7

Ф.Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык проблемасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Галләмова Эльвира Рүзәл кызы Казан шәһәре 132 нче мәктәпнең 10 Б сыйныф укучы...
Галләмова Эльвира Рүзәл кызы Казан шәһәре 132 нче мәктәпнең 10 Б сыйныф укучысы Фәнни җитәкче: Шәрәфиева Мөслимә Равил кызы
2
Тема: Фәнис Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык проблемасы
Тема: Фәнис Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык проблемасы
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Фәнис Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык темасы ни рәвешле чагылыш тапкан соң?...
Фәнис Яруллин хикәяләрендә әхлаклылык темасы ни рәвешле чагылыш тапкан соң? Бу хезмәтемнең төп максаты шуны эзләүдән гыйбарәт. Аңа ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем: 1. “Рәнҗү” һәм “Гөлҗиһан малайлары” хикәяләрен анализлап, әхлак мәсьәләсенең куелышын яктырту. 2. Кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә хикәяләрнең әһәмиятен билгеләү, аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзер дә мөһим икәнлеген күрсәтү.
4
Фәнис Яруллин - киң колачлы язучы. Гади телдә язылган кыска гына хикәяләрендә...
Фәнис Яруллин - киң колачлы язучы. Гади телдә язылган кыска гына хикәяләрендә ул үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә, вакыйгаларны тасвирлый. Көндәлек тормышыбызда еш очрый торган ямьсез күренешләр – гамьсезлек, кешелексезлек өчен борчыла, алардан гыйбрәт алырга өйрәтә.
5
“Рәнҗү” хикәясе. Кызлары Саҗидәнең фатир алыр вакыты җиткәч, Зиннәтулла карт...
“Рәнҗү” хикәясе. Кызлары Саҗидәнең фатир алыр вакыты җиткәч, Зиннәтулла карт белән Маһруй карчык аларга бер истәлекле бүләк бирергә телиләр. Зиннәтулла карт үз кулы белән шкаф ясарга уйлый, яшьләр моңа бик шатланыр дип, чын күңелдән ышана. Шкаф ясау - бик мөһим эш. Автор аны болай сурәтли: “Карап торсаң, такта өстендә чигү чигә диярсең”.
6
Бүләк әзер. “Ә шкаф үзе шундый җиңел күренә: өф итсәң, очып китәр төсле...Ялт...
Бүләк әзер. “Ә шкаф үзе шундый җиңел күренә: өф итсәң, очып китәр төсле...Ялт итеп балкый.” Зиннәтулла ясаган шкафның ачык төстә булуы картның керсез, саф күңелле, изге ниятле кеше булуын ассызыклый. Автор аның шундый кеше булуын чордашы Гарифулла авызыннан да әйттерә: “Күңелең әйбәт синең, Зиннәтулла кордаш”,-ди ул.
7
Шкаф Саҗидәләр өендә. Саҗидә белән Зиннәтулла - төрле заман кешеләре, шуңа кү...
Шкаф Саҗидәләр өендә. Саҗидә белән Зиннәтулла - төрле заман кешеләре, шуңа күрә аларның фикерләүләре дә төрлечә. Холык төрлелеген күрсәтү өчен, Фәнис Яруллин капма-каршы кую алымын бик оста файдаланган. Зиннәтулла ясаган шкаф “бер дә кояш төшми торган бүлмәңне дә нурландырыр”лык булса, Саҗидәнең өендәге заманча җиһаз - кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар - бар да кара полировкалы. Минем уйлавымча, бу – Саҗидәнең эчке дөньясының чагылышы, рухи бушлыгын ул тышкы ялтырау белән каплаган.
8
Кунакка килү. Шкафның кайдалыгын сорагач, Зиннәтуллага Саҗидә исе китмәгән к...
Кунакка килү. Шкафның кайдалыгын сорагач, Зиннәтуллага Саҗидә исе китмәгән кыяфәт белән: “...комиссионкага олактырдык без аны,” - ди. Баксаң, шкафны, фатирны бозып тормасын дип, яңага алыштырганнар икән. Моны ишеткәч, Зиннәтулла чак кына егылып китми. Кызының мәнсезлеге әтисенә шул дәрәҗәдә нык тәэсир итә ки, ул чайкалып китә, йөрәге сызлый башлый, иреннәре һәм ияге дерелди. Зиннәтулла кызына бөтен күңеле белән рәнҗи һәм чәй дә эчеп тормыйча кайтып китә.
9
“Гөлҗиһан малайлары”. Гөлҗиһанның малайлары өчәү: өлкәне – Хәйри, уртанчысы –...
“Гөлҗиһан малайлары”. Гөлҗиһанның малайлары өчәү: өлкәне – Хәйри, уртанчысы – Хәбип, төпчеге – Хисмәт. Алар шәһәрдә яшиләр. Һәрберсенең кулында машина, эшләре гөрләп бара. Болар – хәзерге байлар, яңа татарлар.
10
Тормышка төрле караш. Тик Гөлҗиһан үзе тәрбияләп үстергән малайларын аңлый ал...
Тормышка төрле караш. Тик Гөлҗиһан үзе тәрбияләп үстергән малайларын аңлый алмый. Конфликтның сәбәбе - әхлак нормаларына төрлечә караш. Малайларның яшәү максаты – байлык туплау, дәрәҗәгә ирешү һәм башкалар алдында “зур кеше” булып күренү. Ә әниләре өчен “зур кеше” булу ул - ислам дине кушканча яшәү, эчке дөньяң матур булу, башкалардан аерылып тормау, булганына шөкер итеп яшәү.
11
Кисмә,балам... Шуның өстенә малайлар - бик үчле кешеләр. Урман каравылчысы Са...
Кисмә,балам... Шуның өстенә малайлар - бик үчле кешеләр. Урман каравылчысы Садри, тиешсез җирдән печән чапкансың дип, балачакта Хәйрине имәнгә бәйләп куйган булган. Инде бик күп еллар үтсә дә, Хәйри моны онытмаган. “Аударам мин бу имәнне, хурлык баганасы булып утырмасын”, - ди ярсыган Хәйри. Гөлҗиһан: “Кисмә, балам, мәңге риза-бәхил түгел! - дип әйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады. Бераздан гөрселдәп карт имән ауды” Имәнне кисү - рухи кыйммәтләрнең тамырына балта чабу дигән сүз.
12
Мәңге риза-бәхил түгел! Борчак басуы да юкка гына бирелмәгән. Гөлҗиһан борчак...
Мәңге риза-бәхил түгел! Борчак басуы да юкка гына бирелмәгән. Гөлҗиһан борчакларны гөнаһсыз сабыйлар белән чагыштыра. “Таптатасың бит, әнә ич, күз яшьләре кебек тәгәрәшеп калалар”, – ди ул уртанчы улына. Гөлҗиһанның күңеле туачак оныкларының язмышын күзаллап әрни. Шундый әти-әниләр тәрбияләп үстергән балалар нинди булыр? Мал җыеп гөнаһка баткан малайларына рәнҗеп, Гөлҗиһан, машина ишеген ачып, тышка ыргыла. “Аның соңгы сүзләрен җилләр еракка алып киттеләр. “Мин мәңге риза-бәхил түгел!” бу сүзләрнең улларынамы, әллә вәхшәт тулы дөньягамы әйтелүен беркем белмәде”.
13
Ана рәнҗешен алган бала, туган җирен, туган табигатен рәнҗеткән кеше мәңге б...
Ана рәнҗешен алган бала, туган җирен, туган табигатен рәнҗеткән кеше мәңге бәхетле була алмый. “Кешегә карап кеше була бел – Олы җанлының ише була бел”. Ф. Яруллин.
14
Тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию