7


Веселые старты В мире сказок

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әкият илендә күңелле стартлар

Максат: 1) укучыларда физкультура һәм спортка кызыксыну уяту. Актив ял итүне оештырырга өйрәтү;

2) сәламәт яшәү рәвешенә өндәү.

Җиһазлар: су салынган 2 табак, 20 теннис шары, 2 тәлинкә, 20 кашык, 4 урындык, 2 бүрек, 2 туп, 2 яулык, 2 боҗра, 2 пластмасса чиләк, 2 себерке, 20 кәгазь йомарламы.

Алып баручы: Балалар, сез барыгыз да әкият яратасыз. Бүген без сезенең белән берничә әкияткә сәяхәт ясарбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз әле. Уеныбыз ярыш формасында булачак. Иң элек командалар белән танышыйк. (командалар үзләре белән таныштыра)

Ә хәзер, әйдәгез, әкиятләр буенча сәяхәткә.

1 әкият. "Чуар тавык"

Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырышканнар.

Ә тавык әйтә ди:

-Кайгырма әби , кайгырма бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел , ә гадине.

Хәзер без оядан йомыркалар табышырбыз.

1 ярыш.

Ике табакта су .Анда унар "йомырка" йөзә (теннис шарлары)Табаклар 3 метр ераклыкта урындыкка куелган.Командалар янындагы урындыкларда тәлинкәгә унар кашык куелган.

Кашыкны авызга кабып , табактан йомырканы кашыкка алып (кул белән кагылырга ярамый)йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы.Кайсы команда тизрәкташыр?

"Чуар тавык" әкиятендә сез әби-бабай ролендә булдыгыз. "Шалкан" әкиятендә дә сез шул ук ролләрдә калырсыз.

2 әкият. "Шалкан"

Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән.Бабай тарта икән-тартып чыгара алмый ди .Бабай әбине чакырган.Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар - тартып чыгара алмыйлар.

2 ярыш.

Парлап басалар. Малайлар бүрек кия, кызлар яулык бәйли.Малай туп тота, кыз малайның биленә тотына.Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаныикенче парга тапшыралар.

А.б. Әкиятләр буенча сәяхәтне дәвам итәбез.Алдагы тукталыш "Теремкәй"әкияте.

Басу уртасында теремкәй тора.Ул зур да түгел, кечкенә дә түгел.Менә шул "теремкәй"гә ничә җәнлек сыяр икән?

3 ярыш.

"Теремкәй"-боҗра(обруч).Берәм-берәм йөгереп барып "теремкәй" эченә керәләр.

Кайсы командадан күбрәк кеше сыя һәм тизрәк кереп бетә?

А.б.Ә урман уртасында тавык тәпиенә басып бер өй тора.Ул кемнең өе дип уйлыйсызмы?(Убырлы)

4 ярыш. "Убырлылар" ярышы.

Бер аякны пластмасса чиләккә тыгып , бер кул белән чиләк сабын , икенче кул белән себерке тотып әйләнеп килергә.

Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотарбыз.Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизрәк ясап бетерсә өенә кайтырга рөхсәт алачак.Әйдәгез , аңа бозлар җыярга булышыйк.

5 ярыш.

2.5 -3 метр ераклыктаике сызык сызыла.Уенчылар сызыкның берсе артына тезелә, һәрберсендә кәгазь йомарламы -"боз кисәге"Алар "боз кисәкләре"н сызыкның икенче ягына ыргыталар.Сызык артына төшкән "боз кисәкләре"н санап нәтиҗә ясала.

Командалар биремнәрне чиратлап үтиләр.

А.б.

Әкиятләр буенча сәяхәтебез тәмамланып та килә инде.Барыгыз да бик җитезләр һәм бик өлгерләр икәнсез.Рәхмәт сезгә!

Кар патшалыгында бик туңдыгызмы?Әйдәгез,җылынып алыйк!Жюри нәтиҗә чыгарганчы барыбыз бергә биеп биеп алабыз! Күмәк бию.

3.Йомгаклау .Җиңүчеләрне бүләкләү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал