7


  • Учителю
  • Мероприятие на тему: Өлкәннәр көне

Мероприятие на тему: Өлкәннәр көне

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Өлкәннәр көненә багышланган сценарий.

Максат:

1)укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

2)өлкәннәргә хөрмәт хисе тәрбияләү



Бәйрәм кичәсе Айнур белән Илзия башкаруында "Әссәламәгаләйкүм" җыры белән башланып китә



1 а.б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз,ә укытучылар безнең икенче әниләребез. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.



2 а.б.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!



1А.б.

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?



2 Сезнең өчен иң матур җырын Баһауетдинова Ландыш бүләк итә "Яшьлегем эзләре" __________________________________________________________________

А. Б. Хәзерге вакыттагы өлкәннәрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек.



Ярты гасыр аерса да илне

Утлы, канлы, данлы еллардан.

</ Әмма хәтер әле дә йөртә сезне

Фронтларда - авыр юлларда.



2а.б. Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп.

Кулдан килсә әгәр, бронзадан

Һәйкәл куяр идем мин коеп.

Хөрмәтле өлкәннәр! Ул чордагы авырлыкларны онытып, бүгенге матур тормышның кадерен белеп, рәхәтен күреп таза-тыныч яшәргә язсын сезгә.



3 Сезнең хөрмәткә сәхнәгә иң оста биючеләребезне чакырабыз. Сәхнәдә 5 сыйныф укучылары башкаруында татар халык биюе_________________________________________________________________

2.а.б. Кызганычка каршы, балалары исән-сау була торып та картлык гомерләрен картлар йортында үткәрүче әти-әниләр дә бар. Ничек итеп үзеңне якты дөньяга тудырган, син авырганда төн йокыларын калдырып, синең баш очыңда ут отып утырган, балам картлык көнемдә таянычым, юанычым булсын дип үстергән әти-әниеңне кирәксез кешеләр итеп картлар йортына озатырга кирәк?! Мондый хәлләрне ишеткәч, йөрәк әрни, йөрәк сызлана. Ярар, әниләр, әтиләр нинди генә булсалар үз газизләрен кичерерләр, ә ходай кичерерме андый бәндәләрне, үз балалары нәрсә күрсәтерләр



4. Җырлый Рәсим Вәлиев "Сират күпере"



Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!



5. Сәхнәдә 4 сыйныф укучылары башкаруында Ковбой биюе

2 а.б. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.



Әтиләргә, әниләргә

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

6. Сезне тәбрикләү өчен сәхнәгә Нуриев Булатны чакырабыз. " әнием"

______________________________________________________________



1 а.б. Бүген биредә утыручы өлкәннәребез, сез әле үз балаларыгызның кадерле әти-әнисе генә түгел, ә ничә буын мәктәп баласының да яраткан кешесе. Кайсыларыгыз аларны хәреф танырга өйрәткән, фән нигезләрен төшендергән, башкаларыгыз тәмле ашлар пешергән, мәктәптәге чисталыкны саклаган.Бу хезмәтләрегез өчен мең-мең рәхмәт сезгә.



7.Бәйрәм сәламе белән Эльвина Сәләхетдинова "Укытучыма"



1 а.б.



Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.



Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп



8. Сәхнәгә кабат биючеләребезне чакырабыз. 3 класс укучылары башкаруында шаян бию: рус халык биюе топ-топ каблучки





2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.



10 Сәхнәгә иң матур җырчыбыз Диләрә Ризванованы чакырабыз " "



Пенсия акчам - кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.



  • Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач "Дәү әни!"-дип

Китерер күчтәнәчен...



Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.



Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.



1 а.б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле



11 Сезнең өчен җырлый Альбина Ахмадуллина "Әнием"



1 а.б.



Туган илсез кеше булмый.

Җырлаучысыз җыр кебек.

Тырыш булсаң, эшләр уңа,

Күңелгә тула шатлык.

Җырламыйча түзәме соң

Хезмәт яраткан халык



12. Сәхнә түрендә иң матур җырчыларыбызның берсе Элҗвина Сәләхетдинова "Умырзая"



2 а.б. Биюченең итәге

Бии, бии кыскара

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии, бии остара

13. Сәхнәдә татар биюе



Кадерле өлкәннәребез. Сез барыгыз да тирән хөрмәткә лаек кешеләр. Юк, гомер буе тырышып хезмәт иткәнегез өчен генә түгел, ә балаларыгызның, оныкларыгызның иң якын, кадерле, кирәкле кешеләре булганыгыз өчен олы хәрмәткә лаек сез. Сезнең акыллы киңәшләрегез, җылы карашыгыз. авыр вакытларда таяныч булуыгыз - безгә -яшьләргә һәрвакыт кирәк. Балалары, оныкларым бәхетле булсыннар, рәхәт тормышта яшәсеннәр дип, күп вакытта үзегезгә авырлык килсә дә, беркайчан да уфтанмыйсыз, зарланмыйсыз бит сез. Күңелегездә нинди уйлар, нинди хисләр икәне үзегезгә генә билгеле. Бәйрәм көнендә генә түгел, башка вакытларда да балаларыгыз, оныкларыгыз да бераз сезнең хәлегезне белешсеннәр, исән вакытта кадерләрегезне белсеннәр иде дип телисе килә безнең.



14 Сәхнәдә Сафиуллина Лилия "Ачы тау"

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

5.Сәлимә апа шигыре



Хөрмәтле, кунаклар! Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам. Ә хәзер сезне бәйрәм табынына чакырабыз.





























































  1. "Саф хисләр"

  2. 2 кл бию

  3. Илүзә 6кл җыр

  4. Төрек биюе 5 кл

  5. Рәсим 6 кл җыр

  6. Ләйлә нәфис сүз 7 кл

  7. Рифнур 5кл җыр

  8. Бию 3кл

  9. Эльвина 5 кл җыр

  10. Бию 4кл

  11. Альбина 5кл җыр

  12. Лилия 5кл җыр















  1. "Саф хисләр"

  2. 2 кл бию

  3. Илүзә 6кл җыр

  4. Төрек биюе 5 кл

  5. Рәсим 6 кл җыр

  6. Ләйлә нәфис сүз 7 кл

  7. Рифнур 5кл җыр

  8. Бию 3кл

  9. Эльвина 5 кл җыр

  10. Бию 4кл

  11. Альбина 5кл җыр

  12. Лилия 5кл җыр





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал