- Учителю
- Структура анализа урока татарской литературы
Структура анализа урока татарской литературы
Дәрескә анализ
Дәрескә керүнең максаты:_____________________________________________________
Укытучы:___________________________________________________________________
Предмет:____________________________________________________________________
Тема:_______________________________________________________________________
Сыйныф:____________________________________________________________________
Вакыты:_____________________________________________________________________Дәреснең темасы. Программада бу дәреснең нинди урын тотуы (үтелә торган тема ничәнче дәрес булуы һ.б.).
2
Дәреснең тибы:
- яңа материалны өйрәнү дәресе;
- материалны ныгыту (ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү
дәресе);
- кабатлау-йомгаклау (белемнәрне гомумиләштерү һәм
системалаштыру);
- катнаш дәрес;
- белем һәм күнекмәләрне тикшерү - контроль дәрес (контроль эшләр,
зачет, үзара контроль, тест эшләүләр һ.б.).
3
Дәреснең максатлары:
- өйрәтү, белем-күнекмәләр формалаштыру;
- белем һәм күнекмәләрне үстерү;
- тәрбияви максат.
4
Дәреснең методик яктан оештырылуы:
- фәннилек, аңлаешлылык, укытучының материалны белүе;
- укытучының нинди метод һәм алымнар кулланып эшләве;
- укытучының сөйләме, укучылар белән мөгамәләсе;
- проблемалы сораулар куеламы, алар актуальме, укучыларның
үзенчәлекләре һәм индивидуаль мөмкинлекләре исәпкә алынамы, алар
акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәнме;
- укучы эшчәнлеге ничек оештырылган (активлыгы, интенсивлыгы);
- дәрес этапларының чиратлашуы (бер-берсенә керешеп китүе яки күчеш
моментларының кискенлеге, эзлеклелек);
- ял моментлары, психологик киеренкелекне бетерү чаралары (дөрес
утыру, матур язу, дөрес басып торуга игътибар итү, күзләргә
гимнастика, физкультминут һ.б.);
- дәрес этапларының укытучы куйган максатларны тормышка ашыруда ни
дәрәҗәдә хезмәт итүе;
- укыту чараларыннан файдалануы (техник чаралар һәм күрсәтмәлелек,
аларның сыйфаты, дәрес максатларына яраклы булуы, укытучының
тактага язуы Һ.б.);
- компьютер чаралары, электрон укыту ярдәмлекләре;
- белем сыйфатын тикшерү чараларыннан файдалану (тестлар,
индивидуаль - дифференциаль биремнәр һ.б.).
5
Дәреснең нәтиҗәлелеге:
- дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр
бирелдеме?
- укытучы дәрес материалы белән кызыксындыра алдымы һәм тормыш
белән бәйләү ни дәрәҗәдә?
- сөйләм телен үстерүгә, терминнарны урынлы куллануга игътибар
ителдеме?
- мөстәкыйль эзләнергә, укырга күнектерү бурычы үтәлдеме, дәрес
укучыларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгәнме?
6
Дәреснең иң отышлы яклары.
7
Дәреснең уңышсыз өлешләре. Тәкъдимнәр.
Барлыгы
Нәтиҗәләр_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Дәрес караучылар