Презентация на тему Муса Джалил
Автор публикации: Туктамышев И.Н.
Дата публикации: 08.08.2016
Краткое описание:
1
2
Муса Җәлил, Муса Җәлил, Халкыбыз каһарманы! Үлемсез аның исеме, Мәңгелек аның даны!
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Үлемсезлеккә юл озынмы? 791 көн
4
Муса Җәлил сугышта Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Политрук итеп Волхов фронтына җибәрелә. «Отвага» армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми.
5
Үлеме белән җиңде үлемне Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә.
6
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. Үлем җәзасына хөкем ителгән җәлилчеләр булган камера. 1943 нче елның декабреннән 1944 нче елның мартына кадәр Муса Җәлил тоткынлыкта булган 382 нче камера.
7
Ул дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара, яшерен оешма төзи. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Муса Җәлил тоткынлыкта
8
1944 елның 7 феврале. Дрезден хәрби суды җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә.
9
1944 нче елның 25 нче августы. М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр.
10
Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга. Моабит дәфтәрләре
11
Үлеме белән җиңде үлемне ул Үлемсезлек шушы түгелме? Җирдә мәңге исән калыр өчен Халкы йөрәгендә теркәлде.
12
Мухтасаров Исрафиль Алимов Сафый Барда егетләре Җәлилне күргәннәр
13
Исрафил абый Муса Җәлил турында: “Мусаны 4-5 мәртәбә күрдем. Хәтеремдә Муса Җәлил уртача буйлы, тулы битле, ак йозле кеше дип кереп калган. Концертлар һәм спектакльләр күрсәтәләр иде алар.” “ ...“Идел-Урал”легионында Абдулла Баттал, Абдулла Алиш, Муса Гумеров(Җәлил икәнен соңнан гына белдем) хәтеремә нык уелганнар.” “Муса Җәлил белән Абдулла Алиш оештырган өч концерт, «Шүрәле» спектаклен карадык. Сафый абый Муса Җәлил турында: “Миңа Мусаны бары бер генә мәртәбә күрергә туры килде. Тоткынлыкта безне, татарларны, аерылар. Безгә төрле агитация алып баралар иде. Шунда Муса Җәлил дә катнашты. Безне фронт хәлләре белән таныштырды.” “Аның ярдәме белән без пратизаннарга килеп кушылдык.”
14
Исрафил абый сөйләгәннәрдән Татар тоткыннарына лекция сөйләүчеләр Сөйләүләре Тема Шәфи Алмаз Җөмлә саен “әфәнделәр” дип мөрәҗәгать иткән, аңлаешсыз сүзләр кулланган. Милләт, дин, “большевикларсыз яхшы тормыш”, ниндидер Идел-Урал республикасы төзү турында. Муса Гумеров (Муса Җәлил) “Иптәшләр” – дип башлаган сөйләвен. “Үзебезчә”, якын, таныш итеп сөйләгән. Туган тел, туган җир, татар легионы турында