7


  • Учителю
  • А.Алишка ияреп Куян кызыәкияте

А.Алишка ияреп Куян кызыәкияте

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Куян кызы.

Алып баручы:

Исәнмесез куяннар !(ой, гафу итегез)

Исәнмесез кунаклар!

Сезгә әкият сөйләргә

Тезеп сүзләрен сүзгә

Килдем ерак -ерактан

Ерактагы урманнан.

Беләсезме? Шул урманда

Бер әни куян торган

Шушы эни куянның-

Бер нәни-ииии кызы булган.

Үзе нәни булса да,

Үзе тәти булса да,

Булган начар гадәте-

Эш кушсалар -баш тарткан,

Модно киенергэ,телевизор карарга

Һәм уйнарга яраткан.

Музыка

Ана куян керә:

"Алан" базарына бардым

Кызыма итек алдым.

Кыш көне киеп йөрсен

Тәпиләре өшемәсен!



-Кызым,кызым ,бәбкәем! Син өйдәме? Әниең кайтты ,сиңа тәти итекләр алып кайтты. (Үз -үзенә сөйләнә):Нинди матурлар алар!Үзебезнең итекләр! Кукмара итекләре!



Кызым ,бәбкәм кил әле

Итекләрне күр әле

Эзләдем, көчкә таптым -

Иң модныен алып кайттым!

Куян кызы.-О, -әнием кайткан !Мина нидер алып кайткан!

Итекләр ?!Миңа шундый итекләр? Ни-ни... әни... бу итекләр миңамы?

Ана куян

-Нәрсә балам ,әллә ошатмадың инде итекләрне? Я, киеп кара әле!

Куян кызы:

Юк әнием ,алар миңа кечкенә.Аягымны кысалар .Кожасы да йомшак түгел...

Аннан:

Мондый итекләрне күптән

Бер куян да кими бит

Әгәр миндә күрсәләр... Әгәр миндә күрсәләр...

Ана куян

-Нәрсә булыр күрсәләр?

Куян кызы:

Бер кычкырып көләрләр..

Юк ,әнием ачуланма

Кимим бу итекләрне

Кия калсам йөгереп булмас...

Куып тотар төлкеләр дә.

Ана куян :

Ки балам ,син карышма

Әниең белән ярышма

Урман эче ап-ак кар

Кая барсан киеп бар.



-Мә балам ки аякларыңа.

Куян кызы:

Юк ,әнием, ачуланма!

Ялындыра дип уйлама

Кияр идем мин аларны

Булса икән -Саламандра!



-Мин киттем әнием Мине чакыралар:

Шундый рәхәт кыш көнендә

Яланаяк йөгерергә

Бер береңне узышып

Куышып сикерергә.

(Куян бии)

Абау, куянкайлар,салкын булып китте

Тәпиләрем өши башлады.

Нигә кимәдем икән итекләрне?

Нигә әниемне тыңламадым икән?



-Әнием ,әнием минем ,минем аякларым бик авырта.Минем итекләремне бирче зинһар!

Ана куян:Алар бит модный түгелләр.Кожасы да йомшак түгел..Сиңа бит алар ошамадылар.

Куян кызы:Модный ,модный әнием .Ай, минем аякларым ...Ярдәм ит әнием.

Ана куян:

-Кая кызым, якты йолдызым ,аякларыңны карыйм әле.Абау синең аякларың шешкән бит!Нишләргә икән?Куршем! Тиенкәй ,ярдәм ит зинһар.

Тиен:

-Кайгырма туганкай ,йомшак куянкай.Кызыңның аягы бик тиз төзәлер .Менә мин Доктор Айболитка смс җибәрдем.Барыгыз Айболитка .Ул сезне көтә.

Ана куян.

-Әйдә кызым ,әйдә...(чыгып китәләр,Айболитка шакыйлар):

Айболит ! Айболит ! Минем кызыма ярдәм ит!

Айболит:

Әй, куянкай,йомшаккай

Кил бирегә матуркай

Курыкма син,калтырама

Кил якынрак оялма.

Куян кызы:

-Куркам ,куркам Айболит

Минем аягым болит.

Айболит:(Суккалап карый)

-Монда болит? Монда болит?

-Синдәәәәәә------заячий артрит!

-Менә сиңа рецепт:

Куян кызы: рецепт?(укый)

-200 грам кишерне кыргычта кырып кәбестә яфрагына салып аякка ябарга һәм җылы итекләрне кияргә

Куян кызы:

Рәхмәт Айболит! Шулай эшләрбез!(Китәләр)









Әй куяннар, (ой, гафу итегез) кунаклар! күрегез:

Мин мактанмыйм белегез!

Киез итек киегез

Файдасы бар белегез!





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал