7
  • Презентации
  • Презентация к проекту ТЕМА Татар теле фәне буенча 9нчы сыйныфның рус төркемнәрендә укучылары өчен КҮМ проектыХат

Презентация к проекту ТЕМА Татар теле фәне буенча 9нчы сыйныфның рус төркемнәрендә укучылары өчен КҮМ проектыХат

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
“Казан (Идел буе) Федераль университеты” Федераль дәүләт автономияле югары һ...
“Казан (Идел буе) Федераль университеты” Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге Проект эше ТЕМА Татар теле фәне буенча 9нчы сыйныфның рус төркемнәрендә укучылары өчен КҮМ проекты Проект авторлары: Тимеркәева Фәнилә Фаикъ кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Преснова Гүзәл Гаяр кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Фәтхуллина Фәридә Мәләү кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнни җитәкче: Хуснуллина З. М., КФУның Идел буе төбакара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы, ф.ф.к.  Проект эшен якларга рөхсәт бирелде 17апрель,2015ел    Казань, 2015
2
Проектның максаты: Проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, рус мәктәбенең рус төрк...
Проектның максаты: Проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 9нчы сыйныф укучылары өчен контроль үлчәү материаллары (хат) булдыру һәм аны гамәлгә кертүгә әзерләү. Проектның бурычлары: 1. Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу. 2. Тел буенча кулланмаларда тәкъдим ителгән темаларны туплау, аларны төркемнәргә аеру, үрнәк хатлар белән танышу һәм анализлау. 3. Укучыларга хатны өлешләп (баш, төп, ахыргы) язарга өйрәтү ысулларын күрсәтү. 4. Рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 9нчы сыйныф укучыларына хат язарга өйрәтүне гамәлгә кертү. 5. Курсларда алган белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү, тема буенча ФДБС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген иҗади эш процессында күрсәтү.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре: 1.Рус төркемнәрендә өйрәнелгән...
Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре: 1.Рус төркемнәрендә өйрәнелгән тема буенча КҮМ булдыру. 2.Тема буенча укытучылар алдында чыгыш ясау. 3.КҮМнарны сынап карау ,практикага кертү.
4
Тест үтү вакытында кулланыла торган текстларның һәм шәхси хат язу темалары:...
Тест үтү вакытында кулланыла торган текстларның һәм шәхси хат язу темалары: 1.Үзем һәм гаиләм турында. Туганлык мөнәсәбәтләре ( О себе и о своей семье. Родственные отношения). 2. Көндәлек тормышта аралашу ( Общение в повседневной жизни). 3. Көндәлек режим. Буш вакытым ( Режим дня. Досуг). 4. Бәйрәмнәр.Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Котлаулар ( Праздники. Национальные праздники и обычаи татарского и русского народов. Поздравления). 5. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Минем дөньям һәм Интернет. Спорт уеннары. ( Мои любимые занятия и игры. Мой мир и Интернет. Спортивные игры). 6. Мин һәм минем дусларым. Дуслык ( Я и мои друзья. Дружба). 7. Кешенең тышкы кыяфәте һәм холкы. (Внешний облик и характер человека). 8. Мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр. Түгәрәкләр, спорт секцияләре. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр (Моя школа, мой класс. Уроки. Кружки.Отношения с одноклассниками).
5
9. Һөнәрләр ( Профессии). 10.Өлкәннәргә хөрмәт (Уважение к старшим). 11.Әйлә...
9. Һөнәрләр ( Профессии). 10.Өлкәннәргә хөрмәт (Уважение к старшим). 11.Әйләнә–тирә дөнья. Йортым, фатирым. Туган шәһәрем/авылым (Окружающий мир.Мой дом, моя квартира. Мой родной город/моя родная деревня). 12.Туган як табигате. Табигать һәм кеше. Ел фасыллары. Экология ( Природа родного края. Человек и природа. Времена года. Экология). 13.Татарстан Республикасы. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, халкы, елгалары, истәлекле урыннары ( Республика Татарстан. Общие сведения: название, столица, города, население, реки, достопримечательности). 14. Мәдәният, сәнгать (Культура и искусство). 15. Илләр һәм шәһәрләр ( Страны и города). 16. Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. ( Путешествия. Летний отдых. Зимний отдых). 17. Татар халкының күренекле шәхесләре ( Выдающиеся представители татарского народа).
6
Шәхси хат үрнәкләре 1вариант. Мин спорт белән кызыксынам.Дәресләрдән соң айк...
Шәхси хат үрнәкләре 1вариант. Мин спорт белән кызыксынам.Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрим.Спорт миңа бик булыша,чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм. Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим? Исәнме, кадерле дустым Алсу! Синнән хат алгач, мин бик шатландым. Бик зур рәхмәт сиңа! Минем хәлләрем яхшы. Авырмыйм.Әти – әнием, туганнарым да исән-сау. Алардан да сиңа күп сәлам. Мин дә буш вакытта спорт белән шөгыльләнәм. Спорт белән шөгыльләнү миңа да бик ошый. Дәресләрдән соң мин йөзү түгәрәгенә йөрим. Йөзү сәламәтлеккә бик файдалы. Минемчә спортның барлык төрләре дә организмны чыныктыра. Алсу, сиңа укуыңда уңышлар телим. Авырма. Әти- әниеңә, дусларыңа миннән сәлам әйт. Безгә кунакка кил. Миңа хат яз. Сау бул! Сәлам белән дустың Миша. 2015 нче елның 12 нче апреле.
7
2 вариант Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-ән...
2 вариант Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт. Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым. Алсу, мин буш вакытымда китаплар укырга, музыка тыңларга, дусларым белән аралашырга, кинога, театрга йөрергә яратам. Мин спорт белән дә шөгыльләнәм. Волейбол секциясенә йөрим. Миңа тагын хоккей, футбол, йөзү бик ошый. Минемчә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу сәламәтлек өчен файдалы, характерны ныгыта. Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.Сау бул. Сәлам белән дустың Артем. 12 нче апрель, 2015 нче ел.
8
2015 елда хат язуны бәяләү критерийлары К1 Коммуникатив бурычны үтәү Эш тулыс...
2015 елда хат язуны бәяләү критерийлары К1 Коммуникатив бурычны үтәү Эш тулысынча башкарылган:3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү,саубуллашу һәм имзалау фразалары дөрес сайланган.Алынган хатка рәхмәт белдерелгән. 3 Эш башкарылган:3 сорауга да җавап бирелгән,әмма берсенә бирелгән җавап тулы түгел.Хат стилен бозган 1-2 төгәлсезлек барһәм/якиалынган хатка рәхмәт белдерелмәгән. 2 Эш өлешчә башкарылган:2 сорауга гомуми җавап бирелгән, әмма 1 сорауга бирелгән җавап тулы түгел яки 1 сорауга гомумән җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар,итагатьлек формалары сакланмаган. 1 Эш башкарылмаган:2 сораугаҗавап бирелмәгән яки текстның күләме тулмый. 0
9
К2 Текстны оештыру 3 Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга бүленеш...
К2 Текстны оештыру 3 Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга бүленештә хаталар юк,тел чаралары дөрес кулланылган,хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә 2 Текст, гомумән алганда, логик эзлеклелектә төзелгән,ләкин логик бәйләнешләрдә һәм/яки абзацларга бүленештә яки хатның төзелешендә 1-2 төгәлсезлек бар 1 Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган, язма текст төзелешендә 3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килми 0
10
К3 Текстның лексик-грамматик төзелеше Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк бу...
К3 Текстның лексик-грамматик төзелеше Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар файдаланылган(текстны аңлауга зыян китермәгән 1-2 төгәлсезлек рөхсәт ителә) 3 Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар(3-4 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар кулланылган 2 Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар(5-6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә)һәм/якитекстны аңлауга зыян китерә торган 1-2 грамматик хата бар 1 Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6дан күбрәк 0
11
К4 Орфография һәм пунктуация 3 Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки тек...
К4 Орфография һәм пунктуация 3 Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1-2 хата бар 2 Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3-4 орфографик һәм пунктуацион хата бар 1 Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4 тән күбрәк 0
12
Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл...
Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин. Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела. Хатның күләме 40 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый. Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр( шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына.Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.
13
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию