7
  • Презентации
  • Презентация по татарскому языку на тему Аергыч

Презентация по татарскому языку на тему Аергыч

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
“Качкын” ияләр. Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк та...
“Качкын” ияләр. Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк табар икән?  Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк табар икән?  (Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.  (Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды.  Уннан өчне алгач (сан) кала.  Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.  (Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.  Баянда (исемләшкән сыйфат фигыль) кинәт туктап калды.  (Исем фигыль) миңа бик ошады.  “Качкын” ияләр: сумка, җиде, Алсу, сөйләве, сылукай, ул, күбесе, уйнаучы.
2
“алдакчы” ияләр - Мин кичә дустымнан хат алдым.  - Тәрәзә төбендәге гөлләрем...
“алдакчы” ияләр - Мин кичә дустымнан хат алдым.  - Тәрәзә төбендәге гөлләрем дә чәчәк атты.  - Батыр яуда беленер.  - Алар таң атканда гына кузгалдылар.  - Әби оныкларына оекбаш бәйли.  - Нәфисә –уңган кыз.  - Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.  - Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган.  - Су юлына “Мәрьям сукмагы” дигән исем биргәннәр.  - Нурия бик матур җыр башлады.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Тест эше 1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез? А)Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә т...
Тест эше 1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез? А)Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. Ә)Исем турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. Б)Фигыль белән белдерелгән баш кисәккә. 2.Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә? А) Нишли? нишләде? кебек сорауларга җавап бирә. Ә)Нишли? нишләде? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничә? кебек сорауларга җавап бирә. Б)Кем?нәрсә? кебек сорауларга җавап бирә. 3.Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә? А) Фигыль белән белдерелә. Ә) Фигыль,сыйфат белән белдерелә. Б)Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә.Шулай ук бар,юк, кирәк, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән. . 4.Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төрле була? А)Гади һәм кушма хәбәр. Ә) Гади, кушма һәм тезмә хәбәр. Б) Гади һәм тезмә хәбәр 5.Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе турында иәрсә әйтә аласыз? А) Җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә. Ә) Күбесенчә җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә, кайбер очракларда башта хәбәр,аннан соң ия дә килә ала. Б) Башта хәбәр,аннан соң ия килә .    6)  Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?  А)Җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелсә. Ә)Хәбәр төшеп калса. Б)Хәбәр җөмләнең ахырында килсә.
4
Тест эшенең җаваплары 1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез? А) Ия турында нәрсә дә бул...
Тест эшенең җаваплары 1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез? А) Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. 2.Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә? Ә) Нишли? нишләде? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничә? кебек сорауларга җавап бирә. 3.Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә? Б) Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә. Шулай ук бар, юк, кирәк, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән. . 4.Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төрле була? Ә) Гади, кушма һәм тезмә хәбәр. 5.Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе турында иәрсә әйтә аласыз? Ә) Күбесенчә җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә, кайбер очракларда башта хәбәр, аннан соң ия дә килә ала.     6)  Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?  А) Җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелсә.
5
Җөмлә кисәкләре Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр Ия Хәбәр ... Тәмамлык Хәл Аныкла...
Җөмлә кисәкләре Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр Ия Хәбәр ... Тәмамлык Хәл Аныклагыч
6
Җөмлә кисәкләре Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр Ия Хәбәр Аергыч Тәмамлык Хәл Аны...
Җөмлә кисәкләре Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр Ия Хәбәр Аергыч Тәмамлык Хәл Аныклагыч
7
Дәреснең темасы: Аергыч
Дәреснең темасы: Аергыч
8
Дәреснең максаты: Дидактик- укучыларның аергычлар турында белемнәрен киңәйтү,...
Дәреснең максаты: Дидактик- укучыларның аергычлар турында белемнәрен киңәйтү, аларның сөйләмдәге ролен күрсәтү Үстерелешле –аергычларны җөмләдә күрсәтә белергә өйрәтү, үзенчәлекләрен ачыклау,сөйләмдә кулланып,телдән һәм язма сөйләмне баету Тәрбияви - тел материалын уку материалы белән бәйләп,телебезнең матурлыгына,аның үсешенә үзләренең зур эшләре белән өлеш керткән шәхесләргә хөрмәт тәрбияләү,
9
Ризаэддин Фәхреддин - бөек шәхес, галим, мәгърифәтче, тарихчы. “Тәрбияле бала...
Ризаэддин Фәхреддин - бөек шәхес, галим, мәгърифәтче, тарихчы. “Тәрбияле бала - дусларына каты һәм начар сүз әйтмәс, тәрбияле бала әдәпле булыр. Балаларны кыйнамас. Тәрбиясез бала каты сүз әйтер,тәртип бозар,гаебен танымас.”
10
Мин дә бит Азнакай кошчыгы! Тирәктә сайрарга яратам. Кояшны күземә каратам: Д...
Мин дә бит Азнакай кошчыгы! Тирәктә сайрарга яратам. Кояшны күземә каратам: Дөньяга таратам.(“Яз җыры”Ф.Гыйззатуллина.) Җиргә яз китергән шушы җилләр Саклап килә мине үлемнән.(“Лачын” Ф.Гыйззатуллина.) Ык-аръягым минем,гүзәл җирем, Сайрар кошларыңнан моң алам.(“Аръягым”Тәкыя Шәрипова) Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.(Мәкаль). Ялкау шәкертнең китабы керләнми.(Мәкаль).
11
Аергыч – җөмләнең иярчен кисәге. Ул исемне ачыклап килә. Ачыкланып килгән исе...
Аергыч – җөмләнең иярчен кисәге. Ул исемне ачыклап килә. Ачыкланып килгән исем аерылмыш дип атала. Аергыч нинди? кайсы? кайдагы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә. Сыйфат, сыйфат фигыль, алмашлык, сан, исем, рәвеш белән белдерелә. Астына дулкынлы сызык сызыла. Җөмләне матурлату, сөйләмне баету өчен кулланыла.
12
Каюм Насыйри-күренекле галим, педагог, Мәгърифәтче,Энциклопедист. «Әй, угыл,...
Каюм Насыйри-күренекле галим, педагог, Мәгърифәтче,Энциклопедист. «Әй, угыл, каты сүзле, ачы телле булма. Ачык йөзле, татлы сүзле, холкың яхшы булса, дустың күп булыр. Олыларны олы ит, кечеләргә шәфкатьле бул.”
13
Өй эше I.95 нче күнегү II.Әдәбият дәреслегеннән төрле сүз төркемнәре белән бе...
Өй эше I.95 нче күнегү II.Әдәбият дәреслегеннән төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән аергычлы 6 җөмлә язарга III.Аергычлар кулланып “Кышкы табигать”темасына сочинение язарга
14
Кадерле укучылар,күркәм холыклы,әти-әниләрегезгә,укытучыларга ихтирамлы булыг...
Кадерле укучылар,күркәм холыклы,әти-әниләрегезгә,укытучыларга ихтирамлы булыгыз.Йөзегез ямьле,сүзегез тәмле булсын.Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт!
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию