7


  • Учителю
  • Чингиз Айтматов 'Первый учитель' Читательская конференция

Чингиз Айтматов 'Первый учитель' Читательская конференция

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

КИТАП УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ

"БЕРЕНЧЕ МӨГАЛЛИМ"

ИҖАДИ ПРОЕКТ (рецензия, бәяләмә язу)

Тема: Чыңгыз Айтматов "Беренче мөгаллим" Дәрес-конференция

Максатлар.

  1. Китапка мәхәббәт тәрбияләү.

  2. Язучының әдәбиятта тоткан урынын өйрәнү.

  3. Кеше рухының көчен, матурлыгын күрсәтү ягыннан язучы тудырган Дүшән образының әһәмиятен ачу.

  4. Бәяләмә бирергә өйрәтүне дәвам итү.

Файдаланган әсәрләр.

  1. Чингиз Айтматов. "Первый учителъ: Москва, "Детск. литература",1988.

  2. Чыңгыз Айтматов. "Повестьлар", Казан,1990.

Рәсем-иллюстрация

Такта. "Беренчедән, һәм барыннан да элек шәфкатьле, соңыннан - намуслы булыйк,ә аннары бер кайчан да бер беребезне онытмыйк".

Федор Достоевский

Укучыларга максатларны дөрес җиткереп, класста уңай психологик халәт тудырып, укытучы дәрес-конференцияне башлап җибәрә. Дәреснең һәр минуты, һәр өлеше куйган максатларга хезмәт итәргә тиеш.

- Укучылар, дөньяны танып-белүдә китап төп чыганак булып тора. Китап - ничә гасырлар буе кеше акылының могҗизасы саналды, кеше җанының сердәше булды. Без китаптан аерылырга тиеш түгелбез. Китапның башында - дөнья цивилизациясенең җәүһәре - Коръән тора. (Укытучы үз китапханәсеннән зәвык белән эшләнгән Коръәнне һәм башка берничә китапны күрсәтә).

  • Китап сезнең гомерлек юлдаш булсын иде. Безгә дә Татарстан китап нәшрияте татар язучыларының гына түгел, ә тугандаш халык язучыларының да күренекле әсәрләрен нәшер итсен иде. Чөнки безгә Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрен рус телендә укырга туры килде.

Сез әсәрнең соңгы битен укып китапны ябып куйдыгыз.Укучылар, сез әсәрне ни өчен укып чыгарга булдыгыз? (Укучылар җавапларын уйлыйлар, алар төрлечә булырга мөмкин):

а) сез таләп иткәнгә күрә,

б) Ч.Айтматовның башка әсәрләре белән таныш булганга,

в) кызыксынып,

г) дәреслектә әсәр кыскартып бирелгәнлектән.

д) Ч.Айтматовның бу әсәрен тулысынча укырга телп,зур кысыксыну белән укыдым.

  • Укучылар, сезнең җавапларыгыз төрле-төрле булсалар да, аларда барыгыз өчен дә уртак бер сыйфат бар.Ул сезнең Ч.Айтматовның бу әсәрен яратып укуыгыз. Шулай китап артыннан китап укып сез китап сөючеләргә әйләнәсез дә инде.

  • Хәзер Ч.Айтматовның үзе турында сөйләп алыйк.

  • Ул Кыргызстанның күп премиялр лауреаты,Социалистик Хезмәт Герое, хәзерге көндә Бельгиядә илче вазыйфасын башкаручы язучы. Ул яхшылыкка өндәүче, әхлак проблемаларын күтәреп чыккан язучы һәм шулай ук ул бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтә. Аның геройлары шәфкатьле, намуслы булырга омтылалар.Ч.Айтматов кешеләрне уяу булырга өнди, ә кайбер геройлары аша наркоманиягә каршы көрәшергә өндәп чаң суга. ("Плаха")

  • Ч.Айтматовның әсәрләре кешегә мәхәббәт белән сугарылганнар, кешенең көченә һәм аның эчке дөньясына ышану уяталар.

  • Ч.Айтматовның "Бер көн-бер гомер"романына куйган эпиграфын без аның бөтен иҗатына да куллана алыр идек. "Бу китап-минем тәнем дип бел. Бу китап-минем җаным дип бел."

Григор Нарекаци, Х гасыр



Язучы җаны-тәне белән әхлакый һәм социаль проблемаларны үз геройлары аша күрсәтә.

- Укучылар, сезгә тагы язучының нинди әсәрләре билгеле? ("Бер көн-бер гомер","Плаха",,"Бәхил бул, Гөлсарым, "Анам кыры", "Дөя күзе","Ак пароход", "Җәмилә","Беренче мөгаллим","Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм").

- Ни өчен кыргыз язучысының әсәре безнең дәреслеккә кертелгән дип уйлыйсыз?

- Ч.Айтматов дөньяга билгеле язучы, аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Гомумән, әдәбият - халык байлыгы. Шуңа күрә күренекле язучыларның әсәрләрен, Шекспирны, Достоевскийны, Ә.Еникине белгән кебек, без Айтматовның әсәрләрен дә өйрәнергә тиешбез. Аның кайбер әсәрләрен безнең татар театрлары да сәхнәләштерде бит

  • Укучылар, тактага карыйбыз (бер укучы эпиграфны укый).

  • Шәфкатьле, намуслы дигән сүзләргә аеруча басым ясыйбыз.

  • Укучылар, без бүген сезнең язучының 'Беренче мөгаллим" әсәренә тукталабыз. Сезгә әсәрдә күтәрелгән нинди проблемалар ошады? (Җаваплар төрле-төрле булырга мөмкин).

- Миңа яшь солдат Дүшәннең балаларны укытырга теләп иске сарайдан кечкенә мәктәп ясавы ошады. Ул гына түгел аның мич чыгаруы да - зур батырлык. Аңа чөнки беркем ярдәм итми. Караңны, надан авыл халкы аның теләген дә аңлап бетерми (Дәреслектән өзек укыла)

"...Без борын-борыннан китмән белән тамак туйдыручы дихканнар. Безнең балаларыбыз да шулай яшәрләр."Дүшән югалып калмый,бары үзенең көченә генә ышанып балаларны укыта бащлый.

- Миңа Дүшәннең авылдашларыннан кимсетү-көлү сүзләре ишетеп тә сабырлыгын югалтмавы ошады. Балаларны киләчәктә белемле итү теләге аңа көч бирә. Шуңа күрә ул балаларны белемгә-яктылыкка өнди.

- Дүшән укучыларына үзе дәфтәр, каләм һәм тактасын таратып чыга, аның шунда шәфкатьле икәнлеге күренә.Тагы шәфкатьлелек Алтынайның мәктәпкә ярдәм итеп, кизәк бушатып китүендә дә күренә. Алтынай болай ди: "3ур изгелек эшләгәндәй, мин йөрәгемдә гаҗәп бер шатлык, тәнемдә җиңеллек тоеп, аякларымның кая басканын да, кая чапканымны да белмәдем. Гүя кояш та минем бу шатлыгымны күреп тора иде. Юк,чынлап та, кояш минем ни өчен бу кадәр сөенеп, рәхәтләнеп җилдәй очып йөрүемне һичшиксез белгәндер. Мин бит кечкенә булса да изгелек эшләдем."

- Алтынай ни өчен бу изгелекне эшли?

  • Чөнки кызлар белән сөйләшкәндә Дүшән Алтынайга беренче булып сүз куша һәм: "Алтынай матур исем,"- ди. "Аның елмаюыннан хәтта йөрәк җылынып киткәндәй булды", - ди. "...Әмма минем кинәт шул билгеле кешегә, елмаеп,йөрәгемне җылытуы өчен, миңа бер-ике генә авыз җылы сүз әйтүе өчен рәхмәт йөзеннән бер яхшылык эшлисе килде.".

Укытучының йомшак сүзе, күз карашы Алтынайда шундый хисләр уята. Ул шуңа күрә дә укырга барачагына шатлана.

- Миңа Дүшәннең бер чыдамлылык белән аларны укырга өйрәтүе, каләмне ничек итеп тотарга кирәклеген күрсәтүе, ә кызларның "шул мәктәп дигән абзар эчеңдә тыныч кына мөгаллимнең сөйләгәннәрен тыңлап утырулары һәм берәм-берәм мич янына барып, кулларын җылытып килүләре ошады. Алар мөгалимне яратканнар, хөрмәт иткәннәр, аның программа-методика дигән әйбернең белү-белмәвенә дә игътибар итмәгәннәр. Чөнки ул вакытта халык бик надан булган. Дүшәннең үзе белгән бөтен белемне балаларга бирә белүе ошады. Ул зур фидакарьлек эшли. Балаларга гаҗәеп дөнья ачыла. (Укый) "... Нәкъ менә шунда Дүшән авызыннан без дөньяда Әүлия ата белән Ташкенттан да зуррак Мәскәү дигән кала барлыгын ишеттек. Без Талас даласы кебек очсыз-кырыйсыз диңгезләр барын, анда таудай кораблар йөзеп йөргәнен, лампага сала торган керосиннның җир астынннан чыгуын белдек. Ниһаять, без Дүшәнне тыңлап, киләчәктә тормышның бик әйбәтләнеп китәсенә, безнең авылда да ак таштан зур тәрәзәле мәктәп салыначагына һәм без инде анда идәнгә тезләнеп түгел, ә парталарга утырып укыячагыбызга ышандык". Дүшәннең әйткән сүзләре чынлап та тормышка аша.

- Миңа Дүшәннең балаларныә күңелләрен юата алуы аларны гел яхшы лыкка, үзенең (мисалында) өндәве ошады. Басма салу, бабаларны тауга күтәреп менү дисеңме, шунднй искитмәле чыдамлык һәм тырышлык белән аларга белем бирүе ошады. Ул Алтынайның да зур кеше булуына, аның яхшы укыячагына зур ышаныч белдерә. Аның сәләтен ача һәм аңа укырга керергә кирәклеген әйтә."Син минем якты кояшым", - ди.

- Миңа аның намуслы, кешелекле булуы бик якын. "Балалар гына булсак та, без аны аңлый идек шикелле. Югыйсә, безне һәр көн ачы җилгә каршы өшеп-катып, кар ерып, калкулык өстенә менәргә нәрсә мәҗбүр итә иде?" Балаларга яхшы мөнәсәбәте, алар өчен шулай фидакарьлек һәм чыдамлык, тырышлык белән балаларга белем бирүе сокландыра. Шулай укытуга күп көч куюы, балаларда укытучы Дүшәнне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк дигән хисләрне тудырган.

Миңа бары әсәрне тулысынча укып чыккач кына аңлашылып бетә торган мөгаллим белән Алтынай арасындагы матур хис - мәхәббәт хисенең уянуы ошады. Бер-берсенә ул турыда белгертмәсәләр дә, төрле эпизодлар аша аларның арасында шул хиснең барлыгы күренә. Дүшән Алтынайны көчләп кияүгә биргән җиреннән коткарып алып кайта һәм кайтканда чишмә буенда туктап аңа коенырга куша. Сабын бирә һәм үзе икенче якка борыла. "...Бөтен-кайгын-хәсрәтең юылып китәчәк, син оныт нәрсә булганын", - ди. Мөгаллим буларак та, Алтынай яраткан якын кеше буларак та, ул бик матур итеп аңлата белә һәм Алтынай чынлап та су чәчрәтеп, көлеп җибәрә. Мәсхәрәләнгән күңел дәвалана.

- Ә мин Дүшәннең Алтынайны укырга озаткан чагы бик тәэсирләндерде. Алтынай ишетергә өлгермәгән, Дүшән әйтә алмый калган сүзләр ошады. Ч.Айтматов бу сүзләрнең нинди назлы, йомшак буласын сиздерә. Шуңа күрә Алтынай да: "Хуш минем мөгаллимем, хуш минем беренче мәктәбем, хуш минем балачагым, хуш минем телдән әйтелмәгән беренче мәхәббәтем..."

- Укытучы озату вакытында булган бу мизгелне үзе сәнгатьле итеп укый.)

- Укучылар әсәрдә табигать күренешләренә бик күп урын бирелгән Сез бу авылны күзаллый аласызмы?

  • Әйе. Авыл тау итәгенә урнашкан, ә авыл кырыеннан кечкенә генә елга ага. Елга аша Дүшән салган басмадан чыгып югарыга, калкулыкка күтәреләсең. Ә калкулык өстендә мәктәп - "Дүшән мәктәбе". Аны мәктәп урынында элеккеге мәктәптән берни калмаса да шулай дип йөртәләр. Калкулык - Дүшән мәктәбе.

  • Укучылар, тактадагы "бер-беребезне онытмыйк" дигән сүзләргә игътибар итик әле. Әсәрдән шуңа якын эпизодларны табып анализлап булмыймы?

  • Алтынай Дүшән биргән киңәшләрне онытмый. Укый да укый, зур кеше була. Академик дәрәжәсенә күтәрелә. Ә Дүшәнгә язган хатларында мәхәббәтен белдереп язса да, Дүшән аңа җавап язмый, "укысын" дип уйлый, күрәсең. Табигатькә бәйле урыннар белән бергә Дүшәннең әйткән сүзендә торуын без аның Алтынай белән мәктәп кырыенда торган зур мәһабәт тополь турында укыганда беләбез. Алтынай белән бергәләшеп утырткан топольләр. Әсәрдә бу топольләргә күп урын бирелгән. Язучы Дүшәннең сүзендә торуын, намуслы булуын тагын бер кат күрсәтә.

  • Хикәяләүче-рәссам топольләр турында сөйли башлый. Башта ул бер картина язачагы турында сөйли. Нинди әсәр була ул, әле белми. Язылып бетмәгән әсәр турында ничек сөйләргә мөмкин соң? Аннары ул авыл турында, авылның табигате турында сөйләп топольләргә күчә."Кайчан авылга кайтырмын, кайчак игезәк топольләрне күрермен һәм ләззәтләнеп аларның яфрак тавышын, жилдә лепердәшкәннәрен тыңлармын?", - ди.

  • Укучылар, ни өчен рәссамга ул топольләр шулай нык якын? (Укучы китаптан өзекне укый,татарчага тәрҗемә итә). 7,8 битләр, "Первый учитель", Москва, 88.

Балалар кош ояларын туздырабыз дип килгән җирдән, онытылып, һаман биеккә-югарыга үрмәлиләр. Топольләрнең "җанлы" булуларына сокланып, кошлар оча торган биеклектән дөньяга карыйлар. Аларга яңа матурлык ачыла, топольләр аларны дөньяга икенче төрле карарга ярдәм итә. Дөньяны, җирне, һаваны, горизонтны (офыкны). Кем утырткан бу агачларны?

- Алтынай да топольләр турында оныткан була, сугыш вакытында авылга кайтып килергә мөмкинлеге була, чөнки командировкага барасы юлы шул туган яклары аша уза. Ул шунда станциядән кайтышлый топольләрне күрә һәм "Рәхмәт, онытмаган, карап үстергән," - ди. Дүшәннең авылда юклыгын, фронтка киткәнен белгәч, бары топольләр янына килә. (Китаптан укый. 245 бит). "...Их,топольләр, топольләр".

- Мөгаллим Дүшән топольләргә яшәү көче биреп китә, ул үзе ясаган арыктан аларга су һәрвакыт килеп тора. Еллар узса да, топольләр корымый. Чөнки мөгаллим Дүшән эшләгән һәр эшен яратып, намус белән башкара.

- Укучылар, еллар уза. Алтынай дөньяга билгеле фән кешесе - академкк дәрәҗәсенә күтәрелә. Укый. Дүшән образы аңа көч биреп тора. Дүшәнне сугышта югалган дип уйлый. Ләкин Дүшән исән була, тик авылга гына кайтмый. Ялгыз була, өйләнми. Авыл советына да: "Билгез югалган", - дигән хәбәр килә. Еллар уза, ул авылга кайта һәм башта җир сугару бригадасында эшли, аннары картайгач, почтальон булып эшли башлый.

- Авылда аның кайчандыр укытучы булып эшләгәнен беләләрме?

- Оныталар, кайберләре бу турыда ишетсәләр дә, ышанып бетмиләр, кайчандыр мәктәп ачып, балалар укытып йөрүе әкият булып кала, чөнки авылда халыкта күп әкиятләр яшәгән, бер-берсенә сөйләгәннәр, бу да чираттагы бер әкият булып яңгыраган. Аз белемле Дүшән ничек балалар укыта алсын инде? Ул укыткан балалар авылда булмаган, сугыштан да күбесе әйләнеп кайтмаган.

  • Укучылар, мөгалимне искә төшергән нинди вакыйга була? Ул нәрсәгә бәйле?

- Мәктәп ачылуга. Шушы уңай белән мәктәпкә кунаклар чакырыла. Кунаклар арасында рәссам һәм Алтынай Сулеймановна да була. Мәктәпкә телеграммалар китерәләр, укучылар шушы тантана хөрмәтенә телеграммалар җибәрәләр. Директор: "Дүшән карт китердемени", - дип сорый. "Ул атын чаптыра-чаптыра кайткан, халык арасында укысыннар дип," - ди. Аны чакырып кертергә телиләр, ләкин ул хатлар таратырга китте, ул эшен намус белән эшли шул", - диләр. Алтынай кызыксынып: "Кем ул Дүшән", - дип сорый. Шулчак Дүшәннең кайбер укучылары - карт кешеләр аның белемене аз булуыннан көләләр, иң хөрмәтле урынга утырган Алтынай укытучысын яклап бер сүз әйтми. Ч.Айтматов безне алар өчен оялырга мәҗбүр итә, бездә Дүшәнне кызгану, жәлләү хисләре уяна. Ч.Айтматов яхшылык җирдә ятырга тиеш түгед дип кисәтә. Шундый мөгаллимне онытырга кирәк түгеллеген әйтә.

- Алтынай үзен гаепле итеп сизәме?

- Әйе,ул үзен гаепле ител сизә, топольләр белән хушлашып, авылдашларына рәхмәт әйтеп китеп бара. Әсәр язылуга да шушы вакыйга сәбәпче була. Алтынай рәссамга үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләп хат яза. Мәктәпне "Дүшән мәктәбе" дип атауларын сорый һәм авылга ничек кайтачагын һәм укытучы Дүшәнне ничек итеп ак сакалыннан үбүен күз алдына китерә.

- Укучылар, димәк Алтынай үзенең хатасын аңлый. Ч.Айтматов бу образ аша безгә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт яхшы булырга тиешлеген аңлата. Үзеңә шәфкатьлелек күрсәткән, ярдәм кулы сузган якын кешеләреңне онытырга мөмкинме соң?

- Ә Дүшән онытмый. Шуңа күрә дә әсәр "Беренче мөгаллим" дип атала. Укытучыга гимн җырлый. Рәссам да беренче мөгаллим турында рәсем язмакчы, ләкин әле ул белми, әсәрендә кем төп герой булачагын. Ул рәсем мөгаллимнең Алтынайны шәһәргә озаткан чагы булырмы? Ә бәлкем Алтынай белән Дүшән топольләре? Ә менә мин үзем Дүшәннең портретын языр идем (Укытучы тактага эленгән рәсем-иллюстрациягә күрсәтә).

- Укучылар, рәсемдәге топольләр Алтынай һәм Дүшән топольлләре. Бала-чагага күпме балачак шатлыгы, рәхәте биргән агачлар һәм беренче мәхәббәт билгесе булып торучы топольләр, һәм укытучы Дүшәннең хезмәтенә хөрмәт билгесе булып үскән нык агачлар. Яшьлек билгесе булып матур мизгелләрне искә төшереп торучы топольләр. Бер-береңне онытырга мөмкинме соң? Юк. (Бер укучы тактадагы эпиграфны укый).

  • Укучылар, без әсәргә кыскача анализ ясадык. Һәрбер китап сөюче әкеренләп әсәрләрне тулысынча да, кыскача да анализларга өйрәнә, я ягъни әсәргә бәя бирә, үзенең әсәргә карата фикерен әйтә башлый. Остара төшкәч, тәнкыйтьнамәләрне дә яза башлый. Рецензия язырга өйрәнә. Рецензия әдәби тәнкыйть жанры, татарча без аны бәяләмә дибез. Без сезнең белән Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәренә каршы яки уңай фикерләребезне шушы бәяләмәдә чагылдырырга тиешбез.

Өй эше итеп сезгә әсәргә бәяләмә язып килергә тәкъдим итәм. Бәяләмә берничә төрле була. Сез өченче төренә язырсыз. Моның өчен сезгә "Әдәбият белеме сүзлегенең" 148 биттәге рецензия дигән жанр белән танышып чыгу кирәк булачак.

Сезнең бер иптәшегез минем алдан өйрәтүем һәм үтенечем буенча язып килде (Бәяләмә укыла). Бу бәяләмә сезгә үрнәк булса да без һәрберебезнең фикерен хөрмәт итәргә тиешбез, шуңа күрә һәркайсыгыз Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәренә үзегезчә бәяләмә язасыз.

Дәрес-конференция тәмам. Исән булугыз,барыгызга да зур рәхмәт.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал