7


Сценарий праздника на 9 мая

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



"Җиңү таңын каршылап"

(Бөек Җиңү көненә багышланган мероприятие.)





Кичәнең максаты:



  1. Балаларны яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән өлкән буын вәкилләре белән очраштыру, таныштыру:



  2. Өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү;



  3. Авыр еллар кичеп тә, тормыштан ямь табып яши белгән, күңел күтәренкелеген югалтмаган өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү



Кичә барышы:



1 күренеш.



«Кыңгыраулы мәктәп еллары» дигән җыр яңгырый. Кулларында аттестатлар тоткан кызлар, егетләр вальс бииләр. (3 пар)



1кыз:

- Их, кызлар! Укып та бетердек, кулларыбызда атестатлар, алда безне зур тормыш, яңа үрләр көтә!



2 егет:

- Мин очучылар әзерли торган уку йортына барам, кызлар, ә сезнең планнар нинди?

3 кыз:

- Мин укытучы булачакмын һәм үзебезнең авыл мәктәбенә балалар укытырга кайтачакмын.

4 егет:

- Ә мин агроном булам, егетләр.... Шушы иркен кырларда гөрләтеп иген үстерәчәкмен.

5 кыз:

- Ап -ак халат киеп,кешеләрне дәвалаучы, иң яхшы врачларның берсе булачакмын.

6 егет:

- Туктагыз әле, радиодан нинди хәбәр тапшыралар, нинди яңалыклар бар икән?



Левитан тавышы. Сугыш башлануын хәбәр итә.

1 - Абау,бу ни дигән сүз инде? Сугыш диме, кызлар, ишеттегезме.....

2 - Каян чыккан бу явыз сугыш? Ни өчен?



Тынлык. Башлар иелгән. «Священная война» җыры уйнатыла.

( Укучылар аптырашып таралышалар)



А.б. 1941 ел 22 июнь… Халык тын йокыда. Ләкин немец фашистлары, илебез халкының тыныч йокысын бүлеп, рәхимсез һәм канлы сугыш уты ачтылар. Илебезнең күген кара болыт каплады, һәр гаиләгә иңнәре күтәрә алмаслык фаҗигале һәм ачы язмыш үтеп керде. Бу кара һәм шомлы көннәр 1418 көн дәвам итте. Канэчкеч сугыш 50 миллион халыкны йотып, бик көттереп җиңү белән төгәлләнде.

А.б. Тантаналы митингны ачып җибәрү өчен сүз җирле үзидарә җитәкчесе Файзуллин Фәһим Хатыйповичка бирелә.

А.б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз Арчадан килгән кунагыбыз .............................................................................бирелә.

А.б Сүз ...............................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................

А.б Ә хәзер сүзне ветераннар советы җитәкчесе Насыйбуллина Розалия Ибраһимовнага бирәбез.

2 күренеш.



Авыл урамы. Солдатка озату күренеше, елашу. Хатын-кызлар, балалар озата килә.



Егетләр жырлыйлар :

Китәсе булгач, китәрбез

Урман эчләре белән

Бәйләсәләр дә калмабыз

Ефәк очлары белән.

Ал кисәргә, гөл кисәргә

Үтмәс кайчыларыбыз

Киләсе ел бу айларда

Булмас кайсыларыбыз.



Без урамнан үткән чакта

Күтәрелде томаннар,

Дөнья хәлен белеп булмый

Сау булыгыз, туганнар.



1 нче егет: Минем өстән пуля яуса да,

Җәрәхәттән каннар тамса да,

Халкым өчен постта торырмын,

Халкым өчен тугры булырмын.

Авырлыклар миңа килсә дә,

Барыр юлым дошман киссә дә,

Тереләй бирелмәмен дошманга.



2 нче егет: Кая гына аяк бассам да,

Тик бер генә пуля атсам да:

Сөйгән халкым өчен барсы да,

Тугры улың, халкым, мин сиңа.

(Хатын.- кызлар елашалар. Ирләр атларга төялеп, чыгып китәләр. Бер кечкенә генә кыз әтисенә кулларын сузып елап артыннан йөгерә)

- Тиз кайт, әтием!.

Әтисе, кулларына алып, аны юата :

- Елама, кызым! Әнкәсе, әйбәт кенә исән - сау торыгыз. Без дошманнарны җиңеп тиздән кайтып та җитәрбез …- дип чыгып китә.



Җыр яңгырый: « Озатып вокзаллар каршында».



3 күренеш.

Сугыш кыры күренеше. Еракта туплар гөрселдәгәне ишетелә. Солдатлар кайсы хат яза, кайсы тегә, үзара сөйләшәләр:

1 нче солдат:

Тып - тын дала.

Моннан сугыш үткән.

Көрәш барган монда,

Кан аккан.

Тәмуг кебек ялкын дөрләп яткан

Утлы телен сузып һәр яктан.

Көн тумаган,

Ялкын - ут эчендә

Жир белән күк гүя тоташкан.

Жирләр тетрәп,

күкләр күкрәп торган

Туплар улавыннан тоташтан.

2 нче солдат :



Бүген тып - тын

Бөтен тирә - якта

Тибрәнә тик соры кылганнар.

Күпме ирләр монда тынлык саклап,

Гомерлеккә тынып калганнар.

Ята алар

Дәһшәт - ут яуса да,

Янаса да нинди куркыныч,

Сыкранмый да алар, уфтанмый да,

Илкәй генә булсын тик тыныч .



Утырышалар: кайсы мылтыгын карый, кайсы хат яза, кайсы укый.





3 нче солдат:

«Егетләр, әнидән хат алдым, (көлеп) тыңлагыз әле. «Улым, әйбәт хезмәт ит, олыларның сүзен тыңла. Капка төбеннән сез кузгалып киткәндә, карап калдым: җырлаганда авызыңны бик ямьсез ачасың икән, кеше янында җырламаскарак тырыш. Сиңа хәерле теләктә калучы әниең.»

Уйланып: «Их, әнкәй»…

Сүзгә икенчесе кушыла:

«Минем әнине белсәгез иде сез… Иң хәтердә калганы шул: әни кичтән тырык - тырык йөреп тора, он или, нәрсәдер туглый, мичкә утын алып керә. Без шул тавышка йоклап китәбез, уянсак - шул ук тавыш, әни һаман йөгерә...

1 нче солдат: Их, егетләр! Тизрәк бу фашистны дөмектереп, исән-имин өйләргә кайта алсак иде...

Тирән тынлык...

4 күренеш.



Өй эче. Кызлар оекбаш бәйлиләр, йон язалар.Кечкенә кыз оекбашларны карый-карый:

- Әни, карале күпме оек, сугыштагы абыйларга җитәр микән. Минем әтиемә берәрсе эләгер микән?

Әнисе:- Эләгер, кызым.



1 нче кыз, хыялланып:

«Врач булыр кызым - диде әткәй

Бу сүз булды һәрчак исемдә.

Ак халаттан итеп күрә идем,

Мин үземне хәтта төшемдә.

Ак халаттан итеп…

Кулга аттестатым алган көнне,

Егерменче июнь көнендә,

Ак халатлы матур хыялларым

Шау бөредә иде, бөредә…

Ике көннән , тагын ике көннән

Ут уйнады ерак офыкта

Ак халатлы матур хыялымның

Канатлары янды шул утта

Канатлары янды… .



2 нче кыз: …Мин яшермим,

сагынып искә алырлык

Балачагым минем булмады.

Чәчәк атып килгән яшьлегемне

Мәрхәмәтсез сугыш урлады.



2 нче хатын: … Урак урган чакта төшкән каннар

Чатнап китә иде билләрдә

Җан тирләре чыкты аркалардан

Каерылып көлтә биргәндә.





Йокы - ялны белми ындырларда

Көне - төне ашлык сукканда,

Таң алдыннан эшкә китә идек,

Кайта идек кояш чыкканда.



Ядрә булсын диеп дошманнарга

Калдырмыйча, хәтта, бөртеген,

Сабыйларның өзеп авызыннан,

Озатабыз икмәк көшелен.



(Хат уку).



1 нче кыз: Кызлар,Габделнур абыемнан хат килгән иде бит әле, кичә.



Хатын-кызлар бергә: Укы, укы тизрәк. Нәрсәләр яза? Безнекеләрне очратмаганмы?



1 нче кыз: «Исәнмесез, газиз әнкәем, әткәем, туганнарым! Барыгызга да сагынычлы сәлам белән улыгыз Габделнур хат яза. Озак югалып торсам да, бүгенге көндә мин исән. Озак хәбәрсез торуымнын сәбәбе - тоткында булдым, контужен көе әсир төштем. Лагерьдан качып, партизаннарга кушылдым. Анда кургәннәрне, немецларнын ерткычлыгын, мыскыл итүләрен хатка язып бетерерлек тугел.

Фашистлардан үч алырга ант иттем. Кара урманнар, сазлыклар эчендә яшибез, дошманга удар ясап торабыз. Буш вакыт аз. Хатка язып сүзләр бетәрлек түгел, исән-сау кайтып күрешкәч, барын да сөйләшербез.

Габденур.

Әнисе: Кайчан бетәр инде бу сугыш? ( Кечкенә кыз әкрен генә елый башлый). Кызым, елама, ник елыйсын инде, йөрәккә шом төшереп.

Кечкенә кыз: (Кычкырып елый-елый) Әтием, кайт тизрәк! Мин сине сагындым, ишетәсеңме, сагындым!

А.б. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булган. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган илен - Ватанын сакларга күтәрелгән. Сугыш аларның балачакларын, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен алган, гомерлеккә ятим, тол иткән. Ләкин алар башларын имәгәннәр, илебезнең киләчәге өчен аяусыз көрәшкәннәр!

Һәм 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугыш илебезнең җиңүе белән тәмамланган!

("Җиңү көне" җыры яңгырый, Левитанның сугыш тәмамлану турындагы сүзләре тыңлана.)

А.б. Сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашу өчен сүзне Мөнирә апага бирәбез



1 укучы: Кырык бишнең язы. Май аенда

Җиңү алып кайтты солдатлар.

Бәйрәм көне итеп билгеләнде,

Күтәрелде илдә флаглар.





2 укучы: Ямьле язлар Җиңү алып килде.

Илем озак көтте ул көнне.

Һәр ел саен Җиңү бәйрәмендә

Хатирәләр борчый күңелне.



3 укучы: Ул көннән инде күп еллар үтте,

Еракларда калды Җиңү таңы.

Ләкин беркем җуймый хәтердән,

Саклый исендә, онытмый аны.





А.б. Илебездә Җиңү таңы атты! Совет солдатлары үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгынан коткардылар.. Бик күп илләргә, халыкларга азатлык алып бардылар. Һәм аларның бик күбе мәңгелек йокыга талып, чит җирләрдә ятып калдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.



Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде

Утлы еллар, ерак юллары.

Туган якка кире кайтмадылар

Илнең күпме кызлар, уллары...



Япь -яшь көйгә алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Бакчаларда һәйкәл күкрәгендә

Исемнәре уеп язылган.



Югалтуны йөрәк һич онытмас,

Һич онытмас туган җир тәне.

Кояш чыгып шушы исемнәрне

Барлый кебек һәрбер иртәне.



Аккан сулар кебек үтә еллар,

Җитмеш ел тула Җиңүгә!

Истән чыкмас сугыш батырлары,

Яшәр алар һәрчак күңелдә!





А.б. Һәйкәлдә исемнәре уеп язылган авылдашларыбыз хөрмәтенә истәлек веноклары тапшырыйк.



Венок кую

А.б. Ә хәзер, бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында ятып калган сугышчы солдатларны искә алыйк.



А.б. Шушы рәхимсез сугышта үз гомерләрен аямыйча көрәшкән күп кенә батырларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Советлар Союзы Геройлары - халкыбыз горурлыгы һәм даны! Сугыш елларында 11500 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Алар арасында Татарстан уллары һәм кызлары 200дән артык. Ә Арча районында 4 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Менә алар:

Валентин Ежков - Арча шәһәреннән

Гани Сафиуллин - Иске Кишет авылыннан

Гатаулла Салихов - Түбән Орыдан

Нәкыйп Сафин - Мирҗәм авылыннан



Жыр "Кайтып керегезче"



Сезнең гомер - үзе зур батырлык,

Авыр хезмәт, сугыш дәхшәте...

Имин дөнья, тыныч тормыш өчен

Безнең буын сезгә рәхмәтле!



Сездән алдык изге мирас итеп

Илне, җирне, хезмәт сөюне.

Туган җиребезне саклау һәм яклауга

Багышларбыз без дә гомерне!

Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!

Буыннардан-буыннарга күчә

Батырларның гомере җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк

Чын батырлык - илгә тугрылык.

Сугыш ялкыны дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!



Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш.



Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз байлык бездә!

Җир астында, җир өстендә,

Тауларда һәм диңгездә.



Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш.

Без тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш!



А.б. Әйе, һәр кеше күңелендә бер теләк: илләр имин булсын, сугыш утлары кабынмасын, кешеләрнең гомерләре өзелмәсен, толлар һәм ятимнәр күз яше түгелмәсен иде!



"День победы" җыры яңгырый. Балалар төсле шарларын күккә очыралар.



А.б. Тантаналы бәйрәм митингын йомгаклау өчен сүз мәктәп директоры Гибадуллин Илгиз Илсуровичка бирелә.

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал