7


  • Учителю
  • Разработка классного часа на тему День единства России

Разработка классного часа на тему День единства России

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган класс сәгате эшкәртмәсе.

Тема: Хәтерләүдән курыкма син, ил үткәнен онытма син.

Максат: укучыларга 1612 нче елгы вакыйгалар турында белемнәр бирү, патриотик хис тәрбияләү, кызыксыну уяту.

Материал: презентация, карта, рәсемнәр.

Барышы:

1.Укытучының кереш сүзе.

-Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Һәрбер кеше өчен туган иленең тарихын белү кирәк. Безнең тамырларыбыз кайда, бүгенге көнгә кадәр нинди вакыйгалар булган? Сезнең белән Россия тарихының кайбер вакыйгаларын искә алып китәрбез.

2. Яңа сүзләрне тактага язып аңлату:

1.Фетнә - чуалыш, восстание, коткы.

2.Фетнәле заман - 17 г. Башында Россиядә икътисади һәм сәяси мәсьәләләр бик нык кискенләшкән, хакимият өчен озакка сузылган кораллы көрәш дәвере.

3.Холоп - хезмтче, бәйле крестьян.

4.Кытай-шәһәр -1538 нче елда Мәскәү Кремле башнясының почмагына кушылып төзелгән, Кызыл Мәйданнан башланып, Театраль мәйданга кадәр сузылган тарихи урыны, яки районы. Хәзерге вакытта Мәскәүнең административ, мәдәни, эшлекле урыны.

3. Төп өлеш. Укытучы аңлатуы. (Аңлату барышында презентация һәм карта куллану)

Россия тарихы озын һәм катлаулы юл үткән. Юкка гына 4 нче ноябрьне һәр ел саен дәүләт бәйрәме, бөтен Россия күләмендә билгеләп үтмиләр. Ул - Халыклар бердәмлеге көне дип атала. Бәйрәм 2005 нче елдан гына билгеләп үтелә, ләкин аның тарихы тирәнгә,17 нче гасырга, төгәлрәге, 1612 нче елга барып тоташа.

Моннан алда Россиядә булган вакыйгаларга күзәтү ясыйк. Белгәнебезчә, Иван Грозный (Явыз Иван), 1584 нче елның 18 нче мартында, тәмам бөлгенлеккә төшкән илне һәм бөек держава белән идарә итәрлек әзерлеге булмаган тыныч холыклы малаен - диндар тәхет варисы Федорны калдырып, дөньядан китеп бара. Ул идарә иткәндә озакка сузылган сугышлар, опричнина, меңнәрчә кешене гаепсезгә җәзалап үтерүләр илнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшүенә сәбәп була. Ул үлгәндә Россия коточкыч авыр хәлдә була. Малае Федор сәламәтлеккә туймый, дәүләт эшләре аны бик кызыксындырмый, ә дәүләт белән чынлыкта патша хатыны Иринаның бертуганы - Борис Годунов идарә итә. 1598 нче елда Федор патша үлеп китә. Аның үлеме белән Рюриковичлар нәселе өзелә. Федор патша үлгәннән соң, ил белән Борис Годунов идарә итә башлый. 1601-1603 нче елларда өч ел рәттән иген уңмый. Борис Годунов ачлыкка каршы көрәшә, бөтен ил буйлап икмәк эзләргә һәм табып Мәскәүгә китерергә куша. Әмма бу да уңышлы чара булып чыкмый. Патшага карата ризасызлык көннән көн арта бара. Аны күрә алмаган боярлар баш күтәрә. Нәселсез, чыгышы белән татар нәселеннән булуын гел искә төшереп торалар. Халыкның ризасызлыгыннан боярлар оста файдалана: аны Борис патшага каршы котырта. Фетнәле заманның иң ачык билгеләреннән берсе - ялган патшалар пәйда булу. Авыр салымнардан ялыккан бистә халкы, качкын крестьяннар һәм холоплар, казаклар, дворяннарның һәм боярларның бер өлеше ялган Дмитрийны яклыйлар. 1606 нчы елда тәхеткә Василий Шуйский менгәннән соң, Фетнә тагын да көчәя, үзәк хакимият көннән - көн көчсезләнә. Яңадан-яңа ялган патшалар пәйда була. Күрше дәүләтләр дә моннан файдаланып калырга омтыла: Польша һәм Швеция Россиянең эчке эшләренә тыкшына башлый. 1610 нчы елның июлендә, ил өчен иң авыр вакытта, дворяннар Мәскәү бистә халкының ярдәме белән Василий Шуйскийны тәхеттән төшерәләр. Хакимияткә боярлар думасы килә. Аңа Федор Мстиславский җитәкчелегендәге җиде атаклы бояр керә. Бу - "Җидебоярчылык" дип атала.

1610 нчы елның августында, Польша гаскәрләре Мәскәү янына килеп җиткәч, боярлар хөкүмәте Польша короле улы Владиславны тәхеткә утыртырга телиләр, яшерен рәвештә полякларны Мәскәүгә кертәләр. Ләкин халыкның бер өлеше Ялган Дмитрий янына ашыга. Патриарх Гермоген да Владиславны тәхеткә утыртарга каршы чыга. Мәскәүдә восстание өлгерә, боярлар поляк гаскәрләренең Мәскәүгә керүен телиләр. Польша короле Сигизмундның максаты - Россияне Речь Посполитая составына кертү, рус халкын католиклаштыру була. Ил белән ялган Дмитрий II идарә итә алмый, халык белән килеп чыккан каршылыклар нәтиҗәсендә ялган патша үтерелә. Польша армиясе Смоленскины, Швед гаскәрләре Новгородны басып алалар. Рус халкы Ватан азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә. 1611 нче елның мартында кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге отряд Мәскәү тирәсендәге җирләрен ала. Мәскәүдә каты сугышлар, коточкыч янгыннар башлана. Мәскәү өчен сугыш каты була, ләкин әлегә аны азат итә алмасалар да, камап торалар. Бу поляк гаскәрләрен тынычсызландыра. 1611 нче елның июнендә, 20 айга сузылган камалыштан соң, Польша гаскәрләре Смоленскины яулап алалар. Июльдә Новгород шведларга бирелә. Мәскәүгә поляклар хуҗа була.

(Картадан күрсәтеп аңлату).

1611 нче елның көзендә азатлык хәрәкәте Түбән Новгородка күчә. Шәһәр старостасы, сәүдәгәр Кузьма Минин Россияне азат итү өчен, бөтен көчне һәм чараларны эшкә җигеп, яңа ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе, беренчеләрдән булып, хәрби ихтыяҗларга шактый күп акчалар бирә. Күп кешеләр аның үрнәгенә иярә. Минин һәм аның тарафдарлары, көрәшкә чакырып, ил буенча грамоталар тарата башлыйлар. Новгородка бөтен тарафлардан кораллы ополчение отрядлары агыла. Чакыруларга руслар гына түгел, Идел буе, Төньяк һәм Көнбатыш Себер (мари, чуваш, коми, татар, һ.б.) халыклар да кушыла. Мәскәү Кремле диварлары янына Казан воеводасы В.П.Морозов җитәкчелегендәге отряд килә. Поляклар басып алган Мәскәүне азат итәргә булышу өчен Казан, Зөя шәһәрләре, аларның бистәләре кешеләре, татар кенәзләре һәм морзалары кушыла. Шулай ук Казаннан икенче ополчение 1612 елның көзендә килә. Әлеге отряддагы кешеләр саны 150 кеше тирәсе була. Аларның барысы да Мәскәүне азат итүдә катнаша.

Ләкин берләштерелгән гаскәр белән командалык итү өчен, катгый һәм тәвәккәл кеше кирәк була. Халык кенәз Дмитрий Пожарскийга туктала. Кузьма Минин аның иң якын көрәштәшенә әйләнә. Алар, бердәм рәвештә, ополчениене көрәшкә әзерләп, Түбән Новгородтан Ярославльгә, аннан соң Мәскәүгә таба хәрәкәт итәләр. Бу - 1612 нче елның июль ае була. Поляк гаскәрләре Кремльдә яшеренеп калып, һөҗүм итмәкче булалар. Хәлиткеч сугыш 24 нче августттан алып 22-26 октябрь арасында була. 22-26 нчы октябрьләрдә көчле артиллерия һөҗүменнән соң ополчение сугышчылары Кытай - шәһәрне алалар, ә дүрт көннән соң Кремльдә калган поляк горнизоны сугышчылары да бирелә. Мәскәү чит ил басып алучыларыннан азат ителә.

Мәскәү азат ителгәннән соң, Россия территориясендә калган илбасарларга каршы бөтенхалык көрәше көчәя. Пожарский сугышчыларының ярдәме белән җирле ополчениеләр чит ил отрядларын кыралар һәм куалар. Кострома крестьяны Иван Сусанин аеруча батырлык үрнәге күрсәтә. Ул поляклар отрядын кеше үтә алмас сазлыкка алып керә. Үзе дә һәлак була, поляклар да кире чыга алмыйлар. Башкала азат ителгәннән соң, Россиядә дәүләт хакимиятен торгызу, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, Земство җыенын чакыру турында хәбәр тараталар. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 ләп кеше катнашында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле - 16 яшьлек Михаил Романов утыра.

Рус халкын берләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.

4. Ә хәзер укучылар чыгышын тыңлар китик.

1 укучы.

Үткәннәр бит үткән көннәр инде,

Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез,

Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң,

Үткән көнгә кайтыр көнебез.

Нәрсә ул көн… Тарих битләрендә,

Еллар… Эраларга тиң түгел.

Гасырлардан гасырларга шулай

Кеше гомере дә бер мизгел.

2 нче укучы.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исендә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен…

3 нче укучы.

Һәр нигезнең, һәр авылның

Һәр каланың үткәне бар…

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар…..

Горур сүз әйт, сорасалар:

"Ни кавемнән? Нинди җирдән?"

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син.

5. Йомгаклау. "Тынычлык турында җыр" башкару.





.

Разработка классного часа на тему День единства России

Разработка классного часа на тему День единства России





Памятник Минину и Пожарскому





Разработка классного часа на тему День единства России

Разработка классного часа на тему День единства России

Разработка классного часа на тему День единства России



































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал