7


  • Учителю
  • Беренче кыңгырау бәйрәме (1-11 класс)

Беренче кыңгырау бәйрәме (1-11 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Белем бәйрәме-2016



11 сыйныф укучысы чыга: Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Сабый булып килә узасым

Унберенчегә түгел, беренчегә

Килә минем быел барасым.



Каршысына 2 сыйныф укучысы чыга: Туктале, Илүсә апа. Синең беренчегә барасың килә, ә минем зур үсәсем, тизрәк унберенчегә җитәсем килә.

Илүсә: Юк Рамазан, ашыкма син зур булырга. Син ГИАлар, ЕГЭлар бирүне җайлы дип беләсеңме әллә. Рәхәтләнеп башлангычыңда гына укы әле.

Рамазан: Илүсә апа, син хәзер башлангычта җайлы дип белдеңме әллә? Менә мин икенчене бетердем, Ай-хай авыр анда... Сез укыган башлангы түгел ул хәзер, без ФГОС кимерәбез.

Илүсә: Шулай дисеңме Рамазан?

Рамазан: Әйе шул, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Илүсә апа син нишләп үзең генә әле, әллә унберенче сыйныфта үзең генә калдыңмы?

Илүсә: Юк иптәшләрем биредә

Рамазан: әйдә чакырыйк әле үзләрен

Илүсә: Кадерле сыйныфташларым, әйдәгез бирегә рәхим итегез.

(Чыгалар)

Рамазан: Абау, зур үсеп беткәннәр бит болар. Менә бәйрәмебез тагын да тулыланып китте. Хәзер белем бәйрәмен башлап җибәрсәк тә була

Илүсә: Юк Рамазан, тагын нидер җитми бит әле бүгенге бәйрәмгә, быелгы беренчеләр кая соң?

Рамазан: Точно! Монда беренче сыйныфлар юк бит. Аларның быел укытучылары да яңа, шуңа күрә монда чыгасын белмәгәннәрдер алар. Әйдә кыңгырау чыңлатып чакырыйк әле, (Кыңгырау чыңлата) Беренчеләр бирегә рәхим итегез!(Чыгып унберләр алдына тезеләләр)Булды, әйдәгез бәйрәмне башлыйбыз



Җыр: Исәнме, мәктәп



Рамазан: Әйдәгез сүзне мәктәбебез директорына бирик әле.

(Микрафонны директорга илтеп бирә дә, үзе сыйныфташлары янына барып баса, директор барлык килгән кунакларны сөйләтеп бетерә)













1.Шавы булып алсу яфракларның

Зәңгәрлеге булып һаваның.

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,

Матурлыкта тиңе юк аның.

2.Мәктәп- син бит топ йортыбыз,

Күнел сина тартыла

Буген ботен ил баласы,

Мәктәпләргә агыла.

3. Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән,

Безгә бик тә күнеллею

Безнен бн ботен донья,

Бәйрәм итә тугелме.

4.Үтте синдә балачагым,

Үсмер чагым - гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак.

5.Кешеләргә мәхәббәтне

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.



6.Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син.

Шул кояшың, йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.



1 а.б. Нәни дусларыбыз, беренче сыйныф укучылары! Сезгә без белем илен ачып керү өчен ачкыч тапшырырга телибез. Шушы ачкыч белем иленә юл күрсәтүче булсын, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итсен.

Ачкыч тапшырыла.



Хәзер сүзне беренче сыйныфларга бирәбез.

Беренчеләр сөйли



7. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

8. Ашкына да талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

9.Хәрефләр дә өйрәнерсез,

Сүзләр тезеп уйнарсыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймагыз.

Җыр:



1а.б.Укытучы… Бүген галим дә, ташчы да, иген итүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакар - хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык кешеләргә чиксез мәхәббәт… синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине әниләребез белән тиңлибез. Шушы канатлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең.

2 а.б.Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

9укучы. Укытучы! Бәйрәмең белән сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла. замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә тырышсын.



10.Кулыбыздан тотып киң ишектән

Хәтеремдә алып кергәнең.

Җиңел булмас дидең,и нәниләр

Төшенергә белем серләрен.

11.Армый-талмый синең белән бергә

Үрмәләдек һаман яктыга.

Күргән саен безнең уңышларны

Ай-кояштай йөзең яктыра.



12.Еллар сиңа тирән эзен уйган-

Чәчләреңә инде чал төшкән.

Тик яшьләрдәй җитез әле үзең,

Тәм тапканга олы бу эштән.

13.Гүзәлләрдән-гүзәл синең йөрәгең,

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.



14.Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең,үзенең дә,

Хыяллары чынга ашканын.





Җыр: «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" ...



15.Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде Каф тау кадәрле.



16.Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.





17.Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.



18.Алыгыз сез бүген кабул итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй белем бәйрәмен.



19.Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.



</ Жыр: "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"



(Чәчәкләр бирелә)

20.Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.



21.Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.





22.Инде бу кыңгырау,

Борынгы,күптәнге.

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын

Дәрескә чакырган.

Аларны зур юлга

Озаткан ахырдан.

Чың итеп алыр ул,

Кыңгырау җиз батыр.

Ныграк кагылсаң

Мәктәпне кузгатыр.



23.Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау мәктәпләргә.

Бүгеннән белем көненнән

Уку елын башларга.





24.Тәбрикләп иң нәни дусларын,

Өлкәннәр сезне дә шулай ук.

Класска керергә чакыра

Беренче звонок,звонок.





25.Класска балалар каршына,

Тыңгысыз мактаулы хезмәткә.

Озата беренче звонок

Хәерле сәгатьтә,сәгатьтә.



26. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.



27.Мә, дустым, чылтырат

Бүгеннән мәктәпкә,

Бүгеннән зур юлга

Хәерле сәгатьтә!



Кыңгырау чылтырый, укучылар классларга таралалар.





1







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал