7


  • Учителю
  • Мероприятие Кадерле Балык бистэм

Мероприятие Кадерле Балык бистэм

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







































Кичә:

Кадерле Балык Бистэм



























































Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә район эмблемасы эленә.

А.б.: Хәерле көн, укучылар, әти-әниләр! Балык бистәм - туган ягым дип исемләнгән барыбыз өчен дә кадерле булган кичәбезне башлыйбыз.

Сиңа бу ел 80 яшь бит

Юбилеең белән, төбәгем!

Балык Бистәм - гүзәл җирем,

Син дип тибә һәрчак йөрәгем.

Туган көнең белән , туган ягым,

Чал тарихлы газиз төбәгем!

Котлы булсын туган һәрбер көнең

Сине мактап җырга күмәмен.

(Җыр "Балык бистәм"(В.Фатыйхов сүзләре, Р.Ахиярова көе) башкарыла.)

А.б.: Балык бистәсе авылы бормаланып-бормаланып аккан Чулман елгасы буенда урнашкан. Чулман үзенең тарихы белән дә бик нык үзенчәлекле, бик күп серләрне үз эченә яшергән елга.

1 ук: Кай җирең ким синең Чулманым,

Ак диңгездән, кара диңгездән?

Океаннарың бер кырыйда торсын,

Шулай уйлыйм йөрәк түремнән.

Кораб дисәң корабларың йөзә,

Дулкын дисәм, колач дулкының

Аерылып тора акчарлагың,

Бер үзеңә генә хас моңың.

2 ук: Дастаннарда телгә алынганга

Хыялымда көн дә сиңа чабам,

Тукталам да чал тарихың каршысына

Бихисап күп сорауларга җавап табам.

3 ук: Риваятьләр ишетелә ерак чордан,

Ерак бабам бу җирләргә нигез салган.

Бик осталар яшәгән бу җирләрдә,

Бистә сүзе мәңгелеккә берегеп калган.

4ук: Һәр нигезнең, һәр авылның

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син,

Ил үткәнен онытма син!

А.б.: Хәзер әйдәгез районыбызның чал тарихына "сәяхәт кылыйк" әле дуслар.

Балык бистәсе, шушы серле сүзне әйтүгә галиҗанәб тарихның үзе белән очрашкан кебек буласың. Әйе татарның башы шушы изге болгардан башлана. Биредә дә мәшһүр бабаларыбыз - болгарлар гомер кичергән. Хәзер дә аларның рухы, аларның кайнар каны райондашларыбызда.

5 ук: Шәҗәрәмнең агачыннан

Сорау бирә бабам:

Нәселеңдә ничә бабаң,

Беләсеңме балам?

Җавап бирә алмадым мин,

Өйрәнмәгән нишлим?!

Тарих буйлап

Урыс кенәзләрен беләм,

Бабамнарны белмим.

6 ук: Ике гомер безгә насыйп түгел,

Без яшибез җирдә, бер туып.

Шушы бирдә бик каласы иде

Бер югалмый торган җыр булып.

А.б.: Районыбыз Балык бистәсе 1927 елның февраль-мартайларында барлыкка килә. 1989 елгы мәглүматларга карасак бездә 76,2% татар, 22,8% рус һәм башка милләт вәкилләре яши. Мәйданы 2045м2 ,31400 дән артык кешесе бар. Районыбызның иң зур байлыгы - халкы. Балык бистәсе районы халкы элек электән эшкә дә бик оста булганнар һәм гыйлем алырга омтылганнар. Б. Бистәсе районы үзенең көмешчеләре, агач осталары, Арыш урманнары, имән мичкәләре, стерлядкалары, челтәр, шәл бәйләү, чигү осталары белән дә дан тоткан төбәк.

7ук: Көмеш - тәңкәләрнең иң асылын,

Дөнья базарына озаткан,

Ул тәңкәнеаскан асыл кызга

Патша үзе, диләр,күз аткан!

Әби патша исә, егетләрнең

Чулмандагысына күз салган.

Алтын балык тоткан бу егетләр,

Затлы өстәлләрдә дан алган.

Петр - I нең бөек корабына,

Яңа Арыштан киткән имәннәр.

Алтын туфрактыр бу! - үстерүче,

Мондый имәннәрне, дигәннәр.

Саный китсәң, саннар чуалыр,

Сөйли китсәң, акыл сөялер.

Берәү генә минем Балык Бистәм,

Башкалар да шуңа сөядер!

Син тиңсезем, минем, алтын төбәк,

Халкым тиңсез минем, гел үзгә.

Исән чакта оҗмах күрим дисәң,

Бистәләрне бер күр кил безгә!

А.б.: Бик талантлы кешеләр яшәгән һәм яши безнең якларда. Гомер гомергә үзенең язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, композиторлары белән горурланып яши ул. Халкыбызның рухи хәзинәсен баетуда күп тир түккән, фидакарь хезмәт күрсәткән олуг шәхесләребез бүгендә безнең арабызда байтак. Менә алр:

1 ук: Равил Фәйзуллин - Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, "Халыклар дуслыгы" журналы лауреаты.

2 ук: Равил Шәрәфиев - Татарстанның, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премия лауреаты.

3 ук: Рауза Хәйретдинова - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты.

4 ук: Хәлим Җәләлов - Татарстанның халык артисты.

5 ук: Роберт Әхмәтҗанов - Тукай премиясе лауреаты.

6ук: Шаулап чәчәк аткан җирем,

Орлыгым койган җирем.

Кендегем белән туфракның

Җылысын тойган җирем...

("Әйләнеп кайтыгыз" җыры (М.Шиһапов сүзләре, Р.Хәсәнов көе) башкарыла.)

7 ук:Туган ягым, Балык Бистәм минем,

Ай-һайлар да татлы як бит ул!

Чын былбыллар оя корган төбәк,

"Алтын төбәк" сүзе, хак бит ул!

Ул бүген дә шундый, булачак та,

Ул башкача инде булалмас.

Ургып бәргән Бистә чишмәсенең,

Көч-кодрәтен беркем тыялмас.

А.б.: Туган төбәгебездә, ата-ана туфрагында, туган-тамачалары, дус-ишләре арасында яшәп иҗат итүче шәхесләребезнең исемнәрен әйтми, безне ходай кичермәс. Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Миннур Сафиуллин, Гөлнур Архиповалар без йөргән сукмактан талап, бөек үрләрне яулаучы якташларыбыз. Туган якларында яшәсәләр дә, туган якларын сагынып яшиләр.

1 ук: Туган якның сагынам тугайларын,

Болыннарын, челтер суларын.

Туган ягым саф сөюем минем,

Туган ягым - яшьлек җырларым...

А.б.: Туган якларын сугыш кырында дошманга каршы батырлыклар күрсәткән батыр якташларыбыз да бик-бик сагынгандыр, әмма туган илебез иминлеге өчен үз гомерләрен дә кызганмаган алар. Районыбыз горурлыгы булган, яу кырларында дошманга каршы батырларча сугышкан якташларыбыз 9 Советлар Союзы герое бар. Менә аларның исемнәре:

2 ук: А.Сергеев.

3 ук: А.Меркушев.

4 ук: М.Рыжков.

5 ук: К.Русаков.

6 ук: З.Шәймәрдәнов.

7 ук: М.Гыйззәтуллин.

1 ук: И.Петухов.

2 ук: С.Давыдов.

3 ук:И.Иванов.

4 ук. Б.Шәвәлиев.

5 ук: Безгә үсеп килүче буын күңелендә урнашып алдагы көннәргә күчә бара аларның батырлыгы.

6 ук: Балык Бистәм-минем горурлыгым,

Язмышларның-бәхет чишмәсе!

Тарихлардан бер кайтаваз килә:

Мәңге яшә Балык Бистәсе!

7 ук: Якташларым, алар бөек затлар-

Халкыбызның җыры, вөҗданы.

Бүген алар- татар милләтенең

Бөеклеген ачкан ил даны!

А.б.: Кабат барыгызны да районыбызның 80 еллк юбилее белән котлыйбыз. Районыбыз киләчәктә дә шулай гөрләп тосын, горурланып сөйләрлек эшләре, кешеләре булсын. Илебезгә, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, сәламәтлек телибез.

(" Яратыгыз" җыры башкарыла.)



























Иске Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе.



































Мероприятие Кадерле Балык бистэм











































Зиятдинова Р.Г.

Гилмутдинова М.Н.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал