7


  • Учителю
  • Рабочая прогорамма по татарскому языку,10класс

Рабочая прогорамма по татарскому языку,10класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









10 сыйныф өчен татар теленнән календарь- тематик планнар





Тема,

Җиһазлау

Укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләре, көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

Грамматик материал

Дәрес тибы,

Контроль төре

Лексика

Сөйләм үрнәкләре

План

Факт

1

2

Хыялымдагы мәктәп Дәреслек4-10б, таблица

Исем фигыль Сыйфат фигыль.

Кереш

Яңа материал

С.җ.

Боерык,дары,шартлатырга,

Ату,ташлау,куллану,шартлату,

Уйлап табу,тегү

Эшли башлавың белән котлыйбыз.Мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнәбез.Дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү.

4к.6б.

5к.,7б

кагыйдә





3





4

Сездә ничек? Бездә шулай.

Дәреслек 11-15б.,фото

рәсемнәр



Исемнең чыгыш килеш формасы+бирлебәйлеге(Кайчан

нан бирле?)

Изафәләр

Кабатлау

С.җ.



Яңа мат.

Сәнгать,җәмгыять,сәхнә,

Сәхнәләштерергә,закон,дәүләт,

Өзек,күчерергә,охшашлык,аерма

Актерлык осталыгы дәресләре 2004нче елдан бирлеукытыла.Беренче класстан бирле татар телен,бишенче класстан бирле чит телләрне өйрәнәбез.Ул биш яшьтән бирле укый белә.

5к.13б.,лексика.



9, 10 к.

15б.





5

6

Бөтен мәктәптә дә төп эш-уку

Таблица, дәреслек 16-22б.

Билгеләү алмашлыклары

(теләсә кем/нинди)

Белем-күнекмәләрне ныгыту

Мөс. эш

Илче,дәрәҗә,шәхси,башлангыч,урта,кыйммәт

Бу мәктәптә теләсә кем укый ала.Теләсә нинди мәктәптә укысын.Теләсә кемгә ышанырга ярыймы?Теләсә кемнән киңәш сорама.Теләсә кемнең сүзенә ышанмагыз.Теләсә ничә кеше килсен.Теләсә ничек эшләсеннәр.Монда аралашу кагыйдәләрен өйрәнәләр.

Кагыйдә лексика



10 юл текст күчер





7.

Кабатлау дәресе.



Кабатлау

Кереш тест

Сорау- җавап



17к.22б.





8.







9

Мәктәп театр түгел...

Дәреслек23-27б.,таблица,фоторәсемнәр





Нишләгәне бар/юк? Грамматик структураны ныгыту















Белем-күнекмәләрне ныгыту

С.җ.

Иннек,алка,йөзек,балдак,чылбыр,көмеш,алтын,муенса,беләзек,каеш,бизәнү әйберләре,үкчәле туфлиләр,буянырга,бизәнергә,килешү

Минем алтын сәгать күргәнем юк.Әниемнең көмеш алка кигәне бар.Иреннәренә ачык кызыл төстәге иннек сөрткәне юк.Колакларыма озын алкалар,бармакларыма алтын йөзек кигәнем бар.Муенга көмеш чылбыр кигән юк.Аякларыңа биек үкчәле туфлиләр кигәнең юк.

5к.25б.;

Лексика







2 сүзне төрлән

дер





10

Дәреслек,таб

лица

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

Кабатлау,

Морфоло

гик анализ





8,10к.26б.





11



Сүзлек диктанты

Тикшерү

ТестN1











12

Кигән киемең урынлы булсын

Таблица,

Дәр.28-30б.

Нишләсен/нишләмәсен өчен? Грамматик структурасы

Яңа мат.

Шакмаклы итәк,сызыклы,буй-буйлы күлмәк,төймәле чалбар,бөрчекле,бизәкле блузка,сәер караш

Укучыларда мәктәп белән,класс белән горурлану хисе тәрбияләү өчен.Мәктәп җитди уку урыны булсын өчен.

7к.30б.;

лексика





13

Таблица

Дәр.30-32б.

Фигыль юнәлешләре.

Кабатлау

С.җ.

Мәҗбүри,горурлану хисе,матди,таләп итә,көнләшә,тузгыган/кистерелгән/таралган чәч

Матур итеп кистерелгән чәч бик килешә.Чәчләр матур итеп җыелган.

3к.35б.





14

15

Мәктәп түрендә -мәктәп формасы

Дәреслек33-36б.,таблица

Нәрсә өчен/нишләгән өчен?грамматик

структурасын сөйләмдә куллану

Белем-күнекмәләрне ныгыту

С.җ.

Сагыз чәйнәгән,гомуми җыелыш,модалы,сыйфатлы тукыма,ефәк алүяпкыч,омтылыш

Мәктәп формасының пөхтәлеге өчен баллар куялар.Укучы чыгыш вакытында сагыз чәйнәсә,бизәнгән булса,чәчен җыймаган булса балл төшә.Композициянең кызыклыгы,юмор,яңа идея өчен.

13к.38б.,

Кагыйдә

лексика





16

Белемнәрне тикшерү дәресе

Д.37б.

тестлар



N2Тестлар б-н тикшерү











17

18

Яхшы сүз ташны эретә...

Таблица

Д.39-43б.

Хәл фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау

Белемне ныгыту

Назлы итеп/назлап,йомшак итеп,иркә итеп/иркәләп

Әнием назлап,йомшак итеп "кызым","улым" дип эндәшә

5,6к.41б.

лексика





19

20





21

Сиңа кадет формасы бик килешә...

Дәреслек44-51б.

Кагыйдәләр җ.

Хәзерге заман һәм үткән заман сыйфат фигыль формаларын cөйләмдә активлаштыру

Тамыр һәм ясалма сыйфатларны кабатлау

Яңа мат.

Белемне ныгыту



Кабатлау

С.җ.

Хәрби,хуплый,янгында коткаручы/коткарган,ярдәм иткән,ихтыяр көче,стройда йөрү,коткару хезмәте

Кадет классларын тәмамлаучылар өчен махсус өстенлекләр бар.Кадетлар түземле,ярдәмчел,максатчан,намуслы булырга тиеш.

7к 46б

10к.48б.





лексика





22









23

Аптыратма

гыз әле,кызлар...

Дәреслек 53-54б.



Д.54-56б.

Нишлисе бар?/Нишлисе килә? Грамматик структураларын сөйләмдә активлаштыру

Нишләгәне/нишләмәгәне өчен? Грамматик структураларны кабатлау

Яңа мат.



Белемне ныгыту



кабатлау

Җилбәзәк кыз,кыланчык кеше,бәйләнчек бала,кайгыртучан әни

Малайның хоккейга барасы бар.Кызларның малай белән дуслашасылары килә.Кызлар тыйнак,чибәр,акыллы булганнары өчен,җилбәзәк,кыланчык булмаганнары өчен ошый.

10к.54б.

Кагыйдә







14к.56б.





24

25

Б.С.Ү

Дәреслек 57-60б.

Иярченле кушма сәбәп җөмләләрне активлаштыру

Б.С.Ү.

Килешле итеп киенгән,күзгә ташлана торган кием,уңайсыз хис итәм

Диана артыннан бик күп малай йөри,чөнки ул бик килешле итеп киенә.Диана мәктәптәге малайларга серле кыяфәтле булганы өчен ошый.Диананың әнисе Рамилгә әрсез булганы өчен кисәтү ясаган.

6к.59-60б.





26

Дәреслек 60-62б.

Нишләгәне/нишләмәгәне өчен?грамматик структураларын активлаштыру

Яңа материалны аңлату

Индивидуальлеккә ия,серле кыяфәт белән,купшы,артык ачык,хәтерләтә,әрсез кыз



Кагыйдә

лексика





27

Б.С.Ү.

"Ялкын" журналы белән эш

Изложение

Б.С.Ү











28



29

Кызларга кыю егетләр ошый

Дәреслек

63-66б.

Нишләгәннән бирле?нишләгәннән соң?грамматик структурасы белән танышу

Белем күнекмәлә

рен ныгыту

Сөйләшкәннән бирле-сөйләшкәннән соң;

Озатканнан бирле-озатканнан соң

Матур кызны күргәннән бирле,гел аның турында гына уйлап йөри.Дәрескә звонок шалтыраганнан соң,укытучы класска керде.Кунак кызы белән сөйләшкәннән соң,кәефе яхшы булды.

6к.64б.





30



Диктант

тикшерү











31







32

Мәхәббәт аңлатуның нәрсәсе бар аның?

дәреслек

Фигыльләрдә дәрәҗә категориясе(еламсырый

,килгәлә,кайтка

ла)

Исемләшкән сыйфат фигыльләр(Нишлә

гәннән)

Яңа мат.аңлату



С.җ.

Гашыйк егет,тантаналы караш,яратканны әйтә,чәч толымы,толымны сүтәргә,толымны үрергә,шылтыраткала-шылтыратканнан,язгала-язганнан

Син безгә килгәлә.Ул сезгә кергәлиме?Кызлар белән танышуның бер нәрсәсе дә юк.Курыкканнан түгел,борчылганнан әйтәм.Язганнан түгел,шылтыратмаганнан.

11к.71б.

Кагыйдә

лексика





33

Белемнәрне тикшерү дәресе.

Тест N3



ТесларN3











34

Йомгаклау- кабатлау дәресе



Белемне ныгыту











35



36

Матур буласым килә

дәреслек

Хәл фигыль формасы(Ничек итеп?Нишләп?)

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын кабатлау

Кабатлау



Яңа мат.

Мәҗбүр итә,бөтерчек кебек кыз,сиңа ошый,әнигә охшаганмын

Юкка-барга игътибар итмә!Күр дә тор!/Әйтте диярсең!Чынлап уйласаң.Үз-үзеңне хөрмәт ит.Үз-үзең булып кал.Үз-үзеңнән көлә бел.үзеңә ышан!Борыныңны салындырма!төшенкелеккә бирелмә!Барысы да җайланыр! Миңа җырчы Алсу ошый,мин Алсуга охшаганмын.

4,5к.76б.





37









38



39



Киемең бик килешле

дәреслек

Үткән заманда сыйфат фигыльне сөйләмдә активлаштыру.

Фигыльнең төшем юнәлеше

.Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.

Белем алу күнекмәләре

бирү

С.Җ.

Чигелгән кием,кием чигелгән,үтүкләнгән чалбар,чалбар үтүкләнгән;ак -аксыл - ап-ак - аграк,яшел - яшькелт - ямь-яшел - яшелрәк

Спорт киемендә кунакка бармыйлар.Өй киемен кыйммәтле тукымадан текмиләр.Затлы киемдә савыт-саба юмыйлар.Чигелгән яулык әбиемә бик килешә.Әбиемнең ап-ак яулыгы чигелгән.Алсу күлмәк белән кара ботинка бик килешә.

10к.



11к. 91б.



Рәсем һәм сүз сурәт







40

Инша

Матур кеше нинди була?

Б.С.Ү.











41



42



Тамаша күрсәттеләр...

дәреслек

Хәл фигыль формаларын активлаштыру

Шарт фигыльне кабатлау.

Кабатлау

Белемне тирәнәйтү

Күңелле тамаша,тәрбияле тамашачы,тамаша залы,бизәлгән сәхнә,сәхнә пәрдәсе,баш ию,кул чабу;арт белән/йөз белән үтәргә

Әгәр урыныңа кеше утырган булса,тавыш чыгарма.Театрга барганчы зәвыклы итеп киен.Тетрга барганда чәчәк алып бар.Үз урыныңа узганда,тамашачыларга арт белән түгел йөз белән карагыз.Тамаша барганда кесә телефоныңны сүндереп куй.

12к.99б.

лексика





43

Б.С.Ү

Театр карагач

Б.С.Ү.











44













45

Томаулы гашыйк

дәреслек

Нишли күрмәсен?теләк белдерү формасын сөйләмдә активлаштыру

Нишләгәнчә?сора

вына җавап булган фигыльләрне ныгыту

Яңа мат.











Белем күнекмәлә

рен ныгыту

Авырый күрмәсен,урыныннан тора күрмәсен,оныта күрмәсен;табиб кушканча,укытучы әйткәнчә,син күргәнчә

Авыргач,урамга чыга күрмәсен.Дусларын чакыра күрмәсен.Сәламәтлегең ничек?Кайсы җирең авырта?Хәлең әйбәтләнәме/яхшырамы?Тереләсеңме/сәламәтләнәсеңме?Үзеңне ничек хис итәсең?Даруларыңның файдасы бармы? Гөнаһ шомлык!Нишлим инде?Анысы бер хәл!Бәла икән.Имеш.







7к.102б





46

Кабатлау



Кабатлау











47













48











49

Нәрсә дару, ә нәрсә агу?

дәреслек

Исемләшкән сыйфат фигыль-Нишләгәннән

Нәрсәдән?

Хәл фигыльнең барлык һәм юклык формасын сөйләмдә активлаштыру - Нишләп?Нишләмичә?

Үткән заман сыйфат фигыль сөйләмдә активлаштыру Нишли торган?

Яңа мат.үзләштерү





Мөс.эш күнекмәләре бирү











Практик күнегүләр

Буыннар сызлаганнан,баш авыртканнан,теш сызлаганнан,табиб кушуы буенча гына/табиб кушканча гына/табиб кушкан чакта гына

Баш авыртканнан дару эчәләр.Теш сызлаганнан табиб кушканча дәваланалар.Даруның файдасын белмичә, эчәргә ярамый.Аңламыйча,сөйләогә ярамый.

15к









16к. 110б.





Универ

сиада турында





50





51



52

Спортта җиңелүче булмый

дәреслек

Булу өчен сөйләм үрнәген сөйләмдә ныгыту.

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

Билгеләү алмашлыкларын ныгыту.

Белем алу күнекмәлә

рен ныгыту



С.җ.

Үтелгәннәрне кабатлау

Атаклы булу өчен, чыныгу өчен Ихтыяр көче,зур түземлек/тәвәкәллек,үз-үзеңә ышану,үз-үзеңне хөрмәт итү

Сәламәт булу өчен спорт белән шөгылҗләнергә кирәк.Кем тели,шул чыныга ала.Кая тели,шул түгәрәккә языла ала.Теләсә кем шахмат уйный ала.Шәһәрнең теләсә кайсы стадионына барырга була.





7к.82б.

Бер спортсмен турында





53

Сайланма диктант



Тикшерү











54

Тест "Матур кеше нинди була?"



ТестларN4, тикшерү











55





56

Тәмәке тарту егетлекме?

дәреслек

Исемләшкән сыйфат фигыльне сөйләмдә активлаштыру

Нишләгәннән? Киләчәк заман хикәя фигыль+өчен бәйлеге формасын сөйләмдә ныгыту Нишләр өчен?/Нишләмәс өчен?



Белем алу күнекмә

ләрен камилләштерү

С.Җ.

Мәктәп күләмендә,кросс үткәрелә,спорт чаралары,зарланырлык сәбәп юк

Кан басымы күтәрелгәннән дәвалана.Колак авыртканнан табибка бара. Хәл юк.баш чатный.Яңак шешә.Кан басымы төшә/менә.Йөрәк тибеше начарая.Тән температурасы күтәрелә.Баш әйләнә.Күңел болгана.Күз аллары караңгылана.Түзәрлек түгел. Кросс йөгермәс өчен табибка керә.Артта калмас өчен тырышырга кирәк.Баш әйләнмәс өчен тәмәке тартырга ярамый.

2,5к112б





Лексика

В.М.4 җ. күчер





57







58

Гаджетомания - заман чире

дәреслек

Исемләшкән сыйфат фигыль Нишләгәнгә?Ни

эшләмәгәнгә?

Исем фигыльнең барлык һәм юклык формасын сөйләмдә активлаштыру Нишләү? Нишләмәү?

Белем тирәнәйтү



С.җ.

Тәмәке тартканга,компьютер уеннары уйнаганга;йоклый алмау,режим буенча яшәмәү,вакытында ашамау

Компьютер уеннары уйнаганга башы авырта,хәтере начарая.Гаджетомания ул - электрон уенчыклардан башка яши алмау.Уенчыгыңнан башка күңел төшү,депрессиягә бирелү.Дусларга,гаиләгә игътибар кимү.

7күн.







8к.119-120б.





59





60

Кесә телефоны - уенчык түгел...

дәреслек

Исем фигыльне сөйләмдә активлаштыру

Нинди/кайда/...+карамастан сөйләм үрнәген куллану

Кабатлау







Яңа мат.

Зыянлы телефон,заралы гадәт,зыян зарар китерә/зарар күрә;вакытның күпме/кешенең кайда булуына карамастан;ярсучанлык,куркыныч янавы,баш мие,нурланыш,күз күрүе

Кесә телефоныннан сөйләшүче башкаларга комачаулый.кесә телефоныннан электромагнит нурланышы чыга. Кирәкле булуына карамастан телефонның зыяны да бар.Кешенең кайда булуына карамастан сөйләшергә була.

9,10к. 126б.





Татарча СМС яз





61

Б.С.Ү.



Б.С.Ү











62





63

300 ел яшәп буламы?

таблица



Исем фигыльне сөйләмдә активлаштыру

Исемләшкән сыйфат фигыльне сөйләмдә Нишләгәннән?Нишләгәнгә?

Белем күнекмәлә

Рен камилләштерү

С.Җ.

ТестN5

Һава сулау,зарарлы гадәтләр булмау,кан тамырлары, сәламәтлекне сакларга/ныгытырга/какшатырга;дөрес тукланмаганнан,спорт белән шөгыльләнмәгәннән,сыра эчкәннән,аз хәрәкәтләнгәнгә,компьютерда эшләгәнгә

Телевизорны күп караганга күз күрүе начарая.Дөрес тукланмау сәламәтлекне какшата. Начар йоклаганга башым авырта.Башы авыртканнан мәктәпкә бармый.Пычрак һава сулаганга,сулыш юллары авыруы көчәя.

8,9к. 130б.





64

Сагыз кызык итте...

дәреслек



Үткән заман сыйфат фигыльне сөйләмдә активлаштыру Исем фигыльне сөйләмдә активлаштыру

Яңа мат.үзләштерү

Карбыз тәме килгән торган сагыз,тешне чистарта,ашны ашатмый,эшне калдыра,башны эшләтми;эч китү/йомшару,кан басымы күтәрелү

Тәмле ис килә торган үләннән чәй пешерәбез.Башны яхшы эшләтә торган ризык ашарга кирәк.Сагыз чәйнәү аллергия китереп чыгарырга мөмкин.Кан басымы күтәрелү җитди авыру.

9,13к. 137б.





65





66

Сак булыгыз-куркыныч азык!

дәреслек

Исемләшкән сыйфат фигыльне сөйләмдә активлаштыру Нишләгәннән?

Нишләгәнгә?Нишләгәне өчен? Ясалма исемнәр(-кыч/-кеч,-гыч/-геч)

С.җ.

Белемне ныгыту

Тыелган азык,куркыныч ризык,шикле шоколад,шеш китереп чыгаручы,тире өчен куркыныч;тәмләткеч,суыткыч,ачкыч,бетергеч;чи килеш,юмаган килеш,салкын килеш

Дөрес тукланганы өчен,ул сәламәт.Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тәмләткечләр күп төрле.Яшелчәләрне юмаган килеш ашарга ярамый.Сок һәм компотны салкын килеш эчәргә киңәш ителә.

13,14к. 143б.





67

Кабатлау дәресе



Кабатлау

ТестларN6

С.җ.











68

Белемнәрне тикшерү дәресе

Контроль диктант



Белемне тикшерү











69

Б.С.Ү.



Инша











70

Йомгаклап кабатлау дәресе



Йомгаклау

Тест





















Татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф (70 сәгать)

Эш программасының статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарст ан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары"на нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

  • Укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

  • Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

  • Татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

  • Татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

  • Алган белемнәрне җанлы аралашуда кулланырга өйрәтү;

  • Укучыларның орфографик, пунктуацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.



Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Тыңлап аңлау.Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңлаган мәгълүматка нигезләнеп, күмәк аралашуда катнашу.

Сөйләү.Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күркнешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

Уку.танышу, эзләнү. Өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып. Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматларны табып уку күнекмәләренә ия булу, укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.



Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу ;аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.



Укыту планында 10нчы сыйныфта татар теленә 2 сәг. бирелә, ә программада 1 сәг.Программадагы 35 сәг. урынына 70 сәг үткәрү планлаштырыла

Татар теленнән тематик планны

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе

Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Мингалиева М.М.

Беркетмә №1,

"___" _ август 2012 ел.

"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _______ШәйхетдиновРГ.

"___" август 2012 ел.

"Раслыйм"

Директор:

______Гарифуллин В.Ю.



"___" август 2012 ел.





















10 НЧЫ

СЫЙНЫФТА УКУЧЫ РУС БАЛАЛАРЫНА

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ



Төзүче: Мингалиева Мөнирә Мөнир кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, август, 2012 нче ел













Аңлатма язуы



Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы ("Закон об образовании" Закон Российской Федерации)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья - белем алу теле (телләре)

- 7 статья - мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья -уку-укыту программалары

- 32 статья - мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек: Р.Р.Нигъмәтуллина. Татарча да яхшы бел, 10 нчы сыйныф, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы балаларының рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теле һүм әдәбиятыннан эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, гамәлдәге базис план буенча атнага 4 сәгать исәбеннән төзелә.(2 сәг.-т.т. һәм 2 сәг.- әд.)

Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.

Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Татар телен чит тел буларак укытуда һәм өйрәтүнең сыйфатында яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Аларның асылы- укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү.

Рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү концентрацияле укыту технологиясенә нигезләнә. Эшчәнлекнең төп максаты- укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү. Сынап карау барышында түбәндәгеләргә ирешү максат итеп куела:Тормышта таныш хәлләрдә аралаша белү; Таныш күренешләр хакында табигый сөйләмне ишетеп аңлау; Икетелле сүзләрдән дөрес файдалана белү..

Укыту Нигмәтуллина Р.Р. тарафыннан төзелгән дәреслеккә нигезләнеп алып барыла.

Яңа уку- укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала: дәреслек, эш дәфтәре, аудиоматериал, контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы. Укытучының эшен җиңеләйтү өчен бар да каралган: тематик план да, дәрес эшкәртмәләре дә, методик кулланма да.

Дәреслек коммуникатив, проблемалы, белемне ныклы үзләштерү принципларына нигезләнеп язылган.

Эш дәфтәре күнегүләр дәрестәге сөйләмнең нигезен тәшкил итә, лексик- грамматик материалны ныгытуга һәм өйдә эшләү өчен бирелгән лексик- грамматик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр һәм белемнәрне тикшерү өчен тестлар, өстәмә эш өчен ребуслар һәм кроссвордлар бар.

Аудиоматериал аерым игътибарга лаек. Анда һәр дәрестә эшләү өчен материал бирелә. Ишетеп аңлау процессында укучы төрле тембрдагы тавышларны, төрле тизлектә, интонация ярдәмендә ишетә.

Контроль тестлар һәм текстлар җыентыгында һәр теманы йомгаклап тикшерү өчен биремнәр тәкъдим ителә. Алар БДИ системасында А, В, С вариантларында бирелә.

Чит телләрне укыту методикасы мәгълүматларына караганда, туган тел булмаган башка телдә көнкүреш тематикасы кысаларында аралашу өчен, укучылар сөйләмдә иң еш кулланыла торган 2000- 2500 сүзне үзләштерергә, шул актив лексика нигезендә төзелгән йөздән артык грамматик конструкцияне дөрес файдалана белергә тиеш. Бу аларга үз фикерләрен белдерергә һәм әңгәмәдәшен аңларга мөмкинлек бирә.

"Татарча да яхшы бел" укыту- методик комплексының һәр берәмлеге бер бөтенне тәшкил итә. Алар үзара бәйләнештә, бер- берсен тулыландыручы укучы һәм укытучы өчен белем чыганагы. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган (дозировка), грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән.Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага мөмкинчелекне тәэмин итә.

Дәреслек татар телен һәм әдәбиятын берләштереп укытуны күздә тота. Анда төрле әдәби жанрлар (хикәя, шигырь һ.б.), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар, мәкальләр, мәзәкләр һ.б.), фразеологизмнар, шулай ук эш кәгазьләре үрнәкләре (хат, белдерү, котлау һ.б.), радио- телевидение программаларыннан, фәнни- публицистик хезмәтләрдән, вакытлы матбугат материалларыннан өзекләр, өстәмә кызыклы материаллар бирелә. Әдәби әсәрләрдә һәм текстларда лексик һәм грамматик материал укучыларның белем дәрәҗәсенә яраклаштырылган (адаптацияләнә), гадиләштерелгән.

Дәреслектә иллюстрацияләргә һәм рәсемнәргә зур игътибар бирелә. Рәсемнәр бизәлеше, төсләрнең кулланылуы, күп булуы укучыларның игътибарын җәлеп итә. Рәсемнәр ике төргә бүленә: әйдәп алып баручы рәвешендәге һәм ярдәм итүче рәсемнәр. Һәр дәрес диярлек әйдәп баручы рәсемнәр белән башлана. Рәсем дәреснең сөйләм темасы буенча ясалган һәм аның һәр детале сөйләшү өчен мәгълүмат бирә. Бу рәсемнәр укучыларда логик фикерләү, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерүгә юнәлтелгән.

Дәреслек функциональ төсмердә язылган. Тел теориясен һәм грамматик конструкцияләрне бирүне максат итеп куймый. Аларны сөйләм барышында кулланып үзләштерү күздә тотыла.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

I.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.

Тыныш билгеләрен куюны аңлату. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре кую. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын белү. Тезмә һәи иярченле җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Стилистика буенча:

Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

II. Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

Телдән һәм язма сөйләмдә:

репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.

Төрле китапларга аннотация язу.

Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

Газета-журналларга мәкаләләр язу. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү нормасы - 10 сыйныфта 90-95 сүз.

Текстны тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда "5"ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфографик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда "4"ле куела

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфографик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, "3"ле куела

Текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты -25-28 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.

Контроль диктант- ел башында 80-90 сүз; ел ахырында 90-100сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложение текстының күләме: ел башында 130-140 сүз ; ел ахырында 140-150 сүз

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме: Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була. Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 9-11 нче сыйныфларда 18-20 җөмлә.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация буенча яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4"ле куела

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда, "2"ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү:

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен "5"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3"ле куела.

Өйрәнелгән темага яки бирелгән темага монолог төзи алмаганда, "2"ле куела

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.











Мәгълумат һәм белем бирү чыганакларыПрограмма: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: "Мәгариф" н-ты, 2010.

Дәреслек- Татарча да яхшы бел. Авторы Р.Р. Нигматуллина.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар







1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

7. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

8. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

9. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

10. Лингвистик анализ үрнәкләре.

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар













РУС БАЛАЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ



Сыйныф: 10

Атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәг.

Сәгатьләр саны

1чиректә -18сәг.

2чиректә -14сәг.

3чиректә -22сәг.

4чиректә -16 сәг.



Контроль тикшерү дәресләр-5сәг.

Админстратив контроль эшләр -1



Дәреслек:"Татарча да яхшы бел".Авт.Р.Р.Нигъмәтуллина.Казан "Мәгариф" нәшрияты 2010



БҮЛЕКЛӘР

Мәктәп театр түгел------- 18 дәрес үткәрәм

Кешене кием генә бизиме? -- 14 дәрес

Матур кеше нинди була?-------------22дәрес

Сәламәтлек- зур байлык--- 16 дәрес



Диктант----4(1)

Изложение-2

Сочинение-2

Тәрҗемә дәрес-1

Проект дәресе-1











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал