- Учителю
- Мәкалә Туган телнең җылысын тоеп...
Мәкалә Туган телнең җылысын тоеп...
Туган телнең җылысын тоеп...
</ Татар теле... Туган тел... Бу турыда кемнәр генә язмаган, аңа багышланган нинди генә әсәрләр юк! Әсәрләрнең дә ниндиләре: теле яңа ачылган сабый бала да, халкыбызның хөрмәтле җырчылары да яратып җырлый торган җырлар, һәр шагыйрьнең диярлек каләменнән төшкән шигырь-поэмалар, ерактагы әби-бабайларыбыздан мирас булып калган легенда-риваятьләр... Мәшһүр акыл ияләре, хөрмәтле галимнәребез, милләтебезнең киләчәген һәрдаим кайгыртып торган мәгърифәтче язучыларыбыз, әдипләребез тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Татар язучысы Г. Бәширов телебезне өзлексез үсә, үзгәрә торган күңел хәзинәсе белән тиңләсә, рус язучысы К.Г.Паустовский исә тел турында болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла". Гомәр аганың сүзләре сөендерсә, соңгысы бик сагайта. "Бүген менә шул битарафлар заманы түгелме соң?" дигән сорау күңелне тырмап тора.
Мондый сорау тууга җирлек тә бар шул: заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең дәрәҗәсе төшә, кими бара. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Шуларның берничәсенә тукталып үтик.
Беренчедән, бүгенге көндә телебезне тоеп, аңлап, матур әдәбият әсәрләре укучылар саны бик азайды. Ә бит китапта безнең тарих, тел, язмыш; китап - татар өчен яшәү символы, күктә балкыган кояш ул! Менә шул кояш мәңге елмайсын, тумыштан бирелгән кадерле бүләк - Ана телебез яшәештә, кулланылышта булсын дисәк, без китапка битараф булырга тиеш түгел. Әгәр укыйбыз икән, халкыбыз халык, телебез тел булып яшәвен дәвам итәчәк. Шул вакытта югары сыйфатлы, дөнья күләмендә конкуренциягә каршы торырлык татарча кинофильмнар да, мультфильмнар да төшерелер, мәдәниятебез, сәнгатебез, әдәбиятыбыз да дәрәҗәле булыр, милләтебез дә рухи яктан сау-сәламәт булыр иде. Әнә бит, кечкенәдән үзебезнең телдә сөйләшеп үскән, моңлы татар көйләрен белгән шәһәрдәшебез Эльмира Кәлимуллина Россиянең икенче тавышы дигән исемгә лаек булды, ә Динә Гарипова исә беренче урында! Менә шундый кыз һәм егетләрне күбрәк тәрбияләргә иде безгә.
Гомумән, телнең беренче тоткасы - гаилә. Бүгенге көндә балаларның туган телен белмәүдә мәктәпне, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын гаепләүчеләр хаклымы соң?! Үзе дә юньләп туган телендә сөйләшә белмәгән әти-әниләр ничек аны балаларына өйрәтсен? Ярым-йорты татарча белгән балаларын гына түгел, хәтта шәп кенә белүчеләрен дә ата-ана ни өчен рус телендә укытырга тырыша? Ни өчен инде татар районнарында, авылларында да укытулар кабат рус теленә күчеп бетте? Җавабы бер - баланың БДИ бирәсе бар! Рус телендә!
Әлбәттә, без заманнан аерылырга тиеш түгел: хәзер русча белми калу мөмкин түгел. Русча гына түгел, инглизчә, французча, теләсәң - кытайча да. (Насыйрилар, Фәхреддиннәр, Дәрдемәндләрне генә алыйк - заманында алар да гарәпчә дә, фарсыча да, русча да бик яхшы белгәннәр). Ләкин бит бу туган телне кысрыклау, юкка чыгару хисабына булырга тиеш түгел! Соңгы вакытларда югарыдан килгән әмер белән мәктәпләрдә татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен укытуда килеп чыккан кыенлыклар,чикләүләр милләт җанлы беркемне дә борчымый калмыйдыр. Россия Президентының укыту программасындагы милли компонентларны бетерү турындагы указын күздә тотып язуыбыз: моның бит милли телләр, шул исәптән татар теле үсешенә зур зыян салачагы, бөтенләй кулланылыштан төшеп калачагы көн кебек ачык. Ни өчен әле без- татар кешеләре- үз телебездә сөйләшүдән тыелырга тиеш?! Ни өчен без үз илебездә үз телебездә авыз тутырып сөйләшмәскә тиеш?! Бу -безне борчыган икенче мәсьәлә.
Без - заманча технологияләр нык алга киткән тормышта яшибез. Бөтен нәрсә компьютерлаштырылган, бөтен дөнья - интернетта... Өеңнән чыгып, бер адым да атламыйсың - күңелең ни тели, шуны табып була анда. Һәрберебез бик рәхәтләнеп файдаланабыз бу мөмкинлектән: русча мәгълүматны да, татарчасын да эзлибез, табабыз. Кызганычка каршы,сыйфатлы татарча сайтлар бик аз. Менә шушы мәсьәлә өстендә дә эшлисе бар әле безнең.
Яшьләр колагына әйтер сүзебез бар: үз халкыңның улы-кызы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнәрен тыңлап, ишетеп үсү кирәк. Алдан әйтелгәнчә, телнең башы- гаиләдә. Ходай һәр кешене телле итеп ярата, шул телне дөрес, матур итеп балага җиткерү, сеңдерү - әти-әнинең төп бурычларыннан берсе. Мондый гаиләләр тирә-якта аз түгел, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә белергә кирәк. Бу уңайдан, үзебезнең мәктәптә үткән Гаилә бәйрәмнәре, дин әһелләре, ак әбиләр белән үткәрелгән очрашуларны бик уңышлы дип уйлыйбыз. Гомумән, мәктәбебездә телгә игътибар көчле.
Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган, илебезне ил буларак тотып торган нигез ташларының берсе - ана телебез өчен горурлану аның язмышы өчен чын күңелдән кайгырту - һәрберебезнең төп бурычы булсын.
Туган телебезне саклау, кайгырту, аның язмышы өчен яну-көю барыбызның да күңелендә уртак бер сыйфатка әверелмичә торып, һәркайсыбыз аңында аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртмичә торып, телебез милләтне туплау кодрәтенә ия булган алтын багана хәленә кайта алмас. Ана телебезнең кадерен белеп, аны хөрмәтлик, саклыйк һәм үстерик !
Әдәбият
1.Вәлиева З. Теле барның - иле бар // Мәгариф, №2, 2003. - Б. 5-6.
2.Миңнуллин Р. Телебез булса, киләчәгебез дә булыр // Мәгариф, №2, 2006. - Б. 7-8.
3.Кәримуллин Ә. Тел- милләтнең сакчысы.-Казан: Татар китап нәшрияты,1997.-196 б.