7


  • Учителю
  • Класстан тыш уку Халкың сине исән килеш мәңгеләштерде

Класстан тыш уку Халкың сине исән килеш мәңгеләштерде

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Кушымта



Халкың сине исән килеш мәңгеләштерде



2006 нчы ел, 18 нче декабре. Тарих битләренә онытылмаслык вакыйга булып кереп калды. Авылдашыбыз мәгърифәтче, Татарстанның атказанган укытучысы, методист, РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының нигез ташын салучы, беренче фәнни хезмәтләр, дәреслекләр һәм укыту программалары авторы В.Хаҗиев - татар милли мәгарифе тарихында якты эз калдырган затлы, зыялы шәхесләрнең берсе ул.

Азнакай муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы фәнни гамәли конференциясе В.Хаҗиевның тууына 100 ел тулуга багышланды. Телләрдә бары Вәли Хаҗиев исеме генә, һәркем күңелле мәшәкатьләр белән кайнады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.А.Фарукшина белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.И.Заһитова бу чараның планын төзеделәр, укучылар белән берлектә юбилей кичәсен әзерләделәр. "Яшь хәбәрче түгәрәге җитәкчесе Л.Л.Шәйдуллина "Әлкәйнеке ул..." исемле поэма язды. Түгәрәк җитәкчеләре "Оя" исемле мәктәптә чыга торган газетаның беренче санын махсус В.Хаҗиев тормышына һәм иҗатына багышлап чыгарып, авыл халкына тараттылар. Китапханәнәне В.Хаҗиев китаплары тулыландырды. "Мәгърифәтле гомер сукмагы" дип исемләнгән яңа стенд төзелде. Районда чыга торган "Маяк" газетасы белән берлектә әдәби бюллетень чыгарылды. ( кушымтада тәкъдим ителә)

Бу дөньяда мәңгелеккә кала торган кыйммәтләр күп. Җирдә моңлыдан - җыр, фикерледән - сүз, галимнән акыл кала. Вәли Хаҗиев исеме фән- мәгърифәт күкләрендә мәңгелек ай булып балкыр. Татар теле яшәвен дәвам итәр. Димәк, милли мәгърифәтебезнең йөзек кашы - Вәли Хаҗиев та мәңге безнең күңелләрдә яшәр.





Үлгәнен дә белми кала кеше, яши бирә калган эшендә



Сагыну… Тирән һәм дулкынландыргыч хис ул сагыну. Без юлга чыксак, туган өебезне, туган җиребезне, әти-әниләребезне, туганнарыбызны юксынабыз. Беренче мәхәббәтебезне, сөйгән ярларыбызны сагынабыз. Югалткан кадерле кешеләребезне сагынабыз. Һәрнәрсәнең кадере аны югалткач кына беленә. Сагыну- хәтер дигән сүз. Сагыну хисе безнең өчен иң кадерле төшенчәләрне, исемнәрне онытмаска ярдәм итә.

Әйтәләр бит кояшта да

Гыйбрәтле таплар була-

Халыкта да мәңге калыр

Бәһасез затлар була.

Андыйлар бездә дә бар ул

Тарихта кала торган.

Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев-

Азнакай районы Әлкәйдән.

Меңләп татар баласына

Актарып, табып алып,

Зиреклек, тапкырлык дигән

Мәгънәви орлык салып,

Аларны безнең күңелгә

Алган да чәчкән галим,

Сокланып кала торган шул

Таңнарга кала торган.

Ул - Азнакай районы Әлкәйдән танкист - механик, галим, укытучы, мәгърифәтче, язучы, мәкалә һәм дәреслек авторы- ХАҖИЕВ ВӘЛИ ХАҖИӘХМӘТ улы.

Безнең туган ягыбыз- Азнакай районы- кара алтыны, мул уңышлы басулары, челтерәп аккан чишмәләре, җиләк-җимешле урманнары, кәҗә мичле таулары белән матур. Талантлы, зыялы, укымышлы иҗат кешеләре белән дә данлы ул. Бу данны күтәрүдә Әлкәй авылында, гасыр башында туып, илебез тарихының тере шаһиты булган, төбәгебездә беренче булып югары белем алган, татар теле, татар әдәбияты һәм тарихы институтының нигез ташларын салган, Бөек Ватан сугышы башлангач, танкист булган; Ватаныбызны дошман явыннан саклау өчен утка-суга кергән, укытучы, галим, мәгърифәтче, күп кенә дәреслекләр, татар теле һәм әдәбиятыннан күп мәкаләләр авторы Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиевның өлеше бик зур.

Вәли Хаҗиевның шәкертләре үзе төзегән дәреслекләрдән туган телебезнең аһәңен, тәмен, сафлыгын, гүзәллеген күңелләренә сеңдерделәр. Хәзер алар абруйлы укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре буларак танылдылар. Олуг укытучыларында булган рухи байлыкны, зирәклекне, гаделлекне, энергияне оештыру осталыгын һәм оптимизмны үзләренә үрнәк итеп алдылар. Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев үстергән игелек орлыкларын йөзләгән, меңләгән укучыларның күңелләренә салдылар.

Булды микән буран, кар-яңгырлы,

Дуладымы җилләр тузынып,

Әллә аяз көннәр каршы алды

Өмет белән көтеп, сагынып?

Син туганда таңнар яктыргандыр,

Син туганга көннәр аязган.

Ходай сиңа мәгърифәтле,гадел

Чын мөгалим булырга язган.

Әлкәй җире иркен, бай табигать,

Ялан тәпи атлап, мүкәләп,

Уйнап үскәнсеңдер шунда син дә

Туганнарың белән бергәләп.

Зиһен кереп, әзрәк буй үстергәч,

Мәдрәсәгә белем эстәргә

Биргән сине әтиең. Белем алып,

Тагын үсеп, ары китәргә.

Белем алу- кое казу энә белән

Хәлфәләрең белеп аңлаткан.

Укырга дип өйдән китәргә дә,

Көннәрдән бер көнне алсу таң аткан.

Мәдрәсәдә олуг мөгалимнәр

Белем биргән, алга әйдәгән.

Мөмкинлегең булган. Монда уку

Бар кешегә әле тимәгән.

Вильдан мулла мәдрәсәсендә бик укымышлы, бик гыйлемле хәлфәләр укыткан. Хәтәм Таев, Шәйхелислам Агиев кебекләр. Менә Шәйхелислам хәлфәне генә алыйк. Казанның югары тип мәдрәсәләренең берсе " Мөхәммәдия" дә укыган ул. Шәйхелислам хәлфә - "Ак юл" журналын оештыручы Фәхрислам Агиевның бертуган энесе. Ул монда иң беренчеләрдән булып милли тарих, география, татар матур әдәбияты кебек фәннәрне алып бара. Хәтта үзенең шәхси бай китапханәсеннән бөтен мәктәп укучыларына файдаланырга җитәрлек Габдулла Тукайның һәм башка язучыларның "Ак юл", " Тәрбияви әтфаль" журналларын алып килгән.

(Ә хәзер бераз авылның тарих битләреннән) Әйе, Шәйхелислам хәлфә Әлкәй шәкертләренә яңа дөнья ачкан. Ул шәкертләргә дини һәм дөньяви белем алуга нигез салган. 50-60 шәкерт барысы да үз сабагын кычкырып укый, ятлый, матур язарга өйрәнә, хисап-мәсьәләләрен чишәргә тырыша. Әлкәй мәктәбендә беренче тапкыр ярымшар картасын, глобусны күрсәтүче дә Шәйхелислам хәлфә булган. Җирнең чиге булмавын, җирнең кояш тирәли әйләнүен дә ул беренче булып сөйләгән. 1917-1918 уку елында Әлкәйнең урта мәхәллә мәктәбендә Төркиядә укып кайткан Салих Фәхретдинов та укыткан. Ул белемле, бик тупас, кыргый табигатьле булган. Дәресләрен эшләми килгән укучыларның аркаларына чыбык белән суктырган, бер-берсеннән кимсеттергән һәм, ниһаять, Салих Фәхретдинов Чатра авылына күчеп киткән. Ул анда умартачылык белән шөгыльләнә башлаган.

Революциядән соң Әлкәйдә бер генә мәктәп ачылган. Ул тулы булмаган урта мәктәп. Шуңа карамастан анда югары белемле укытучылар укыткан. Уразманов Сабир, Салих Ханнанов, Дисә Ханнанова, Мирза Рахманкуловлар укучыларга белем дә, әхлак тәрбиясе дә биргәннәр. Авылда, бигрәк тә хатын-кызлар арасында, наданлыкны бетерү- төп бурычларның берсе итеп куела. Шулай итеп,

наданлыкны бетерү курслары ачыла. 1924-1925 елларда Вәли Хаҗиев авылда 15 хатын- кызны укыта башлый. Аларны укырга- язарга өйрәтә. Шуннан УКЫТУЧЫЛЫК стажы башланып китә.

Белдең микән сирәк кайтасыңны?

Белдең микән сагынып бетүең?

Белдең микән Әлкәеңне ташлап,

Беренче һәм озакка китүең?

Еллар аша артка караганда

Әбеш тавы төшәр исеңә.

Күз алдында торыр алмагачлар,

Тау битеннән дәшәр үзеңә.

Сагынасыңмы, Вәлиәхмәт, безне?

Сагынасыңмы, чишмә суларың?

Куйгылдашның мул балыклы чагын,

Ничек Вәли онытып буламы?

Туган җирләр якын, туган туфрак тарта,

Ләкин бик-бик килә укыйсы,

Белем үрләренең чын биеген,

Кирәклесен килә яулыйсы.

1926-1928 елларда Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев Бөгелмә шәһәрендә ачылган ике еллык (башлангыч мәктәп укытучылары хәзерли торган) педагогия курсында укый. Кулына УКЫТУЧЫЛЫК таныклыгы алып чыга.

1928-1930 елларда Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев (Хәзерге Әлки районы) Карга- поль авылында башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

Яңгырлы көн иде, көч-хәл белән

Килеп җиттең авыл читенә.

"Укытучы килгән"- дип йөгерде,

Урамдагы шаян балалар.

Япь-яшь идең еллар, еллар,

Маңгайларга сырлар салалар

Һәм башлана: класс, укучылар,

Алар өчен янып- көюләр.

Төннәр буе дәфтәр тикшерүләр,

"Кеше булсыннар"-дип йөрүләр.

Шактый әле олы юл буйлатып,

Бертуктаусыз алга барасың.

Еллар, еллар чәчкә кар сибәләр,

Моңсулана төшәр карашың.

1930-1933 еллар Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев Казанда шәрыкъ Педагогия институтында укый. Татар теле, әдәбияты факультетын тәмамлый. "Тревога " газетасының редакторы булып та эшли. 1932 елда Казан техникумының кичке бүлегендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый, программалар төзүдә катнаша. 1939 елда фин сугышы башлангач, Казан педагогия техникумы 24 сәгать эчендә Алабуга шәһәренә эвакуацияләнә. Вәли Хаҗиевка Казанда татар теле, әдәбият, тарих институтын оештыруны йөклиләр. Рәхимсез сугыш башлана.

Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы- кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте. Китте

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше, карты, барсы өзелеп.

Түше тулы орден, медаль,

Батыр танкист булган ул.

Фашистларны пыр туздырып,

Баһадирдай кырган ул.

Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев армиядә танкист-механик, водитель булып хезмәт итә. Монгол халкының средствосына оештырылган Чайбалсан отрядында Смоленск- Ленинград юнәлешендә сугышта катнаша. Аннан 1 Украина фронтына күчерелә. Украинада 1танк армиясендә гвардия генерал армия маршалы җитәкчелек иткән фронтта Белгород, Харьков- Богодуха юнәлешләрендә каты сугышларда катнаша. Анда 2 развед батальонында хезмәт итәргә күчерелә. Разведкада хезмәт итү бик авыр да, куркыныч та , истәлекле, кызык та була.

Бөек Ватан сугышында катнашуына бәйле Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев "Отечественная война" ордены һәм медаль белән бүләкләнә. Болардан тыш "Памятный знак ветерану первой гвардийской краснознаменной танковой армий" һәм "Памятный знак второго танкового Прикарпатско- Берлинского краснознаменного и ордена суворова" корпусының бүләкләренә ия була. Мәскәүдә 6 меңнән артык танк йөртүчеләрдән сайлап алынган 180 "Почетлы гваврдеец механик- водитель- танкист" исемлегендә дә Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиевның исеме беренчеләрдән тора.

1934-1965 елларда Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев Башлангыч мәктәп программаларын төзүдә катнаша. РСФСР күләмендәге 12 татар педагогия училищесын татар теле һәм әдәбияты, методика, балалар әдәбияты программалары белән тәэмин итү эше дә Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиевка йөкләнә.

1938-1965 елларда 6-7 класслар өчен, " Татар теле, әдәбияты" дәресләрен һәм хрестоматия төзүдә, соавтор буларак, җигелеп тартырга туры килә.

1960 елларда РСФСР ның мәгариф министрлыгы Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев Казан педагогия училищесында тырышып укый, тынгысыз һәм нәтиҗәле эшен бәяләп "Отличник народного просвещения" дигән значок һәм таныклык белән бүләкли. Чиксез рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, почетлы грамоталар, истәлекле бүләкләр- нәтиҗәле олы хезмәт җимешләре. Тынгысыз җан лаеклы ялда вакытта да педагогик - методик эшләрен дәвам итә. Байтак мәктәп укучылары, укытучылары, шул исәптән безнең мәктәп белән тыгыз элемтәдә торды, алар белән методик тәҗрибәсен уртаклашты, диафильм, таблицалар төзеп аларга ярдәм итте.

Вәли абый истәлекләрен укыгач, үзеңне берьюлы әдәбият дәресләрендә дә, тарих дәресләрендә дә итеп тоясың. Һ. Такташ, Г. Кутуй, Салих Сәйдәшләргә, Сара Садыйковаларга үзең дә якынайган кебек буласың.

Аның дуслары чиксез күп булган. Мөхәммәт Садри белән бергә татар халык авыз иҗатын җыярга Себергә барганнар. Татарлар бигрәк күңелле яшиләр икән анда, ул сөйләмнәре, гадәтләре... Сибгать Хәким белән дә якын дуслар булганнар. Дәреслекләр төзегәндә гел аның белән киңәшләшеп эшләгән.

Салих Сәйдәш белән дә дуслар булганнар. Ипле, игелекле, нечкә күңелле кеше булган. Кайгы килгәндә дә, ничек ярдәм кулын сузарга белмәгән.

Сара Садыйкова белән гомергә дус яшәгәннәр. Балалары да, үзләре дә гел кунакка йөрешкәннәр.

Муса Җәлил белән яшьтәшләр булганнар, 1906 елгылар. "Студент чакта мин дә поэмалар, либреттолар язып караган идем. Шул әдәбият җирлегендә таныштык. Бу танышлык - дуслык яңадан да дәвам итте. Шулай бервакыт минем институтта эшләгән чак, аның " Алтынчәче" куелырга тиеш. Муса килде дә: "Вәли малай, Тузгакка ни кидерик икән, нәрсә киңәш итәсең?"- ди . Иске тарихи материалларга нигезләп, кием сайладык"- дип искә ала Вәли Хаҗиев.

Фәнис Яруллинны да беләсездер. Ул иске клиникада ятканда, Вәли Хаҗиев янына барып укытып, урта белем биргән. Һәр яңа китабын автографы белән бүләк итеп торган. "...Вәли абый , сезнең дәресләрегез һәрвакыт минем йөрәктә... Сезнең кебек кешелекле кешеләр күп булсын иде,"-дип Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" китабының тышлыгына язган. "Җилкәннәр җилдә сынала" повестен укыганда, укытучы Вәли Галиевич үтә дә безнең Вәли Хаҗиевка охшаган дип уйлап куйган идем. Вәли абый да, китаптагы укытучы да Җәлил белән таныш булган. Ә менә Вәли абыйның Фәнис Яруллинны укытканын, аңа канат биргәнен, яшәү дәрте өстәгәнен белми идем әле мин. Ф. Яруллинның " Иң гүзәл кеше икәнсез" шигырендә дә таныш чалымнар бар:

" Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч, я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез-

Сез иң күркәм кеше икәнсез", - ди шагыйрь җыр аша Вәли Хаҗиевка һәм башка укытучыларына тирән хөрмәтен белдереп.

Син тырыш та, батыр йөрәкле дә

Сабыр, акыллы да булгансың.

Хыялларың чынга ашырырга

Вакытын һәм җаен тапкансың.

Гомер юлың гадел хезмәт белән,

Тырыш хезмәт белән үтелгән

Намус белән халык өчен яшәү

Сиңа дан һәм шөһрәт китергән.

Укучылар сине онытмыйлар

Онытырлык түгел бит сине-

Игелегең , шәфкатьлегең чиксез,

Син чыннан да халык мөгаллиме! (1998 ел 25 май.)

Әлкәй урта мәктәбе укучылары һәм укытучыларының күңел сандыгында "Соңгы кыңгырау бәйрәме" булып кына түгел, ә күп төрле вакыйгалар шаһиты булган, якташыбыз, авылыбыз горурлыгы- Вәли Хаҗиев белән очрашу шатлыгы булып та саклана. 92 яшьтә булуына карамастан, ул әкияттәгедәй төз буй-сыны, киң җилкәле кеше булып истә калды. Гөрелдәвек тавышы белән сөйләгәндә, без аның үткен телле, җор күңелле, саф акыллы, ныклы хәтерле, тирән белемле булуына сокландык. Үзе исән чакта Азнакай районының 65 еллыгы уңаеннан хакимият башлыгы Әнәс Исхаков тарафыннан безнең мәктәпкә Вәли Хаҗиев исеме бирелде. Мәктәбебезгә аның исеме мәңгеләштерелеп язылган мәрмәр такта эленде. Олы хөрмәт күрсәткән өчен сугыш һәм хезмәт ветераны, галим- мәгърифәтче безнең мәктәпкә үзенең мирасын- шәхси китапханәсен бүләк итте. 75 еллап гомерен татар телен һәм әдәбиятын, татар мәгърифәтен үстерүгә багышлаган, меңләгән укытучылар өчен остаз, киңәшче булган Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев белән без чиксез горурланабыз!







































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал