7


  • Учителю
  • Классный час Без хәзер укучылар( 1 класс)

Классный час Без хәзер укучылар( 1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы

5 гимназия





















Сыйныф сәгате

" Без хәзер - укучылар".





















Сиринә Зәйнуллина, Казан шәһәрендәге 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы.





































Сыйныф сәгате 1 сыйныф укучылары белән 1 чирек яки 2 чирек ахырында үткәрелергә мөмкин.

Максат. Балаларда укуга карата уңай караш, тырыш укучы булырга омтылыш уяту,алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтү.

Җиһазлау. Мәкальләр язылган плакат, рюкзак, шәм, җиләк-җимеш суы, ком сәгате.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Укытучы. Балалар, менә сез укучы булганга өч ай вакыт үтеп тә китте. Сез инде хәзер укуның нәрсә икәнен бик яхшы аңладыгыз. "Уку - инә белән кое казу" - дип юкка гына әйтмәгәннәрдер борынгылар. Уку - бик зур хезмәт.Укучыдан түземлек, тырышлык, бирелеп эшләү таләп итү. Урыс телендә "старательный - делающий что-нибудь хорошо и добросовестно», «прилежный - отличающийся усердием в труде и учении» диелгән. Татарча бу сүз - тырыш, тырышлык.

  • Кулыгызны күтәрегез әле, балалар, кем үзен "Мин - тырыш" дип саный. Бик әйбәт, безнең сыйныфта тырыш укучыларның күп булуы мине шатландыра.

  • Хәзер без сезнең тырышлыкны, тапкырлыкны, зирәклегегезне тикшереп карыйбыз.

Мин сезгә мәкальнен башын әйтәм, ә сез ахырын искә төшереп, дәвам итегез.

Ученье - свет, а ..... (неученье - тьма)

Белем - нур, ә .... (белмәү - хур)

Хорошая книга ..... (лучший друг)

Китап - ....... (белем чишмәсе)

Китап безнең иң якын дустыбыз, ярдәмчебез.

1 укучы.

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә,

Киңәшчем, иптәшем.

2 укучы.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне, телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.

3 укучы.

Күргәнен, белгәнен

Барын да аңлата,

Көлдерә, җырлата,

Уйлата, юата.

4 укучы.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул? Уйлап тап.

Иң якын дускаем, киңәшчем,

Ул - китап!

Укытучы. Тырыш булу, әйбәт уку өчен кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк.

Беренче кагыйдә. Вакытның кадерен бел!

Тырыш кеше вакытны бушка үткәрми, чөнки һәр минут кадерле. 1 минут вакыт күпме ул, әзме? әйдәгез тикшереп карыйк. Бу ком сәгате нәкъ 1 минут вакытны күрсәтә. Әйдәгез тыныч кына акканын күзәтик әле. (Балалар тыныч кына карап торалар). Тик торганда бик озак кебек, ә эшең булганда ул бик тиз уза. Дәрестә тырышып эшләгән кеше вакыт үткәнен сизми.

Икенче кагыйдә. Өй эшләрен узең әзерлә!

Өч укучы мәзәкне сәхнәләштереп күрсәтә.

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта. Әнисе, улын оялтмакчы булып:

- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! - дип тора икән.

Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән. Әнисе, гаҗәпләнеп:

- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?

</ - Юк, әни, Фәнис икеле алды! - дигән малай.

Өч укучы Ш. Галиевның "Онытылган" шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Укучылар дәфтәрләрен

Парталарга тезеп салган,

  • Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть?

  • Онытылган... өйдә калган.

Иртәгәсен бар балалар

Кулларына китап алган,

  • Китапларың кайда, Мәсгуть?

  • Онытылган... өйдә калган.

Өченче кагыйдә. Портфелеңә кирәк эйберләрне генә сал!

Мин иртән килгәндә бер рюкзак таптым, әйдәгез, карыйк әле, нәрсәләр бар икән анда. Әгәр уку өчен кирәкле әйбер булса,кулыгызны чәбәкләрсез. Кирәк булмаса, аяк тибәрсез. (Укытучы портфельдән дәфтәр, китап,ручка, карандаш, таш, уенчык һ. б.әйберләрне алып күрсәтә).

1 укучы. Биктимернең сумкасы. Г. Нәбиуллин

Кабара да кабара

Хәзинә бармы анда?

Әй, актарып карарга.

Күпкабаргач түзмәде,

Шартлады ул бер көнне.

Сумка ята идәндә,

Шиңгән куык шикелле.

2 укучы.

Урам буйлап үткәндә

Очратса, бер тимер

Кирәк булыр әле, дип

Салып куя Биктимер.

Кыр-болыннар үткәндә

Әгәр күрсә чүп,такта,

Сумкасына тутыра,

Урын калмый китапка.

Укытучы. Сез уку кирәк яракларын беләсезме? Табышмакларның җавапларын табарсызмы?

Бер тартмада бик күп дуслар,

Төрлесе төрле төстә.

Ләкин алар барысыда

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк.

Аның белән күрешмәгән,

Киңәшмәгән кеше юк. (Китап)

Үзе укый белмәсә дә, гомере буе яза. (Ручка)

Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл.

Юллары озынлыгын,

Беләм санап сызыгын. (Линейка)

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

Кара кыр буйлап, ак куян чаба. (кара такта, акбур)

Җирлеге ак, орлыгы кара,

Җимеше ни булыр,

Тикшереп кара. (дәфтәргә язу)

Укытучы. "5" ле билгесе сезнең өчен нәрсә ул? (Балаларның җаваплары)

Быел безгә бик тырыш укучылар килгән икән. Мин моңа бик шат. Белемнәрегез тагын да артсын өчен колагыгызга бер сүз әйтэм, сез аны күршегезнең колагына әйтерсез. ((Колактан колакка "Тырыш бул! Ялкауланма!" дип әйтелә)

Хәзер мин сезнең авызыгызга белемне арттыручы эликсир тамызам! (Укытучы балаларның авызына берәр җиләк- җимеш суы тамыза)

Иң соңында үзебезнең сыйныфның белем учагын кабызабыз, ул гомер буе сезнең йөрәк түрендү янып торсын. ( Укытучы куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып, шәм яндыра)











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал