- Презентации
- Проект. Ф. Садриевның әсәрләре Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә
Проект. Ф. Садриевның әсәрләре Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә
Автор публикации: Ульданова З.Б.
Дата публикации: 14.09.2016
Краткое описание:
1
Проектның темасы: Фоат Садриевның әсәрләре Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә (1976-2008)
2
Проектны Әлмәт муниципаль районы бюджет белем бирү учреждениясе “ Кузай гомуми (урта) белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Залира Барый кызы Ульданова эшләде.
0
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ: Фоат Садриевның Әлмәт татар дәүләт драма театры белән эшчәнлеге аша аның иҗатын тирәнтен өйрәнү.
4
БУРЫЧЛАР: - Туган төбәк тарихына, язучының тормыш юлына һәм иҗатына карата укучыларда кызыксындыру уяту, мәхәббәт хисе тәрбияләү - Әдип иҗаты буенча укучыларда танып-белү эшчәнлеген камилләштерү - Драматург иҗатын, эшчәнлеген күзаллауларын формалаштыру.
5
ПРОЕКТНЫҢ КОНЦЕПЦИЯСЕ Уку эшчәнлеген формалаштыру: - Проект эшчәнлеге аша дәрестән тыш чараларда уку эшчәнлеген формалаштыру - Кызыксындырган сорауларга җавап таба белү, анализлау, мәгълүматны туплау, аны урынлы куллану -Планлаштыру, төрле фикер-юнәлешләрне системага салып, хезмәттәшлек итүгә омтылу
6
ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР: - Уку эшчәнлегенә шәхси якын килү - Язучы-драматург Ф. Садриев иҗаты буенча өстәмә мәгълүмат эзләү, табу, туплау - Туган ягыбызда янәшә яшәгән күренекле һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ф. Садриев шәхесенә һәм иҗатына хөрмәт тәрбияләү - Эш барышында белем-мәдәниятка омтылучан, эзләнүчән шәхес була алу
7
РЕГУЛЯТИВ УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕ: - План буенча үз эшчәнлегеңне оештыра белү - Бирелгән, мөстәкыйль төшереп алган фото-иллюстрацияләр ярдәмендә материалны күз алдына китереп, үз фикереңне әйтә белү
8
ШӘХСИ УНИВЕРСАЛЬ УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕН ФОРМАЛАШТЫРУ: - Материал эзләү, аны урнаштыру, күзәтү вакытында эмоциональ кичерешләрне , үз фикереңне белдерү - башкалар кичерешләрен, фикерләрен аңлый белү
9
ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУДА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР: - Укучылар Фоат Садриев иҗаты буенча тулырак белем алуга ирешәләр - Аның драматик эшчәнлеге турында күп һәм төгәл мәгълүмат алалар - Җыйган, күргән материал аша үз фикерләрен формалаштыра һәм башкаларның фикерләрен аңлый алуга ирешәләр -Телдән үз фикерләрен оештыра белергә өйрәнәләр
10
ПРОЕКТНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ: 1.Ф.Садриев турында кыскача мәгълүмат (11-12 слайдлар) 2. Әлмәт драма театрында Ф. Садриевның иҗат җимешләре. Спектакльләрендә рольләр башкарган артистлар (19-42 слайдлар) 3. Ф. Садриев пьесаларын сәхнәгә куючы режиссерлар (44-46 слайдлар) 4. Спектакль афишалары һәм программа (48-52 слайдлар) 5. Театр репертурында Садриев әсәрләре (54-55слайдлар) 6. Спектакльләрдән күренешләр (57-67 слайдлар) 7. Фоат Садриев театрда кунакта (68-72 слайдлар)
11
САДРИЕВ ФОАТ (1941 нче елда туган) Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Ф. Садриев - ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта «Оҗмах ишеге төбендә» пьесасы 1970 елда басылып чыга. 1976 нчы елдан драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Алар тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафынан аеруча җылы каршы алына.
12
1976-2008 нче еллар эчендә Әлмәт театрында Ф. Садриевнең 13 пьесасы сәхнәдә уңыш казана. Мактаулы исемнәре: 1. “Таң җиле” романы өчен Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә лаек була. 2. 1991 нче елда”Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе “ дигән исем бирелә. 3. 2010 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.
13
- “Без Мөслим төбәгендә туып – үскән яшь буын язучыларга Фоат ага Садриев, аеруча якын, аны икеләнмичә остаз дип атыйбыз”.Ф. Әхмәк. -“Бик шәп язучы бит син, Фоат дус! Зур язучы! Оста, ләкин синең зурлыгыңны әдәби тәнкыйть бәяләп үк бетерми сыман. Фоат Садриев дигән олы язучы бар». Т.Миңнуллин. -“Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул”. М.Әгъләмов. “Зур принциплар белән яшәгән көчле кеше чагылышын мин янә замандаш язучыбыз Ф.Садриевның “Таң җиле” романындагы Нуриасмада күрдем”. С.Хафизов . –“Фоат Садриев Әлмәт театрының ышанычлы авторы булып калды” Р. Миңгалим.
14
Әлмәт татар дәүләт драма театрында драматург Фоат Садриевның иҗат җимешләре
15
Нефтьчеләрнең техника йорты 1989 елдан Әлмәт театр бинасы
16
Татарстан АССР ның Халык Комиссарлары Советы 1944 нче елның 20 мар-тында Әлмәт профессиональ театрын оештыра.
17
Әлмәт татар дәүләт колхоз-совхоз театры. Беренче спектакльнең афишасы. 1944 нче ел. Р. Ишморат.”Кайту”. Сәнгать җитәкчесе К. Халяпов постанокасы. Ярдәмче режиссер Әлифә Мөслимова
18
Фоат Садриевнең төрле елларда куелган драма әсәрләрендә рольләр башкарган артистлар
19
1 Юнысов Булат Котдус улы 1946 елның 30 апрелендә Төрекмәнстанда туа. 1971-1977 елларда эшли. Фарис – “Их сез, егетләр”.
20
Харисов Назыйм Гавис улы 1963 елның 16 июнендә Актаныш районы Мерәс авылында туа. Камил-”Син сандугач-мин каен”. Әмин- “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.
21
Мөхәммәтов Илһам Шәкүр улы 1962 елның * гыйнваренда Саба районы Шыңар авы- лында туа. 1985-2003 елларда эшли. Хәйретдин- “Яшьли сөйгән ярлар”. .
22
Галиев Рәис Әхмәдулла улы 1955 елның 6 июлендә Чирмешән районы Иске Кади авылында туа. 1984-1992 елларда эшли. Потапов-”Мәңгелек яра”.
23
Шәйхетдинов Рәис Ахияр улы 1954 елның 3 мартында Әлмәт шәһәрендә туа. 1979-1987 елларда эшли. Роберт-”Кондырлы кодачасы”.
24
Шәйхетдинова Зөһрә Шәйдулла кызы. 1957 елның 8 гыйнваренда Казан шәһәрендә туа. 1978-1985 елларда эшли. Җәүһәр- ”Кондырлы кодачасы”.
25
Вәҗиева Илмира Миргасыйм кызы 1965 елның мартында Төмән өлкәсенең Ханты-Мансийск шәһәрендә туа. Хөббениса- “Тозлы бал” Гайнелхәят –”Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.
26
Хәйруллин Шамил Шакир улы 1965 елның 16 августында Тукай районы Биклән авылында туа. Сәгадәт-”Син сандугач-мин каен”.
27
Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы 1960елның 27 августында Норлат районы Киекле авылында туа. 1987-1990 елларда эшли. Мортазин- “Тозлы бал”.
28
Сибгатуллин Фикрәт Рафыйк улы 1973 елның 20 гыйнваренда Зәй районы Югары Нәлим авылында туа. 1995-2011 елларда эшли. Чумхарис - “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.
29
Театрның бүгенге артистлары
30
Салихова Роза Гавис кызы 1948 елның 20 сентябрендә Актаныш районы Усы авылында туа. 1969 елдан эшли. Роза -”Тозлы бал”.
31
Горбатов Иван Николай улы 1949 елның 10 сентябрендә Зәй районы Туңылҗа авылында туа. 1971-1982 елларда 1әм 2010 елдан эшли. Арыслан – “Их сез, егетләр”.
32
Зарипов Фоат Фәхретдин улы 1953 елның 4 февралендә Зәй районы Чыбыклы авылында туа. 1975-1985 елларда һәм 1990 елдан эшли. Рәшид – “Их сез, егетләр”.
33
Минханова Сәкинә Габдрахман кызы 1958 елның 4 февралендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа. 1981-1983 елларда һәм 1987 елдан эшли. Шәмсенур – “Тозлы бал”.
34
Фәйзуллина Раушания Самат кызы 1963 елның 6 декабрендә Арча районы Симетбаш авылында туа. 1985 елдан эшли. Бибинур – “Безнең авыл кызлары”.
35
Бикморатова Фәимә Ибраһим кызы 1964 елның 20 гыйнваренда Арча районы Иске Иябаш авылында туа. 1985-1989 елларда һәм 2002 елдан эшли. Римма – “Яшьли сөйгән ярлар».
36
Кәшипова Гөлнара Шәүкәт кызы 1973 елның 16 маенда Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туа. 1991 елдан эшли. Махирә – “Безнең авыл кызлары”.
37
Газизова Зөлфия Габделвәли кызы 1969 елның 19 октябрендә Кашкадар областе Карши шәһәрендә туа. 1991 елдан эшли. Хөснифатыйма – “Безнең авыл кызлары”.
38
Исмәгыйлева Нәфисә Рәзин кызы 1969 елның 16 октябрендә Тукай районы Мусабай авылында туа. 1998 елдан эшли. Рәшидә – “Хөршидә. Мөршидә, Рәшидә”.
39
Гайсина Римма Гыйззәтулла кызы 1971 елның 9 маенда Зәй районы Суык Чишмә авылында туа. 1992 елдан эшли. Зәйнәп – “Безнең авыл кызлары”.
40
Хәкимова Рәзинә Ринат кызы 1980 елның 18 октябрендә Чистай районы Каргалы авылында туа. 1999 елдан эшли. Миләүшә – “Безнең авыл кызлары”.
41
Вәлиева Гөлнара Арсенал кызы 1971 елның 7 июнендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1999 елдан эшли. Зөбәйдә – “Тәрәзәгә егет килгән”.
42
Насыйбуллин Фазыл Кәрип улы 1976 елның 11 октябрендә Әлки районы Иске Чаллы авылында туа. 1999 елдан эшли. Горилла – “Безнең гомер язлары”.
43
Әлмәт театрында Фоат Садриевның пьесаларын сәхнәгә куючы берничә режиссер
44
Хөсәенов Гали Кәрим улы (1919-2001) Яшел Үзән районы Косякау авылында туа. 1969-1972, 1975-1983, 1989-1990 елларда эшли. ТАССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
45
Туешева Зәкия Хафиз кызы 1919 елның 29 декабрендә Самара губернасы Чаллы Башы авылында туа. 1990-1996 елларда эшли. ТАССРның атказанган һәм халык артисты.
46
Абдуллаев Рөстәм Абдрәшит улы 1946 елның 7 августында Әстерхан шәһәрендә туа. 1971-1989 елларда эшли. 1983-1988 елларда баш режиссер булып эшли. РФ һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
47
Фоат Садриев әсәрләре буенча куелган спектакльләр афишалары һәм программа
48
49
50
51
52
53
54
Театрның төрле еллардагы репертуарында Ф. Садриев әсәрләре Ф. Сәдриев: 1976 - “Их сез, егетләр!..” («Эх вы, джигиты!..»), реж. Р. Абдуллаев. 1978 – “Ач тәрәзәң” («Открой окно»), реж. Р. Абдуллаев. 1981 – “Кондырлы кодачасы” («Свояченица из Кондырлы»), реж. Р. Абдуллаев. 1984 – “Эhем, эhем дигәчтен...” («А вы как думали!?»), реж. Г. Ширгазин. 1986 – ”Иртәгә нидер булачак” («Завтра что-то случится»), реж. Р. Фатыйхов. 1988 – «Тозлы бал» («Соленый мед»), реж. Р. Абдуллаев. 1990 – ”Аяз көнне яшен” («Гром среди белого дня»), реж. Г. Хөсәенов. 1991 – “Яшьли сөйгән ярлар” («Любовь жива…»), реж. Ч. Әхмәтвәлиев. 1994 – “Син сандугач, мин каен” («Спи печаль моя»), реж. К. Вәлиев.
55
1995 – “Безнең авыл кызлары” («Девушки нашего села»), реж. З. Туешева. 1999- “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә” («Озорные девчата»), реж. К. Вәлиев. 2001 – “Безнең гомер язлары” («Юность, сердце обжигая…»), реж. К. Вәлиев. 2008 – “Тәрәзәгә егет килгән” («Загляни, любовь, в окошко»), реж. И. Гәрәев.
56
Әлмәт драма театрында Ф. Садриев пьесалары буенча куелган спектакльләрдән күренешләр. 1. “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”.
57
58
59
60
61
“Безнең авыл кызлары”
62
“Безнең авыл кызлары”
63
“Безнең гомер язлары”
64
“Безнең гомер язлары”
65
“Безнең гомер язлары”
66
“Син сандугач, мин каен”
67
“Тәрәзәгә егет килгән”
68
Фоат Садриев Әлмәт театрында кунакта. Премьерадан соң.
69
70
2010 ел. Фоат Садриев Бөек Ватан сугышы ветераны ТАССРның атказанган һәм халык артисты, режиссер ТАССРның атказанган һәм халык артисты Зәкия Хафиз кызы Туешева белән.
71
72
73
КУЛЛАНЫЛГАН ЧЫГАНАКЛАР: 1.Гыймранова Д., Исмәгыйлева Ф., Мөхәммәтҗанова Р., Таһирова Ә. Әлмәт татар дәүләт драма театры. ООО “Фолиант”, 2014. 2. Даутов Р. Н., Р. Ф. Рахмани. Әдипләребез: библиографик белешмәлек. 2 томда. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2009. Керү режимы: matbugat.ru›Энциклопедияләр›sadriev-foat-678 3. Әлмәт татар дәүләт драма театрының музей материаллары.
74
ПРОЕКТНЫ ЭШЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТКӘН Әлмәт татар дәүләт драма театры хезмәткәрләре Розалия Мөхәммәт- җанова, Нәфисә Исмәгыйлева, Ильяс Сәхипгәрәйгә һәм китап авторларына зур рәхмәтемне белдерәм. ИГЪ ТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!