7


  • Учителю
  • Литературный вечер 'Җырларым' М. Җәлил

Литературный вечер 'Җырларым' М. Җәлил

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муса Җәлилгә багышланган

кичәнең план-конспекты

Җиһазлау: М. Җәлил портреты; М. Җәлилгә багышланган газета; «Җырларым» кассетасы; китаплар күргәзмәсе; татар халык җырлары кассетасы; «Священная война» җыры.

Залның уртасында М.Җәлил портреты эленгән. Ике якта газеталар. М.Җәлил шигырьләреннән китаплар күргәзмәсе.

1нче алып баручы (музыка белән бергә укыла):

Казанның Горький урамында яшел юкәләр ышыгында мемориаль такталар куелган зур гына бер йорт бар. Биредә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең соңгы квартирасында аның музее эшли.


2нче алып баручы:

Үтерсәгез, әйдә утерегез!

Котырыгыз, аннан биегез!

Тик шагыйрьгә кара бирегез

Һәм кулына каләм бирегез.


1нче алып баручы:

Бу юллар Берлиндагы Моабит төрмәсендә язылган. Җәлил нибары 38 ел яшәп кала, аның гомере фашист балтасы астында өзелә.

Сугыш авазлары (гөрселдәүләр, манзара, шау-шу). "Священная война" җыры яңгырый.


1нче алып баручы:

22 нче июньдә 4 сәгать 55 минутта фашистлар Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башлады.


2нче алып баручы:

Йөзләрчә, меңәрчә халык сугышка китә. Алар арасында безнең якташларыбыз: эшчеләр, колхозчылар, язучылар, кичәге укучылар. Татарстаннан 104 язучы бөек Ватан сугышында катнаша: 22 җурналист, 31 язучы фронтта һәлак була...

Татар халык көйләреннән моңлы җыр яңгырый.

1нче укучы. «Кичер, илем!» шигырен укый.


1нче алып баручы:

Җәлилнең язмышында лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә Көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый.Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә.Шуннан сон Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар.


2нче алып баручы:

Шагыйрь анда да Туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җазасы көтеп торганда да, Туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләрен язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәренә беркеп бара.


1нче алып баручы:

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. (Күргәзмәдән китаплар күрсәтелә).

Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битендә васыять язылган.


2нче алып баручы:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М.Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп, дөньяга чыгар. Минем васыятем шул."

1943, декабрь.

«Моабит дәфтәре»ннән шигырьләр укыла: «Сөеклемә», «Чулпанга», «Кызыл ромашка», "Дуска". (Шигырьләрне укыганда татар халык көйләре яңгырый).


1нче алып баручы:

Муса Җәлилнең шигырьләрендә татар халкына хас батырлык, кыюлык, сугышта курку белмәү, туганнарча мөнәсәбәт, дус, тату яшәргә омтылыш кебек сыйфатлар чагылыш таба. Шуңа күрә аның шигырьләре төрле милләт вәкилләре күңеленә дә якын.


6,7,8,9 укучылар өзекләр укыйлар:

Алдый алмас мине түбән ләззәт

Вак тормышның чуар пәрдәсе.

Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю -


Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

( татар теле).


Мени алдап билмез болгысыз леззет,

Овунҗак дурмушын ала пердем.

Шыгрымдакы ялын, сойги, хакыкат-

Яшамагмын, дирилигмин маясы.

(төркмән теле).


Пасташликнинг завки алдолмас,

Ва турмушнинг хаю-җавасп.

Шегъримдаги хак, олов, севги-

Хастимнинг бутуп магънаси.

(үзбәк теле).


Тынч җамау, энчи насыб артал да,

Харамдыла манга, ол-антым.

Җырым халкъ ючюн отха киргенди.

(балкар теле).


1нче алып баручы:

Муса Җәлил һәрвакыт халык белән бергә атлады, аның уй-теләкләре белән яшәде. Халыкның күркәм сыйфатларын ул үзенә алырга тырышты.


2 нче алып баручы:

Шунысы әһәмиятле, Җәлил әсирлек шартларында да башын ими, күңелен төшерми. Халкыбызның сугышта җинеп чыгачагына нык ышаныч аңа рухи көч һәм илһам бирә. Шуна курә аның палач балтасы астында язылган шигырьләре тирән оптимистик рух белән сугарылган.


1 нче алып баручы:

Италия антифашисты Ринерро Ланфредини үзенең истәлекләрендә: «Мина пастор Юрытко татарларның батырларча, елмаеп үлүләре турында сөйләде», - дип яза. Җәлил һәм җәлилчеләр әнә шулай батырларча үләләр.


10 нчы укучы:

Мин төз чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның.

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.


2 нче алып баручы:

Никадәрле нәфрәт, көч, горурлык агыла бу утлы юлларда! Татарстанның Муса Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, әдип Рафаэль ага Мостафин каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең шанлы исемен халкыбызга кайтаруда гомерен, иҗат юлын багышлаган олуг шәхесебез.


  1. нче алып баручы:

Ул 2002 елда Татарстан делегациясе составында Берлинда булып кайтты. Алар Берлинда ачылган фашизмга каршылык курсәтү музеенда булганнар. Бәлки кем дә булса: «Сез бу юлы Берлинда яңа мәгълүматлар таптыгызмы?» - дип сорарга мөмкин. Мин, әлбәттә, бу сорауның бик табигый икәнен аңлыйм. Германиядәге музей хезмәткәрләре Прага архивында җәлилчеләрне җәзалап үтерү турында яңа документлар табалар.


  1. нче алып баручы:

Анда акка кара белән болай дип язылган: «Җәлилчеләрне астыртын эш йөрткәннәре һәм немец рейхының хәрби куәтен җимергәннәре өчен хөкем иттеләр». Фашизмга каршылык күрсәтү музее дирекциясе шушы бинада мемориаль такта ачу хакында, ә җәлилчеләрне җәзалап үтергән урында аларның каһарманлыгын тасвирлаган стенд кую турында карар чыгарды.

1 нче алып баручы:

Нәрсә соң ул батырлык? Кайдан килә ул? Кем батырлыкны курсәтә ала? ... Батырлык - ул туган җирне, Туган илне сөюдән башлана. Кечкенәдән Муса тырыш, үзенә һәм башкаларга таләпчән, үзенең вөҗданына югары максатлар куя торган булган. Алты яшьлек бала бер ел өчендә дүрт классны укып бетерә. Унөч яшендә ул инде гомерен нәрсәгә багышлаганын белгән. Балачакта ук биргән антына тугры булып кала. Сугыш кырында иле өчен һәлак булуны иң зур бәхеткә саный.


Татар халык җырларыннан акрын гына бер көй яңгырый. Музыка тавышына «Бәхет»шигыре укыла.

11 нче укучы:

Кулыма мин кызыл кылычны алсам ,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам ,

Олуг бер дәрт белән сафка атылсам ,

Кулымны уртага - дошманга салсам ,

Бөтен куәт белән шунда сугышсам ,

Җинелми мин һаман да алга барсам ,

Менә шунда берәр пуля очса - килсә ,

Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә ,

Үлем кулы иелеп басса - егылсам ,

Җаным күккә - гарешкә очса - китсә ,

Менә шунда бәхетле мин, бәхет - шул ,

Минем өчен зур олуг шан, зур бәхет ул .

Шулай , эшчем , кораллан, бар сугышка ,

Юлыннан кайтма син, кирәк егыл - үл !


Кичә ахырында М .Җәлилнең «Җырларым» шигыренә язылган җыр башкарыла.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал