7

Презентация к сказке Теремкәй

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Теремкәй Подготовительная группа №9 Воспитатели:Фархутдинова Л.М.
Теремкәй Подготовительная группа №9 Воспитатели:Фархутдинова Л.М.
2
Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта бер басуда теремкәй бар икән. Ләк...
Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта бер басуда теремкәй бар икән. Ләкин ул гади түгел, ә могжизалы, ди. Аңа балаларның бөек халык шагыйре Г. Тукайның иҗатын белүчеләргенә  керә алган. Менә бер көнне  шул төремкәй яныннан Тычкан үтеп бара икән. Тычкан: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши? (аңа җавап бирүче булмый. Тычкан ишеген төртеп карый, ача алмый. Аннан язуны күрә. “Бу теремкәйгә шагыйрь Г.Тукайның иҗатын белүчеләр генә керә ала”.) Мин бик яхшы беләм. Кирәк икән, сөекле шагыйребез Г.Тукайның шигырен сөйләп күрсәтәм:  И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Ишека чыла. Тычкан керә. Шулай Тычкан үзе генә яшәп ятканда, теремкәй янынна...
Ишека чыла. Тычкан керә. Шулай Тычкан үзе генә яшәп ятканда, теремкәй яныннан ике куян үтеп бара икән. Беренче куян: Нинди матур теремкәй! Икенче куян: Теремкәйдә кем яши? -Мин Тычкан, ә сез кем? Без куяннар. Безнеңдә синең белән яшисе килә. Кертәсеңме безне? -Бик кертер идем дә, ләкин бугади теремкәй түгел, монда балаларның бөек халык шагыйре Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. -Без Г. Тукайнын «Эшкэ ондэу» шигырен бик яратабыз. Сезгә дә сөйләп күрсәтик, бәлки термкәй кертер. Беренче куян:  И сабыйлар ! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. Икенче куян: Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгынны бик тыныч һәм бик җиңел  Тычкан:Бик матур шигырь. Әйдә керегез , рәхим итегез. (Теремкәйнең ишеге ачыла, Тычкан белән Куяннар кереп китәләр.)
4
Этләр килеп чыга. Беренче эт: Ай-яй, нинди матур теремкәй. Икенче эт: Безнең...
Этләр килеп чыга. Беренче эт: Ай-яй, нинди матур теремкәй. Икенче эт: Безнең дә бу теремкәйдә яшисебез килә. (ишек шакый) Кем бу теремкәйдә яши? -Мин Тычкан. -Без куяннар, ә сез кем? -Ә без этләр, сезбезне бу матур теремкәйгә кертмәссез микән? -Бу бит гади теремкәй түгел, монда балаларның бөек халык шагыйре Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. Ә без беләбез Г. Тукайның шигырен,хәзер сезгә “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләп күрсәтәбез. Беренче эт:  - Әйдәле, Акбай!өйрән син, арт аягың берлә тор, Аума, аума! Туп-туры тор,төз утыр , яхшы утыр! Икенче эт: Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә, Мин туганга тик ике айлап булыр ,йә өч кенә. Юк ,кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә, Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. Беренче эт: Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул! Тычкан: - Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
5
Бакалар сикереп килеп чыга. Беренче бака. Ай-яй, нинди матур теремкәй! Икенч...
Бакалар сикереп килеп чыга. Беренче бака. Ай-яй, нинди матур теремкәй! Икенче бака. Безнең дә бу теремкәйдә яшисебез килә. (ишек шакый) Кем бу теремкәйдә яши? -Мин Тычкан. -Без куяннар,ә без этләр, ә сез кем? Без бакалар сез безне бу матур теремкәйгә кертмәссез микән? Тычкан: Бу бит гади теремкәй түгел, монда балаларның бөек халык шагыйре Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. Беренче бака: Без бик яратабыз Г.Тукайның әкиятләрен, Икенче бака: Мультфильмнарын да карыйбыз, шигырьләрен дә бик яратабыз. Беренче бака: Сөйләп курсәтик ме ? Тычкан: Әйдәгез, әйдә. Беренче бака: “Гали белән кәҗә ” шигыре. Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән. Икенче бака: Гали аны чирәм белән кунак итә, Кәҗә рәхмәт укый : сакалын селкетә. Тычкан: - Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
6
Әтәчләр: Беренче Әтәч: Карале теремкәй . Икенче әтәч : Әйдә керәбез. Ишеген...
Әтәчләр: Беренче Әтәч: Карале теремкәй . Икенче әтәч : Әйдә керәбез. Ишеген этәләр (ачылмый), шакып карыйлар. Беренче әтәч.Кем бу теремкәйдә яши? Мин Тычкан. -Без куяннар,ә без этләр, Без бакалар, ә сез кем? Беренче әтәч: Без әтәчләр, безнең дә сезнең белән яшисе килә. Тычкан: Бу бит гади теремкәй түгел, монда шагыйрь Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. Икенче әтәч: Беләбез, сөйләп тә курсәтә алабыз. Беренче әтәч: “Эш беткәч уйнарга ярый” озек. Бик матур бер җәй көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сузен,Бик озак шунда утырды,бер дә алмастан күзен. Икенче әтәч: Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш, “И сабый ,-ди,-әйдә тышка, ташла дәрсең, күңел ач! ” Җитте бит , бик күп тырыштың , торма бер җирдә һаман, Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман! Тычкан: - Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
7
Беренче бүре. Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши? Мин Тычкан. -Безкуян...
Беренче бүре. Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши? Мин Тычкан. -Безкуяннар, этләр, бакалар, әтәчләр, ә сез кем? Икенче бүре: без бүреләр, безнең дә сезнең белән яшисе килә, кертегез әле. Тычкан: Бу бит гади теремкәй түгел, монда шагыйрь Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. Беренче бүре. Беләбез, “сарык белән кәҗә әкиятен бик яратабыз” Икенче буре. Борын заман бер ир берлән хатын торган. Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган. Асраганнар бер Кәҗә берлә бер сарык, Болар булган берсеннән берсе арык. Беренче бүре. Әйтә беркөн ире: “Кара монда, хатын Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык Ашап ята бушка гына алар азык”. Тычкан: - Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез. Бүреләр килә.
8
Төлкеләр килә. Беренче төлке. И карале нинди матур теремкәй. Икенче төлке. К...
Төлкеләр килә. Беренче төлке. И карале нинди матур теремкәй. Икенче төлке. Кем яши микән монда?(шакый). Мин Тычкан. -Без куяннар, этләр, бакалар, әтәчләр, бүреләр, ә сез кем? Беренче төлке. Без төлке кызлары, безнең дә сезнең белән яшисе килә, кертегез әле. Тычкан:Кертер идек тә бит ,бу бит гади теремкәй түгел, монда шагыйрь Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. Икенче төлке. Беләбез. Беренче толке. Без сезгә “Бала белән күбәләк” шигырен сөйлисебез килә. Әйт әле, Күбәләк, Ничек соң тормышың? Сөйләшик бергәләп Ничек кон күрмешең? Бу кадәр күп очып Сөйләп бирче тезеп, Армыйсын син ничек? Табаламсын ризык? Икенче толке. Мин торам кырларда, Болында, урманда, Уйныймын, очамын, Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы, Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомерем бик кыска Бары бер көн генә Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа. Тычкан: - Бик матур итеп сөйләдегез, әнә теремкәй сезгә ишеген ача, әйдә, рәхим итегез.
9
Керпе килә. Керпе:Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши?(шакый) Мин Тычка...
Керпе килә. Керпе:Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши?(шакый) Мин Тычкан. -Без куяннар, этләр, бакалар, әтәчләр, бүреләр,толкеләр,ә сезкем? Керпе: Мин керпе. Минем дә сезнең белән теремкәйдә яшисе килә. Тычкан: Кертер идек тә бит ,бу бит гади теремкәй түгел, монда шагыйрь Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. Керпе: Мин бик яратам Г. Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен. Сезгә “Ташбака һәм куян”дигән мәсәл сөйлисем килә. Ташбака белән Куян,узышмакчы булып, бер тауга йөгерешә башладылар. Куян, үзенең йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады. Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән!Инде безнең Куян артка калганына үкенде дә,хурланды да,әмма ни файда. Аюлар килеп җитә. Беренче аю: Нинди матур теремкәй! Теремкәйдә кем яши? -Мин тычкан,куяннар, этләр, бакалар, әтәчләр, бүреләр, төлкеләр,мин керпе. Ә сез кем? Икенче аю.Без аюлар. Безнеңдә сезнең белән яшисе килә. Тычкан:Кертер идек тә бит ,бу бит гади теремкәй түгел, монда шагыйрь Г. Тукайның иҗатын белүчеләр генә  керә ала. -Ә сез татар халык язучысы Г. Тукайның иҗатын беләсезме? Тычкан: Әйдәгез әле, чәй эчеп алыйк. (Өстәлдә татар халык ашлары)
10
Йөгерә-йөгерә Шүрәле килеп чыга. Шүрәле: Бу нәрсә? Минем дә бу теремкәйгә ке...
Йөгерә-йөгерә Шүрәле килеп чыга. Шүрәле: Бу нәрсә? Минем дә бу теремкәйгә керәсем килә! (ишеген ачып карый, ача алмый.) Кем яши бу теремкәйдә? -Мин Тычкан. -Без Куяннар. -Этләр. -Бакалар,әтәчләр,бүреләр, төлкеләр,керпе, ә син кем? -Мин Шүрәле. Төлке: Син Шүрәле? Шүрәле: Шүрәле шул, мин сезне кытыклап бетерәм. Аю :Синме? Кытыклапмы? Шүрәле тагын ишекне ачып карый, ача алмый. Мине дә кертегез әле теремкәйгә. Аю: Син бит безне кытыклап бетермәкче буласың, ничек кертик инде без сине?! Шүрәле: Я, ярый, гафу итегез инде мине, мин башка алай сөйләшмәм. Сүз бирәм: беркемгә дә тимәм. Куян: Ярый ышандык ди, сүзеңә. Ә менә безнең сине тикшереп карыйсыбыз килә. Хәзер без сиңа  табышмаклар әйтәбез, әгәр җавап бирә алсаң, керерсең.  Тычкан:Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда?(тел)  Шүрәле башын кашый-кашый, җавабын таба алмагач, башын аска ия. Куян: Белмисеңме? Шул шул менә. Әз генә уйлый белергә, башыңны эшләтергә кирәк. Гомерең үтә инде, кытыклы уены уйнап. Шүрәле залда утыручы балалардан сорый.
11
Аю: Икенче табышмакны тыңла: Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (акыл...
Аю: Икенче табышмакны тыңла: Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (акыл) Шүрәле тагын башын аска ия. Төлке: Болай булмый бит, дусларым, безгә Шүрәлегә ярдәм итәргә кирәк. Безгә аны теремкәйгә кертергә кирәк. Тычкан: Әйе шул, белгән белемнәребезне аңа өйрәтергә кирәк. Барысы да уйлаша, фикерләшә дә, Шүрәлене теремкәйгә кертергә булалар. -Рәхмәт сезгә, изге җаннар. Рәхмәт сезгә, дусларым. Мин бик тырышырмын. Минем үземә дә бик күңелсез була башлаган иде инде, кытыклап йөрүнең бер кызыгы калмады. Минем дә сезнең кебек күп беләсем килә – татар халык язучысы Г. Тукайның иҗаты шигырьләре, әкиятләре белән танышасым килә. Мине гафу итегез! Барысы да: Я ярый, гафу итәбез без сине. Әйдә, рәхим ит. (Ахырдан “Әйлән-бәйлән”җырын җырлыйлар.)
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию