7
  • Презентации
  • 3 нче сыйныфта Габдулла Тукайны өйрәнүгә багышланган класстан тыш чарага презентация

3 нче сыйныфта Габдулла Тукайны өйрәнүгә багышланган класстан тыш чарага презентация

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
2
Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып, Ил күгендә яз идең син, илдә кал...
Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып, Ил күгендә яз идең син, илдә калдың җыр булып. Гамил Авзал
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Әнисе Бибимәмдүдә Әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
Әнисе Бибимәмдүдә Әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
4
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган...
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри. Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. Габдулла Тукай
5
Кушлавыч. Шәрифә карчык Өчиле. Зиннәтулла бабай Кырлай. Сәгъди абзый, Зөһрә а...
Кушлавыч. Шәрифә карчык Өчиле. Зиннәтулла бабай Кырлай. Сәгъди абзый, Зөһрә апа Казан. Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе Җаек. Галиәсгар (җизнәсе) Тукай эзләре буйлап...
6
Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “...
Баштан Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “Исемдә калганнар” дигән истәлегендә Тукай болай яза: Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән “... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”
7
Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”: Асрарга бала бир...
Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”: Асрарга бала бирәм, кем ала? Аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. “... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга, монда миңа ач торырга тугры килми иде ...” Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.
8
Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә кил...
Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый Сәгъди абзый йорты 1892 нче елның җәендә Габдулланы Сәгъди абзый Кырлай авылына алып китә.
9
Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмас...
Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлай авылына багышлап язды. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр, Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның,-һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.
10
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы...
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Галиәсгар Госманов йорты
11
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта. Җиктер...
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап, Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан, И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары, Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур, Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
12
13
Г.Тукай эшләгән журналлар “Әлислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сул...
Г.Тукай эшләгән журналлар “Әлислах” газетасы идарәсе урнашкан бина. Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров. Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әлислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа.
14
2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 а...
2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч, ерак та түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора... И мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз? Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
15
Кырлайда Габдулла Тукайның музей- комплексы.
Кырлайда Габдулла Тукайның музей- комплексы.
16
Казандагы Габдулла Тукай һәйкәлләре Казанда Г.Тукайның әдәби музее Кырлай җир...
Казандагы Габдулла Тукай һәйкәлләре Казанда Г.Тукайның әдәби музее Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга, килүчене Тукай үзе каршылый. Ул үзенең Кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җылысына сыенган сыман. Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс.
17
Казан. 26 апрель , 2010 ел. Һәр ел саен бу көнне башкалабызда шагыйрьнең һәйк...
Казан. 26 апрель , 2010 ел. Һәр ел саен бу көнне башкалабызда шагыйрьнең һәйкәле янында бәйрәм тантанасы үтә. 2010 елда Тукай премиясенә лауреатлар Мин шушы бәйрәмдә булып, танылган кешеләр белән очрашып сөйләшүемә һәм бөек шагыйребезнең шигырьләрен, җырларын якыннан ишетүемә чиксез шат булдым. 26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне
18
Тукайның бик күп шигырьләре татар халкының көйләренә салынып, җырга әверелеп...
Тукайның бик күп шигырьләре татар халкының көйләренә салынып, җырга әверелеп киткәннәр. Аларга беркем дә махсус көй чыгармаган, халык аларны иң моңлы, иң эчтәлекле көйләренә салып җырлый башлаган. Казан. 26 апрель , 2010 ел. Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Ул сине әллә кайларга,тарихка, язмышка алып кереп китә.
19
2010 елның Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты, РФ атказанган һәм ха...
2010 елның Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты, РФ атказанган һәм халык артисты, бөтенроссия һәм халыкара кокурслар лауреаты, профессор ,баянчы- Владимир Федотов баянда уйный. “Ул татар музыка сәнгатенең йөзек кашы булган “Тәфтиләү” көен бөтен эчке дөньясы белән тирән кабул итеп, искиткеч осталык белән тамашачыга җиткерде ки, мөгаен, Тукай үзе тыңлап туялмас иде!” “ Ватаным Татарстан”- Р.Халитов.
20
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик ү...
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. Г.Тукай
21
СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ
СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ
22
Г.Тукай, С.Рамиев, Ш. Гайфи Астрахань. 1911. Май
Г.Тукай, С.Рамиев, Ш. Гайфи Астрахань. 1911. Май
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию