7


  • Учителю
  • Татар теленнән 'Фигыльләрне кабатлау' (7 класс)

Татар теленнән 'Фигыльләрне кабатлау' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема. Фигыльләрне кабатлау.Максат:1. Дәресне өйрәнү:- фигыль төркемчәләрен текст эчендә билгели, таба белүне ныгыту;- фигыльнең эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүен ныгыту2. Фикерләүне үстерү:- бәйләнешле сөйләм үстерү;- сүзлек запасын баету;- логик фикерләү сәләтен үстрү;- иҗади
предварительный просмотр материала

Тема. Фигыльләрне кабатлау.

Максат:

1. Дәресне өйрәнү:

- фигыль төркемчәләрен текст эчендә билгели, таба белүне ныгыту;

- фигыльнең эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүен ныгыту

2. Фикерләүне үстерү:

- бәйләнешле сөйләм үстерү;

- сүзлек запасын баету;

- логик фикерләү сәләтен үстрү;

- иҗади сәләтләрен үстерү

3. Тәрбияви:

- фәнгә кызыксынучанлыкны дәвам итү;

- фәнгә өйрәткәндә уңай фикер тәрбияләүгә ярдәм итү;

- табигатькә, туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәреснең төре: кабатлау, уен-сәяхәт формасында.

Җиһазлау: Г.Тукайның "Пар ат" шигыре, интерактив такта, ноутбук, кроссворд.


Дәреснең төзелеше

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1. Оештыру өлеше

Дәрескә юнәлеш бирә торган әңгәмә

Укытучыны тыңлау, психологик халәтне көйләү

1. Предмет нәтиҗәләре:

- текст эчендә фигыльне таба, төркемчәләрне билгели белү;

- фигыльнең җиде төркемчәсе булуын, аларның затланышлы һәм затланышсызга бүленүен белү;

- фигыль ярдәмендә предметларның хәрәкәткә килүләренә төшенү.

2. Метапредмет нәтиҗә:

- дәрескә куелган бурычны аңлау һәм аны үтәүгә омтылу;

- "Пар ат" шигырендә бирелгән фигыльләрнең нинди вазифа белдергәнен билгеләү (хисләр: шатлык, борчылу, канәгатьләнү);

- хисләрне белдергән җөмләләр төзү.

3. Шәхси нәтиҗә:

- шигырьдә фигыльләрнең безнең хис-кичерешләребезне, хәлебезне аңларга ярдәм итүләренә төшенү.

2. Актуальләштерү

Дәреснең формасы белән таныштыру, тестлар үтүгә юнәлеш бирә.

Тестлар үтү

3. Төп өлеш

Презентация күрсәтү. Г.Тукайның "Пар ат" шигырендәге фигыльләрне табу, төркемчәләрен билгеләү, лирик геройның халәтен ачыклау.

Кроссворд чишүгә юнәлеш бирү

Шигырьдәге өч төрле хисне билгеләп, канәгатьлек, борчылу, шатлык хисләрен аңлаткан 3 төрле бәйләнешле текст язу.

Үзбәя.

4. Йомгаклау өлеше

Фигыльләрнең

сөйләмдәге функцияләренә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Сорауларга җавап бирәләр

5. Өй эше бирү

Фигыль төркемчәләренең төрлесе кулланылган шигырь табарга


Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Бер-беребезгә карап елмаештык, хәерле көн теләдек.

Төп өлеш.

- Темага карагыз да, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

- Җаваплар.

- Без бүген, укучылар, фигыльләр иленә сәяхәткә чыгарбыз. ( слайд


Моның өчен билетлар алабыз. Алар гади түгел, ә белемегезгә карап "бишле", "дүртле" һәм башка билгеләр булыр. (укучылар компьютерлар артына утырып, экспресс тест үтәләр). Беренче кушымта.

Укытучы. Хәзер укучылар, хәрәкәт итәр өчен, транспорт төрен сайларга кирәк.

  • Укучылар төрле транспорт төрен сайлыйлар. Ни өчен шуны сайлаганнарын әйтәләр. (слайд)


  • Мин мондый транспорт төрен әйтәм: аның өчен шигырьне тыңларга, авторын һәм исемен әйтергә кирәк. (дискта Г.Тукайның "Пар ат" шигыре язмасы тыңлана). (слайд)


  • Беренче тукталыш. "Сорау-җавап" шәһәре.

(интерактив тактада шигырьнең тексты чыга).

Укытучы. Укучылар шигырь нәрсә турында соң?

  • Җаваплар тыңлана.

  • Әсәрнең эчтәлеген аңларга, андагы эшне, хәрәкәтне белергә нәрсәләр ярдәм итә?

  • Җаваплар.

  • Яхшы. Әйдәгез фигыльләрне табып асларына сызабыз, төркемчәләрен әйтәбез. (укучылар чиратлашып, интерактив тактада эшлиләр, фигыльнең нинди мәгънә аңлатканын әйтәләр).

  • Әлеге шигырьне әдәбият дәресендә, хәтерләсәгез, өч өлешкә бүлеп караган идек. Лирик геройның хисләре иде ул. Искә төшерик әле.

  • Канәгатьлек, борчылу, шатлык хисләре иде ул. (слайд)


Беренче хисне аңларга (канәгатьлек) булышкан фигыльләрне табабыз.

  • киттем карап, чаптыра суккалап та тарткалап, җырлый, укый, (күз) эленгән, (йокы) баскан

Икенче хисне (борчылу) белдергәннәрен табабыз.

  • Кыр күрәм, нинди аерылу, сау бул, (шәһәр) еракта калдыгыз, таныш йортларның күздән югалуы,

  • Һәм шатлык хисен аңларга ярдәм иткән фигыльләр

  • Ачты (күңелем), (җан) яна, чап (кучер), (атларың) ку.

Икенче тукталыш. "Иҗат ит" шәһәре.

Укучылар өч төркемгә бүленә. Беренче төркем канәгатьлекне белдергән, икенчесе борчылуны, өченчесе шатлыкны белдергән текст төзи. Соңыннан укыйлар.

Өченче тукталыш. "Шакмаклар" шәһәре. Кроссворд чишү.

Икенче кушымта. Кроссворд

Укытучы өстәлендә кагыйдә язылган карточкалар. Укучы килеп ала, укый, җавапны интерактив тактага яза.


Дүртенче тукталыш. "Ял итү" шәһәре. (слайд)



Такта белән күп эшләдек. Хәзер күзләрне ял иттереп алыйк. "Пар ат" җырын тыңлау һәм шул вакытта күзләргә гимнастика ясау.

Бишенче тукталыш. "Уйла, тап" шәһәре.

- "Пар ат" шигыреннән фигыль төркемчәләренә мисал табабыз.

- Кайсы фигыльгә тапмадыгыз инде?

Йомгаклау өлеше.

Алтынчы тукталыш. "Кире кайту" шәһәре. Моның өчен килгән юлны искә төшерергә кирәк. Без бүген нәрсә кабатладык?

  • Фигыльләр сүз төркемен.

  • Исем, сыйфат сүз төркемнәре бар, ә фигыльләр җөмләдә ни өчен кирәк?

  • Исем сүз төркеме ярдәмендә безне әйләндереп алган бөтен әйберне әйтеп була.

  • Сыйфатлар исемнең билгеләрен ачыкларга булыша.

  • Ә бары тик фигыльләр генә барсын да җанландыра, хәрәкәткә китерә икән.

  • Шуның өчен дә, Алексей Толстой әйткән: "Хәрәкәт һәм аны белдерүче фигыльләр - телнең нигезе". (слайд)

Билгеләр кую.

Өй эше. Фигыль төркемчәләренең төрлесе кулланылган шигырь табарга.

Беренче кушымта

Тестлар:

I. Кайсылары затланышлы фигыльләр?

1. Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль.

2. Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль.

3. Хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль

II. Болар нинди фигыльләр? Тырышса, кайгырса да

1. Шарт фигыльләр.

2. Хикәя фигыльләр.

3. Боерык фигыльләр.

III. Монда нинди фигыльләр? Тырышты, күрдек

1. Киләчәк заман хикәя фигыльләр.

2. Үткән заман хикәя фигыльләр.

3. Хәзерге заман хикәя фигыльләр.

IV. Затланышлы фигыльләрнең кайсысы заман белән төрләнә?

1. Шарт фигыль.

2. Боерык фигыль.

3. Хикәя фигыль.

V. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

1. Ике.

2. Дүрт.

3. Өч.

VI. Инфинитив нинди кушымчалар белән ясала?

1. -гач, -гәч, -кач, -кәч.

2. -ырга, -әргә, -маска, -мәскә.

3. -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк.

VII. Кайсылары затланышсыз фигыльләр?

1. Сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль, инфинитив.

2. Хикәя фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль.

3. Боерык фигыль, инфинитив, шарт фигыль, сыйфат фигыль.

VIII. Кайсылары исем фигыль?

1. Яши, йөгерде, барачак.

2. Алу, күрмәү, сәламәтләнү.

3. Кайткач, уйлап, язгач.

IX. Кайсылары сыйфат фигыль?

1. Уйнау, сикерү, егылу.

2. Кичә кайткан, әни әйтәчәк, бала язды.

3. Килүче (кыз), сөйләячәк (укучы), пешкән (икмәк).

X. Кайсылары боерык фигыльләр?

1. Язсын, кайт, барыйк, әйт.

2. Барсам, уйласак, эшли, килде.

3. Уйнау, сыза, йокласа, уянгач.


Икенче кушымта. Кроссворд.

1) Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр (фигыль) дип атала.

2) Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр (затланышлы) фигыльләр дип атала.

3) Эш яки хәлнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә торган фигыль - (хикәя фигыль).

4) Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдергән сүзләр (боерык фигыль) дип атала.

5) Икенче эш-хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәл мәгънәсен белдергән сүзләр (шарт фигыль) дип атала.

6) Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр (затланышсыз) фигыльләр дип атала.

7) Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль - (сыйфат фигыль).

8) Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль - (исем фигыль).

9) Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль (хәл фигыль) була.

10) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль - (инфинитив).






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал