7
  • Презентации
  • Презентация“Шәүкәт Галиев иҗатының балалар психологиясенә тәрбияви йогынтысы”

Презентация“Шәүкәт Галиев иҗатының балалар психологиясенә тәрбияви йогынтысы”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Эшне башкарды: 7 нче сыйныф укучысы Ясовиев Рузәл Руслан улы Җитәкче: Әгер...
Эшне башкарды: 7 нче сыйныф укучысы Ясовиев Рузәл Руслан улы Җитәкче: Әгерҗе шәһәре 4нче урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Лидия Илдус кызы Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе Фәнни-иҗади эш: “Шәүкәт Галиев иҗатының балалар психологиясенә тәрбияви йогынтысы”
2
Татар балалар әдәбиятын Шәүкәт Галиев исеменнән башка күз алдына китерүе дә...
Татар балалар әдәбиятын Шәүкәт Галиев исеменнән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның кайсы гына әсәрен алсак та, нечкә психологик зәвык, кечкенә дустының һәрбер күңел кичерешен тоеп эш итә белүен күрәбез.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
“Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйл...
“Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек , тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую. Иң мөһиме шул: шәхеснең мөстәкыйльлеге. Калганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаксызлыгына таянып үзе ирешер!”- дип яза Шәүкәт Галиев.
4
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын,...
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә-юньдәге күренешләрнең “төсләрен”, “холыкларын” аерып күрсәтә.
5
Төрле мәгънә аңлаткан сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең охшаш яңгырашына нигезлән...
Төрле мәгънә аңлаткан сүзләрнең яки сүзтезмәләрнең охшаш яңгырашына нигезләнгән каламбурлар шигырьгә комизм-шаяру төсмере бирә, сүз үткенлеге тудыра. Ш. Галиевтә омоним, омограф һәм этимологиягә таянган бик күп матур үрнәкләр очратабыз. Без безсез яшәмибез, Безсез без эшләмибез- Итекче без өчебез. Өчебезгә ике без.
6
Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтә ка...
Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтә калдырмый. Шәвәли сүзләрне гел үзенчә күрә: Бабай тикмәгә Таянмый таяк, “Таяк” эчендә Бар икән “аяк”.
7
Балаларның танып-белүе, логик фикер йөртә башлавы турыдан-туры сүзләр дөньяс...
Балаларның танып-белүе, логик фикер йөртә башлавы турыдан-туры сүзләр дөньясына бәйле. Ш. Галиев шигырьләрендә каламбурлар, полиндромнар, шигъри табышмаклар, сүз уйнатулар балаларны туган-якны яратырга, аның нечкәлекләрен, серләрен ачарга, телнең нинди олы көч икәнен аңларга өйрәтә.
8
Ш. Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршыл...
Ш. Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы,кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.
9
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын,...
Шагыйрь сөйләшә белергә дә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә. Бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына балаларга тирә-юньдәге күренешләрнең “төсләрен”, “холыкларын” аерып күрсәтә.
10
Ш. Галиев - балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда...
Ш. Галиев - балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана.
11
Хәсән Туфан “Киләчәккә барырлык иҗат” исемле мәкаләсендә Ш. Галиевның иҗатын...
Хәсән Туфан “Киләчәккә барырлык иҗат” исемле мәкаләсендә Ш. Галиевның иҗатын болай бәяли: “Балалар өчен язу (дөресе – чын әдип, шагыйрь буларак яза алу) - җитдирәк , аерата җаваплы эш ул. Шәүкәт балалар әдәбияты төбәгенә зур әдәбият мәйданында сыналган, танылган чын шагыйрь хәлендә килеп керде. Керде һәм нәниләрнең, Тукайча әйткәндә, “фәрештә валчыклары”ның ак, пакь, саф күңелләренә җан азыклары өләшү эшенә кереште. Шигъри теленең матурлыгы, җиңеллеге, ритмикасының җырлап, чишмә кебек челтерәп торуы күңелне күтәрә, шатлык тудыра...”
12
Шәүкәт Галиев, чын мәгънәсендә, бала күңелле, укучысының кечкенә булуына кар...
Шәүкәт Галиев, чын мәгънәсендә, бала күңелле, укучысының кечкенә булуына карамастан, аңа олыларча ихтирам белән мөрәҗәгать итеп язуы, бөтен хис- кичерешләрен үзе аша үткәреп эш итә белүе балалар психологиясенә дөрес йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Аның әсәрләре үсеп килүче киләчәк буынны дөрес тәрбияләргә булышлык итә.
13
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию