- Презентации
- Презентация по татарскому языку на тему Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау
Презентация по татарскому языку на тему Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау
Автор публикации: Газизова З.Р.
Дата публикации: 26.09.2016
Краткое описание:
1
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау Дәресне алып бара: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Зөлфия Рәис кызы
2
Җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз. Төркемчәләрен билгеләгез. Матур булыйк дисәк,чиста-пөхтә киеник,чамасын белеп кенә бизәник, үзебезне һәрвакыт әдәпле тотыйк,башкаларга игътибарлы булыйк. Шул вакытта без һәркемгә сөйкемле күренербез. Тексттагы фигыльләрне атап чыгабыз. Булыйк,бизәник,күренербез фигыльләрен тикшерәбез.
0
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Боерык фигыльләрне тап, зат-санын билгелә. Ата-анаңны ,апа-сеңелләрне,кардәшләреңне хөрмәт ит,аларга рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле бул..
4
Күп нокталар урынына шарт фигыль кушымчалары куй Яхшы гадәт адәм итәр,ялган гадәт әрәм итәр. Каты йөрәк бер яшә..., изге йөрәк мең яшәр. Дөнья тар бул... да,күңелең киң булсын.
5
Хикәя фигыльләрне күрсәтергә. Яшә фигылен хикәя фигыльнең заман формаларына куярга. Күрсәтер фигыленә морфологик анализ. Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр,олыларны хөрмәт итәр,кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер.(Р.Фәхреддин)
6
Бирелгән фигыльләрне төркемчәләргә аерыгыз. Киләчәк (дус), коелган (алма), чабылган (болын), баручы (кеше), сызгыра торган (уклар), уйнап җибәрде, күчә бара, сөрткәч кипте, кайтканчы утырды, бирелеп тыңлый, сөйләшү, терелү, бизәшү, уйнау, алмау, сөртмәскә, сызарга, карарга, менмәскә, көләргә. - Хәзер нәтиҗә чыгарыйк. Сүзләрне нинди билгеләргә карап аердыгыз?
7
1 вариант Фигыльләр Затланышлы Затланышсыз боерык сыйфат хикәя хәл шарт исем инфинитив Бирелгән фигыльләрне төзелеше ягыннан 4 төркемгә аерып языгыз, һәр төркемгә исем бирегез. Риза булу, ташла, ассызыкла, тукта, гафу ит, таны, исәнләш, саубуллашу, йокыга китү, шаккату, картай. Кирәкле хәрефләрне куеп чыгыгыз, астына сызылган фигыльгә морфологик анализ ясагыз. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәми. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Башта бөҗәк ашаучы кошлар, аннары орлык белән тукланучы кошлар китә. тамыр ясалма кушма Тезмә Ташла Тукта Таны Исәнләш Картай Ассызыкла Саубуллашу Шаккату Риза булу Гафу ит Йокыга китү
8
2 вариант. 3.Ясалышы ягыннан төренә туры килмәгән фигыльне түгәрәк эченә алыгыз. Тамыр фигыльләр: тукта, әйт, баса, кал. Ясалма фигыльләр: Кушымча ялгау юлы белән ясалган: дуслаш, китер, эшлә, куллан. Кушма фигыльләр: саубуллаш, күзалла, тәкәббер, ассызыкла. Тезмә фигыльләр: алып кил, кабул ит, тын алу, тимер юл. 4.Кирәкле хәрефләрне куеп чыгыгыз, астына сызылган фигыльгә морфологик анализ ясагыз. Безнең авыл янындагы тугай уртасында бер имән үсә. Авылның түбән очыннан ук күренә. Ул имән ничә яшьтә икән? Мин моны әтидән дә сораган идем. Ул да әтисеннән сораган. Мин аннан нәрсә ишетсәм, ул да бабайдан шул ук сүзне ишеткән.
9
2 вариант. Эшне, хәрәкәтне яки хәлне белдергән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала. Барлык фигыльләр дә барлыкта,юклыкта килә ала. Кайберләре зат-сан, заман белән төрләнә. Фигыльнең 7 төркемчәсе бар. Хикәя фигыль, сыйфат фигыль заман белән төрләнә. Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль зат-сан белән төрләнә. Сыйфат фигыль, хәл фигыль,исем фигыль, инфинитив фигыль зат-сан белән төрләнми. Ясалышы ягыннан фигыльләр тамыр, ясалма, кушма, тезмә,парлы була. Фигыльләрне тиешле урынга языгыз. Яздыр, кайтыр, утырмаска, сагынмау, киләчәк, юыш, баручы, килмәс, төрен, алган, көлмичә, өел. Юнәлеш кушымчасын алган:яздыр,юыш,төрен.өел. Юклык формада килгән:утырмаска,сагынмау,килмәс,көлмичә. Заман белән:кайтыр,киләчәк,баручы,килмәс,алган. .
10
Җаваплар ” 1.Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәтегез. В) предметның эшен,хәрәкәтен белдерә, 2 Кайсы фигыль юнәлешенең кушымчасы юк? Б) төп 3 Кайсы юнәлештә үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли? В) уртаклык 4 Затланышлы фигыльләр. Б)хикәя, боерык, шарт ф. 5 Киек казлар оча күктә, Түшләренә җилләр урала (Әнәс Исхаков) Бу шигырь юлларында фигыльләр нинди җөмлә кисәге булып килгән? Б) хәбәр 6 Җәмилнең кайтуын ата – анасы түземсезлек белән көтә иде. (Нур Әхмәдиев) Кайтуын фигыле нинди җөмлә кисәге булып килгән? В) тәмамлык 7 Кайтты, бирде, алды. Фигыльләрнең зат – санын билгеләргә. Б) 3 зат, б.с. 8 Шарт фигыль нәрсә белән төрләнми? Б) заман белән 9 Кагу – сугу, ару – талу – ясалышлары ягыннан бу фигыльләр Б) парлы 10 Киемеңә карап каршы алалар, Акылыңа карап озаталар. (Мәкаль) Болар мәгънәләре буенча нинди фигыльләр? Б) антоним Администратор: лар
11
Фигыль төркемчәләре Сыйфат Хикәя Боерык Инфинитив Шарт Исем Хәл
12
Хикәя фигыль заманнары Хәзерге заман Үткән заман Киләчәк заман -а -ә -ый -и Билгеле үткән заман Билгесез үткән заман Билгеле киләчәк заман Билгесез киләчәк заман -ды/-де, -ты/-те -ган/-гән, -кан/ -кән -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк -ыр/-ер/-р, -ар/-әр/-яр
13
Хәл фигыль I төр II төр III төр IV төр барлыкта барлыкта барлыкта барлыкта юклыкта юклыкта -п, -еп, -ып -мыйча, -мичә -а, -ә, -ый, -и -гач, -гәч, -кач, -кәч -ма+ -мә+ -ганчы, -гәнче
14
Җөмләләрдән фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга. 2 фигыльне барлык төркемчәләргә дә куярга. Балалар өчен әти-әнисеннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар.(Р.Фәхреддин)
15
Кадерле укучылар,күркәм холыклы,әти-әниләрегезгә,укытучыларга ихтирамлы булыгыз.Йөзегез ямьле,сүзегез тәмле булсын.Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт!