7
  • Презентации
  • Презентация на тему Гади җөмлә синтаксисы. (7 класс)

Презентация на тему Гади җөмлә синтаксисы. (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Гади җөмлә синтаксисы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикер хәбәр...
Гади җөмлә синтаксисы. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала. Көз. Агачларда яфраклар саргайган. Җөмлә гади һәм кушма була. Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә гади җөмлә дип атала. Ак томан эченнән кояшның беренче нурлары бәреп чыга. Безгә тизрәк кузгалырга кирәк. (Г.Ә.) Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә дип атала. Менә Идел өстендә, сары табак булып, кояш күтәрелде, бөтен тирә – як кош – корт сайравына күмелде.
2
Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре баш к...
Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре баш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләр ия хәбәр Гади ия Тезмә ия Гади хәбәр Кушма хәбәр Тезмә хәбәр
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Ия. Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, башка сүзләргә буйсынмый...
Ия. Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, башка сүзләргә буйсынмый торган җөмлә кисәге ия дип атала. Ия кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә ия турында ни дә булса әйтелә, ул җөмләнең башка кисәкләренә грамматик буйсынмый, шуңа күрә аны бәйсез кисәк дип атыйлар. Ия исемнәр һәм исем мәгънәсендә килгән барлык сүз төркемнәре белән белдерелә ала: Төн (исем) караңгы.(Г.И.) Алар (алмашлык) урманчы белән уртактан эшләделәр.(Ш.К.) Сөйләшү (фигыль) барып чыкмады.(Ф.Х.) Җылы (сыйфат) сөяк сындырмый, салкын (сыйфат) җанны тындырмый. (мәкаль) Тугыз (сан) өчкә тигез бүленә. Аһ-ваһлар (ымлык) калмады хәзер. Гади ия бер генә сүз белән бирелә: Агачлар яфрак яра. Тезмә ия таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора: Үги ана яфрагы юешрәк урында үсә.
4
Хәбәр Ия турында нәрсә булса да хәбәр итә торган икенче кисәк хәбәр дип атала...
Хәбәр Ия турында нәрсә булса да хәбәр итә торган икенче кисәк хәбәр дип атала. Ул нишли? нишләде? ул нинди? ул кем? ул нәрсә? ул күпме? һ.б. сорауларга җавап бирә. Хәбәр Фигыль хәбәр Исем хәбәр Гади фигыль хәбәр Кушма фигыль хәбәр Тезмә фигыль хәбәр Гади исем хәбәр Кушма исем хәбәр Тезмә исем хәбәр
5
Күктә кояшның әсәре дә күренми. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап,...
Күктә кояшның әсәре дә күренми. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәр фигыль хәбәргә (фигыль белән белдерелә) һәм исем хәбәргә (фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелә) бүленә: Яңгыр кинәт башланды.(Фигыль хәбәр) Акыллы дошман акылсыз дустан яхшырак. (исем хәбәр) Төзелеше ягыннын һәр ике төр хәбәрләрне дә гади, кушма һәм тезмә төрләргә бүлеп йөртәләр. Гади хәбәр бер сүздән тора: Яз килә. Көн матур. Кушма хәбәр мөстәкыйль сүзгә ярдәмлекләр (бәйлекләр, ярдәмче фигыльләр, кисәкчәләр) ялганып ясала: Туганыбыз килгән иде. Яңгыр ява башлады. Китаплар сатылып беткән.
6
Тырышуым синең өчен. Апа матур иде. Сез Солтанмы әле? Тезмә хәбәрләр фразеол...
Тырышуым синең өчен. Апа матур иде. Сез Солтанмы әле? Тезмә хәбәрләр фразеологизм яки таркалмый торган сүзтезмәләр белән белдерәләр. Юлыбыз дәвам итә. Ул тирә – якка күз салды. Бу мәһабәт бина – Казан дәүләт университеты. Әтием алтын куллы.
7
Җөмләнең иярчен кисәкләре. Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап, аларга ия...
Җөмләнең иярчен кисәкләре. Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп киләләр. Иярчен кисәкләр Аергыч Тәмамлык Хәл Аныклагыч Урын хәле Вакыт хәле Рәвеш хәле Күләм хәле Сәбәп хәле Максат хәле Шарт хәле Кире хәл
8
Аергыч. Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен ки...
Аергыч. Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк аергыч була. Ул нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы? сорауларына җавап бирә. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш дип атала. Җанга урын тапмас чаклар була. Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Ул унынчы сыйныфта укый. Аергычлар исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, хәбәрлек сүзләр белән белдереләләр: Шуннан соң мин аны икенче көнне кичке ашка керер алдыннан шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Нургали ага өстәлдән көмеш кыңгырау алды. Бүген күп эш эшләнде.
9
Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар. Предметны бер генә яктан (төсе, формасы, т...
Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар. Предметны бер генә яктан (төсе, формасы, тәме һ.б.) ачыклап килгән аергычлар тиңдәш аергычлар дип атала. Умарта кызы иң матур, иң ачык, иң хуш исле чәчәкләргә кунды. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар тиңдәш булмаган аергычлар дип атала. Кыз кулына зур кызыл туп тоткан.
10
Тәмамлык. Тамамлык җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә һәм...
Тәмамлык. Тамамлык җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә һәм кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем турында? нәрсә турында? һ. б. сорауларга җавап бирә. Атның муеннарын сыйпадым. Ул әтисе белән яши. Алтыдан икене алам. Туры һәм кыек тәмамлыклар. Тәмамлыклар туры һәм кыек тәмамлыкларга бүленәләр. Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала: Җәй көнен яздым бераз: языйм әле кыш, көзләрен. Мин үз тирәмдә сәер хәлләр күрә башладым. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары һәм бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә торган тәмамлыклар кыек тәмамлыклар дип атала: Әйтерсең дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк. Без бу кыз белән таныш идек. Абыйга көн саен кызлардан хат килә.
11
Хәлләр. Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә...
Хәлләр. Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең һәм билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм – дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип атала. Хәлләр ничек? кайчан? кайда? нигә? ни өчен? ни сәбәпле? нишләсә? нәрсәгә карамастан? һ.б. сорауларга җавап бирәләр: Кич белән йокларга яттык. Без быел авылда рәхәтләнеп ял иттек. Көн гаять матур иде.
12
Хәл төркемчәләре. Хәлләр мәгънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: вакыт хәл...
Хәл төркемчәләре. Хәлләр мәгънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: вакыт хәле, урын хәле, сәбәп хәле, максат хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, шарт хәле, кире хәл. Урын хәле эш яки хәлнең урынын белдерә, кая? кайда? каян? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Килеш кушымчалары: -га\-гә, ка\кә, -дан\-дән, -тан\-тән, -да\дә, -та\-тә. 2. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: эчендә, өстендә, арасыннан, янында,буена, буйлап һ.б. Кердем карурманга Бер кычкырып җырларга.(Г.З.) Өй артындагы бакчадан Өзеп алдым бер йөзем.(Җ.) Тирә – якта кошлар сайрый.(Р.Б.) Ком сахрасы буйлап автобус бара да бара.(С.С.) Авыл артында җимеш бакчалары урнашкан.(С.С.) Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный.(Г.С.)
13
Вакыт хәле эш - хәлнең вакытын, башлануын, бетүен белдерә, кайчан? кайчанга...
Вакыт хәле эш - хәлнең вакытын, башлануын, бетүен белдерә, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Килеш кушымчалары Хәл фигыль формалары: -гач\-гәч, -ганчы\-гәнче. Сыйфат фигыль формасы: -ган\-гән + да\дә Исем фигыль формасы: -у\-ү + -га\-гә. 5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: чакта, вакытта, арада, соң һ.б. Узган ел малай әтисе белән комбайнда эшләгән иде.(Ф.Ш.) Йомшак кына җемелдиләр Йолдызлар җәйге кичтә.(Л.А.) Борынгы урманның борылмасына җиткәч, артына әйләнеп карады.(С.С.) Күзләреңне ачканда, син инде боз өстендәге тирән карга чумган буласың. (Г.Б.) Мендәр өстендә утырган эре бөртекле чал чәчле карчыкны күрүгә үк таныды. (М.Г.) Мине күрү белән торып басты. (Х.С.)
14
Рәвеш хәле эшнең ни рәвешле, ничек үтәлүен белдерә, ничек? ни рәвешле? сорау...
Рәвеш хәле эшнең ни рәвешле, ничек үтәлүен белдерә, ничек? ни рәвешле? сорауларга җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Янәшә тору. Охшату-чагыштыру кушымчасы: -ча\чә, -дай\дәй. Хәл фигыль формасы: -ып\-еп,п, а\ә, ый\и 4. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: кебек, хәлдә, сыман һ.б. Карт имәннәр салмак кына шаулыйлар.(М.М.) Зарима сабыйларча чыркылдап көлә башлады.(М.Г.) Су өсте көмеш көзгедәй балкып тора.(Г.С.) Атлар, чаптырып, югары очка менеп китәләр. (М.Г.) Кычкырып көлешә-көлешә кар атышкан игезәкләргә карый-карый атлады.(М.Г.) Ике бите ут сыман кызышты.(Н.Г.) Осталар таштан, биек итеп, нигез салдылар. (М.Х.)
15
Күләм хәле эш яки хәлнең, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп килә, күпме?...
Күләм хәле эш яки хәлнең, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп килә, күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар 1. Янәшә тору. 2. Чыгыш килеше кушымчасы: -дан\-дән. –тан\тән. 3. Охшату-чагыштыру кушымчасы: -дай\дәй. 4. Хәл фигыль формасы: -ганчы \-гәнче, -канчы\-кәнче 5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: кадәр, чаклы, саен, кабат , тапкыр, чамасы һ.б. Кыскасы, без барыбыз да ялны искитмәле матур, күңелле итеп үткәрдек.(Х.С.) Су буендагы кыяк үлән Билдән күмә торгандыр. (К.Б.) Сөлге, җәймә ише әйберләре дә сөттәй ак. (С.С.) Бер әйләнеп, бер тулганып, Туйганчы карыйм әле. (Җ.) Нурислам Мәскәүдән атна саен хат язып торды. (Р.В.) Әтәч өченче кабат кычкырды. (Р.С.) Мин тамгалы бүрене тагын бер тапкыр күрдем. (Ф.Ш.)
16
Сәбәп хәле эш – хәлнең сәбәбен белдерә, ник? ни өчен? ни сәбәпле? нигә? ниле...
Сәбәп хәле эш – хәлнең сәбәбен белдерә, ник? ни өчен? ни сәбәпле? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Килеш кушымчалары: -га\гә, -ка\кә, - дан\дән, тан\тән 2. Хәл фигыль формалары: -гач\гәч, кач\кәч, ып, еп, п. 3. Исем фигыль формасы: -у\-ү + дан\ дән. 4. Сыйфат фигыль формасы: -ган\-гән + -га\гә юнәлеш килеше яки –нан\нән чыгыш килеше кушымчасы. 5. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: күрә, өчен, аркасында, сәбәпле. Тавышка тирмәдән абыйсы йөреп чыкты.(М.Г.) Аптырагач, иптәш кызларына яздым. (Х.С.) Моратбакый, җиңел сулап, гел киеренке утырудан талган буыннарын язып җибәрде. (М.Г.) Әллә кече яшьтән апасы тирәсендә кайнашканга, кыз кыю булып үсте. (С.С.) Хәзергә әле, әнә, романын язып бетермәгәнгә күрә генә, болай гади бер кеше кыяфәтендә йөридер кебек иде. (Р.Т.)
17
Максат хәле эш – хәл, хәрәкәтнең максатын белдереп килә, ни өчен? нигә? нинд...
Максат хәле эш – хәл, хәрәкәтнең максатын белдереп килә, ни өчен? нигә? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Юнәлеш килеше кушымчасы: -га\-гә, -ка\-кә. Инфинитив формасы: ырга\-ергә, -арга\-әргә, -рга\-ргә. 3. Бәйлекләр, бәйлек сүзләр: өчен, дип, максатыннан, ниятеннән. Ак каеннар арасына Килгән идем җиләккә. (М.Р.) Әби булышырга кызын чакырды.(Ә.) Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга Кошлар күк җырларга килдем мин. Мин монда сезне күреп чыгар өчен генә кердем. (Х.С.) Малай уйнавыннан туктаган һәм кайтырга дип кузгалган. (Р.Б.)
18
Шарт хәле җөмләдә эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килә, нишләсә...
Шарт хәле җөмләдә эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килә, нишләсә? нинди шартларда? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар Шарт фигыль формасы: -са\-сә. Ияртүче теркәгеч: әгәр + -са\-сә. Сорау кушымчасы: -мы\-ме. Бәйлек, бәйлек сүз: икән, исә. Абыйсының шигырен ишетсә, Заһит, мөгаен, йомшарыр иде. (С.С.) Әгәр соңга калсам җитешә алмаячакмын. (М.Г.) Адымнарыңны акрынайттыңмы, тормыш тәмен белеп, җай гына чөкердәшеп баручы ак яулыклы, чәчәкле читек кигән әбиләр, матур картая белгән бабайлар төркеме белән тигезләшәсең. (М.Г.) Туа икән инсан, вакытның бер кисәге булып яши башлый. (Р.С.) Ал яраннар кебек алсулана Бәгырькәем, мине күрде исә. (Р.В.)
19
Кире хәл җөмләдә көтелгән эш – хәлнең киресен белдерә, нишләсә дә? нәрсәгә к...
Кире хәл җөмләдә көтелгән эш – хәлнең киресен белдерә, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә. Бәйләүче чара Мисаллар 1. Шарт фигыль формасы: -са\-сә + да, дә кисәкчәсе. 2. . Хәл фигыль формасы: ып, еп, п яки гач\гәч + та, тә кисәкчәсе. Боерык фигыль формасы: -сын\-сен. 4. Бәйлек сүз: карамастан. Арысалар да, арыганлыкларын сиздермәскә тырышты малайлар. (Ф.Ш.) Төш икәнен белеп тә, уянасы килмичә, дәвамын күрергә теләгән кеше халәтендә иде ул. (М.Г.) Ләкин никадәр генә яратмасын, кадерләмәсен, карт морза аларны, ул хисләрне угланга сиздерүне кирәк тапмады.(Ф.Л ) Яшь булуына карамастан, ул эшләрнең үзәгендә әлеге дә баягы Миңсылу бөтерелер иде. (М.Х.)
20
Җөмлә кисәкләренең аерымлануы. Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ерак...
Җөмлә кисәкләренең аерымлануы. Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту дигән сүз. Төрле җөмлә кисәкләре төрле шартларда аерымланалар. Аергычлар үзләре ияргән сүзгә кире тәртиптә аерылмыштан соң килсәләр аерымланалар: Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, киң күкрәкле, тимер бәдәнле. (М.Җ.) Бер җирдә юк камыш сабаклары, андагыдай шаулый торганнар. (Һ.Т.) Инверсияләнеп килгән аергычлар төп җөмлә интонациясе эчендә булырга тиешләр, ягъни алар җөмлә тәмамлаганчы әйтеләләр. Инверсияләнгән аергыч тәмамланган җөмләдән соң , аерым җөмлә кебек, хәбәр итү интонациясе белән әйтелсә, ул өстәлмә дип таныла һәм язуда төп җөмләдән нокта, сорау яки өндәү билгесе аерыла: Күк йөзендә болыт ертыклары арасыннан кәкре ай сыныгы күренгәләп куя. Тонык, ямьсез. (Э.К.)
21
Тәмамлыклар (бары тик кыек тәмамлыклар гына) инверсияләнеп килсәләр һәм җөмл...
Тәмамлыклар (бары тик кыек тәмамлыклар гына) инверсияләнеп килсәләр һәм җөмлә интонациясе эчендә калсалар, тыныш билгесе белән аерымланалар: Ул бик яхшы поэма язган, мәхәббәт турында. Тәмамлыклар инверсияләнеп җөмлә ахырына куелсалар һәм, җөмлә интонацион яктан тәмамлангач, аерым җөмлә интонациясе белән әйтелсәләр, алар өстәлмәләр булалар һәм төп җөмләдән нокта, сорау һәм өндәү билгеләре белән аерылалар: Шәһәрдән кичә генә кайттым мин. Әти белән. (Ш.У.)
22
Аерымланган хәлләр. Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм ярымхәбә...
Аерымланган хәлләр. Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт һәм кире хәлләр аерымлана. Урын хәле аерымланмый. Ял иткәч (вакыт хәле), без бакчага чыктык. Алар, сөйләшә - сөйләшә (рәвеш хәле), бакчага кереп киттеләр. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр (күләм хәле), профессор институттан чыкмады. Югары белем алырга дип (максат хәле), ул башкалага күчеп килде. Әгәр бик теләсәк (шарт хәле), без кичкә кайтып җитәбез. Бик арсалар да (кире хәл), турислар ял итәргә туктамадылар.
23
Аныклагыч. Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык...
Аныклагыч. Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек бирә торган иярчен кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагыч ачыклап килгән сүз (ияртүче сүз) аныкланмыш була. Аныклагыч астына ике дулкынлы сызык сызыла. ( ) Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген аныклап, төгәлләп килә ала. Аныклагыч аныкланмышы соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап бирә: Сәвия әнисе яраткан көйне – “Рамай”ны уйный иде - ягъни нинди көйне? Кәҗә рәхмәт әйтә: сакалын селкетә - ягъни нишли? Кеше гомере сүнгәч, аны икенчеләр, ягъни яшь буыннар дәвам итә - ягъни кемнәр?
24
Аерымланган аныклагычлар. Аныкланмышы белән бер грамматик формада ярашкан аны...
Аерымланган аныклагычлар. Аныкланмышы белән бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана: Миңа, малай кешегә, кыю булырга кирәк - юнәлеш килешендә ярашканнар. Уңда, урман буенда, ат көтүе йөри - икесе дә урын –вакыт килеше формасында килгән. Аныкланмышы белән бер грамматик формада булган аныклагыч аерымланмый: Сез дусларны сагынам - аныкланмыш (сез) баш килештә, аныклагыч (дусларны) төшем килешендә. Билгеләү алмашлыклары (үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе..) һәм җыю саннары белән белдерелгән алмашлыклар да аерымланмый: Без икәү кайтып киттек. Алар барысы да тынып калдылар.
25
Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре. Аерымланган аныклагычлар аны...
Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре. Аерымланган аныклагычлар аныкланмышыннан өтер, сызык, ике нокта һәм җәяләр белән аерып күрсәтелә. Мисаллар Тыныш билгеләренә аңлатма 1. Иртән без, өч кеше, катерда утыра идек инде. (С.С.) Өтер. Алмашлык яки рәвеш белән белдерелгән аныкланмыш күләмен чикләгәндә. 2. Колхозның барлык кешеләре, хәтта картлары һәм карчыклары да, тырышып эшләделәр. Аныклагыч аныклаучы теркәгеч белән булганда. 3. Өч сугышчы еракка, разведкага, бүген генә киттеләр. (А.Шамов) Урын хәлен аныклаганда. 4. Ул унтугыз яшендә, матур вакытында, фронтта һәлак булды. Вакыт хәлен аныклаганда. 5. Нектар – баллы сыекча – күбәләкләр өчен генә түгел, башкаларга да азык. (К.Т.) Сызык. Аныклагыч та аныкланмыш та ярашып килгән исемнәр белән белдерелсә. 6. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.(Г.Т.) Ике нокта. Фигыльләр белән белдерелгән кисәкләр яки хәбәр аныкланганда. 7. Черелдәвекләр (сызгырак чыпчыклар) кешедән курыкмыйлар. (К.Т.) Җәяләр. Тәрҗемә итү, искәрмә яки аңлатма бирү тәртибендә аныкланганда.
26
Җөмләнең модаль кисәкләре. Сөйләүченең чынбарлыкка (тыңлаучыга, җөмлә эчтәлег...
Җөмләнең модаль кисәкләре. Сөйләүченең чынбарлыкка (тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә, төзелешенә һәм сөйләү обстановкасына) мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләр җөмләнең модаль кисәкләре дип атала. Дускай, сиңа бүләк итәр идем Илкәемнең иркә гөлләрен. (М.Җ.) Кыскасы, алар урманны кадерләп, саклап тоталар иде.(М.М.) Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр Кереш сүзләр
27
Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Сөйләм төбәлгән затны, әйберне...
Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Сөйләм төбәлгән затны, әйберне белдерүче сүзләр эндәш сүзләр дип аталалар. Эндәш сүзләр баш килештәге төрле исемнәр белән белдереләләр, җөмләнең теләсә кайсы урынында киләләр, җыйнак һәм җәенке булалар, җөмләнең гомуми интонациясеннән аерым әйтеләләр: Әнием, мин сине бик яратам. Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил! Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла, көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән языла. Кадерле кунаклар! Өстәл янына утырыгыз. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый: И сабыйлар, эшләгез сез.... (Г.Т.)
28
Кереш сүзләр. Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрле мөнәсәбәтен...
Кереш сүзләр. Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрле мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип аталалар. 1. Фикерне йомгаклаучы: димәк, шулай итеп, шул рәвешле, бәс, кыскасы... 2. Чикләүне белдерүчеләр: башлыча, ниһаять... 3. Шикләүне, икеләнүне белдерүчеләр: ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, ахры, мөгаен, шәт... 4. Билгесезлекне белдерүчеләр: нигәдер, никтер, ничектер, ни өчендер... 5. Фикернең тәртибен белдерүчеләр: беренчедән, бердән, икенчедән, барыннан да элек... 6. Фикернең шиксез булуын белдерүчеләр: әлбәттә, чынлап та, билгеле, дөрес, шиксез, һичшиксез, бәхәссез, табигый... 7. Фикер чыганагын белдерүчеләр: минемчә, безнең уйлавыбызча, аларча, алар фикеренчә, ди, диләр... 8. Үтенүне белдерүче: зинһар. 9. Игътибар җәлеп итүне белдерүчеләр: кара әле, тыңла, гафу ит, беләсең килсә, әйтсәм әйтим... 10. Фикернең үзара мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр: мисал өчен, хәер, гомумән, киресенчә, мәсәлән... 11. Сөйләүченең төрле тойгыларын белдерүчеләр: имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи...
29
Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Кереш сүзләр җөмләнең төп интонациясеннә...
Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Кереш сүзләр җөмләнең төп интонациясеннән бик аз гына аерылып торалар, һәм пауза кыска була. Кереш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла: Без, мөгаен, бу мәсьәләнең җитдилеген уйлап бетермәгәнбез. (М.Ә.) Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр...(Ф.К.) Элекке заманда бер карт яшәгән, ди... (Әкият)
30
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм...
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәш була ала. Тиңдәш кисәкләр җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин. Чыршы белән нарат кышын да яшел. Бу җөмләдә чыршы белән нарат сүзләре – җыйнак тиңдәш ияләр. Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-якка ямь биреп торалар - җәенке тиңдәш ияләр: аларның үзләренә ияреп килгән сүзләре бар. Тиңдәш кисәкләр үзара тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы интонацияләре ярдәмендә бәйләнәләр: Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр. Кар һәм боз эреде, сулар йөгерде.
31
Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. 1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгә...
Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. 1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында өтер куела: Мин торам кырларда, болында, урманда. (Г.Т.) 2. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, да, та, яки, яисә, я теркәгечләре кабатланмаса, өтер куелмый: Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.(Г.Т.) 3. Каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнгән тиңңәш кисәкләр арасына өтер куела: Син авылга кайттың, ләкин безгә кермәдең. 4. Кабатланып килгән теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела: Ул инде яза да, укый да, рәсем ясый да белә. 5. Кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасында сызык куела: Йөгерәм, йөгерәм – куып җитә алмыйм. 6. Үз өчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында нокталы өтер куела: Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь – яшел хәтфә үләннәргә сокланып йөрде, кыш көне туңып, яз көне терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. (Г.К.)
32
Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янын...
Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында аларны алмаштыра торган сүзләр дә килергә мөмкин. Андый сүзләрне гомумиләштерүче сүзләр дип атыйлар. Алар һәммәсе, бөтенесе, барысы кебек алмашлыклар, түбәндәгеләр, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр, тагы барлык, түбәндәге, мондый, бөтен кебек сүзләр белән килгән исемнәр ярдәмендә дә белдерелә. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела: Һәммәсе: ирләр, хатын – кызлар үзләрен аямыйча эшлиләр иде. (Ш.К.) Тиңдәш кисәкләрдән соң килән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела: Кояш, офык, гөлләр, язлар таңы – караңгыга чумган барысы да. (Г.Аф.)
33
Җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемләү. Төркемләү принцибы 	Җөмлә төре...
Җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемләү. Төркемләү принцибы Җөмлә төре Мисаллар 1. Грамматик яктан таркалу –таркалмавына карап грамматик таркала торган таркалмый торган Ялт! Шул арада машинага утырып та сызды. 2. Әйтү максатына карап хикәя сорау боерык Яңгыр ява. Туктадымы әле? Зонтикларны алыгыз! 3. Тойгының дәрәҗәсенә карап гадәти тойгылы Яңгыр кирәк.Ура! Яңгыр ява! 4. Күренешне раслау яки инкяр итүгә бәйле рәвештә раслау инкяр Тиздән печәнгә төшәрләр. Бала һаман йокламый. 5. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап җыйнак җәенке Кар эри. Күктә ак болытлар йөзә. 6. Оештыручы үзәкнең ничә булу мөмкинлегенә карап бер составлы ике составлы Бүген бик арылды. Озын караңгы төннәр башланды. 7. Хәбәрлекнең санына карап гади кушма Тиздән игеннәр өлгерер.Мәдинә җыелыштан өйгә кайтып кергәндә, Фәрит әле йокламаган иде. (Ш.Камал) 8. Мәгънә тулылыгы өчен кирәк булган кисәкләрнең булу – булмавына карап. тулы ким Бүген кизү кем? Мин. (Ә.Еники)
34
Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе: Әйтү максаты ягыннан төре билгелә...
Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе: Әйтү максаты ягыннан төре билгеләнә. Җыйнак яки җәенке икәнлеге әйтелә. Бер составлы яки ике составлы булуы күрсәтелә. Тулы яки ким булуы әйтелә. Раслау яки инкарь булуы билгеләнә. Тиңдәш кисәкләре яки аерымланган кисәкләре булу-булмавы күрсәтелә. Гади җөмлә икәнлеге әйтелә. Шартлы билгеләр ярдәмендә җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерелә. Быел җәй көне Гөлшаһидә Казанга - врачларның белемнәрен күтәрү курсларына укырга килде. (Г.Ә.) Бу – хикәя, җәенке, ике составлы, тулы, раслау, аерымланган аныклагычлы гади җөмлә.
35
Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар, контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен бире...
Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар, контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен биремнәр. 1 вариант. Җөмлә ничек оеша? бер яисә ике сүзнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе нигезендә ике мөстәкыйль төшенчәне оештыру, аларны үзара бәйләп кую нигезендә. бер сүзнең икенче сүз турында өстәмә аныклык , мәгълүмат бирүе нигезендә. Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр булып кайсы кисәкләр санала? баш кисәкләр иярчен кисәкләр модаль кисәкләр Иярчен кисәкләргә кайсы җөмлә кисәге керми? аергыч тәмамлык хәлләр аныклагыч эндәш сүзләр
36
4. Иягә нинди билге хас түгел? баш килештә генә килә ия составында күплек, та...
4. Иягә нинди билге хас түгел? баш килештә генә килә ия составында күплек, тартым кушымчалары була таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора ия янында бәйлекләр, бәйлек сүзләр килергә мөмкин Аергычка нинди үзенчәлек хас? исем белән бирелгән кисәкне ачыклый фигыль белән бирелгән кисәкне ачыклый бары тик сыйфат белән генә белдерелеп, барлык сүзтөркемнәрен ачыклый 6. Тәмамлыкка нинди үзенчәлек хас? исем белән бирелгән кисәкне ачыклап килә ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә эш – хәрәкәт үтәлүгә бәйле затны, предметны белдерә эш – хәрәкәтнең үтәлү характерын белдерә
37
7. Аныклагычка нинди үзенчәлек хас? ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә аны...
7. Аныклагычка нинди үзенчәлек хас? ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә аныклык бирә ияртүче сүз урынында килеп, аңа өстәмә аныклык бирә ияртүче сүздән соң килеп, аңа өстәмә аныклык бирә Хәлләрнең кайсы төре аерымланмый? вакыт хәле күләм хәле урын хәле барлык хәлләр дә аерымлана Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче җөмлә кисәгенә нәрсә керә? эндәш сүз кереш сүз аныклагыч тәмамлык
38
Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ничек...
Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ничек атала? кереш сүзләр өстәлмәләр күзаллаучы баш килеш гомумиләштерүче сүзләр Тиңдәш кисәкләрне үзара теркәүче чаралар нинди? ияртүче теркәгечләр тезүче теркәгечләр һәм санау, каршы кую интонацияләре аныклау интонациясе 12. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? бер составлы – ике составлы гади – кушма тулы – ким
39
Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле җөмлә кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләлә...
Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле җөмлә кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди булалар? тулы –ким гади –кушма раслау – инкяр бер составлы – ике составлы Бер составлы җөмләләр нинди үзенчәлеккә ия булалар? бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп карарга мөмкин бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп булмый мәгънә тулылыгы өчен кирәкле кисәкләрнең берсе кулланылмый Кайсы төр җөмләләр бер составлы җөмләләр төркеменә керми? атау җөмләләр фигыль җөмләләр сүз җөмләләр ким җөмләләр
40
16. Кайсы төр җөмләләр бер составлы фигыль җөмләләр төркеменә керми? билгеле...
16. Кайсы төр җөмләләр бер составлы фигыль җөмләләр төркеменә керми? билгеле үтәүчеле билгесез үтәүчеле гомуми үтәүчеле үтәүчесез кузаллаучы баш килеш 17. Атау җөмләләрдә баш кисәк нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? бары тик исемнәр фигыльләрдән кала башка сүзтөркемнәре барлык сүз төркемнәре 18. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? хикәя –сорау-боеру-тойгылы җыйнак-җәенке раслау-инкяр
41
19. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүлен...
19. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүленәләр? тулы-ким җыйнак – җәенке раслау –инкяр 20. Хәбәрлек санына карап, җөмләләр нинди төрләрә бүленәләр? гади –кушма бер составлы-ике составлы тулы-ким 21. Баш килештәге сүз җөмлә алдына куелып, аның турында нинди дә булса бер фикер әйтелә. Бу синтаксик төзелмә ничек атала? эндәш сүз өстәлмә күзаллаулы баш килеш 22.Чынбарлыктагы күренешләргә мөнәсәбәттә җөмләләр нинди төркемгә бүленәләр? раслау – инкяр җыйнак –җәенке хикәя –сорау – боеру - тойгылы
42
2 нче вариант. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Нинди саф тавы...
2 нче вариант. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Нинди саф тавыш! (Ә.Б.) хикәя җөмлә сорау җөмлә боеру җөмлә тойгылы җөмлә 2. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кем бар анда? хикәя җөмлә сорау җөмлә боеру җөмлә тойгылы җөмлә 3. Хикәя җөмләне табыгыз: Күпме хатирәләр! (Ә.Е.) Эш нәрсә соң? (Ф.У.) Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде. (Г.М.) Ләкин моңа кем җавап бирә алачак? (Г.И.)
43
4. Боерү җөмләне табыгыз: Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.) Хәлимов, син кая...
4. Боерү җөмләне табыгыз: Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.) Хәлимов, син кая барасың? (М.М.) Шаулама, йокласын. (М.Ә.) Ут аламыни безне! (М.Ә.) 5. Сорау җөмләне табыгыз: Без юлыбызны дәвам иттек. (Г.С.) Мине дә утырттып барасызмы? (А.Г.) Хуш, кичке авылдагы тынычлык. (Г.Ис.) Мин йоклый алмыйм. (Г.Т.) 6. Тойгылы җөмләне табыгыз: Безгә кереп чык әле. Күк йөзе зәп-зәңгәр.(М.М.) Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың? (Ә.Е.) Күңелле бу дөнья! (Ш.М.) 7. Җөмләнең төрен билгеләгез: Кайчан кайттың? җыйнак җәенке
44
8. Җөмләнең төрен билгеләгез: Класс шауларга тотынды. (М.М.) җыйнак җәенке 9....
8. Җөмләнең төрен билгеләгез: Класс шауларга тотынды. (М.М.) җыйнак җәенке 9. Җыйнак җөмләне табыгыз: Монда да без бөек Тукайга бурычлы.(Г.Б.) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.) Болар - кызыллыр иде, матурлар иде.(Г.И.) Ислам кинәт торды да дәшми – тынмый китеп барды. (М.Х.) 10. Җәенке җөмләне табыгыз: Кошлар кайтты. Нигә капка ачык тора? Сагать туктаган. Яңгыр ява. 11. Җөмләнең төрен билгеләгез: Телләр белгән - илләр белгән. (М.) раслау инкяр
45
12. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. (М.Ә.) раслау инкяр 13. Р...
12. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. (М.Ә.) раслау инкяр 13. Раслау җөмләне табыгыз: Безнең өчен бу сорау – сорау түгел.(М.М.) Су тирәнәя төште. (М.Ә.) Ат карышмады. (М.Ә.) Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.) Инкяр җөмләне табыгыз: Безгә китәргә кирәк. Көн салкын. Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш. Бу турыда әнигә әйтте юк. (М.Ә.) 15. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Миңа Осланда Гариф исемле бер әфәндене күрергә һәм аның белән танышырга кирәк иде. (Ф.Ә.) бер составлы ике составлы
46
16. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Ап – аяз бер яз көнен...
16. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Ап – аяз бер яз көнендә кырда йөрдем көн буе.(Ш.Б.) бер составлы ике составлы 17. Бер составлы җөмләне сайлап алыгыз: Туры сүз таш яра.(М.) Яхшы сүз балдан татлырак. (М.) Ике уйла, бер сөйлә.(М.) Тел кылычтан үткен.(М.) 18. Җөмләнең төрен билгеләгез: Олыларны хөрмәт итәргә кирәк. атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә 19. Җөмләнең төрен билгеләгез: Урамда салкын. атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә
47
20. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Син бүген безгә киләсеңме? Әлбә...
20. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Син бүген безгә киләсеңме? Әлбәттә! атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә 21. Атау җөмләне сайлап алыгыз: С агындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.) Эзләр...Алар, чыннан да, ниләр генә сөйләми. (Г.Х.) Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. (Ә.Б.) Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.) 22. Сүз җөмләләрне сайлап алыгыз: Кызым, сиңа әйтәм. Ярар. Җәйге җылы төн. (Г.Ә.) Көз.
48
23. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез: Хәбир абыйны эзләп килүем....
23. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез: Хәбир абыйны эзләп килүем. (А.Г.) билгеле үтәүчеле җөмлә билгесез үтәүчеле җөмлә гомуми үтәүчеле җөмлә үтәүчесез җөмлә 24. Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз: Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. (М.) Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.) Тауга карап тау булып булмый.(М.) Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр. (Г.Р.) 25. Ике составлы җөмләне табыгыз: Умырзая җыйдык, кошлар сайравын тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек.(Г.М.) Аның күзләренә ак төшкән. (М.Г.) Менә өй эче. (Ә.Е.) Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә, нидер эшлисе, кырасы – ватасы килә. (Н.Ф.)
49
26. Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез: Моңа кадәр күренмәг...
26. Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез: Моңа кадәр күренмәгән кошлар, таң калдырып, җыр башлап җибәрәләр. Волга ягыннан җиләс җил исеп китә. Апрель җиле, язгы җил... (И.А.) ким җөмлә өстәлмә күзаллаулы баш килеш 27. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Әдәп! Әдәпнең төбе – яхшы гадәт. (М.) атау җөмлә күзаллаулы баш килеш өстәлмә ким җөмлә 28. Җөмләнең төрен билгеләгез: Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы. (М.Җ.) гади кушма 29. Җөмләнең төрен билгеләгез: Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. (М.Х.) гади кушма
50
Текстларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә. № 1. Бу хәл кыш көне булды. Шул...
Текстларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә. № 1. Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне, күл буйлап чаңгыда йөргәндә, чаңгыларым җырлап җибәрмәсенме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә – юньдә ап –ак кар, үзәккә үтәрлек салкын. №2. Төннең иң кыска вакыты. Без печәнгә төштек. Менә берзаман, күңелле елмаеп, кояш күтәрелә. Сәгать биш тә тула. Шунда яшел чәчәк төймәләре, сүз куешкандай , бердәм ачылып китә. Болар – ак төнбоеклар.
51
№ 3. Иртәдән бирле көн матур, кояшлы тора иде. Көтмәгәндә, көнбатыштан яңгыр...
№ 3. Иртәдән бирле көн матур, кояшлы тора иде. Көтмәгәндә, көнбатыштан яңгыр болытлары күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исеп куйды, агач яфракларын җилфердәтте. Яшенле яңгыр буласын сизенгән кебек, кошлар чырылдап оча башлады. № 4. Тимгелле түндербаш (елан көпшәсе) – кишергә охшаган икееллык үсемлек. Аның яфраклары каурый сыман, чәчәкләре кечкенә зонт астына җыелган кебек. Ул - агулы үсемлек. Аны кабып караган кеше агулана.
52
Җөмләләрдә синтаксик анализ ясарга. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырг...
Җөмләләрдә синтаксик анализ ясарга. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. (Г.К.) Кинәт җылытып җибәрде. (Х.Х.) Көзен безне Мәскәүгә кайтардылар.(Г.А.) Хәзер бик күңелле чак. (А.Ш.) Иске мәдрәсәнең бер бүлмәсе. (К.Т.) Юлларымның башы синдә, урман! (Һ.Т.) Әйтче, кошчыгым, кая очасың? (Ф.К.) Заһит, дулкынланып, сак кына хәрәкәтләр белән конвертны ачты. (М.Ә.) Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. (Ә.Ф.) Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! (Ә.Е.)
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию