7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие Суровые годы ВОВ

Внеклассное мероприятие Суровые годы ВОВ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Авыр еллар хатирәсе.

1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлану.

Сугыш башлану турында кайчан ишеттегез? Сезнең һәм якыннарыгызның тәэсире? Сугышка кемне һәм ничек озаттыгыз? Сугышның беренче елын ничек уткәрдегез?

Сугыш башланды дигән шомлы хәбәрне мин әти белән әнидән ишеттем. Алар Күкшемнең алан ягында печән чаба торган булганнар, шунда сугыш башлану турын- да ишетеп тизрәк өйгә кайтып әбигә әйттеләр.Әбием шуннан соң бик каты елый баш- лады.Үзе: "Өч кыз, бер малай үстердем, Ходаем үзең сакла"-дип такмаклый.

Иген ташыган вакытта, август айлары булгандыр, әтине һәм әнинең бертуган абыйсын башкалар белән азан әйтеп, бик елашып сугышка озаттык.Авыл капкасына хәтле әти белән янәшә атладым. "Кызым кеше бул, әниеңә, әбиеңә булыш!" -диде аерылганда. Бик авыр булды.Тагын шунысы истә калган, киткән вакытта әти, әнигә: "Бердәнбер кызыбызны укыт, кеше ит!"- диде.

Сугышның беренче елы бик кыен булды. Ирләр барысыда сугышка китте. Барлык хезмәт балалар, хатын-кызлар, картлар өстендә. Әни сыер савучы булып эшләде. Көз җиткәч, октябрь айларында әниләр окоп казырга киттеләр. Биеш, Карамасар ягында алты айлап тордылар. Кайткалап та киткәләделәр. Кайбер вакытта җыеп атналык ризык илтеп кайталар иде. Әни анда чагында өйдәге барлык эш минем җилкәдә булды. Өйдә әтинең әнисе белән икәү генә идек. Әби сукырайды , хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Бездә ике сарык, бер сыер, тавыклар бар иде.Мәктәпкә киткәнче терлек- ләргә салам, мичкә ягам, морҗаны ябарга әбигә әйтеп калдырам. Ул вакытта әби миңа терәк, иптәш булды.

Рух-дәрт, җан көче.

Сугышның авырлыгын кичерергә нәрсә ярдәм итте? Төшенкелеккә бирелгән чакларыгыз булдымы? Аларны җиңеп чыгуда сезгә кемнәр терәк булды? Якын кешеләрегезнең үлемен ничек кичердегез?

Сугышның авырлыгын кичерергә чыдамлык,тырышлык, өмет ярдәм итте.Төшен -келеккә бирелмәдек, тырыштык, налогын түләдек. Авылдашларыбыз белән бергә яр- дәмләшеп яшәдек.

Әтине һаман көттек. Ул курше Тутай авылыннан Гани абый белән бер ротада хезмәт иткән. Хатлары да бер конвертта килә иде. Әтинең соңгы хаты Тамбов өлкәсендәге каты бәрелеш алдыннан булды. Бу 1941-1942 елның салкын кышы иде. Өйгә кара пичәтле, хәбәрсез югалды дигән хат килде. Бик елаштык, авыр булды. Әби бердәнбер ир баласын югалту хәсрәтеннән тагын да сырхаулады. Солдат хатыннары җыелышып бер-берсен юаталар иде.

Батырлык ,түземлек күрсәтү .

Сугыш башлангач тормышыгыз ничек үзгәрде?

Гаиләгез ашарга-эчәргә ничек юнәтте? Нәрсәләр белән тукландыгыз? Нинди вакыйгалар исегездә калды? Якты хәтирәләрегез? Кайда һәм нинди шартларда хезмәт иттегез? Бу чорда нинди шатлыклы вакыйгалар булды? Кайда укыдыгыз? Уку шартлары ничек иде?

Сугыш башлангач билгеле инде тормыш бик нык узгәрде.Сыер булгач сөтен, каты- гын курше Яльчикка алып барып он, ярмага алмаштырдык. Үлән ашлары, бәрәңге кәтергие ашадык. Тамакны шулай туендырдык инде.

Әтидән килгән хатны уку, сугыш бетү хәбәрен ишетү иң якты хәтирә булып истә калды.

Мин 1941 елны 5 сыйныфта Кызылтау мәктәбендә укый идем. Аксу мәктәбе якын- рак дип әни белән документларны алып шул мәктәпкә тапшырдык. Сыйныфта 22 кыз, 18 егет идек.Иске китапларга кара каләм белән яза идек. Диктантлар язганда укытучылар ак кагәзь бирәләр иде. Камыш сумка, аякта чабата.Әни оста тегә иде, шуңа курә киемгә бик аптырамадык.

Башка район мәктәбе булгач, әниләр мәктәпкә ягар өчен урманнан утын җыеп илтәләр иде.Үзебез колхоз биргэн бер телем ипи белән, мәктәптә чәй эчә идек.

Укудан соң кырда өлкәннәргә булыштык, иген суктык. Кайда нәрсә эшләргә кирәк, шунда җиң сызганып тотындык.Дошманны җиңеп, тизрәк әтиләребез кайтсын дип көттек.

7 сыйныфны тәмамлагач, Буага медучилищега укырга кердем. Имтиханнарны әйбәт тапшырдым. Күкшемнән без анда 5 кыз идек. Ләкин анда берничә ай гына укыдык, чөнки әниләргә бик авыр булгач, укуны ташларга туры килде. Ул вакытта әбидә улгән иде инде.





Яхшылык җирдә ятмый.

Танышларыгыз арасында эвакуацияләнгән кешеләр бар идеме?Сез алар белән аралаша алдыгызмы?Ярдәм итергә мөмкинчелегез булдымы?

Сугыш башланып өч ай уткәч әтинең сеңлесе ике баласы белән Мәскәудән, әнинең апасы бер баласы белән Мәскәу өлкәсеннән кайттылар. Хәлдән килгәнчә аларга булышырга тырыштык. Әбинең бераз җыйган акчасы булган, шуңа кечкенә бер йорт алдылар. Алар шунда яшәделәр.Сугыш беткәч Буага китеп урнаштылар.





Хезмәт йөкләмәсе һәм иҗтимагый оешмалардагы эшчәнлек.

Хезмәт йөкләнмәсе ничек утәлде? Нинди хезмәттә, эшләрдә катнаштыгыз? Бу чорда пионер, комсомол, профсоюз оешмалары нинди эшләр башкарды?

Без авылда өлкәннәр белән беррәттән бөтен көчебезне куеп, җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшләдек. Тәмәке чәчеп, шуны көлтәләргә бәйләп фронтка озата идек. Кырда эшләгәндә сугыштан яраланып кайткан Хәбир абый җитәкчелек итте. Аннан соң икмәкне өйләргә киптерергә бүлеп бирәләр иде. Аны киптереп хөкүмәткә тапшыр дык. Төнлә белән 3 ле, 7ле лампа яктысында әниләр белән оекбашлар бәйләп солдат -ларга җибәрдек.

Пионерда булдым, комсомолгада кердем. Бу вакытта мин взнос җыеп тапшыручы идем. Аксу мәктәбендә чагында бәйрәмнәргә концертлар куя идек. Мин җырларга яраттым.

Җиңү көне

Җиңү турында кайчан һәм кайда ишеттегез? Туганнаргыз, якыннарыгыз бу хәбәрне ничек кабул итте?

Сугыштан җиңеп кайтучыларны сез ничек каршы алдыгыз?

Сугыштан соң ничек яшәдегез?

Сугышны авыр еллары алдагы тормышыгызга нинди йогынты ясады?

Җиңү турында шатлыклы хәбәрне укытучы Хәдичә ападан ишеттек. Без кырда карабодай чәчә идек. Бик шатландык, елаштык.

Сугыштан җиңеп кайтучыларны бергәләп, хәлләрен сорашып каршы алдык. Әти исәндер ,кайтмасмы дип өметләнеп бик озак көттек.

Әти белән бергә сугышта булган Гани абый исән-сау кайтты. "Кадыйр мине яралангач кутәреп госпитальга озатты. Килеп алырмын диде"-дип сөйләде ул. Ләкин бу аларның соңгы очрашуы була.

Сугыш беткәч тормыш әкренләп җиңеләя башлады. Тырышып хезмәт иттек.

Кырыс сугыш еллары мине чыдам, сабыр, тырыш, ярдәмчел булырга өйрәтте.

Бу авыр еллар әнине илле яшедә тулмыйча гүр иясе итте.

Яшь буынга сезнең теләкләрегез?

Илебез, көнебез тыныч булсын. Шатлыкта, бәхеттә яшәргә насыйп итсен. Без күр- гәннәрне киләчәк буыныбызга курергә язмасын. Балалар әти-әни диеп шатланышып рәхәттә яшәсеннәр.Тормышның кадерен белсеннәр.

































Бикмучева

Илсияр

Касыйм кызы

























































1929 нчы елның 27нче июлендә Апас районы Күкшем авылында туган.Эш стажы 45 ел. "Байрак" колхозында сарык караучы булып эшләгән.Хәзерге вакытта Күкшем авылында кече улы гаиләсе белән яши.

























</<font face="Times New Roman, serif">Язып алдылар: М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары : Зиятдинова Лиия һәм Хисамова Язилә Сыйныф җитәкчесе: Гайфуллина Алсу Асгатовна



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал