7

Проектная деятельность: Милли киемнэр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Татар халкының милли киемнәре
Татар халкының милли киемнәре
2
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та...
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һ...
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.
4
Хатын-кыз күлмәге. Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала итәкле...
Хатын-кыз күлмәге. Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала итәкле, аска таба киңәеп киткән, озын җиңле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.
5
Алъяпкыч.   Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе аның б...
Алъяпкыч.   Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.
6
Түбәтәй.   Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан и...
Түбәтәй.   Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.
7
Калфак . Дәү әнием матур калфак Бүләк итте уземә. Энҗе калфак үзе ап-ак Бик к...
Калфак . Дәү әнием матур калфак Бүләк итте уземә. Энҗе калфак үзе ап-ак Бик килешә йөземә.  Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.
8
Читек. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр...
Читек. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. Бизәк төшкән итекләрне Читекләр дип йөрткәннәр Аларны татар кызлары Бәйрәмнәрдә кигәннәр
9
Камзул.  Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. И...
Камзул.  Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.
10
Хатын-кызлар бизәнү әйберләре Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү ә...
Хатын-кызлар бизәнү әйберләре Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.
11
Тема. “Кәләпүшем, кәләпүш” проектны йомгаклау- күңел ачу чарасы Бурычлар: Бал...
Тема. “Кәләпүшем, кәләпүш” проектны йомгаклау- күңел ачу чарасы Бурычлар: Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү. Халкыбызның күңел бизәкләре белән горурлык хисе тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү. Милли киемнәрне аера hәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү. Уен эшчәнлеге аша балаларның милли киемнәр турында белемнәрен ныгыту.
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию