7
  • Презентации
  • Тезисы научной работы. Работа Мухаметдиновой Э. Габдулла Тукай җыр сөйгәнме?

Тезисы научной работы. Работа Мухаметдиновой Э. Габдулла Тукай җыр сөйгәнме?

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Җитәкче: Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы Тукай –җыр сөюче (Мәгълүмати проект)...
Җитәкче: Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы Тукай –җыр сөюче (Мәгълүмати проект) Әлмәт шәһәре МБББУ “20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” 4 нче А сыйныфы укучысы Мөхәммәтдинова Эльза
2
Тукай – җыр сөюче Тема сайлауга гаиләбезнең җырчы булуы этәргеч ясады. Мин Га...
Тукай – җыр сөюче Тема сайлауга гаиләбезнең җырчы булуы этәргеч ясады. Мин Габдулла Тукайның «Туган тел» ен бик яратам. «Тукай үзе җырлар яратканмы?» дигән сорау мине фәнии—тикшеренү эшенә алып килде. Халык җырлары һәм Тукай иҗаты - хезмәтебезнең объекты. Темам халык авыз иҗаты белән бәйле, ул аның актуальлеген билгели. Габдулла Тукайның шагыйрь булып китүенә халык иҗатының тәэсирен билгели алу – хезмәтебезнең практик яктан кыйммәтен бәяли. Презентацияне татар теле һәм музыка укытучылары дәресләрдә файдалана алалар.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Хезмәтнең максаты : Г.Тукайның халык җырларына карата мөнәсәбәтен ачыклау. Ту...
Хезмәтнең максаты : Г.Тукайның халык җырларына карата мөнәсәбәтен ачыклау. Тукай җыр сөйгәнме?
4
Хезмәтнең бурычы : Шагыйрь иҗатына халык авыз иҗатының тәэсирен ачу. Габдулла...
Хезмәтнең бурычы : Шагыйрь иҗатына халык авыз иҗатының тәэсирен ачу. Габдулла Тукайның җыр сөюче шагыйрь икәнлеген дәлилләү. Татар сәнгатендә ГабдуллаТукайның тоткан урынын билгеләү.
5
Гипотеза Тикшеренү эшеннән нәрсә көтелә? 1.Габдулла Тукай - җыр сөюче. 2.Кечк...
Гипотеза Тикшеренү эшеннән нәрсә көтелә? 1.Габдулла Тукай - җыр сөюче. 2.Кечкенә Габдулла өчен халык җырлары сердәш тә, күңел юанычы да булган. 3. Габдулла Тукайның күп шигырьләре халык җырлары йогынтысында иҗат ителгән. 4.Г.Тукай иҗаты - татар әдәбиятында аерым бер биеклек ул. “Кечкенә Тукай“ Х. Казаков user:
6
Кечкенә Тукай НәниТукай Кырлайда халкыбызның мирасын – җырлар, әкиятләрен ише...
Кечкенә Тукай НәниТукай Кырлайда халкыбызның мирасын – җырлар, әкиятләрен ишеткәнме? Кечкенә Габдулла Өчилидә бабасы өендә булсын, Кырлайда булсын,”Бәдәвам”, “Мөхәммәдия”,“Йосыф” китабы кебек көйле дини әсәрләрне ишетеп, тыңлап үсә. Минемчә, Габдулланың халык моңына, җырларына мәхәббәте шунда башлангандыр . Өч яшьтән ятим калган Габдуллага халык җырлары күңел юанычы булган. Нечкә күңелле , хыялый малай «көйле китап»ларны бик әсәрләнеп тыңлаган. КЫРЛАЙ Шагыйрь яшәгән йорт
7
Мәдрәсәдә Тукай мәдрәсәдә укыганда җырлар белән кызыксынганмы? Теманы ачу ба...
Мәдрәсәдә Тукай мәдрәсәдә укыганда җырлар белән кызыксынганмы? Теманы ачу барышында без тагын түбәндәге мәгълүматларны таптык һәм билгеләдек: - мәдрәсәдә укыганда ул җырдан аерылмый, хәтта дуслары арасында җырчы булып таныла, -“ятим бала моңлы була бит”,- ди Тукай турында аның мәдрәсәдәге сабакташы Гали. “Ул гел җырлап йөри”, Менә Тукайның кызлар турында үзе язган шаян җыры : “Укыгыз, кызлар, укыгыз, күп фәннәрне белегез! Остабикәләрне ташлап, мәктәпләргә керегез! - Укытам, - дип, остабикә сездән бала карата, Идәннәрен дә юсагыз, сезне бигрәк ярата”.
8
Халык җырлары Габдулла Тукай халык җырларын сөйгәнме? Әйе . 1.Ул татарның мил...
Халык җырлары Габдулла Тукай халык җырларын сөйгәнме? Әйе . 1.Ул татарның милли “Кара урман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү” көйләрен яратып җырлаган. 2.Аның кечкенәдән үк халык җырларын күп белүе турында апасы Газизә Зәбирова истәлегеннән күрәбез. “Габдулла һәрвакыт :“Апай,минем белмәгән җырым юк, - дип сөйләнә торган иде”. 3.Үзе дә матур җырлар уйлап чыгарган һәм аларны нинди дә булса көйгә салып җырлаган икән. 4.Халкыбызның иң моңлы көйләре Тукай сүзләренә җырлана торган – “Әллүки” һәм барыбызга да таныш – “Туган тел”. .
9
Ренат Харис “Туган тел” җыры турында Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай с...
Ренат Харис “Туган тел” җыры турында Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “ Туган тел “җыры һәрвакыт беренче урында. “Туган тел” җыры хаклы рәвештә татар халкының рәсми булмаган гимны дип кабул ителә. Нардная песня “Туган тел” (“Родной язык”)на стихи классика татарской поэзии Габдуллы Тукая в течение века держит пальму первенства самой популярной татарской песни. Песня «Туган тел» по праву воспринимается как неофициальный гимн татарского народа. For a century,the folk song Tugan tel ( “Mother tongue”) sung to written by the Tatar poet Gabdulla Tukai has been one of the most popular Tatar songs. The song “Tugan tel” is by right taken as informal anthem of the Tatar people.
10
Туган тел “Туган тел” җырының партитурасы
Туган тел “Туган тел” җырының партитурасы
11
Габдулла Тукай Туган тел Татар халык көе И туган тел, и матур тел, әкәм-әнкәм...
Габдулла Тукай Туган тел Татар халык көе И туган тел, и матур тел, әкәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әкәмне, Ходам!
12
Мин дә җыр сөям һәм җырларга яратам
Мин дә җыр сөям һәм җырларга яратам
13
Нәтиҗә 1.Тикшеренү эшендә без Габдулла Тукай иҗатының – татар әдәбиятында аер...
Нәтиҗә 1.Тикшеренү эшендә без Габдулла Тукай иҗатының – татар әдәбиятында аерым бер биеклек булуын ачыкладык. Тукай кечкенәдән халык иҗатын күңеленә сеңдереп үсә. Шуңа күрә аның күп кенә әсәрләре халык җырлары йогынтысында иҗат ителгән. 2.Ул иптәшләре арасында җырчы булып танылган. 3.Г.Тукай халыктан ишеткән җырларны бер дәфтәргә туплап барган , анда 28 җыр була. 4.Халык иҗатының сәнгать әсәрләренә нигез булып торуын Тукай үзенең иҗаты белән дәлилләде. “Шүрәле “ поэмасына Ә.Фәйзи либретто, ә Ф.Яруллин музыка язды һәм “Су анасы” поэмасына нигезләнеп, Әнвәр Бакиров “Су анасы” балетын иҗат итә. Сәнгатьтә яңа жанр – милли балет сәнгате барлыкка килә.
14
НӘТИҖӘ 5. Бөек шагыйрьнең шигырьләренә, поэмаларына музыка әсәрләре – җыр-ром...
НӘТИҖӘ 5. Бөек шагыйрьнең шигырьләренә, поэмаларына музыка әсәрләре – җыр-романслар, симфоник поэмалар иҗат ителде . 6.Тукай үзенең иҗаты белән көчле. “... халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер”,- ди Габдулла Тукай халык җырлары турында.
15
Файдаланган әдәбият : 1. Фәхретдинов Р.Г. Истәлекләр.-Казан :Татар. кит.нәшр....
Файдаланган әдәбият : 1. Фәхретдинов Р.Г. Истәлекләр.-Казан :Татар. кит.нәшр., 1973. 2. Тукай турында истәлекләр.- Казан : Татар. кит.нәшр., 1986. 3. http:/tatar-kitap.livejournal.com/ 4. Ренат Харис. Татарстан символлары. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2005. 5. Габдулла Тукай : Фотоальбом / Төз.һәм.фот. З.Бәширов, Текст авт.М.Мәһдиев. – Казан : Татар.кит.нәшр., 2006. 6. Тукай и духовная культура 20 века.-Казань, 1997.
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию