7


Муса Җәлилгә 110 яшь

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

МББУ"Комсомол урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә











Хакыйкатькә юл урау









Тикшеренү эшенең авторлары:

9 нчы сыйныф укучылары

Шигапова Камилла һәм

Сәлимгәрәева Регина

Фәнни җитәкчеләр:

1 кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучылары

Галимова М.М. һәм

Галимов Ф.З.











Комсомол - 2016 Проект

Эчтәлек

Кереш -

Төп өлеш.

1 нче бүлек. Лачыннар эзеннән.

2нче бүлек. Хәтерне яңарту.

3нче бүлек. Сатмас егет илен алтын - көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын

4 нче бүлек. Үләм ...хаклык өчен,

Илем, халкым өчен!



5 нче бүлек. Альберт Җәлилов: "Әтием данына күмелеп яшәү миңа хас түгел..."

Йомгаклау. Хакыйкатькә юл урау Кулланылган материал.

































Кереш

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 елдан артык вакыт үтсә дә, аның геройларының батырлыклары турында халкыбызга тулысынча сөйләнмәгән әле. Яшь буынга алар турында да, билгеле геройларыбыз турында һәрчак искә төшерепторырга кирәк. Бүгенге көндә, патриотик хисләр кимегән чорда, бу аеруча зур әһәмияткә ия.

Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә

Безнең дә бит тулы хаккыбыз.

Иң данлысы - керсез һәм нык килеш

Кайтты илгә изге антыбыз.

Муса Җәлил

Без үзебезнең эшебезне "Хакыйкатькә юл урау" дип атадык. Менә күп еллар инде Җәлил батырлыгына сокланып, аңа баш иеп яшибез. Быел да бу конкурста катнашыр өчен бик күп материаллар өйрәндек, үткәннәрен кабатладык, үзебез өчен яңадан - яңа ачышлар ясадык һәм шулар турында сезгә дә сөйләргә уйладык.

1942 елның июненнән Җәлилнең легендага тиң героик тормышы башлана. Каты сугышларның берсендә ул авыр яраланып әсирлеккә төшә.

Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда,

-дип яза ул үзенең "Серле йомгак" шигырендә.

Инде менә ничә еллар шул йомгакны галимнәр, әдипләр, композиторлар, рәссамнәр, меңнәрчә укучылар һәм поэзия сөючеләр сүтәләр, сүтәләр... Тик әле берәүнең дә аның җырларын һәм тормыш юлын өйрәнеп беткәне юк. Елдан-ел яңа йомгаклар сүтелә. Чөнки Муса Җәлилнең серле җыр йомгагын алдагы буыннар да, алардан соң килүчеләр дә сүтәргә тырышачаклар һәм үзләрен дулкынландырган серне ачканчы сүтәчәкләр. Шулай булгач, герой-шагыйрьнең йөрәк җырыннан сузылган эздән килә-килә без һаман яңа мәгънәләргә очрыйбыз, яңа хисләр, бөек омтылышларның серләренә тирәнрәк төшенә барабыз.

1944 нче елның 25 августында унбер татар улының фашистлар суды карары белән гомерләре өзелде. Алар әсирлектә, яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы көрәш алып бардылар. Оешманың эш ачылгач та, алар баш имичә, үлем җәзасын батырларча каршы алдылар.

Чикләнсә дә гомер яшьлек безнең

Эзсез сүнә, диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньда.

Курку белмәс батырларның һәрберсенә туган иле, туган йорты, гаиләсе, балалары рухи көч биреп торганнар. Алар - татар халкының йөз аклыгы, намусы.

Җәлилчеләр исемлегеГайнан Кормаш

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 06 минут

Актүбә, Казакъстан

Фоат Сәйфелмөлеков

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 09 минут

Ташкент, Үзбәкстан

Абдулла Алиш

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 12 минут

Көек, Татарстан

Фоат Булатов

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 15 минут

Мәләвез, Башкортстан

Муса Җәлил

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 18 минут

Мостафа,

Ырымбур өлкәсе

Гариф Шабаев

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 21 минут

Иске Турай, Башкортстан

Әхмәт Симаев

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 24 минут

Усть-Рахмановка, Пенза өлкәсе

Абдулла Баттал

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 27 минут

Зур Тигәнәле, Татарстан

Зиннәт Хәсәнов

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 30 минут

Иске Кәшер,

Татарстан

Әхәт Атнашев

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 33 минут

Петропавловск,

Казакъстан

Сәлим Бохаров

1944 нче ел, 25.09

12 сәгать 36 минут

Миякә, Башкортстан



1 нче бүлек. Лачыннар эзеннән.

Башлары гильиотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, алар иң беренче очракта - безнең, татар халкының горурлыгы.

Дөрес, монда бер аларның гына башы киселми, Плецензее төрмәсендә барлыгы 2891 кеше гильиотина аша үткәрелә. Ләкин шунсы характерлы: шулар арасындабары тик 24 кеше генә иксез-чиксез СССРдан була.Нибары 24 кеше! Ә шуларның унбере - татар егетләре! Мондый вакыйганың кешелек тарихында беркайчан да, бүтән бернинди илдә дә булганы юк! Алай гына да түгел, бу корбаннар арасында башка милләт язучылары бөтенләй юк! Белми моны тарих! Ә безнең бәзаланган 11 кеше арасында - ике язучы! Шушы факт үзе генә дә ни тора!

Халык саны буенча руслар, украиннар һәм белоруслар күпме дә, алар белән чагыштырганда татарлар күпме генә? Бу яктан алып карасак, каһарманнар саны буенча татарлар беренче урынга чыга. Үз халкың өчен горурлык түгелмени бу!",- ди.

Гази Кашшаф 1948 елда ук КПСС Өлкә Комитетының беренче секретаре Моратов янына кереп, Җәлилнең илгә хыянәт итмәгән шагыйрь икәнлегенә ышандырырга тырышкан. Моратов шагыйрьнең язмышын ачыклауны сорап, СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына запрос җибәрә һәм җавапны берничә запрос җибәргәч кенә ала. Бу җавап совет төрмәләрендә утыртылган легионерлардан сорау алу вакытында алынган мәгълүматларга нигезләнгән була. "Ул вакытта М.Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең фашист төрмәсендә кайчан һәм ничек һәлак ителүен раслаучы документлар булмый әле", - ди Р. Мостафин. Аларны фәкать 1968 елда гына немеө язучысы һәм публицисты Леон Небенцаль эзләп таба.









2нче бүлек. Хәтерне яңарту.

Дөньяны шаулаткан бу документлар Берлинның Шарлоттенбург округы ЗАГСы архивыннан табыла. Анда җәлилчеләрнең гитлерчылар тарафыннан гильотинада (баш өзү машинасында) башлары киселүе хакында язылган була. Бу документ җәлилчеләрнең нацистларга каршы эшчәнлеген юридик дәлилләү мәсьәләсендә иң кыйммәтлесе.

Исемлек җәлилчеләрне җәзалап үтерү тәртибендә тутырылган. Һәрберсенең кем булулары, туган елы, ни өчен гаепләнүе һәм нинди хөкемгә тартылуы күрсәтелгән. Аларга "дошманга булышлык итү", "хәрби хыянәт", һәм "хәрби куәтне җимерү" кебек җинаять эшләре тагылган, бишенче итеп Гумеров (1906елгы) язылган. Бу Иске Кәшер авылында туып - үскән, тоткынлыкта яшерен оешманың "иң хәтәр поручениеләрен" үтәүче Зиннәт Хәсәнов була.

Бу язмаларны укыгыч, Җәлил поселогына экскурсиягә барырга булдык. Анда музей бар икәнен белә идек инде. Безне музейда яхшы гына каршы алдылар. Тукай районыннан килгәнне белгәч, дүрт кеше генә булсак та, экспонатларны күрсәттеләр, истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.

Д.Гарифуллинның "Татар егетләре - француз макизарлары" (106б) дигән китабында "Зиннәт суга төшкән кебек югала. Сугышлар беткәч Иске Кәшергә хәбәрсез югалган Гәрәй Кәримов кайтып төшә. Ул Хөснулла абыйга

(Зиннәтнең әтисе) үзнең әсирлектә йөргәнен, шунда Зиннәтне дә күрүен сөйли... 1958 нче елда гына җәлилче Зиннәт Хәсәнов исеме Татарстан халкына кайта. Әмма бу чакта әнисе Хәнифә апа вафат булган була инде, ә әтисе 1965 елда дөнья куя", дип язылган.













3нче бүлек. Сатмас егет илен алтын - көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын

Бөек Ватан сугышы безнең өчен фаҗигале һәм авыр җиңүләр белән

башланып китсә дә, җиңү белән тәмамланды.

Сугыш халыклар арасында дошманлык орлыклары чәчми, киресенчә, Ватанны саклауга туплый.

Әмма сугышта төрле хәлләр була. Муса машинада барганда, тәгәрмәчләр астында мина шартлый. Шагыйрь сазлыкка очып төшә, сул як иңбашын имгәтә. Каты яраланган хәлендә Муса әсирлеккә эләгә. Сазлыкта пычракка баткан пистолетның ни өчен "хыянәт итүе" дә аңлашыла. Ул моны авыр кичерә.

Җәлил кулга алынып, үлем көтеп ятканда да илгә тугрылык һәм хыянәт төшенчәләре турында уйлана.

Ул фашистлар тоткынлыгында да көчле рухлы шигырьләр язган, дошманга каршы көрәшен дәвам иттергән. Без аның батырлыгы белән горурланабыз.

Әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. "Моабит дәфтәрләре" - шартлы исем. Бу исемне Җәлил үзе куймаган. Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрле зинданнарда язылуыннан чыгып, шагыйрьнең әсирлектәге иҗаты шул исем белән атала башлый.

Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Бу дәфтәр илебезгә 1946 елда кайта. Аны 1944 елныд февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга. Г.Шәрипов яшерен оешмада тормаса да, аный оешма барлыгын белә. Дустына листовкалар таратырга ризалыгын бирә, ләкин өлгерми. Аны кулга алалар. Бу вакытта Берлинга һава һөҗүме еш булганга, әсирләрне подвалга төшереп ябала. Ул шунда Муса белән очраша. Муса Җәлил аңа:"Без бөтен "гаепне" үз өстебезгә алабыз, сине азат итәргә тиешләр. Сиңа бер үтенеч бар, иреккә шигырьләр язылган блокнотны алып чыгарга кирәк",-ди.

Ул үзенең Р.Мостафинга язган хатында: "Тоткында немецлар арасында безнең дусларыбыз аз түгел иде... Алар минем киемнең чабу астына М.Җәлилнең блокнотын тыкканнар. Аны мин төрмәдән чыккач кына таптым", - дип яза.

Г.Шәриповны Франциядәге Ле-Пью лагерена җибәрәләр. Ул анда гарәп хәрефләре белән укый-яза белгән Нигъмәткә тапшыра. Ә Нигъмәт Җәлилнең васыятен үти. Башта француз партизаны өендә саклый, ә сугыштан соң Казанга кайтара.

Нигъмәт үзенең блокнотына беренче дәфтәрдәге 60 шигырьне тулысы белән күчереп чыкканнан соң, икенче дәфтәрдәге шигырьләрне дә күчерергә керешкән. Бу дәфтәрне ул Франциядә Бидин шәһәрендә бер тапкыр күчереп алуын яза.

"Кызганычка каршы, Нигъмәтнең Бидин шәһәрендә күчергән блокноты, күрәсең, туган илгә кайтмаган", - дип яза Гази Кашшаф.

Ә икенче дәфтәрен Җәлил белгияле Андре Тиммерманска бирә. Ул тоткынлыктан исән - сау чыгып, үз әйберләре белән бергә әнисенә җибәрә. Сугыш беткәнче әнисе аны улының әманәте итеп саклый.

Яңа ел теләкләре.

"Шушы елда, дустым, җитәкләшеп,

Кайтсак иде туган йортларга.

Балаларны, хатын, туганнарны

Данлы җиңү белән котларга,- дип яза ул үзенең дусты Андре Тиммерманска. Ләкин бу теләкләр тормышка ашканчы бик күп сулар аккан. Үзе түгел, иҗаты гына кайта ала шул.

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов</<font face="Times New Roman, serif"> ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.























































4 нче бүлек. Үләм ...хаклык өчен,

Илем, халкым өчен!

"М.Җәлил никадәр генә хөр күңелле, оптимист кеше булса да, үз гомеренең фаҗигаиюнәлеш аласын эчке тоем белән алдан ук сизә"- дип яза Хатыйп Миңнегулов. 1933 елда язган бер шигырендә, мәмәлән, болай ди: "Без анда да (ягъни фронтта да. - Х.М.) күмер каләм белән Тәмәкегә дигән кәгазьгә - Шигырь яздык..." Бу юллар белән шагыйрьнең фашист тоткынлыгында "Кая языйм - Үзем белән бергә үләләр" дигән сүзләре арасында эчке бер бәйләнеш бар кебек. Әсирлеккә эләккәнче бер шигырендә М.Җәлил: "Бу сугыштан минем исән калу Булса булыр бәлки икеле...", - ди. "Кара август төне" киләчәген автор "Кичер, илем" әсәрендә искә ала. Юраган юш килә, диләр. Шуның шикелле М.Җәлилнең дә гомер юлы "августа" киселә.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Ул - татар улы, татар шагыйре, татар каһарманы. Татар телендә, нигездә гарәп һәм латин графикасында язып ул газиз телебезнең бетмәс-төкәнмәс байлыгын, иҗади мөмкинлекләрен, көчен күрсәтте. Ул татарны дөньяга танытучы, аның хокукларын яклаучы, теләк-омтылышларын халыкара мәйданда танытучы бер байрак, символ булып тора. Без бу хакыйкатьне һәрчак хәтеребездә тотарга бурычлы.



















5 нче бүлек. Альберт Җәлилов: "Әтием данына күмелеп яшәү миңа хас түгел..."

Дамир Гарифуллинның "Җиде җил дуенында" дигән китабындагы М.Җәлил шәҗәрәсен карагач, аның балаларының тормышы белән кызыксына башладык. Аның тагын бер кызы һәм улы Альберт бар икәнен белә идек. Улы - генералның 70 яшендә вафат булуы да мәтбугатьта күренеп кенә китте. Ә менә "Мәгърифәт" гәзитен (17.07.1993) тапкач, бик шатландык. "Кем баласы бу?" дигән мәкаләдә улы Альбертның кичерешләре, уй-хисләре бик күңелгә үтәрлек итеп язылган.

1976нчы елны А.Җәлилов үзен Германиягә җибәрүләрен сорый. Теләгенә каршы килмиләр. Ул анда 12 ел хезмәт итә. Хәтта шул елларда генерал-майор А.Воронин: "Подполковник Җәлилов артык тыйнак. Аның М.Җәлил улы икәнлеген ул Көнбатыш Берлинда әтисенең язмышы белән бәйле булган җирләрдә булып кайтырга теләген әйткәч кенә белдек. Шуны әйтә алам - ул әтисе данына лаек малай", - ди. Германиядә узган 12 ел Альберт абыйның күңелендә бик бай хәтирәләр калдырган дип яза автор. Чөнки геройның улы әтисе турында бик күп материал туплаган була. Ул 7 яшьлек кенә булса да, әтисенең сугышка китәр алдыннан үзләре белән саубуллашырга кергәнен бик яхшы хәтерли. Шуңа күрә аның Әминә ханыма үпкәсен белдерүенә дә аптырап булмый. Балалар ата-ана өчен җавап бирми диләр бит. Әти бар кешегә дә кирәк. М.Җәлилнең хатларыннан күренгәнчә, ул аларны бик сагына. Мәскәүгә үз янына чакыра. Әнисе генә нигәдер җавап бирми. Шуңа да карамастан ул үз балаларын бик ярата, шигырьләр яза. Мәсьәлән: "Мес-мес йоклар идем" дигән шигырен Рауза ханыма багышлый.

Мес-мес килеп

Песи йоклап ята.

Бигрәк тәмле аның йокысы.

Мин йокымда ун кат

уянам да

Уйлап ятам сине йокысыз.

Мес-мес килен песи

йоклап ята.

Нинди тәмле аның йокысы.

Мин йокламыйм, һаман

Уйлыйм сине.

Яннарымда юк шул, юк

Шул син.

Туңам төсле,

Шушы йөрәгемне кая гына

Куеп җылытыйм.

Автор да: "Бездә гел шулай булды: кеше герой икән, ул бары тик герой гына, барлык кешегә дә идеал булырга тиеш", - ди.

1982 нче елда ук хәрби журналист Р.Звягельский "Красная звезда" газетасында "Сын Джалиля" дигән мәкаләсен бастырып чыгара. Ә татар матбугаты - ләм - мим. Ул елларда Җәлилнең бүтән хатыннары һәм балалары турында Татарстан хөкүмәте тарафыннан тыела.





























Йомгак. Хакыйкатькә юл урау

РафаэльМостафин 1994 нче елны шушы исемдәге мәкаләсендә "Февраль - җәлилчеләр ае", ди. Без күп еллар буе Җәлил батырлыгына сокланып яшибез, ә калган 10 каһарманның исеме ничектер икенче планга калды. Ә бит аларның барсы да бер үк батырлыкны эшләгән, бер үк үлемгә хөкем ителгән. Гомер аларга да бик кадерле булган. Ләкин алар ил өчен корбан булу юлын сайлаганнар.

Без кайтырбыз туган илгә

Таулар-елгалар аша.

Я җиңәрбез шушы юлда,

Я үләрбез шушы юлда,

Я ясарбыз тамаша.

Әйе, алар фашистлар өчен бик зур тамаша ясыйлар. Сугышта фашизм җиңеп чыккан очракта югары раса кешеләре - колбиләүче, башкалары, шул исәптән без дә, аларның коллары булыр идек. "Кол булмыйча калуыбызга сөенергә кирәк безгә. М.Җәлил үз каны белән фашистларга гаепләү акты язган Шагыйрь. Аннары Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы татарларны сугыштан соң үз җирләреннән сөрелүдән саклап калган дип ышандырып әйтә алам. Сталинны бу ниятен тормышка ашырудан немецлар тарафыннан фронтка озатылган Идел-Урал легионнарының, гитлерчыларны кырып, үзебезнең якка чыгуы гына тотып калганлыгы мәгълүм. Чеченнарның, ингушларның, кырым татарларының язмышларын беләсез инде", - ди Рафаэль Мостафин.

Шулай да 1991 нче елда җәлилчеләрнең һәммәсе дә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, ә берничә елдан М.Җәлил һәйкәле янында барлык җәлилчеләрнең барельефлары куела.

Тарихта эз калдырган шәхесләрне өйрәнү, яңа буынга җтикерү - бу безнең бурыч.

Нацистларга каршы көрәш оештырган бер төркем тулаем үлемгә хөкем ителгән! Алар да тарихта шундый тирән эз калдырган! Минемчә, ул шәхесләрнең язмышын тулы рәвештә ачыклау аларның туганнары яки аерым тарихчылар эше генә түгел, бу - дәүләт эше дә. "Тарихка таянып, яңа буыннарны тәрбияләргә өйрәнмәсәк, безнең бәябез бер тиен", - ди тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев .

Үлемсез җыр булып Муса тора -

Дөнья гашыйк аның җырына.

Моабиттан юллар табып кайтты,

Сүнмәс даның татар халкына.

Халыкның гомере үзенең үткәненә, асыл кешеләренә карата мөнәсәбәтенә турыдан-туры бәйле. Ә хәтере кысканың, мәгъллүм булганча, гомере дә кыска. Батырларның балачак сукмакларын эзләп килгән набат авазы ул төбәкләрдә куелган нәфис һәм горур һәйкәлләргә килеп кагылсын, фидакарьлек кайтавазы булып йөрәкләрдә яңгырасын. Шунсыз без киләчәк буынның күзенә туры карый алмаячакбыз! Яңарыш чоры безнең күңелләрдә ояла белү хисен уятты, йоклап яткан вөҗданыбызны кузгатты. Җәлилчеләр каршында булган бурычыбызны үтәргә, аларны үз биеклекләренә күтәрергә кирәк. Кичекмәстән! Хәзер үк! Бүген үк!

Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премия лауреаты.























Кулланылган материал:

  1. Айдар Гарипов, Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбе укытучысы. Рәхмәт сезгә, исән калганнар! Казан:Мәгариф 2005. -78б.

  2. Әхәт Сафиуллин. Хәтерсезләнә барабызмы? "Ватаным Татарстан" гәзитенең №143, 3.09.2013. -10 б.

  3. Ватаным Татарстан. Безне дә онытмагыз. 3.03.2006 ел, №38-39.

  4. Дамир Гарифуллин. Татар егетләре - француз макизарлары. 2004 ел. -81б.

  5. Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр. Яр Чаллы. 2004. - 105 б.

  6. Зәйнәб Исмагыйлева. Татар халкының күренекле шәхесләре. "Мәгариф" журналы. 2004 ел. - 22 б.

  7. Казан утлары. 8.2014.

  8. Мәгариф. 2.2006. Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына - 100ел.

  9. Мәгърифәт. 21.01-23.02.2006; 17.07.1993.

  10. Муса Җәлил. 1-4 томнар. Казан китап нәшрияты. 1976.

  11. Рафаэль Мостафин. Җәлилчеләр: Очерклар, җәлилчеләр иҗаты. - Казан: Татарстан китап нашрияты,1988.

  12. Рафаэль Мостафин. Хакыйкатькә юл урау. "Сабантуй"гәзите, 1994.16.02.

  13. Рәилә Тимергалиева. Сатмас егет илен алтын-көмешкә.

( А.Алишның 90 еллыгына әдәби - музыкаль кичә). Интернет челтәре.

  1. Республика Татарстан. Оренбуржье - родина. 11.11.2005.

  2. Светлый путь. Я вернусь к тебе, слышишь, народ… 22.09.1998. №111.

  3. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев белән әңгәмә. "Казан утлары"журналы. 8.2014. - 173б.

  4. Фәрит Ибраһимов, тарих фәннәре кандидиты. Мәңгелек батырлык. Бөек Җиңүгә 55 ел. Мәгариф. - 5 б.

  5. Шәһри Чаллы. Безнең җыр. 13.02.1993 ел. №18(178)





18





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал