7
  • Презентации
  • Презентация по экологическому воспитанию Урманда кунакта

Презентация по экологическому воспитанию Урманда кунакта

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Урманда кунакта ( Экологик әкият) “Көтек балалар бакчасы” Тәрбияче Н.Р.Шәймул...
Урманда кунакта ( Экологик әкият) “Көтек балалар бакчасы” Тәрбияче Н.Р.Шәймуллина
2
Зал бизәлеше:урман күренеше. Җиһазлар:чәчәк башлыклары,Шүрэле өчен киемнәр....
Зал бизәлеше:урман күренеше. Җиһазлар:чәчәк башлыклары,Шүрэле өчен киемнәр.     Тәрбияче(табышмак әйтә). Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә, Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә .(Урман.) Без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгабыз.Тик урманга кергәнче,безгә төп өч кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр? -Шаулама. -Чүпләмә. -Рәнҗетмә. Дөрес,балалар.Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам.   Балалар залга- “ урманга” керәләр.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Тәрбияче .Карагыз әле, балалар,урман нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын...
Тәрбияче .Карагыз әле, балалар,урман нинди матур! Монда нинди саф һава, акрын гына агач яфраклары кыштырдый, кошлар сайрый.Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда. Төрле гөмбәләрне әйтеп торасы юк.Үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман.Әнә карагыз әле, нинди матур чәчәкләр каршы ала безне. Нинди җырлы уен беләбез әле без?Әйдәгез әле, урман аланында әзрәк ял итеп , шул уенны уйнап алыйк. “Тәкыя үрәм “уены. Балалар түгәрәк яап басалар.Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага чәчәк исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә.(Балалар әйләнеп җырлыйлар.) Без йөрибез болында, Чәчәкләр бик күп монда. Матур чәчәк җыябыз, Такыялар үрәбез.(Туктыйлар.) Алып баручы. Ал кирәк, гөл кирәк. Безгә нәфис гөл кирәк. Кыңгырау чәчәк , кил әле, Бер елмаеп көл әле.  К ы ң г ы р а у ч ә ч ә к (уртага чыга). Охшасам да кыңгырауга, Шалтырамыйм, чыңламыйм. “Эт эчәгесе” шикелле Үләннәргә чорналмыйм.   Б а л а л а р. Кыңгырау чәчәк , күр әле! Такыя итеп үр әле.
4
Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра.Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исем...
Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра.Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган һәр “чәчәк” уртага чыгып утыра бара. Шулай тәкыя үрелә.   Э н җ е ч ә ч ә к. Энҗедәй чәчәк атам мин Яз көнендә урманда. Миңа берни дә кирәкми Күләгелек булганда.   Р о м а ш к а. Кечкенә көнбагыш кебек Чәчәк булам мин үзем. Таҗларымны санап кара, Әгәр булсаң бик түзем.   К ү к ч ә ч ә к.Арыш арасында үсәм, Зәп-зәңгәр чәчәк атам. Зәңгәр күкле,чалт кояшлы Аяз көнне яратам.   “Тәкыя” үрелеп беткәч,балалар әйләнеп җырлыйлар. Без йөрибез болында, Чәчәкләр бик күп монда. Матур чәчәк җыйдык без, Такыялар үрдек без.
5
Кинәт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә.Бармагы бүрәнә ярыгына кысылган Ш ү...
Кинәт ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә.Бармагы бүрәнә ярыгына кысылган Ш ү р ә л е килеп керә. Балалар куркып калалар.   Ш ү р ә л е.Коткарыгыз мине бу бәладән,мине явыз Былтыр харап итте! Т ә р б и я ч е.Балалар, курыкмагыз, бу бит Тукайның Шүрәлесе.Без сине коткарырбыз,Шүрәле. Тик безнең сиңа берничә соравыбыз бар. Шуларга җавап бир. Ш ү р ә л е. Әйтәм,әйтәм, коткарыгыз гына. Т ә р б и я ч е.Әгәр дә син ,Шүрәле,болында матур-атур чәчәкләр күрсәң, нишләр идең? Ш ү р ә л е.Тамырлары белән йолкып алып , себерке ясар идем дә рәхәтләнеп чабыныр идем. Т ә р б и я ч е. Балалар,алай эшләргә ярыймы?
6
Б а л а л а р.Юк, чәчәкләрне тамырлары белән йолкырга һич тә ярамый. Алар бөт...
Б а л а л а р.Юк, чәчәкләрне тамырлары белән йолкырга һич тә ярамый. Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Күпләп өзсәң, умарта кортлары чәчәкләрдән бал җыя алмый. Алан ямьсезләнеп кала. Т ә р б и я ч е. Белдеңме, Шүрәле, чәчәкләрне күпләп өзүдән табигатькә нинди зыян килә. Ә хәзер икенче сорауны тыңла.Әгәр дә кош оясында йомыркалар күрсәң, син нишләр идең? Ш ү р ә л е. Алып кайтып пешереп ашар идем. Т ә р б и я ч е.(куркып китә).Әй балалар, Шүрәле дөрес эшлиме? Б а л а л а р.Юк, чөнки йомыркаларда кош балалары бар. Кош ояларын туздырырга да ярамый. Ояларына якын килмәскә, шауламаска кирәк. Чөнки кошлар кешеләрдән курка. Т ә р б и я ч е.Ишеттеңме,Шүрәле,әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман бөтенләй кошсыз калыр.Ә кошлар булмаса, явыз кортлар агачларга зыян китерерләр.Аларның матур җырлары яңгырамаса,бик күңелсез булыр бит. Ә хәзер тагын бер соравыбызны тыңла. Әгәр дә син юлда шырпы тапсаң , нишләр идең? Ш ү р ә л е.Учак ягып, рәхәтләнеп җылынып ятар идем. Т ә р б и я ч е.Юк,юк, Шүрәле, урманда учак ягарга һич тә ярамый, эссе көннәрдә бигрәк тә. Урманда янгын чыгарга мөмкин .Җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр һәлак булыр , ә син өйсез калырсың. Урманнан башка нишләрсең? Ш ү р ә л е.(куркып китә). Абау, бик куркыныч булып китте миңа. Мин бик күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә. Т ә р б и я ч е.Балалар, Шүрәлене коткарыйк. Ул хәзер барысын да аңлады, бер начарлык та эшләмәс инде. Балалар Шүрәленең кулын ычкындыралар.
7
Т ә р б и я ч е. Әйдәгез әле, Шүрәлегә халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм...
Т ә р б и я ч е. Әйдәгез әле, Шүрәлегә халкыбызның урман турындагы мәкаль һәм әйтемнәрен әйтеп күрсәтик, шигырьләр сөйлик. -Урманга шырпы белән бармыйлар. -Җимешен аша, ботагын сындырма. -Кошларны рәнҗетмә, каргарлар. -Бер дә юкка үлән йолкып йөрсәң , кулың корыр. -Кош ояларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.   Шигырьләр:”Кырмыска”. З.Мансур, ”Камканы коткардым”. Ш.Галиев “Барган идем”.Г.Латыйп, “Урманда”.   Ш ү р ә л е.Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез. Урманның чын дуслары. Миңа да ялгышларымны аңларга ярдәм иттегез. Урманга кайчан гына килсәгез дә ,кадерле кунагым булырсыз. Б а л а л а р. Без урманда бик озак йөрдек, Шауламадык, чүпләмәдек. Бернәрсәне куркытмадык: Урманда без кунак булдык. Балалар Шүрәле һәм урман белән саубуллашып чыгып китәләр.
8
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию