7
  • Презентации
  • Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап Проект эше -Проектная работа ученика

Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап Проект эше -Проектная работа ученика

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Саҗидә Сөләйманова безнең янда Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче гомуми урта белем б...
Саҗидә Сөләйманова безнең янда Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” 4 нче б сыйныфы укучысы Фәрхетдинова Регина Консультант : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы
2
Эзләнү- тикшеренү проекты Без тарихыбызны беләбезме? Нинди урамнар буйлап йөр...
Эзләнү- тикшеренү проекты Без тарихыбызны беләбезме? Нинди урамнар буйлап йөрибез? Кемнәр истәлегенә һәйкәлләр куелган? Мин шәһәремне беләмме? Һәм башка күп сораулар мине фәнни-тикшеренү эшенә алып килде. “Без –тарихта эзлебез” дигән бөек Тукай. Эзләрне табу һәм аларны халык хәтеренә салу – хезмәтемнең актуальлеген билгели. Тикшеренү эшенең объекты – Саҗидә Сөләйманова шигырьләре. Аларның укучы( бу очракта мин) җанына тәңгәллеге. Укучы уйларын дөрес чагылдыруы. Татар әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә укытучыларга минем презентацияне кулланырга мөмкин. Бу хезмәтемнең практик кыйммәтен күрсәтә.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Эзләнү- тикшеренү эше Максат : Әлмәт шәһәрендәге бер урамның Саҗидә Сөләймано...
Эзләнү- тикшеренү эше Максат : Әлмәт шәһәрендәге бер урамның Саҗидә Сөләйманова исеме белән йөртелүенең серен ачу. Бурычлар : Саҗидә Сөләйманова исемендәге урам белән танышу. Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәгә бару. Шагыйрәне белгән- күргән кешеләр белән сөйләшү. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия кемнәргә бирелә, шуны ачыклау.
4
Биография. Саҗидә Сөләйманова 1926 елда 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл ра...
Биография. Саҗидә Сөләйманова 1926 елда 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. 1944 елда Тәтеш урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогия институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды
5
Иҗаты Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм пов...
Иҗаты Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләймановадан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып тезелгән: «Кыр казлары»(1963), «Бәхетне үзем табам»(1966), «Юллар, уйлар»(1968), «Яшәү хакы»(1970), «Кызыл каурыйлар»(1976), «Гөлбадран»(1980), «Сабыр канатлары»(1981), «Шигырьләр һәм поэмалар»(1981). Саҗидә Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.
6
Саубуллашу вальсы Алда юллар, кайсын сайларга, юллар чакыра әллә кайларга: ок...
Саубуллашу вальсы Алда юллар, кайсын сайларга, юллар чакыра әллә кайларга: океаннар айкарга, очарга айларга, тормыш дәрьясында кайнарга... Алъяпкычың, дустым, ак икән, ак булса да, салыр чак җиткән. Хыяллар ак җилкән, кузгалырбыз иртән ерак юлга чыгар чак җиткән. Бу әсәрне белмәгән мәктәп укучысы бармы икән?
7
Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап экскурс... Ә күктә кояш елмая, урамнар дәрья...
Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап экскурс... Ә күктә кояш елмая, урамнар дәрья төсле. Яз быел матур килә бит, — кешеләр көләч йөзле. Чык-чык дип килә чыпчыклар Тәрәзәм турысына. Каршылыйм таңны сөялеп тәрәзә борысына.
8
Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап... Эзләгән тиз табар, күңел бит — эзтабар, б...
Саҗидә Сөләйманова эзләре буйлап... Эзләгән тиз табар, күңел бит — эзтабар, бушлыкка чыдамый бик озак. Бер тынса, бер тула, җыр булып ургыла, ә җырга юк йозак.
9
Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә Мин дә җыр тыңладым. Йокысыз төннәрем...
Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә Мин дә җыр тыңладым. Йокысыз төннәрем таң белән тоташты, сизмәдем. Ишеткәч түзмәдем, иясен эзләдем күңелне кузгаткан сүзләрнең.
10
Саҗидә апа турында сөйлиләр... Ул кешеләрне, табигатьне, Әлмәтебезне бик ярат...
Саҗидә апа турында сөйлиләр... Ул кешеләрне, табигатьне, Әлмәтебезне бик яраткан икән. Аның күңелендә гел матурлык кына булган... Шигырьләре укучысына көч- куәт өстәгән, аларга җан тынычлыгын биргән ...
11
Ә без игътибар белән тыңлыйбыз... Әлмәтнең әлеге урамына Татарстан министрлар...
Ә без игътибар белән тыңлыйбыз... Әлмәтнең әлеге урамына Татарстан министрлар советы карары белән Саҗидә Сөләйманова исемен 1992 нче елның 4 мартында бирәләр. Әлмәтлеләрнең үзәк китапханәне аның исеме белән атаулары 1987 нче елга туры килә. Бу мактаулы эшләр шәһәр халкының талантлы шагыйрәгә чиксез зур хөрмәтен күрсәтә.
12
Саҗидә Сөләйманова исемендәге ... Билгеле булганча, Саҗидә Сөләйманова исемен...
Саҗидә Сөләйманова исемендәге ... Билгеле булганча, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” ААҖ һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелган иде. Шуннан бирле әлеге премиягә ике дистәгә якын әдип лаек булды. Әлмәт халкы аны һаман хөрмәт белән искә ала. Аның исемен мәңгеләштерә. Әлмәттәге “Кызыл каурыйлар “ исемле әдәби берләшмә дә шагыйрәнең иҗатына мәдһия.
13
Китапханә бакчасында шагыйрәгә һәйкәл... Күзләреңнән нурлар агылганда, керфек...
Китапханә бакчасында шагыйрәгә һәйкәл... Күзләреңнән нурлар агылганда, керфекләрең ничек талмый соң? Син карыйсың миңа, гел карыйсың, әйтер сүзең әллә бармы соң? Син карыйсың үзең, керфекләрең серләреңне җыя, яшерә. Син яшермә инде, әйт, яшермә…
14
УЛ МӘҢГЕЛЕКТӘ ДӘ БӘХЕТЛЕДЕР...
УЛ МӘҢГЕЛЕКТӘ ДӘ БӘХЕТЛЕДЕР...
15
Нәтиҗә
Нәтиҗә
16
Нәтиҗә Мин үземнең планлаштырган эшләремне уңышлы гына башкарып чыктым. Куелг...
Нәтиҗә Мин үземнең планлаштырган эшләремне уңышлы гына башкарып чыктым. Куелган максат һәм бурычларны үтәдем. Максатыма ирештем дип фаразлыйм. Саҗидә Сөләйманова исеме Әлмәт халкына бик кадерле икән. Урам исеме дә, китапханәнең шагыйрәнең исемен йөртүе дә, бакчадагы һәйкәл дә халыкның Саҗидә апаны яратуына, аның белән горурлануына дәлил. Талантлы язучы һәм шагыйрьләргә яхшы әсәрләре өчен бирелә торган премия дә аның исемендә.
17
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар : http://miras.belem.ru/node/21 Саҗидә Сөл...
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар : http://miras.belem.ru/node/21 Саҗидә Сөләйманова шигырьләре
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию