7
  • Презентации
  • Презентация по татарскому языку внеклассное мероприятие Туган телем-иркә гөлем (7 класс)

Презентация по татарскому языку внеклассное мероприятие Туган телем-иркә гөлем (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ
ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ
2
Һәркемнең бар мәңгелектән              Дөньяга бар булган көне.            ...
Һәркемнең бар мәңгелектән              Дөньяга бар булган көне.             Кайсы чорда, кайчан микән            Халкыбызның туган көне –           Туган телнең туган көне?
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
21 февраль – Халыкара туган тел көне
21 февраль – Халыкара туган тел көне
4
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль...
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
5
Ана теле бер булыр 	 Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган...
Ана теле бер булыр Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле. Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора. Коитиро Мацуура – ЮНЕСКО Генераль директоры
6
Дөньда иң-иң матур ил Ул – минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул – мин...
Дөньда иң-иң матур ил Ул – минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел Ул – минем туган телем
7
Туган телләр була бер генә – Туган телнең кадерен бел генә. Татар теле – туг...
Туган телләр була бер генә – Туган телнең кадерен бел генә. Татар теле – туган тел, Безнең газиз булган тел. Әти-әни, әби-бабай Безне сөя торган тел. Шәйхи Маннур
8
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы к...
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
9
И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем! Кайгылар теле түгел син, Шатлыгы...
И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем! Кайгылар теле түгел син, Шатлыгым теле бүген.
10
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган...
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе: ИНГЛИЗ, НЕМЕЦ, ФРАНЦУЗ, ИСПАН, ИТАЛЬЯН, ПОРТУГАЛ, ГАРӘП, ФАРСЫ, РУС, КЫТАЙ, ТӨРЕК, ЯПОН, ҺИНД, ТАТАР ТЕЛЛӘРЕ Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала
11
Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау -кагылмасаң чыңламый . Ф.Яруллин
Тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау -кагылмасаң чыңламый . Ф.Яруллин
12
383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Силец Дини телендә 1 кеше, Афр...
383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә. Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.
13
И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. 						 Г.Тукай
И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Г.Тукай
14
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер. Кат...
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер. Катыштырма вә ләкин телгә телне, Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. Дәрдемәнд
15
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию