7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие Тукай безнең йөрәкләрдә

Внеклассное мероприятие Тукай безнең йөрәкләрдә

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

















"Тукай

безнең

йөрәкләрдә"





















Григорьева Г.Н.





Максат:

1. Шагырь Габдулла Тукай турындагы белем-күнекмәләрне тирәнәйтү,Тукайның эшчәнлеген өйрәнү.

2. Балаларның иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

3. Шагырь иҗатына, тормышына кызыксыну һәм горурлык, Тукай иҗаты аша гаиләдә бер-береңә хөрмәт хисләре, шигырьләренә, әкиятләренә, җырларына мәхәббәт тәрбияләү.













































































1.Алып б-чы: Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәгәдер? -Мин беләм! Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар , кадерле балалар! Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа.

Г. Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр яза. Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Без бүген сезнең белән Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби - музыйкаль бәйрәмгә җыелдык. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.

Җыр "Бәйрәм бүген".

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген, Нәрсәдән бу? -Мин беләм. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген, Уйный сазымда минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен, Ансы да сөйли тагын: " Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!"

2.Алып б-чы:

Тукай синең моңлы исем белән,

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең,

Халык җырларына әйләнгән.

Синең шигырьләрең укыганда,

Күз алдына килә үткәнең,

Кышкы бураннарда тышка чыгып,

Кералмыйча туңып беткәсең.

Аямаган язмыш сине бердә,

Йөрткән сине төрле җирләрдә.

Кулдан-кулга күчкән үксез бала,

Артык булган һәрбер өйдә дә.

Елагансың кайчак ялгыз калгач,

Искә алып газиз әнкәңне.

Теләгәнсең кичен әниеңнең,

"Тыныч йокла"-диеп әйткәнен.

Табигатьтә үскәнсең син күреп,

Матурлыкның җаңга якынын.

Иркен су буйлары, ак каеннар,

Кабызгандыр шигъри ялкының.

Рәзилә: Г.Тукай "Карлыгач".

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иремичә; бара, бара,

Чыгарды ул матур, матур балаларда.

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен, черки тотып кайта аналары.

Слава: Г.Тукай " Безнең гаилә".

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи -

Безнең өйдә без җидәү, безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

2.Алып б-чы: Г.Тукайның балачагы бик авыр, михнәтле булсада, җырларны, биюләрне бик яраткан ул. Сезнең алда " Татар халык" биюе.

Айгөл: Г. Тукай " Шаян песи".

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига,

Бар уе бер бик матур күлмәк тегү курчагына.

"Күлмәгем кайчан бетәр?"-дип, курчагы яткан, көтә;

Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк, бәйрәм җитә.

Ә песи яшерен генә яткан кәтүкне күзлидер,

"Тукта селкенмәсме?"-ди ул; бердә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикерер, менә хәзер тотар, хәзер басар,

Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк шул песинең, тик һаман уйнау уе;

Бик шаян! Ай-һай шаян! Уйнарга хәзер көн буе.

Илнур: (шигырь)

Ямьле язлар белән бергә,

Дөньяга килгән Тукай.

Ул һаманда безнең белән,

Ул һаманда яшь бугай.

Яратабыз "Туган тел"не,

"Шүрәле", "Су анасы"н.

Без Тукайлар нәселеннән,

Без бит татар баласы.

Нуршат: (шигырь)

Милләтенә җаны фида,

Сүзләре аның уктай.

Гасырлар аша татарга,

Көч биреп тора Тукай.

Һәйкәленнән җидти карап,

Кисәтә төсле Тукай.

Туган телне онытырга,

Язмасын берүк ходай.

2.Алып б-чы: Әни: (Өй эче, бер ана бишек тирбәтә, җырлый).

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син.

Куанычым, шатлыгым,

Тик син минем, синсең син.

(Урамнан сызгыру ишетелә. Әнисе тәрәзәдән карый һәм улына эндәшә).

Әни: -Гали, улым, сиңа килделәр ахры.

(Гали икенче бүлмәдән чыга).

Гали (Рамил):-Әни кара әле син бу Акбайны, һич тыңламый, һич аңламый.

Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор. Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Акбай (Илнур):

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике айлап, булыр я өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Гали:-Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул. Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Әйдә, әнә безне чакыра килгәннәр, Бергәләп урамда йөреп керик.

(Музыка яңгырый, Бала белән Күбәләк керә)

Бала(Нуршат): Карагыз әле нинди матур Күбәләк. (җырлый башлый).

Әйт әле Күбәләк, сөйләшик бергәләп,

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек.

Ничек соң тормышың, ничек көн күрмешең,

Сөйләп бирче тезеп, табалам соң ризык.

Күбәләк(Камилә):

Мин торам кырларда, болында, урманда,

Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә,

Бул яхшы, рәнҗетмә һәм тимә син миңа.

2.Алып б-чы:

Бу биюне бүләк итик,

Кадерле кунакларга.

Без аларны тиңлибез,

Иң яраткан гөлләргә.

Кызлар башкаруында "Чәчәкләр" биюе.

Илнар: (шигырь)

Иң матур җир кайда?-дисез,

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары,

Кырлайда туган инде.

Гүзәл: (шигырь)

Су анасы, Шүрәлеләр,

Елда җыела бире.

Җыелмас иде-Кырлай ул,

Аларның туган җире!

Малай:(Слава) - Ах, явыз карчык тарагыннан коры калды!

1.Алып б-чы: Су анасы:

Тукта, тукта, качма, качма и карак! Ник алдың син аны , кая бир ул бит минем алтын тарак.

(малай йөгереп чыгып китә, су анасы тирә ягына карана, балалар арасына кереп).

-Синме минем таракны урладың? Синме? Кая соң ул? Бир, ул бит минем алтын тарак!

2.Алып б-чы: Тукта, тукта нәрсә эзлисең син? Кем соң син?

Су анасы: Су анасы мин. Алтын тарагымны карак малай урлады. Чәчләремне ничек тарыйм инде хәзер. Сезнең арагызга качкандыр. Күрсәтегез миңа ул каракны!

2.Алып б-чы: Тынычлан Су анасы. Безнең балалар арасында караклар юк. Ул малай моннан узып китте, әнә тегеннән эзләп кара әле.(Су анасы чыгып китә).

Балалар таныдыгызмы сез бу су иясен, нинди әкияттән соң ул?Рамиль: Г.Тукайның "Су анасы" әкиятеннән Су анасы.

(Шүрәле керә)

Шүрәле: Әй тукта, тукта! Кайда китте соң ул?

2.Алып б-чы: Ә син кемне эзлисең инде?.

Шүрәле: Яңа гына шуннан узып китте.Чәчләре тузган, өсләреннән су ага. Кая китте соң ул?

2.Алып б-чы: Кемне эзләгәнеңне дә белмисең. -Ә үзеңнең кем булганыңны беләсеңме соң?

Шүрәле: Кем, кем? Урман иясе инде мин.

2.Алып б-чы: Ә исемең ничек? Нинди әкияттән син?

Шүрәле: Нинди исем-мисем? Әкият-мәкият? Әйтәм бит урман иясе мин. Урманда яшим. Кети-кети уйныйм. Әйдәгез, сезнең белән дә уйныйм.(музыка)

2.Алып б-чы: Син кети-кетидән башка бернәсәдә белмисең икән. Ә безнең балалар беләләр. Балалар бу кем? Нинди әкияттән? Фәнил: Бу "Шүрәле" әкиятеннән Шүрәле. Кем язган бу әкиятне? Айнур:Бу әкиятне Г.Тукай язган. Ә кемне эзли соң ул? Илнар: Ул Су анасын эзли.

Ишеттеңме Шүрәле. Алар синең турында беләләр. Менә хәзер кара һәм тыңла.

"Шүрәле" биюе.(Илнур, Рамил, Рәзилә, Камилә)

Шүрәле: Ай-яй! Бигрәк күңелле икән биеп, җырлап йөрүе! Мин бүтән кешеләрне кытыкламам, гел биеп, җырлап кына йөрермен. Рәхмәт сезгә балалар, өйрәттегез сез мине. Ә хәзер шул озын чәчлене эзләп табыйм инде. Ничек дидегез әле исемен" Бергә:Су анасы.

Шүрәле: Ә менә бит ул.(кире керәләр, бүлмәнең икенче ягыннан Кәҗә б-н Сарык керә).

Су анасы: Болар кемнәр тагын? Боларда урманда яшиләрме?

Кәҗә:(Фәнил) Исән-месез урман ияләре.

Сарык:(Чингиз) Урманыгызда төн кунарга рөхсәтме?

Шүрәле: Кемнәр сез? Минем урманымда мондый җәнлекләр юк.

Кәҗә: Без сарык дус белән, авылда, әби белән бабайда яшәдек.Ашарга азык беткәч чыгарып җибәрделәр.

Шүрәле: Ә урман бит минеке.

Су анасы: Калсыннар инде, бигрәк матур сөйлиләр бит.

Шүрәле: Ярый калыгыз, әйдәгез безнең белән.

2.Алып б-чы: Менә бит балалар безнең Г.Тукаебыз балалар өчен нинди кызыклы, эчтәлекле әкиятләр, шигырьләр язган.

Г.Тукай башка урыннарга караганда Кырлайда озаграк яши. Кырлай авылында ул, үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак, бик күп рухи байлык туплый.

Илнур: (Габдулла) (Балалар кереп утыралар, Илнур җырлый, аннан торып бииләр).

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бер нәрсә дә.

Селкенмәдек таш төсле без,

Җилбер, җилбер җил бәрсә дә.

Малайлар башкаруында "Таз" биюе.

1.Алып б-чы:

Ак кирәк, дип пакъ кирәк, дип,

Җырлады, язды Тукай.

Дәрт уятырга кешедә,

Уянды, янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде,

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак,

Яңа таңнарга Тукай.

Иң матур моңлы җырларын,

Халкына бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә,

Йөрәккә керде Тукай!





Җыр "Туган тел".

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

2.Алып б-чы:

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның тынмас тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син Тукай!

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май.

"Тукай безнең йөрәкләрдә" - дибез,

Яшәтәбез сине яшь Тукай!

Хөрмәтле кунаклар шуның белән безнең әзерләнгән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.









Максат:

1. Шагырь Габдулла Тукай турындагы белем-күнекмәләрне тирәнәйтү,Тукайның эшчәнлеген өйрәнү.

2. Балаларның иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү.

3. Шагырь иҗатына, тормышына кызыксыну һәм горурлык, Тукай иҗаты аша гаиләдә бер-береңә хөрмәт хисләре, шигырьләренә, әкиятләренә, җырларына мәхәббәт тәрбияләү.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал