7


  • Учителю
  • Сценарий праздника День матери на татарском языке

Сценарий праздника День матери на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әниләр көненә багышланган сценарий.



Төзеде: Яңа - Чәчкап урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гимадова Т.Б.

«Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!»



Кичә Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. "Бишек жыры".

Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1.А-б. Ана назы - жирдә ул мәңгелек,

Мәнгелек жыр - бишек жырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2.а.б. Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнеә йөрәген,

Әнкәй, сиңа буләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй куңелемдә

Әнкемнең сузләре.



Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием

Безнең бугенге бәйрәм кичәбез кадерлеләребез сезгә, газиз әниләребезгә багышлана

1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гузәл әниләр.

Сездә яши сурелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары.

Сезнең җырлар аша кучә безгә

Туган халкыбызның моңнары

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез - барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Концерт номеры.________________________________________________________________

Лирик көй яңгырый. алып баручылар чыга.

2.а.б. Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгэ, төнен-көнгә ялгап, куз карасыдай устерәсең бит син балаларыңны.

Һәр халык телендә аналарны зурлыйлар!

1.а.б. Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.



2. а.б. Нет лучшего дружка, чем родная матушка.



1 а.б. Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.



2.а.б. Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.



1.а.б. Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

1 а.б. Әйе, Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Концерт номеры.________________________________________________________________

Лирик көй яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.

1 А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем

Бала өчен.

Хормәтем да, хезмәтем дә

Бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр

Бала өчен.

Тыңгысыз көн,

йокысыз төн

Бала өчен.

2 А.б. Утка, суга тукталуым

Бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым

Бала өчен.

Таннан әувәл кайнар аш та

Бала өчен.

Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ

Бала очен.

1 А.б. Иртэн - кичен йорэк хисем

Бала очен.

Барлык эшем, барлык кочем

Бала очен

Янам - тузэм ,кеям - кунэм

Бала очен.

Горур башны тубэн иям

Бала очен.

Тонен якты таннар котэм

Бала очен.

Кунелемдэ жырлар йортэм

Бала очен.

Бала очен...

Концерт номеры________________________________________________________________

!.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән анны шатландырырга кирәк.





1А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,

Энкэй, ул шатлыктандыр.

Гомереннен бакчасында

Былбыллар озмэсен жыр.

Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

Концерт номеры________________________________________________________________

2 а.б. Люблю тебя мама, за что не знаю.

Наверно за то , что дышу и мечтаю.

И радуюсь солнцу и светлому дню,

За это тебя, я родная люблю.

За небо, за ветер, за воздух вокруг.

Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

Алексей Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от матерей!.»

Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»



1.а.б. Есть мама у жеребенка,

Есть мама у львенка,

Есть мама у самого маленького котенка

И у ребенка есть мама

Любимая, славная, самая!



«Песня мамонтенка».__________________________________________________________________



Лирик җыр яңгырый

1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда - ул илебез-нен, hэр почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.



2 А.б. Э аннан сон?!

Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.

Хат ташучы килми микэн, диеп. ,

Борылып карый барган юлыннан.

Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,

Иртэ - кичен сунми уты да.

Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,

Бик сон гына китэ йокыга.

Ана котэ,

Ана омет итэ...



1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.

Лирик җыр яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.

"Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ

Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,

Оебезнен. курке булырсын".

2 бала.

"Син безгэ кил, эни!

Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.

Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук

Алыр очен кайтып житэбез"

3 бала.

"И шатланыр идек, эни эгэр,

Килер ризалыгын белдерсэн.

Туп-тугэрэк бэхетебез безнен

Тулып ташыр иде, син килсэн".

4 бала.

"Кайчан курешербез, бик сагындык..."

5 бала.

"Кон туды исэ сине котэбез".

6 бала.

"Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?"



А. б.: Алты бала шундый хат язды

Озелеп-озелеп, сагынып ананы.

Шушы сузлэр булды ананын

Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (кой янгырый)

(Ана балаларына язган хатын укый)

"Бара алмыйм сезгэ, балаларым.

Сагынсагыз, кайтып курегез,

Кайта алмас жирдэ тугелсез.

Ана кунеле ераклыкны белми,

Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,

Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,

Котеп тормам сезнен хэбэрне.

Китэ алмыйм буген, .

Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,

Мине таба алмый бер ялгызы

Боегып йорер сыман.

Чит нигездэ сагыну авырлыгы

Ныграк сизелер сыман,

Туган нигез белэн бэйлэп торган

Жеплэр озелер сыман.

Яудан каитмый калган зур улым да

Кайтып житэр сыман.

Туган нигез хэтерлэтэ мина,

Сезнен бергэ чакны,

Туган нигез сезнен hэp адымын

истэлеген саклый.

Нигез ташлап киту авыр мина,

Кем белми сон аны, кайсыгыз?!

Сез узегез жыелып кайтыгыз!

Мин сорамыйм сездэн артыгын,

Сез тоярсыз кайту шатлыгын".



А.б. Ана, ана!

Син куш йорэкледер,

Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.

Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,

Ботен донья ямьгэ кумелэ.

Ана булу-изгелекнен тажы,

Доньяда ин олы дэрэжэ.

Ана хеше hэрбер баласынын

Бэхетенэ ача тэрэзэ.

Ана сина гел яхшылык тели,

Гаеплэрен булса - кичерэ...,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигэн куркэм кешегэ.

Әниләр турында җыр башкарыла.



1 А.б. Татар хатыннары. Безнен, жан сойгэннэр, аналар...

Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,

аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,

аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,

Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.

Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.

Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,

аналарнын алдында башларны иялэр,

э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,

сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

Безнен тобэктэн дэ никадэр ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.

Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня сугышында hэлак булды.

2 А.б. Хормэтле энилэр!

Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

Концерт номерлары

1 А.б. Газиз Энкэй!

Йомшактыр кулларын,

Татлыдыр сузлэрен,,

Жылыдыр карашын,

Тансыктыр табынын.

Сабыйлык языннан

Бугенге конгэчэ

Безлэргэ зур бэйрэм

Тибеше жаныннын!

И, Ходай, кабул ит

Безлэрдэн зур гозер

Энкэйгэ бир саулык!

Энкэйгэ бир Гомер!



2 А. б. Газиз Энкэй!

Ин сойкемле сузлэр-синеке!

Йомшак, жылы куллар-синеке!

Ин-ин татлы сузлэр-синеке!

Жан изрэткеч жырлар-синеке!

Синсез донья курмэс идек,

Синсез берни белмэс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!



1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!

2 А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы - самое прекрасное, что есть. Вы - самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!

1. А.Б. Хушыгыз!

Барлык катнашучылар сәхнәгә чыга.

«Бәхеттә-шатлыкта» җыр яңгырый ____________________________________________













7



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал