7

Презентация Хонэрлэр - Профессии

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
Барлык Һөнәрләр дә яхшы, Барлык һөнәрләр кирәк!
Барлык Һөнәрләр дә яхшы, Барлык һөнәрләр кирәк!
2
Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле.Нинди генә...
Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле.Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек,тырышып белем алырга кирәк. Укытучы һөнәре – нинди һөнәр соң ул? Укытучы балаларны язарга, укырга,җырларга,биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Тәрбияче һөнәре – мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Ул балаларны тыйнак, әдәпле, ягымлы, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтә. Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.Без авырган чакта гел табиб янына барабыз.Табиблар төрле була: күз табибы,теш табибы,колак-тамак –борын табибы,эчке авырулар табибы.Балалар өчен дә аерым табиб бар. Ул – “педиатр” дип атала.Табиб кеше авырган кешегәһәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш. Полиция хезмәткәре – ул һәрвакыт ярдәмгә килә. Кешегә куркыныч янаса, әйберләр урласалар, юл кагыйдәләрен бозсалар безгә ярдәмгә полиция хезмәткәре килеп җитә.
0
 
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Халыкта мондый мәкаль бар: һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс
Халыкта мондый мәкаль бар: һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс
4
Табиб Сәламәт тәндә Сәламәт акыл. Саф һава – тәнгә дәва.
Табиб Сәламәт тәндә Сәламәт акыл. Саф һава – тәнгә дәва.
5
Укытучы Уку – энә белән кое казу. Укусыз белем юк, Белемсез көнең юк.
Укытучы Уку – энә белән кое казу. Укусыз белем юк, Белемсез көнең юк.
6
Тәрбияче Кешене беләсең килсә,холкына кара, Баланы беләсең килсә, уенына кара...
Тәрбияче Кешене беләсең килсә,холкына кара, Баланы беләсең килсә, уенына кара. Уйна да көл, эшләргә дә бел.
7
Полиция хезмәткәре Хезмәте барның хөрмәте бар. Батыр иле өчен үләр.
Полиция хезмәткәре Хезмәте барның хөрмәте бар. Батыр иле өчен үләр.
8
Әйдәгез һөнәрләр турында табышмаклар чишик. Әйтегезче, кем соң шулай Тәмле аш...
Әйдәгез һөнәрләр турында табышмаклар чишик. Әйтегезче, кем соң шулай Тәмле ашлар, Хуш исле котлетлар, Салат, венегретлар Әзерләп, безне сыйлый? (Повар-пешекче). Без иртә торабыз. Безнең бурыч- Сезне эшкә өлгертү. (Шофер-автобус йөртүче). Хат, газета- журналларны Ул бар өйгә тарата. Пенсия биргәнгә күрә, Бар өлкәннәр ярата. (Почтальон).
9
Һөнәрләр турында шигырьләр карап китәрбез
Һөнәрләр турында шигырьләр карап китәрбез
10
Укытучы. Мактауларга лаек укытучы! Ул бит безгә белем бирүче. Белем чишмәсене...
Укытучы. Мактауларга лаек укытучы! Ул бит безгә белем бирүче. Белем чишмәсенең күзе бит ул Зиһеннәргә аңнар төрүче. Укытучы! Күпме нәни күзләр Карашларың аңа төбәгән. Күзләр аша күңел түрләренә Акыл сүзен җыеп төпләгән. Тәрбияче Хуш, күңелле бакчабыз! Рәхмәт сезгә, апалар! Без мәктәпкә барабыз, Безне көтә парталар. Шофер булам Мин дә, әтием шикелле, Шофер булырга уйлыйм. Шуның өчен һәрвакыт Машинам белән уйныйм. Тизрәк үсеп шофер булсам, Нишләргә белер идем: Урамдагы бар баланы Утыртып йөрер идем. Доктор. Малайлар, юкка сез Доктордан куркасыз. Бик әйбәт ул, димен: Әни бит ул минем.
11
Илгә кирәкле булу, Яхшы теләкле булу. Илдә һөнәрле булу- Ак бәхетләр түгелме?...
Илгә кирәкле булу, Яхшы теләкле булу. Илдә һөнәрле булу- Ак бәхетләр түгелме? Һөнәрләрнең барысы да Тигез кеше каршында. Күңел тарткан бер һөнәр сайла, Сине кешеләр “Алтын куллы”, - дисеннәр.
12
13
14
15
 
 
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию