7


  • Учителю
  • 5нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү

5нче сыйныф укучыларын варисларга кабул итү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Зәйнетдинова Гөлназ Ринатовна

5 нче сыйныф укучыларын «Чишмәкәй» балалар оешмасының

Варислар сафына кабул итү

Варислар бәйрәме - 2016 сентябрь (2016-2017 уку елы)

Музыка яңгырый."Галстучная страна"-җыры башкарыла.

1 а.б. Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәү омтылышыбыз, теләгебез арта. Яңа көн тууга үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле була алуыбызга тагын бер кат ышанабыз.Яңа көн тууга әти - әниләребезнең, туганнарыбызның исән - сау булуларына, сөекле мәктәбебезгә белем алырга килә алуыбызга тагын бер кат сөенәбез. Әнә шундый омтылышлар, изге теләкләр, шатлык - сөенечләр белән бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрик әле.

2 а.б.

Тыңлагыз! Тыңлагыз!

Бездә бүген зур бәйрәм!

2.а.б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Җыр:Мирзаһитова Айгөл ."Исәнмесез"

Бер максатсыз, гел заяга

Узмасын гомер,

Исәнмесез,

Яшибез без аллага шөкер.

Абдуллина Алисә: Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

Исмәгыйлова Алисә: Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме,

Бүген һәммәбезнең дә.

Габделхакова Альбина: Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Варислар бәйрәме бүген.

Котлагыз безне бүген.

1 а.б. Кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Татарстан варислар берлегенең туган көненә багышланган тантанага сез әзерме?

Балалар-Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Яшь дустым!

Син тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечкенәләргә булышырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Үз республикаңны яратырга, аның лаеклы гражданы булырга әзерме?



Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Дөреслек, хаклык өчен көрәшергә әзерме?



Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Табигатьне туган ягыбызның культурасын уяу сакларга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Сез күп белергә, көчле , җитез булырга әзерме?



Балалар : Без һәрвакыт әзер!



1.Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Якты кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.



2.Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Бәйрәм бүген бездә!



4 .Бәйрәмнәр бетмәс берчакта да,

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм 5 ле алсак, та,

Кырларда эшләп арсак та.



5.Тәбриклибез сезне ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

Күңелле балачак илендә.



6 .Күңелләр шатлыклы бүген

Без булабыз варислар.

Күргәннәр сокланып калсын

Без бәхетле балалар.



7 .Без гасырларга сузылган

Озын сафлар башында-

Бурычлы да, җаваплы да

Һәрчак алар каршында



8.Тарихлар кичкән бабайлар,

Авыр юллар үткәннәр

Бетмәбез, дәвам килер, дип,

Алар безне көткәннәр.



9. Мин халкымның матур киләчәге

Алып киләм илгә дәртле җыр

Өлкәннәр бит миңа "Алмаш" диләр,

Мин-укучы, мин-яшь эзтабар!





10 .Ватаныбыз -кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.



11 Дәвамчысы булыр өлкәннәрнең.

Лаек "Алмаш" булып үсәрбез,

Могҗизалы балачак илен без,

Дуслар гына булып үтәрбез.





12. Без варисың синең Татарстаным

Улларыңа лаек алмашлар

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.



13 Варис дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.



14. Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез

Безнең дуслык- югалмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәбез.



15Адаштырмас маягыбыз- мирас,

Юлда булсын-туган телебез.

Җырлы-моңлы яшел бишегебез,

Мөслимебез- туган җиребез!



16 Безнең тормыш мәктәптә

Тынгысыз да кызык та

Булыр, дуслар, безнең урын

Иң алдынгы сызыкта.

1 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда, кышкы суык,

Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

Киләчәккә таба барганда

2 нче алып баручы:

Эзтабарлар юлда. Йөрәкләрдә

Әтиләрдән калган батырлык

Ул батырлык, кирәк була калса,

Галәмнәрне урап кайтырлык.

1 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда. Алар үткән

Һәрбер сукмак аша, юл аша

Хәтер белән хәтер очрашкандай

Буын белән буын очраша.



2 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда. Юлда булу-

Ил гамьнәрен барлап йөрү ул

Юлда булу - Җирнең, Кешелекнең

Иминлеген даулап йөрү ул.



1 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда.

Очкыннарны сүндермичә

Без ялкын үрләтәбез

Ул ялкынны учак итеп

Яңадан гөрләтәбез.



Вож. "Син беләсеңме?" дип аталган викторина сорауларына җавап бирик.

1 нче сорау:

- Нәрсә ул ТВБ? (Татарстан Варислар Берлеге)

2 нче сорау: Варислар кемнәр алар?

(Алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.)

- Варисларның девизы? ( "Һәрвакыт әзер!")

- Өндәмәсе? ( "Көн саен яхшылык кыл!")

- Символлары? ( Аларның төсе? Төсләре нәрсәләрне аңлата?

Зәңгәр - безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

Яшел - безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

Кызыл - игелеклелек төсе ул, кешеләргә игелек кылучы, аларга үз җанының җылысын өләшүче булган күңелнең бер чаткысы)

- Нәрсә ул Сбор? (Ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр)

ТВБ ның туган көне, елы? (1990 нчы ел, 15 нче сентябрь)

Вожатый. Укучылар, бик күп сынауларны уздык. Безне алда зур ил көтә.Ул - "Варислар иле" икән. Әйдәгез монда да үзебезне сынатмыйк. Хәзер залның түренә булачак варисларны чакырабыз.



(Зал уртасына 5 нче сыйныф укучылары чыга)

Без гасырларга сузылган

Озын сафлар башында-

Бурычлы да, җаваплы да

Һәрчак алар каршында.



Тарихлар кичкән бабайлар,

Авыр юллар үткәннәр

Бетмәбез, дәвам килер, дип,

Алар безне көткәннәр.



Ватаныбыз -кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.



Эшкә ашты теләгебез,

Без варислар сафында.

Тантаналы вәгъдә бирдек

Мәктәбебез каршында.



Тактык без муеннарга,

Матур галстук бүген.

Шул галстукны тагарга

Күпме кызыгып йөрдем.

Ул йөрер гел муенымда,

Тап төшермәмен мин аңа.



Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек.

Олылап телгә алсыннар,

Ул бит чын варис диеп.



Без варисың синең, Татарстан!

Улларыңа лаек алмашлар

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.



Варис дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.



Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез

Безнең дуслык- югалмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәбез.



Безнең тормыш мәктәптә

Тынгысыз да, кызык та.

Булыр, дуслар, безнең урын

Иң алдынгы сызыкта.

Пед.орг. Кадерле балалар, сезнең өчен бу көн - гомерегезнең мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калыр. Шулай булмый ни, балалар оешмасы галстугы сезнең инде ил өчен файдалы кеше булып үсүегезнең үзе бер дәлиле түгелме соң?

1 нче алып баручы: - Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә - тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

2 нче алып баручы:

- Сез варис исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльлрәк була башларсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан ышанычлы, тугрылыклы дуслар табарсыз.

1 нче алып баручы:

- Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә алачаксыз. Чөнки Варисларның "Һәрвакыт әзер бул!" девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

2 нче алып баручы:

Ә "Һәр көнне игелек башкар!" лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

1 нче алып баручы:

Һәм, ниһаять, варис булу - бик кызыклы, күңелле шөгыль.

2 нче алып баручы:

- Ә хәзер укучылар, сезнең алда бик җавыплы сынау - оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыгарсыз.

5 класслар

1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

4. Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5. Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.



1 нче алып баручы:

- Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

2 нче алып баручы:

- Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәсезме?

(5 нче сыйныф укучылары берәм-берәм вәгъдә бирәләр):

Ант итәбез, янган учак белән,

Зәңгәр күктә йөзгән йолдыз белән,

Ярсып торган керсез җан белән,

Ант итәбез көчле диңгез белән,

Дулкыннарны кичкән җил белән,

Ант итәбез барсы, барсы белән



- Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

.

5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

Бу ант сүзе нинди бөек,

Бу ант сүзе нинди тирән:

Вәгъдә бирәм Ватан өчен!

Илем өчен вәгъдә бирәм!



И, җиркәем, ишет безне.

Һәрвакытта безне тыңла:

Балачагың дәшә сиңа,-

Дәшә димәк бөтен дөнья.



Эшкә ашты теләкләрем,

Мин варислар сафында.

Тантаналы вәгъдә бирдем

Иптәшләрем каршында.



Җирдә тынычлык, туганлык

Безнең уебыз.

Ватанга биргән антка

Һәрчак тугры без.



Галәмнәрне сискәндереп

Очсын шушы аваз җирдән.

Без - варислар! Һәм мин бүген

</ Җиңәргә дип вәгъдә бирәм!

Бергә: Вәгъдә бирәм!

Пед.орг

- Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз!

Балалар:

Без һәрвакыт әзер!

Иптәшләрең алдында ант иттең син,

Бу антың изге булсын!

Бу галстук сиңа шуны

Гел хәтерләтеп торсын.

1 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда, кышкы суык,

Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

Киләчәккә таба барганда

2 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда. Алар үткән

Һәрбер сукмак аша, юл аша

Хәтер белән хәтер очрашкандай

Буын белән буын очраша.

1 нче алып баручы:

Яшь варислар юлда.

Очкыннарны сүндермичә

Без ялкын үрләтәбез

Ул ялкынны учак итеп

Яңадан гөрләтәбез.



" Татарстанның варислары без" җыры җырлана.

С. Шәрәпова көе һәм сүзләре.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Ирек өчен олы юлга чыктык,

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнең юлыбыз.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар!

Саубуллашу

Бергәләп түгәрәккә басып, очкын җибәрәбез:

Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен.

Алдагы эшләребездә дәрт өстәп торсын!





Оешма законнары:



1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы

гражданины булырга тырыша.

2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

4. Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла.

5. Варис табигатьне,туган ягын, мәдәниятне уяу саклый

- Варисларның девизы - "Һәрвакыт әзер!"

- Лозунгысы - "Көн саен яхшылык кыл!"



Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.



Варислар алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал