7
  • Презентации
  • Презентация по татарской литературе на тему Муса Җәлил – герой-шагыйрь

Презентация по татарской литературе на тему Муса Җәлил – герой-шагыйрь

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
ТЕМА: Муса Җәлил – герой-шагыйрь Максат: * Укучыларны Муса Җәлил иҗаты һәм то...
ТЕМА: Муса Җәлил – герой-шагыйрь Максат: * Укучыларны Муса Җәлил иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру, * Шигырьләрендә күтәрелгән темаларны ачыклау аркылы шагыйрь иҗатын өйрәнү – гә кызыксыну уяту , * Укучыларны мөстәкыйль фикерләргә һәм үз сүзләрен төгәл итеп әйтә,тыңлаучыга җиткерә белергә өйрәтү ,
2
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
«Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә эше калсын Мең яш...
«Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә эше калсын Мең яшәрлек имән булып»
4
1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында Муса Җәл...
1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында Муса Җәлил туа.
5
Әтисе Мостафа һәм әнисе Рәхимә апа портретлары. Әтисе дә, әнисе дә байларга э...
Әтисе Мостафа һәм әнисе Рәхимә апа портретлары. Әтисе дә, әнисе дә байларга эшләгәннәр. Әтисе бик кырыс кеше, ә әнисе бик сабыр, түземле булган.
6
Муса Җәлил хатыны Әминә һәм кызыЧулпан белән
Муса Җәлил хатыны Әминә һәм кызыЧулпан белән
7
6 яшьтән Муса авыл мәктәбенә укырга керә. Әтисе бер елдан аны “Хөсәения” мәд...
6 яшьтән Муса авыл мәктәбенә укырга керә. Әтисе бер елдан аны “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга бирә. Аңа бигрәк тә татар әдәбияты, рәсем, җыр дәресләре ошый.
8
МГУ керү гаризасы. Муса башта Казанда укый, аннан соң Мәскәү университетына у...
МГУ керү гаризасы. Муса башта Казанда укый, аннан соң Мәскәү университетына укырга керә.
9
“Октябрь баласы” журналы. Ул “Октябрь баласы” журналында редактор булып эшли.
“Октябрь баласы” журналы. Ул “Октябрь баласы” журналында редактор булып эшли.
10
“Маэмай”
“Маэмай”
11
“Күке”
“Күке”
12
“Сәгать”
“Сәгать”
13
“Көз җитте”
“Көз җитте”
14
Сугыш алды елларында Муса Җәлил 4 либретто яза. Шуларның берсе “Алтынчәч” либ...
Сугыш алды елларында Муса Җәлил 4 либретто яза. Шуларның берсе “Алтынчәч” либреттосы хәзер дә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында уйнала.
15
Либретто – зур күләмле музыкаль сәхнә әсәренең, опера, оперетталарның әдәби...
Либретто – зур күләмле музыкаль сәхнә әсәренең, опера, оперетталарның әдәби тексты. Опера- музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре.
16
Бу йортта Муса Җәлил торган.
Бу йортта Муса Җәлил торган.
17
Сугыш еллары шигырьләре.
Сугыш еллары шигырьләре.
18
“Моабит дәфтәрләре” – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Сугышка кадәрге иҗа...
“Моабит дәфтәрләре” – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Сугышка кадәрге иҗатында ирешелгән казанышлар биредә тагын да үстерелде, баетылды. Шагыйрь сугыш эчендә кеше,солдат һәм әдип буларак олы сынау үтте. Зур фаҗига кичерүе,искиткеч шартларда рухи көрәш алып баруы аның сәнгатьчә осталыгын тагын да үткенәйтте.
19
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның...
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның гаскәре чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.
20
1944 елның 25 нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең г...
1944 елның 25 нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең гомере өзелә.
21
22
“Татарлар елмаеп үлделәр” дип язды үзенең истәлекләрендә Лонфредени “Иң башта...
“Татарлар елмаеп үлделәр” дип язды үзенең истәлекләрендә Лонфредени “Иң башта Коръәнне Алишка суздым. Ул, акрын гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм елап җибәрде” Усман мулла истәлегеннән “Киткән алар-бу дәһшәткә Түзәргә кирәк ничек? Читләр алдында-елмаеп, Коръән алдында-үксеп” Илдар Юзеев
23
Сугыш чоры шигъриятенең тематикасы Фашистларга нәфрәт АНАны сагыну Гаилә, мәх...
Сугыш чоры шигъриятенең тематикасы Фашистларга нәфрәт АНАны сагыну Гаилә, мәхәббәт Балалар һәм юмор Иреккә омтылыш Өмет, туган илгә тугрылык Дуслык, киләчәккә ышану Үлем һәм горурлык
24
25
1.bmp Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Берен...
1.bmp Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре,
26
27
Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи т...
Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк: Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, “Үлем” диеп әйтеп буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне? (“Ышанма”, 1943). Бүгенге көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән бер сафта атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
28
Җәлил – шигырьләрдә, сәхнә әсәрләрендә, картиналарда... Шагыйрь сурәтеннән ни...
Җәлил – шигырьләрдә, сәхнә әсәрләрендә, картиналарда... Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә. Намуслы яшәргә, бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра.
29
Аның исеме дөньда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар (Мәскә...
Аның исеме дөньда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар (Мәскәүдә, Чаллыда), бистәләр (Җәлил поселогы), шәһәрләр аталган. Галәмдәге бер кече планетага, Антарктидадагы иң биек кыяларның берсенә Муса Җәлил исеме бирелгән.
30
Дөнья халыклары аның һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы каршында баш ия, үле...
Дөнья халыклары аның һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә ала. Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә.Намуслы яшәргә, бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра. Татар халкының шундый бөек кешеләре булуы һәм шул халыкның без дә бер вәкиле булуыбыз белән бик тә горурланабыз. Бүгенге көндә безнең милләтебез - Муса Җәлиле булган бөек милләт ул. Ул безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Муса Җәлил урамы, Муса Җәлил музее .. Шагыйрь иҗаты мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә. Без, хәзерге буын кешеләре, Туган илебезне Җәлил кебек яратырга һәм аңа тугрылыклы булырга тиешбез!
31
Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбы...
Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбыз мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.Татар әдәбиятына шундый олы байлык биргән шагыйрь 1957 елда Ленин премиясе белән бүләкләнде.
32
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җ...
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңграр җыр булып. “Җырларым”1943
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию