7


  • Учителю
  • «Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый начарлык», проект эше ,11 класс

«Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый начарлык», проект эше ,11 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МББУ "Саклау-Баш урта гомумбелем бирү мәктәбе"

























Проект эше





Проектның темасы: "Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый начарлык "











































Башкарды:11 нче класс җитәкчесе

Фарукшина Әминә Габделәхәт кызы

















ЭЧТӘЛЕК

  1. Кереш......................................................................................................3

  2. Төп өлеш

    1. Проект методы......................................................................................4-5

    2. Проектның төрләре..............................................................................5-6

    3. Проект өстендә эшчәнлек....................................................................6-7

    4. Проект формалаштырган күнекмәләр................................................7-8

    5. Эш тәҗрибәсеннән..............................................................................8-12

  3. Йомгаклау..............................................................................................13

Кулланылган әдәбият....................................................................................14







































КЕРЕШ

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Шуларның берсе - проект методы. Ул укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Эшемнең темасы итеп : "Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый начарлык "ны сайладым.



Тема актуаль, чөнки федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДБС) күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала.

Эшемнең төп максаты:укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Проектның бурычлары:

-укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

-иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

-компьютер белән эшләү, мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру;

-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү; димәк, команда белән эш итәргә өйрәтү;

-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.



Көтелгән нәтиҗә: Проект тәмамлангач, укучылар: татар теленнән, әдәбияттан мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар, тапкан мәгълүматны бәяли, тема буенча үз фикерләрен белдерә алалар.



Эшемнең теоретик кыйммәте.

Яңа стандартлар буенча, иң элек укучыда тирә-юньне тану буенча мотивацияне көчәйтергә, мәктәптә алган белем-күнекмәләрнең тормыштан аерым түгеллеген, ә нәкъ менә тормыш өчен әзерлек, аны өйрәнү, реаль тормышта куллану өчен кирәкле информация туплау дип аңлату.

Эшемнең практик кыйммәте. Укытучылар үз эшләрендә укучылар белән төрле темаларга презентацияләр төзегәндә һәм яклаганда куллана алалар.



ТӨП ӨЛЕШ

2.1 Проект методы

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану - ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп кытай халкы мәкален кулланыр идем: "Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен".

Проект эшчәнлеге ул - минем уйлавымча - төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Ул укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра, фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

Проектлар методы - укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы да. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра, фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Укучы өчен проект нәрсә соң ул?

  • Иҗади мөмкинлекләрен ачу;

  • Төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

  • Үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;

  • Үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

2.2. Проект төрләре

Проект эшләре төрләре берничә. Мин тәрбия эшемдә түбәндәгеләрне кулланырга тырышам:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

• предметара (берничә предметка нигезләнү).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Укучылар проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшли алалар.





2.3. Проект өстендә эшчәнлек

Проект эшчәнлегенең унай яклары:

-Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли.

-Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Шуңа күрә проект өстендә эшләү ике яклы, укытучы һәм укучы эшчәнлегеннән тора.-кызыксындыргансорауны билгели, үз

фикерен дәлилли;

-информациончыганаклартуплый



-күзаллауны киңәйтүчетемалар тәкъдим итә;

-проблемалыситуацияләртудыра;

-укучыларныңсорауларынаҗавап

табу өчен тематикчикләрнебилгели

Аналитик этап

укучы

укытучы

- информацияне системалаштыра;

- булачак «туачак»продуктны күзаллап тасвирлый;

- эш планын төзи



-күзәтә, алга этәрүче сорау һәм ситуацияләр булдыра;

- укучының хронологик тәртиптә эш итүе белән идарәитә;

- консультацияләр оештыра

Практик этап

укучы

укытучы

-мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли;

- эшнең барышы белән уртаклаша



- мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен булдыра;

- эш барышына карата анализ ясый;

- «проект дәфтәре»булдыру эшен оештыра

Презентацион этап

укучы

укытучы

-проектны презентацияләү формасын сайлый;

- эксперт ролен үти(башка укучыларга

карата)

-бәхәс тудыручы сораулар әзерли;

- проектны кабул итәргә әзер булган аудитория әзерли



Контроль этап

укучы

укытучы

- бәяләү нормаларына туры китереп, проектка үзбәя бирә



«проект дәфтәре»булдыру эшен йомгаклый;

- алдагы үсеш юлларын ачыклый

Димәк, проект өстендә эш ниндидер конкрет, социаль әһәмиятле проблеманы чишүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Куелган проблеманы чишүдә эшләнәчәк эшне дөрес планлаштыруның әһәмияте зур. Һәр конкрет гамәл, аның нәтиҗәсе, срогы, җаваплы кешесе күрсәтелә. Шулай ук килеп чыгачак нәтиҗә-продукт һәм презентация формасы билгеләнергә тиеш. Һәр проектның төп шарты - укучыларның иҗади эшләве. Проектның характерлы үзенчәлеге булып укучыларның информация эзләве тора. Информация укучы тарафыннан өйрәнелә, эшкәртелә һәм тәкъдим ителә. Укучы информацияне турыдан туры бер җирдән икенче җиргә күчереп куярга гына тиеш түгел, үзенең фикерен дә белдерергә тиеш.

Проектның нәтиҗәсе булып укучыларның куелган проблеманы чишкәндә булдырган эш продукты тора.

Һәр проект үзенең тәмамлау этабында продуктны презентацияләү һәм яклаудан торырга тиеш. Димәк, проект эше түбәндәге тәртиптә бара:

Проблема - Планлаштыру - Информация эзләү - Продукт - Презентация.

Аның нигезе - тикшеренү эше.

2.4. Проект формалаштырган күнекмәләр.

Проект эшләү вакытында укучыларда түбәндәге күнекмәләр формалаша:

1. Рефлексив күнекмәләр:

- чишү өчен әле белемнәр җитеп бетмәгән мәсьәләне аңларга тырышу, акыл аша уздыру күнекмәсе;

- куелган проблеманы чишү өчен нәрсәне белергә, өйрәнергә кирәк, - дигән сорауга дөрес җавап таба белү күнекмәсе.

2. Эзләнү- тикшеренү күнекмәләре

- төрле өлкәдәге белемнәрне файдаланып, кирәкле эш ысулын уйлап табу күнекмәсе;

- информация кырынннан үзеңә кирәкле информацияне табу күнекмәсе;

- җитмәгән информацияне укытучыдан яисә белгечтән сорап алу күнекмәсе;

- проблеманы чишүнең берничә вариантын табу күнекмәсе;

- сәбәп- нәтиҗә бәйләнешен билгели белү күнекмәсе.

3. Бәя бирү күнекмәләре.

4. Хезмәттәшлек күнекмәләре:

  • коллектив планлаштыру күнекмәсе;

  • партнерга тәэсир итү күнекмәсе;

  • уртак мәсьәләне чишкәндә ярдәмләшү күнекмәсе;

  • партнерларның хаталарын күрә һәм төзәтә белү күнекмәсе;

5. Коммуникатив күнекмәләр:

  • дискуссия алып бару күнекмәләре;

  • үз фикереңне яклау күнекмәләре;

  • компромисска бару күнекмәләре;

  • сорау бирү, интервью алу күнекмәләре.

6. Презентацияләү күнекмәләре:

- монолог сөйләме күнекмәләре;

- чыгыш ясаганда үз- үзеңне тоту күнекмәләре;

- артистлык күнекмәләре;

- сөйләгәндә күрсәтмәлек куллана белү күнекмәләре;

- кисәк бирелгән сорауларга җавап бирү күнекмәләре.

2.5. Эш тәҗрибәсеннән

Логик фикерләү сәләте үсеше түбән булу нәтиҗәсендә уку материалын үзләштергәндә укучылар кыенлык кичерә. Шуңа күрә дәрестә, сыйныфтан тыш балаларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра торган методлардан файдалану зарур. Проектлар методы әнә шундый методларның берсе дидек. Мин 2012 нче уку елыннан башлап укучыларның проект эшчәнлеген, аның элементларын кулланырга тырышам. Чөнки балаларның күмәк эш башкаруы, уртак нәтиҗәгә килүе аларда күтәренке кәеф тудыра, иҗади эшләү, логик фикер йөртү, башкаларның фикерен тыңлау,бәхәсләшү өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.

Укучыларның проект эшчәнлеге - аларның иҗади сәләтен үстерүгә, үз белемеңне күтәрүгә омтылыш формалаштыруга юнәлтелә. Укучыларның фән белән кызыксынулары арта.Проект эшләү барышында укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли, үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара. Проект өстендә эшләү индивидуаль һәм төркемнәрдә була. Мин элеге эшемдә проект өстендә эшләүнең төркемнәрдә башкарылуының бер мисалын китерәм.

Проектның темасы: "Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый начарлык"



Проект нигезенә алынган проект идея:



Укучыларның, яшьләрнең китаплар укымавы, әдәби әсәрләргә битараф булуы тел һүм әдәбият укытучыларын гына түгел, мәктәпне дә, җәмгыятьне дә борчырга тиеш. Хәзерге вакытта шәхесне тәрбияләр өчен идеал юк дибез. Ә әдәби китаплар, әсәрләр - менә дигән тәрбия чарасы.

Проект төзегән класс

11 сыйныф

Автор

МББУ "Саклау-Баш урта гомумбелем бирү мәктәбе"



Проектның кыскача аңлатмасы



11 сыйныф укучылары белән әлеге теманы яктырткан презентация төзелде. Анда әдәби китапларны укуның әһәмияте турында шактый материал тупланды. Эзләнүләр вакытында укучылар интернет сайтларда эшләү күнекмәләрен үстерделәр, укучылар, укытучылар авыл халкы белән аралаштылар.



Проектның җитәкчесе

Фарукшина Әминә Габделәхәт кызы

МББУ "Саклау-Баш урта гомумбелем бирү мәктәбе"







Проект төзү үзенчәлекләрепрКитап укуга булган уңай фикерләрне аңлату.

Китап уку кагыйдәләре белән танышу, китап турында материаллар тупларга.

Китап укуга омтылыш булдыру

Иллюстрацияләр табарга, презентация төзергә. Проет эшен якларга әзерләнергә

Проект төзү барышы

( этаплары)

Проект өстендә эш этаплап алып барылды:

  • 1 дәрес.Китап турында , аның әһәмияте турында аңлату.

Күтәрелгән проблеманың кирәклеген аңлап сораштыру үткәрү, материаллар туплау

  • материалларны берләштерү, алар арасында бәйләнешләрне

билгеләү

  • презентация төзү

  • проектны яклау

Җиһазлар

Компьютер, интерактив такта.



Укучылар эшен бәяләү принциплары

Укучылар эше презентациядән соң

Бәяләү критерийлары:

  • Материалның темага туры килүе;

  • Эшнең эчтәлеге, материалларның мавыктыргыч булуы

  • Бизәлеше





Презентация

Укучылар эшләре

Презентация «Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый начарлык"







Проект җитәкчесе фикере

Нәрсәләргә игътибар итәргә

Проект 3-4 дәрес арасында төзелде.

Проект эшчәнлеге нигезендә түбәндәге уку максатлары хәл ителде:

  • Мәктәптә әдәби китап укуның торышы өйрәнелде

  • Әдәби китап укуның белем сыйфатына йогынтысы, турыдан туры бәйләнеше күрсәтелде;

  • Әдәби китапларның кулланылу өлкәләре күрсәтелде;

  • Укучыларның әдәби китаплар белән кызыксынуы артты, дәреснең эффектлылыгы күтәрелде

  • Проект эшенең бизәлешенең эмоциональ тәрбияви ягы зур.

Проект төзү шактый күләмле, катлаулы, шуңа күрә укучыларның мавыгуларын сүрелдермәс өчен югары бәяләнергә



Проект эшчәнлегендә нәрсәләрне үзгәртергә мөмкин

Презентацияләрнең сыйфатын күтәрергә, аларны группалап берничәне төзергә мөмкин

Проект турында сезнең фикерләр





ЙОМГАКЛАУ

Проект эшчәнлеге укытучы һәм укучыдан зур түземлек, сабырлык, күп вакыт сарыф итүне сорый.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

Гомумән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә, кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе.

Алда язылганнардан чыгып, шуны әйтәсе килә, проект- ул күпкырлы, эффектив, перспективалы, иксез-чиксез эш.

Проект - теләсә кайсы предметны өйрәнгәндә куллану мөмкинлеге булган метод. Аны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш вакытта да кулланып була. Проект методы укучыларның үзләре куйган максатларын тормышка ашыруга корылган һәм шуңа күрә ул - уникаль. Ул күптөрле белем һәм күнекмәләр формалаштыра, шуңа ул эффектив. Проект укучыларга шулкадәр кирәкле эш тәҗрибәсе бирә, шуңа күрә ул алыштыргысыз.

Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

Проект эшен куллану фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениедә, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләүгә ярдәм итәр.











КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирү стандарты К. 2008.

2. Татар теленнән гомуми белем бирү стандарты.К.2008.

</ 3. А.Г.Әминов, Г.М.Әдһәмова "Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы". Казан.Татарстан китап нәшрияты, 1986.



12



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал