7


  • Учителю
  • ФГОС таләпләренә туры китереп эшләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр (6 нчы сыйныф)

ФГОС таләпләренә туры китереп эшләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр (6 нчы сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"Хәерби урта гомуми белем мәктәбе"



Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинарында күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе













Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр









Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Р.М.

























2016 ел

Дәрес тибы: Яңа белем бирү дәресе.

Максат:

1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында төшенчә формлаштыру, аларны аера белү, дөрес язу.

2. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.

3. Парларда эшләү, үз эшләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә:

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру, дөрес язу.

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру:

Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн туу белән бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән-сау булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Хәерле көн телик барчабызга, СЛАЙД №1

Аяз күкләр телик җиребезгә,

Яхшылыклар телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Барчабызга да, кунакларыбызга да хәерле көннәр теләп, яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз. Бүген без бергә дә, парларда да эшләрбез.

Укучылар, бергәләшеп бүгенге дәресебезнең девизын кабатлыйк

Белем алыйм дисәң ничаклы, СЛАЙД№2

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны. (Г.Тукай)

-Димәк, белемле булыр өчен китапны яратырга, хөрмәт итәргә һәм күп укырга кирәк.

II. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы сорау кую.

Өй эшен тикшерү: иҗади бирем укытыла. Сезгә әби-бабаларыгыз турында иҗади эш башкарырга кушылган иде.

Укучылар иҗади эшләрен укыйлар.

-Укучылар, без бүген сезнең белән "Белем иле"нә сәяхәткә чыгарбыз.

Кайсы исемнәр дөрес язылмаган? Бу биремне дөрес эшләсәгез генә, "сәяхәт" кә чыга алабыз.

Бирелгән текстны карыйк.

СЛАЙД №3

Кайсы исемнәр дөрес язылмаган?

Минем исемем - йолдыз. Минем лилия, роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без миләүшә апа белән чәчәк бакчасына бардык. Без анда миләүшә, роза, лилия чәчәкләре күрдек.

Дөрес текст

Минем исемем - Йолдыз. Минем Лилия, Роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без Миләүшә апа белән чәчәк бакчасына бардык. Без анда миләүшә, роза, лилия чәчәкләре күрдек.

  • Ни өчен бер үк язылышлы исемнәр берсе зур хәрефтән, берсе кечкенә хәрефтән башлап языла.

  • Ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән яздык, уртаклык исемнәр юл хәрефе белән языла.

  • Ялгызлык исемнәр ничә әйберне белдерә? Роза исемле кыз ничәү?

  • Берәү

  • Роза чәчәге ничә?

  • Роза чәчәкләре күп.

  • Кызларны берсеннән берсен исемнәре белән аерабыз. Ялгызлык исемнәр бер төрле әйберләрнең берсен атый, башкаларыннан аера, ә уртаклык - барысын да белдерә.

  • Сөйләшүләрдән чыгып, уку мәсьәләсен куя алырбызмы? (ялгызлык, уртаклык исемнәр)

  • Максатыбыз нинди булыр? (Ялгызлык. Уртаклык исемнәрен табу, таный алу).

  • Укучылар, исемнәрне табу ысулына таянып, ялгызлык исемнәрне табу ысулын чыгарыйк, чылбыр рәвешендә җавап бирәбез.

Сүзне әйтү

Нәрсә ачыклавын билгеләү.

Соравы

Бер предметны белдерәме, күп предметны белдерәме?

  • Числоны, теманы язабыз СЛАЙД №4

  • - Укучылар, сез биремне дөрес эшләдегез. Хәзер инде "Белем иле"нә юл тотсак та була..

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

II. Уку мәсьәләсен чишү.

  • Беренче тукталыш - "Төркемнәргә аер". ялгызлык, уртаклык исемнәрне табабыз

  • Бу биремне үтәү өчен балаларга билгеле бер вакыт бирелә. Аннары икешәр укучы җавап бирә.

(Танып белү УУГ формалаштыру) СЛАЙД№4

Илһам... Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәрвакыт яратып телгә алалар. Җырчы Илһам Шакиров турында күп язылган, кинолар төшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. 1968 нче елда халкыбызның моң иясе булган Илһам Шакиров Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

  • Текст нәрсә турында?

  • Илһам абый Шакиров турында. Аның халкыбызның танылган җырчысы булуы турында.





Ысул кулланып ялгызлык, уртаклык исемнәрне табабыз, 1 нче рәт төркеме уртаклык исемнәрне, 2 рәт төркеме ялгызлык исемнәрне яза.

Җавап:

Уртаклык исемнәр Ялгызлык исемнәр

Татар Илһам

Дөньясы Илһам Шакиров

Горурлык Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

Исем

Җырчы

Кинолар

Шигырьләр

Җырлар

Елда

Халкыбызның

Бер укучы ялгызлык исемнәрен, 1 укучы уртаклык исемнәрен укый.

Ике исемне ысул кулланып тикшереп күрсәтәбез

(Илһам - кем? Соравына җавап бирә, затны белдерә. Бер генә затны атый.

халкыбызның - нәрсәнең? соравына җавап бирә, затны белдерә. Күп затларны белдерә).

Игътибар итегез әле Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе - нинди исем (мактаулы исем).

  • Нәтиҗә ясыйк: ялгызлык исемнәренә нинди исемнәр керә?

  • Кеше исемнәре, фамилияләре, мактау исемнәре керә.





(Регулятив уку гамәлләре)

"Исемен тап" тукталышы. Тиз генә ялгызлык исемнәрне яз.

СЛАЙД №5

1) Шүрәленең бармагын кысучы.

2) Авыл эте

3) Татарстанның башкаласы.

4) Иң тирән күл

5) Спектакль

6) Район газетасы

7) Истәлекле көн, бәйрәмнәр

8) Хуҗалыгыбыз исеме

Эталон буенча биремне тикшер. Дәфтәрне күршесе белән алыштырып тикшерә. СЛАЙД №6

1) Былтыр.

2) Акбай.

3) Казан

4) Байкал.

5) "Беренче театр"

6) "Кама ягы"

7) Җиңү көне, Яңа ел, Сабантуй, Халыкара өлкәннәр көне, 8 Март

8) "Хәерби" хуҗалыгы

Ялгызлык исемнәре ничек языла? (баш хәрефтән языла).

  • Димәк, ялгызлык исемнәренә нинди исемнәр керә? Нәтиҗә ясыйбыз. СЛАЙД №7

(-кеше исемнәре, фамилияләр

- хайваннар кушаматлары

-географик атамалар

- газета, журнал, китап исемнәре

- тарихи вакыйгалар, истәлекле көннәр, бәйрәмнәр

-спектакль, кинофильм исемнәре

-оешма, хуҗалык, учреждение, предприятие исемнәре

Куштырнаклар эчендә нинди исемнәр языла?

  • ФИЗМИНУТ "Кәрия-Зәкәрия" Татар халык биюе астында биисез һәи көй туктагач, 2 командага бүленәсез. "Артыгын әйт" уенын уйнап алыйк. Сез карточкаларда да, экранда да сүзләр күрерсез. Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез. СЛАЙД №8

1 төркем: 1. Шәһәр

2. Кош

3. Лаеш

4. Урман

2 туркем: 1. Хәерби

2. Кош

3. Дәфтәр 4. Чәчәк





IV. Ныгыту СЛАЙД №9

Ниһаять, укучылар, без "Билгесез сүзләр урамы" на килеп җиттек (слайд күрсәтелә). Ике баганага кайбер хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр язылган. Тиешле хәрефләрне куеп, шул сүзләрне тутырып языгыз.

Бирем язылган слайд ачыла. 1 нче баганадагын 1 нче рәт эшли. 2 нче багананы 2 нче рәт эшли.

...ке ...чык

...ке ...чык

...ке ...чык

...ке ...чык







(1 нче баганада - бәке, пәке, сәке, күке, ә 2 нче баганада - янчык, чыпчык, алачык, сыерчык сүзләре языла.)

Нәтиҗә: Нинди исемнәр яздыгыз? Алар ничек язылалар? Нәрсә ул уртаклык исем?

Балалар, без юлыбызны дәвам иттерәбез. Безнең алда "Елга". СЛАЙД №10. Елганы үтми торып, без башкалага керә алмыйбыз. Елганы үтәр өчен сезгә дәреслектәге 38 нче күнегүне эшләргә кирәк.

Телдән эшләнә.

Текстны укып чыгыйк. Текст нәрсә турында?

Икенече кызыл юлдагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен аерып әйтәбез, язылышын аңлатабыз

Нәтиҗә ясыйк: ялгызлык исемнәренә картина исемнәре керә. Алар куштырнак эчендә язылалар.

Инде "Белем иле"нең башкаласына килеп җиттек. Ләкин без анда керә алмыйбыз. Капкаларны ачар өчен безгә тагын бер бирем эшләргә кирәк. Әгәр дә сез дөрес эшләсәгез ул ачылачак.





V. Модельләштерү СЛАЙД №11

1. Дәрестә алган белемнәрне модельләштереп куегыз.

Исем

Ялгызлык Уртаклык

- исем, фамилияләр

- хайваннарның кушаматлары

- географик атамалар

- газета-журналлар

- тарихи вакыйгалар, истәлекле көннәр

- мактаулы исемнәр

- кинофильм, спектакль исемнәре

- учреждение, оешма, хуҗалык исемнәре

Модельләрне тактага беркетәбез

-"Белем иле"нең башкаласына керү өчен ишекләр ачык. Авыр һәм катлаулы юлны барыгыз да яхшы үтте.

- Ә хәзер белгәннәрегезне тагын бер тапкыр ныгыту һәм тикшерү өчен тест эшләп алырбыз.

1. Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр?

а) кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә

б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәрг

2. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла?

а) юл хәрефеннән

б) баш хәрефтән

3.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, күл

б) әни, дәфтәр

в) Мәскәү, Идел

г) казан, савыт

4. Түбәндә бирелгән сүзләр уртаклык исемнәргә керәләр:

а) Хәкимов, Зөя елгасы, Корбан бәйрәме, "Сабантуй" газетасы

б) фамилия, елга, бәйрәмнәр, күл, агач

5. Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла?

а) баш хәрефтән

б) юл хәрефеннән

-Җавапларын тикшерү.

1. а)

2. б)

3. в)

4. б)

5. б)



  • Өй эше: 39 күнегү СЛАЙД №12

  • Иҗади бирем: ялгызлык һәм уртаклык исемнәр кулланып иҗади эш башкарырга.

VI. Рефлексив кабатлау.

- Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек?

- Без дәрестә нәрсәләр белдегез?

  • (ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аерырга, дөрес язарга өйрәндек).

VII. Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.

Бүгенге дәрес ничек үтте? Дәрестә эшләвегездән канәгатьме? Файдалы булдымы?

Үзегезнең дәрестәге гамәлләрегезне бәяләгез әле.

Дәрескә гомуми бәя.

- Мин сездән бик канәгать.

Дәрестә яхшы эшләдегез, рәхмәт, балалар. Билгеләр куела.

Өлкәннәргә, әти-әниләрегезгә, иптәшләрегезгә рәхимле, шәфкатьле булырсыз, яхшылык кына эшләрсез дип ышанып калам.































































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал