7
  • Презентации
  • Презентация по татарской литературе на тему Назип Джиганов - великий татарский композитор

Презентация по татарской литературе на тему Назип Джиганов - великий татарский композитор

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Нәҗип Җиһанов – татар халкының бөек композиторы Борһанова Гөлназ Шәйхенур кыз...
Нәҗип Җиһанов – татар халкының бөек композиторы Борһанова Гөлназ Шәйхенур кызы Менделеевск шәһәренең 4 нче урта мәктәбе
2
Нәҗип Җиһанов (1911-1988)
Нәҗип Җиһанов (1911-1988)
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. Атасы Гаяз Садриҗ...
Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. Атасы Гаяз Садриҗиһан улы Сембер губернасы, Кормыш өязе, Петрякс волостенда, Сабачай авылыннан. Бик яшьли ата–ана назыннан мәхрүм кала: әтисе аңа бер яшь, ә әнисе аңа биш яшь тулаганда вафат була. Шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза.
4
Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга ки...
Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яши торган була. Казанда ул Татар сәнгать техникумына укырга керергә омтылып карый, тик берни дә барып чыкмый. Музыка грамотасын белмәсә дә, бик талантлы бу баланы имтиханнар вакытында мөгаллим Нина Шивалина күреп ала һәм бер ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны Нәҗип Җиһанов, ниһаять, техникумга керә.
5
Ике ел техникумда укыганда Нәҗипнең уңышларына композитор Александр Ключарев...
Ике ел техникумда укыганда Нәҗипнең уңышларына композитор Александр Ключарев игътибар итә һәм аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931 елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аннан талантлы студентны консерваториянең өченче курсына кабул итәләр. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.
6
1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Ә бер елдан ул...
1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь аңа үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язарга сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдәге бер композиторга да «Алтынчәч»кә көй яздыртып карый, әмма ул бик коры чыгып, Җәлил әсәре рухын чагылдыра алмый. Нәҗип Җиһанов язган операның премьерасы исә Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә — 1941 елның июлендә була. Соңрак композитор аның өчен Сталин премиясен алачак.
7
Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң Нәҗип Җиһанов драматург Әхмә...
Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән «Шагыйрь» исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма берникадәр вакыттан соң хакимияттә утыручылар бу герой “сатлыкҗан Җәлил”нең үрнәге булуын аңлый һәм әсәрне репертуардан төшереп калдыра. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов «Шагыйрь» операсы нигезендә «Җәлил» операсын яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала.
8
1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә. 1962 елда СССР Ком...
1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1981 елда Җиһановка Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә
9
Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачарга күп көч куя. Ул Мәскәүгә хатлар юл...
Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачарга күп көч куя. Ул Мәскәүгә хатлар юллый, һәм, ниһаять, 1944 елда Молотов кул куйган уңай резолюцияне көтеп ала. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.
10
Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санл...
Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.
11
Нәҗип Җиһанов һәм Серафима Җиһанова кызлары Светлана белән.
Нәҗип Җиһанов һәм Серафима Җиһанова кызлары Светлана белән.
12
Нәҗип Җиһанов кызы Светлана, улы Рөстәм һәм оныгы Алексей белән.
Нәҗип Җиһанов кызы Светлана, улы Рөстәм һәм оныгы Алексей белән.
13
(уңнан сулга) Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Нәҗип Җиһанов.
(уңнан сулга) Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Нәҗип Җиһанов.
14
Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Казанда вафат була.
Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Казанда вафат була.
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию