7


Тема Сөмбелә бездә кунакта.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сөмбелә бездә кунакта.

Җитәкче: Мусина И.Ф.

16.10.2016

Бәйрәмнең максаты:

Күңелле ял итү.

1. Укучыларга татар халкының гореф - гадәтләре турында мәгълүматлар бирү;

2. Аларга шул гореф - гадәтләр нигезендә әдәп әхлак кагыйдәләрен аңлату;

3. Укучыларның күзәтүчәнлеген, иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, ораторлык күнекмәләрен булдыру .

4.Уеннар, җырлар ,биюләр , шигырьләр аша балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру.

5.Кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.



Җиһазлау: "Сөмбелә" бәйрәменә зал бәйрәмчә алтын көзне хәтерләтеп бизәлә: көзге яфраклар, яфраклардан ясалган матур бизәкләр, өлгергән миләштән чигелгән палатно, вазалар белән көзге чәчәкләр, яшелчәләрдән күргәзмә,Балалар кулы белән ясалган сувенирлар,рәсемнәр, стенгазета "Алтын көз", татар халкының милли ризыкларыннан әзерләнгән табын, лозунглар.

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

Көз темасына презентация, Ипи, тоз.



Алып баручы: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Туган ягыбызга көз килеп җитте. Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе - "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.



Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!



Китсә дә бездән

Җәйнең зур яме,

Алмашка килде

Сөмбелә бәйрәме.



Менә көз җитте,

Кырда эш бетте

Кыр казлары да

Еракка китте.



Ындырда ашлык

Сугылган күптән

Хезмәт халкына

Зур бәйрәм килгән.

Көзге җил исә,

Кыраулар төшә,

Кар белән яңгыр

бергә тартыша.



(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында түгәрәк икмәк)

Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле бу кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөм-бе-лә!

Сөмбелә керә:

Исәнмесез, дуслар!

Мин- Сөмбелә, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш , бодайларым,

Тау-тау булып өелгән.

Миләшле авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.



3 нче бала: Син килүгә сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

Шигырь, табышмак, мәкальләр,

Күп биюләр өйрәндек.



Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.



Алып баручы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар да килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакыйлар)

Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез !



Кыяр: Хәерле көн, дусларым!



Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?

Кыяр: Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды.

Хуҗам бик тырыш бала,

Түтәле дымлы булды,

Гел утап кына торды.



Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помдор дус?



Помидор: Хуҗабикәнең кызы

Бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,

Шуңа уңыш күп булды.

Бу мәктәптә укыйдыр, дип,

Рәхмәт әйтергә килдем.

Уңган, тырыш, тәртипле дип,

Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

Алма: Безнең өй түрендә үсте

Зифа алмагач.

Җыеп алдык алмаларын,

Аллангач. баллангач.



Миләш: Көз җиткәнен миләш уйламый да,

Ул кызарып тулган ,күр әле.

Юк, саргаеп түгел, уттай янып,

Каршылый ул көзге көннәрне.



Кабак: Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм.

Хәтта тугыз табакка.



Кәбестә: Безнең мәктәп балалары

Яшелчә дә үстерә.

Мәктәп глобусыннан зур

Мәсәлән мин-кәбестә.

Кишер: Быел мәктәп бакчасында

Кишер дә бик күп булды.

Хәтта ишелеп уңды,

Балалар бик куанды.



Бәрәңге: Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.



Чөгендер: Өзсәң тартып,

Чыгам калкып,

Таңдай балкып

Әйтерсең лә чын гөлдер

Юк ла, мин гөл түгелдер

Озын төкле, кызыл битле

Сусыл итле Чөгендер.



Ипи тотып сөйләү.

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да

Күмәче дә-бары да.

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе.





Алып баручы: Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган,

Кем чәчкән бу шалканны?





Балалар: Бабай утырткан аны!





("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә)

Алып баручы: Күрдеңме,Сөмбелә, бүгенге бәйрәмгә нинди яшелчәләр килгәннәр. Ә хәзер кем әйтеп бирер, бу яшелчә-җимешләрне безгә ни өчен ашарга кирәк?



1.Аша син кәбестә, кәбестә

Тәнеңә витамин "С" өстә.



2.Аша син бәрәнге, бәрәнге

Бәрәңге туклыклы һәм тәмле



3.Аша син помидор, помидор

Помидор ашаган армыйдыр.



4.Аша син чөгендер, чөгендер

Алмадан бер дә ким түгел дер.



5.Аша син кишер дә , кишер дә

Чирләми үсәрсең бер дә.



6.Аша син шалкан да,шалкан да

Курыкмасың ялгыз калганда.



8.Аша син сарымсак һәм суган

Суганга витамин күп тулган.



9.Аша син кыяр да, кыяр да

Кирәк аппетит җыярга.



10 . Белегез яшелчә кадерен.!!!



Уен оештыру. 1. " Кем җитез". Бер кәрзингә йомык күз белән яшелчәләрне, икенче кәрзингә җиләк-җимешләрне урнаштыру.

2. "Кем җитез". Бер укучы бәйләнгән күз белән җимешләр генә, ә икенче укучы -яшелчәләрне генә җыя.Кем алдарак җыеп бетерә.



Сөмбелә: Рәхмәт сезгә, балалар! Балалар мин үзем дә буш килмәдем, табышмаклар алып килдем.Әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.Кем табышмакка дөрес җавап бирә, шуларга минем кәрзинемдә бүләкләрем бар.



1.Ура-суга , җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.

Бик күп эшләп игенне

Баета ул илемне.(комбайн)



2.Ат түгел, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр,

Я, бу нәрсә, кем әйтер? (трактор)



3.Кырлар буш кала , яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, бу кайчак була?(көз)



4.Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да. тунарсың,

Тунаганда еларсың . (суган)



5.Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

Эче тулы халык.(кыяр)



6."Алма" дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар?(алма)



7.Йодрык- йодрык булып төшә.

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер? (помидор)

Кызыл төймәсен аскан,

Каршыма килеп баскан. (Миләш)

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)



Сөмбелә: Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез.

Дуслар бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!



Кеше белән гел янәшә икмәк,

Кырда, юлда, табын янында.

Иң беренче өйгә икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында.



Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,

Яшәсәк тә җирдә нихәтле,

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.



Көзнең иң олы бүләге -

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.



Яшәү чыганагы - кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.



Юмарт синең җирең, Татарстан,

Шуңа татлы, ахры икмәгең!

Баһадирлар сиңа җан өргәндер,

Мондый уңыш тумый тикмәгә.



Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәт бу - ,

Күпереп пешкән арыш икмәге.



Алып баручы: Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап алыйк сөң бергә.

"Чайкала иген кырлары" җыры (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүзләре)



Алып баручы: Дуслар, бәйрәм дәвам итә.

Әйтегез әле, көз, икмәк, хезмәт, яшелчәләр, җимешләр турында нинди мәкальләр беләсез?



1.Агач җимеше белән, кеше эше белән.

2.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

3.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

4.Тырышкан - табар, ташка кадак кагар.

5.Эш сөйгәнне, ил сөяр.

6.Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

7.Калган эшкә кар ява.



Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

Тагын көч сынашу сезне көтә.

Ә хәзер укучылар кабат үзебезне сыныйбыз.

Мәкальнең башы әйтелә , сез дәвам итәсез.

Алып баручы:

Ни чәчсәң,

Кем эшләми,

Ачтан үлсәң дә

Ачы булсаң, тоздай бул,

Ашаганда колагың

селкенеп торсын

Укучылар

Шуны урырсың

Шул ашамый

Ата-анаңны ташлама

Татлы булсаң, балдай бул.

Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.



Алга барабыз , уйнап алабыз



Сәхнәләштерү " Җир тәмлеме?



Кура җиләге Җир тәмлеме? Җир тәмле , шикәрле, баллы.



Суган Ялганлама яме, әче - минем кебек



Шалкан Җиләк син дә, суган син дә хаклы сыман...



Балан Икеләнмәгез җәен -әче, көзен -баллы



Алма Мин дә шулай дөрес күрәм. Җир ул һәрчак әче



Кеше Нинди шау-шу, Нинди бәхәс?



Яшелчәләр Җир тәмлеме? Әчеме? Баллымы?



Кеше Һәркайсыгыз хаклы. Тирем әче, ә хезмәтем - татлы.



Алып баручы: Укучылар, ә басуда ниләр үсә икән? Презентация буенча слайдлар карау. (Бодай, борчак, арпа,солы, карабодай, тары, көнбагыш, куруруз)



Алып баручы: Ипи иң зур байлык укучылар. Ипидән башка яшәп тә булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.Быел әтиләребез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса җыр да, бию дә була диләр. Әйдәгез дуслар, балалар бәйрәмне күмәк татарча бию белән тәмамлыйк.



Күмәк татар биюе.











Кушымта (уеннар)

1. "Яфраклар" уены.( Балаларга яфраклар өләшенә. Яфрвкны таныйсы , нинди файдасы барлыгын әйтәсе)

2."Сюрприз" уены.(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 4 укучы чакырыла.Һәркайсына төргәк бирелә).Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак чишеп бетерә?

3."Пантамимо" уены.(Суган әрчү, кишер кыру,бәрәңге казу, агачтан алма җыю.Балалар хәрәкәтне танып әйтергә тиеш)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал