кечкенә Тукай дүрт айда әтисез, дүрт яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик ир...
Кечкенә Тукай дүрт айда әтисез, дүрт яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.
5
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтары...
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә. Бик тиз генә борылып кайта алмам, Сезне борчып монда килмәсләр, Хуш, кадерле нигезем, ак каеным, сау булыгыз, шомырт, миләшләр!
6
Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында...
Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар. Базар күрсә, безнең Габдулланың Йөрәгендә әрнү кузгала : Колагында чыңлый ямщик тавышы, “Асрамага бала кем ала?”
7
Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берью...
Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала. Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе
8
Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее - йорты Печән өсте....
Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее - йорты Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.
9
1894 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы...
1894 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар Госманов янына күчеп килә һәм Почталинин урамы, 66нчы йортта яши башлый 1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.
10
Кулъязма “Әлгасрелҗәдид” журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә укыган...
Кулъязма “Әлгасрелҗәдид” журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә укыган вакытта Габдулла иптәшләре белән чыгарган. Журналның һәр бите Габдулланың үз кулы белән язылган. Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана. 1906 – 1907 елларда Мотыйгый “Фикер” газетасын һәм “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналларын чыгара. Тукай дусты Камил Мотыйгый белән Уральскида.
11
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта
12
“Әль – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: Вафа Бәхтияров, Кәбир Бәкер...
“Әль – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: Вафа Бәхтияров, Кәбир Бәкер,Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.
13
Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан т...
Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның егерме бишләп китабы чыккан, аның әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык игътибарында
14
1909 елда Тукай үзенең үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автоби...
1909 елда Тукай үзенең үткән балачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза. Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.
15
Г.Тукай Клячкин шифаханәсендә. 1913 ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем...
Г.Тукай Клячкин шифаханәсендә. 1913 ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
16
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке...
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома .
17
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка...
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр. Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә яши – ул Тукай, Вакыт үтсә дә сүнми бит күктә балкыган ярым ай
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию